Арчамның күңел бизәкләре

 

Венера ИСКӘНДӘРОВА,

Арчадагы 10 нчы балалар бакчасы тәрбияче

 

Максат.

Балаларны татар-милли гамәли сәнгате белән таныштыруны дәвам итү.

Аларны бизәк тошерергә өйрәтү, агач белән эшләү сәнгатенә кызыксыну уяту.

Балаларда һөнәрчеләр эшенә мәхәббәт һәм иһтирам тәрбияләү, аларның хыялын үстерү, иҗади карашларын киңәйтү.

Аларның татар милли бизәкләре турындагы белемнәрен арттыру, билгеле бер җайга (системага) салу.

Күргәзмә әсбаплар. Татар халык бизәкләре төшерелгән рәсемнәр, картиналар, түбәтәйләр, читекләр, түфлиләр, мендәрчекләр, күннән тегелгән киемнәр, сумкалар, акча, ачкыч, күзлек янчыклары, коянтә.

Җиһазлау. Әзер көянтә силуэтлары, салфетка, гуашь, мамык таякчыклары.

 

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче. Балалар бүген безгә бик күп кунаклар килгән. Әйдәгез, без алар белән исәнләшик әле (презентация карау).

Балалар, әйтегез әле, без нинди республикада яшибез?

Бала. Без Татарстан республикасында яшибез.

Тәрбияче. Әйе, балалар, бик дөрес әйттегез. Без Татарстан республикасында яшибез. Әйдә Амалия шигыреңне сөйләп күрсәт әле.

Мин яратам сине, Татарстан,

Ал таңнарын өчен яратам.

Күк күкерәп, яшен яшьнәп яуган

Яңгырларың өчен яратам.

Тәрбияче. Афәрин. Безнең республикада нинди милләт халыклары яши?

Бала. Безнең республикада татарлар, руслар, марилар, чувашлар, удмуртлар  яши.

Тәрбияче. Әйе, безнең республикада татарлар, руслар, марилар, чувашлар, удмуртлар һәм башка милләт вәкилләре яши, алар бик тату һәм дус яшиләр. Бергәләшеп төрле матур әйберләр ясыйлар, матур киемнәр тегәләр. Чигәләр.

Без яшәгән шәһәр ничек атала? Без кайда яшибез?

Бала. Арча шәһәрендә яшибез.

Тәрбияче. Элек-электән, әби-бабаларыбыз заманында ук, матур итеп сөлгеләр, түбәтәйләр, келәмнәр чиккәннәр, күннән өс киемнәре, аяк киемнәре теккәннәр. Аларны төрле бизәкләр т өәереп, чигеп теккәннәр. Агачтан да ниләр генә эшләмәгәннәр. Шулай ук балалар, элек чишмәгә суга йөргәннәр, керләр чайкарга барганнар. Хәзерге замандагы кебек суны өйдән генә агызып алмаганнар. Балалар, алар чишмәдән суны ничек итеп алып кайттылар икән сон? Сезнең авылдагы олы яшьтәге әбиләрегез сезгә сөйләгәннәре бар идеме?

Ишек шакыйлар.

Әби:Мөмкинме керергэ?

(Әби белән кыз керә).

Әби. Исәнмесез. Менә сезгә кунакка килдек балакайлар. Кызым белән чишмәгә барыш иде. Биредә бик матур чара бара дип ишеттек тә,  сезгә  кереп чыгарга булдык. Үзебез белгәннәрне сөйләргә, белмәгәнне тыңларга уебыз.

Тәрбияче. Әйдәгез, түрдән узыгыз. Бик әйбәт булды килүегез, әбекәй.  Менә без бүген Арчаның күңел бизәкләре турында сөйләшү алып барасы идек. Әбекәй, Арча турында күбрәк беләсездер. Әйдә, балалар сезнең авыздан ишетсеннәр әле.

Бала. Туктагыз әле, минем сезгә соравым бар. Әбекәй, сезнең җилкәгездә нәрсә ул?

Әби. Менә, менә кайсысы гына игътибар итәр икән безнең иңебездәге жайланмага дип уйлаган идем.Бик рәхәтләнеп сезгә сөйләп китәм.

Әби.  Балалар, яшь чакта ук  чишмәдән без суны шушы жайланма белән алып кайта идек. Кер чайкарга йөри идек. Бу көянтә дип атала.

Чишмә юлы була иде. Шул юлдан чишмәгә йөри идек. Көянтәне балалар Тукаебыз яшәгән Өчиле авылында бик купләр, бик матур итеп, күп итеп эшлиләр иде. Моның өчен бик күп тырышлык кирәк. Иң элек метр ярымлы диаметры 8 сантиметрдан да ким булмаган агач сайлап алына. Аны  балта белән  тиеше формага китереп, кайнар суга салып парландыралар. Парланган агачны бөгүче жайланмага куялар. Көянтә ясалачак агачны бөгүче жайланмага урнаштырганнан соң, терәк белән агач арасына ике яклап ике чөй кагып кертәләр. Берничә көннән эшләнмә кибеп, көянтәнең җилкәгә салынасы өлеше дугаланып килә. Көянтәне кирәкле радиуска кадәр бау тарттырып та бөгәргә була. Аннары көянтә очларына шөрепләр белән металл элгечләр беркетеп куялар – болары чиләк элү өчен. Әзер көянтәне тәрәзә пыяласы кисәкләре белән ышкып эшкәртәләр, наждак кәгазе белән шомарталар, буяп куялар, бизәк төшерәләр. Татар халкында кәянтәгә бәйле ышанулар да киң таралган.

