Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар

№42

(Татар мәктәбе. III сыйныф)

Фирдалия ХИКМӘТУЛЛИНА,

Ютазы районы Урыссу гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучысы

Максат:

– сыйфатларның үзенчәлекләрен өйрәнүне дәвам итү, сыйфатларның төп, чагыштыру дәрәҗәләрен ныгыту;

– артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар белән танышу, аларны сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен булдыру;

– әхлаки тәрбия бирү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, интерактив такта, карточкалар.

Материал: Татар теле: татар башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек. 2 кисәктә / И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова. – Казан: «Мәгариф-Вакыт», 2013.

I. Дәрескә оештыру

– Исәнмесез, укучылар. Безгә бүген кунаклар килде. Кунаклар белән исәнләшеп алыйк. Утырыгыз.

Кунак килү – үзе бер бәйрәм ул. Татар халкында борынгыдан калган  йола буенча кунакны яхшы каршы алып, озатып калу гадәткә кергән. Кунакларга үзебезнең осталыкны, белемебезне күрсәтергә тырышыйк. Ә хәзер бер-беребезгә карап елмайыйк, күңелләр күтәренке булсын.

II. Белемнәрне актуальләштерү

– Балалар, татар халкының нинди күркәм сыйфатларын беләсез? (Балалар кешегә хас төрле сыйфатларны атыйлар.)

Тәртипле воспитанный

Тыйнак скромный

Сабыр терпеливый

Булдыклы – способный, деловой

Кунакчыл – гостеприимный

Ярдәмчел отзывчивый

Акыллы умный

Эшчән трудолюбивый

Итагатьле послушный

Намуслы честный

Әйе, кешенең эчке дөньясы бик бай булырга тиеш. Шушы әйтеп киткән сыйфатларны без үзебездә булдырырга тиешбез.

Татар халкында сабыр булу, сабырлык бик өстен тора. Сез сабыр сүзен ничек аңлыйсыз? (Балаларның җавабы.)

Эшне уйлап, ашыкмыйча эшләргә кирәк. Сабырлык ул бик күп күңелсезлекләрдән саклап кала. «Сабыр төбе сары алтын» дип тикмәгә әйтмәгәннәр. Сабыр итү билгеле бер вакытка хәтле түзеп, чыдап тору. Матур язу минутында без сезнең белән шушы мәкальне дәфтәрләргә язып куйыйк.

Дәфтәрләрне ачтык, бүгенге числоны язабыз.

Матур язу минуты.

Сс Сс

Сабыр төбе – сары алтын.

Сүзлек белән эш.

Без бүген сезнең белән тагын  кешенең берничә  яхшы сыйфаты  белән танышып китәбез.

Мәнле (добропорядочный, порядочный, тактичный) тәртип-низамны белүче.

Кешегә яхшы мөнәсәбәттә, авыр сүз әйтмәскә, начарлык эшләмәскә кирәк.

Мәрхәмәтле – шәфкатьле, игелекле, ярдәмчел.

Соңгы вакытта бу бигрәк тә актуаль булып тора. (Әңгәмә.)

Халкыбызның күңел байлыгы гына түгел төс-кыяфәте, милли киемнәре дә бик матур. Алтын җепне кызыл, яшел, зәңгәр, сарылары белән алыштырып чигелгән алъяпкычлар, калфаклар бик матур, милли киемнәребез бик күркәм (тактада милли кием рәсемнәре).

III. Үткәннәрне кабатлау

а) Төп дәрәҗәдәге сыйфатларны кабатлау.

Мин хәзер сезгә берничә сүз укыйм. Бу сүзләргә нинди сорау куярга була?

сабыр

ышанычлы

йомшак

файдалы

акыллы

тәртипле

Нинди сүз килеп чыкты? Нәрсә соң ул сыйфат? (Кагыйдә: Сыйфат нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә, предметның билгесен белдерә.)

Тәкъдим ителгән сыйфатлар кайсы төр дәрәҗәдәге сыйфатларга керә? (Төп дәрәҗәдәге.)

Бер уен уйнап алабыз. Мин сезгә сүзләр укыйм, ә сез төп дәрәҗәдәге сыйфатларны ишетсәгез, кул чабыгыз. Торып бастык.

Көчле, сары, кызгылт, аксыл, ак, яшькелт, түм-түгәрәк, матур, матуррак, аграк, кара, акыллы, текә, тозлы, кызыл.

Төп дәрәҗәдәге сыйфатлар (көчле, сары, ак,  матур, кара, акыллы, текә, тозлы, кызыл) нинди сыйфатлар? (Предметның гадәттәге билгесен башка предметның шундый ук билгесе белән чагыштырмыйча белдерү өчен кулланылган сыйфатлар.)

б) Тактада:

1) Шат балалар кунакларны каршы алдылар.