Көянтә аша атлап узсаң, көзән жыера.

Юлда буш чиләкле хатын очраса – юлың уңмый, чиләкләре тулы булса – юлың уңа.

Әби. Менә балалар сезгә көянтә турында аз гына белешмә бирдем.

Нинди күркәм минем Арчам

Кояштай балкып тора.

Урманнары җыр шикелле

Моңланып шаулап тора.

Шигырьдәге кебек, безнең Арчабыз балкып тора. Үзенең кешеләре, эшләре белән шаулап тора.

Әби. Бездә Арча читекләре фабрикасы бар иде. Анда күпме кеше хезмәт куйган. Читекләр, чүәкләр чиккәннәр. Арча читекләре турында җыр да бар. Бүген минем кызым аны хәзер сөйләп китәр.

Арча читекләре шигыре сөйләнелә.

Читек кигән, иген иккән

Халкым элек-электән

Читек кигән халкым күреп

Дошман борылып киткән.

Их, Арча читекләре

Чигүле, искитмәле

Арча читекләре киеп

Урамннан бер үт әле.

Читек карау.

Тәрбияче.  Балалар, хәзерге вакытта күннән нәрсәләр ясалганын, тегелгәнен әйтегез әле?

Бала. Бүрекләр, каешлар, сумкалар, итекләр, читекләр, түфлиләр, перчаткалар.

Тәрбияче. Халкыбыз гасырлар буенча үзенең тормышына, табигатькә карап сәнгать аша бу матурлыкны күрсәтергә тырышкан. Безнең татар халкы элек-электән чигелгән күн киемнәре кияргә яратканнар. Оста тегүчеләр, чигүчеләр аларны чәчәк бәйләмнәре төшкән бизәкләр белән бизәгәннәр.

Тәрбияче. Ягез, балалар, әйтегез әле, татар халык бизәкләренә нәрсәләр керә?

Бала. Чәчәкле үсемлекләр.

Тәрбияче. Нинди чәчәк мотивларын очратабыз. (Тактада күрсәтү)

Бала. Лалә, кыңгырау, дәлия, мәк, ромашка, яфраклар.

Тәрбияче. Әйтегез әле, балалар, бу бизәкләрне теккәндә, чиккәндә осталар нинди төсләр кулланган?

Бала. Алар төрле төстә – яшел, кызыл, сары, ак, зәңгәр булалар.

Аларны төрле төстәге буяуларга маналар.

Тәрбияче. Әйе, дөрес. Күнне салават күперенең барлык төсләренә дә маналар. Аннары бизәк төшергәндә трафаретка салып кисәләр. Күн кисәкләреннән ясалган бизәкләрне мозаика тәртибендә урнаштырып, төсле җепләр белән тоташтырып чыгалар.

Тәрбияче. Димәк, мозаика бизәге нигезендә нинди сурәтләр ята?

Бала. Йөрәк, дулкын, лаләсыман, дулкынсыман сурәтләр ята.

Бала. Күннән бизәкләп эшләнгән әйберләр һәрвакыт кул белән эшләнә. Шуңа күрә уникаль була.

Әби. Балалар, мин сезг0 буш кул белән килмәдем. Үземнеке кебек көянтәләр алып килдем. Ләкин әле бу көянтәләргә бизәкләр төшерелмәгән. Әйдәгез, өстәл янына утырабыз, аңа бизәкләр төшерәбез. Бизәкләрне төрле формада ясап була. Дулкынсыман, чәчәкләр, яфраклар, сызыклар.

Уен «Алмалы көянтәм»

Балалар, әйдәгез әле, уен уйнап алыйк. Сез дә арып киткәнсездер. Хәзер уйналачак уен «Алмалы көянтәм» дип атала. Бу уенны без элек яшь вакытта уйный идек. Уенның тәртибен  аңлатып китәм. Шушы көянтәне тотып бер бала уртада биеп тора. Калганнар җырылй-җырлый түгәрәк әйләнәләр. Көй туктагач, көянтә белән берәр кешене тиз генә көянтәгә эләктереп ала. Уртада икесе бииләр. Калганнар кул чабып тора. Уен шулай дәвам итә (музыка куела, көй астында җырлый-җырлый әйләнәләр)

Алмалы көянтәмә,

Эләгер икән кемнәр?

Урталарга чыгып басып,

Биергә риза кемнәр?

Практик эш.

Көянтәләр карау. Бизәкләрнең ничек урнашуларына игътибар итү.

Тәрбияче. Менә, балалар, сез дә шул бизәкләргә карап сокланыгыз әле. Зур үскәч, бәлки кайберләрегез көянтә бөгү  һөнәрен сайларсыз. Безнең милли сәнгатебезне дәвам итәрсез, әгәр сез дәвам итсәгез, безнең гореф-гадәтләребез яшәр һәм чәчәк атар!

Йомгаклау.

(Балалар эше, аларның эшенә бәя бирү. Эшчәнлек әбинең шигыре белән төгәлләнә).

Әби. Арчамның күңел бизәген алырга

Олысына һәм дә кечегә.

Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

Арча ягы кирәк кешегә.

 

Көмеш суларың, яшел урманың,

Якын күңелгә, Арчам минем!

Син – туган ягым,

Син – минем таңым, Арчам!     (Үзем иҗат иткән шигырьләр дә кулланылды)