2) Балалар килгән кунакларга шат.

1 нче җөмләдә ия белән хәбәрне табыгыз. (Ия – балалар (исем), хәбәр каршы алдылар (фигыль).)

Шат сүзе исемгә карата ничек урнашкан? Кайсы сүз төркеменә караган? (Сыйфат.)

Ни өчен? (Нинди? соравына җавап бирә)

Нинди җөмлә кисәге булып килә? (Иярчен (аергыч) кисәк.)

Икенче җөмләдә шат сүзе исемгә карата ничек урнашкан? (Исем турында хәбәр итә.)

Нинди җөмлә кисәге булып килә? (Хәбәр.)

Нинди нәтиҗә ясый алабыз?

Нәтиҗә: сыйфатлар җөмләдә иярчен кисәк (аергыч, хәл)  һәм хәбәр булып килә.

в) Чагыштыру дәрәҗәсен кабатлау.

Агач нинди? (Биек – биегрәк.)

Түгәрәк нинди? (Кызыл – кызылрак, сары – сарырак, зәңгәр – зәңгәррәк.)

Бу сыйфатлар кайсы төр дәрәҗәгә керә? (Чагыштыру дәрәҗәсенә.)

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар ничек ясала? (Чагыштыру дәрәҗәсендәге  сыйфатлар -рак/-рәк кушымчалары ялганып ясала.)

г) Парлап эшләү ( нокталар урынына тиешле сыйфатларны куярга).

Лимон …, миләш … (ачы – ачырак)

Сөт …, кар … (ак аграк)

Калкулык …, тау … (биек биегрәк)

Бүре …, төлке … (хәйләкәр хәйләкәррәк)

Елга …, диңгез … (тирән тирәнрәк)

Көз …, яз … (матур – матуррак)

Сантиметр …, метр … (озын озынрак)

Физминутка.

IV. Яңа тема өстендә эш

а) 1. Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар,

Юк түгел аю, бүре, төлке – җиһан корткыч та бар.

2. Саргаядыр көз көнендә һәр агач яфраклары.

Юк яшеллекләр хәзер, урман вә сахра сап-сары.

Бу юлларның авторы кем? (Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай.)

Шигыйрь  юлларыннан сыйфатларны табыгыз.

Кап-кара (нинди?) урман.

Сап-сары (нинди?) урман.

Алар ничек ясалган? Билгенең нинди булуын күрсәтә?

б) 17 нче күнегү (дәфтәрләрдә).

Бирем: сыйфатларны артыклык дәрәҗәсенә куеп язарга.

Ак (ап-ак), түгәрәк (түм-түгәрәк), төз (төп-төз), чын (чып-чын), тиз (тип-тиз), тере (теп-тере) һ.б.

Сыйфатлар нәрсә белдерә? Бу сыйфатлар ничек ясалган? Алар билгенең нинди булуын күрсәтә? Бу сыйфатлар нинди төргә керә? Нинди сыйфаларны артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар дибез?

Нәтиҗә: Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар ике  төрле ясала:

1 нче ысул гади дәрәҗәдәге сыйфатларның беренче өлешенә м, п хәрефләре өстәлә. Мәсәлән, кап-караңгы, кып-кызыл, сап-сары һ.б.

2 нче ысул сыйфатлар алдына иң, үтә, чем, дөм, шыр һ.б. кисәкчәләр өстәлә. Мәсәлән, иң тирән, дөм караңгы, чем-кара, үтә салкын һ.б.

V. Ныгыту

1. Бирем ( бирелгән сыйфатларны артыклык дәрәҗәсенә куеп языгыз).

I вариант II вариант
куе төз
биек кәкре
сыек яшел
караңгы кыек
зур тозлы
сай киң
салкын кайнар
кышкы җәйге

2. Эш тикшерелә.

VI. Йомгаклау

– Без дәрестә нинди сыйфатлар белән таныштык? (Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар белән.)

– Бу сыйфатлар ничек ясала? (Гади дәрәҗәдәге сыйфатларның беренче өлешенә м, п хәрефләре өстәлә. Сыйфатлар алдына иң, үтә, чем, дөм, шыр һ.б. кисәкчәләр өстәлә.)

– Алар предмет билгесенең нинди булуын күрсәтә?

– Балалар, сөйләмдә артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларны дөрес кулланырга өйрәнегез.

Исеңдә калдыр!

Дөм сукыр, дөм караңгы

Шыр тиле, шыр ялангач

Үтә явыз, үтә салкын

Җете кызыл

Чалт аяз

Өйгә эш.

1 нче төркем: 18 нче күнегү (артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларга антонимнар туры китереп язырга.)

2 нче төркем: артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларны кулланып «Кышкы көн» дигән темага сочинение язып килергә.