Арчамның күңел бизәкләре
Венера ИСКӘНДӘРОВА,
Арчадагы
10 нчы балалар бакчасы
тәрбияче
Максат:
Балаларны татар-милли гамәли сәнгате белән таныштыруны дәвам итү.
Аларны бизәк төшерергә өйрәтү, агач белән эшләү сәнгатенә кызыксыну уяту. Балаларда һөнәрчеләр эшенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү, аларның хыялын үстерү, иҗади карашларын киңәйтү.
Аларның татар милли бизәкләре турындагы белемнәрен арттыру, билгеле бер тәртипкә салу.
Күргәзмә әсбаплар: татар халык бизәкләре төшерелгән рәсемнәр, картиналар, түбәтәйләр, читекләр, түфлиләр, мендәрчекләр, күннән тегелгән киемнәр, сумкалар, акча, ачкыч, күзлек янчыклары, коянтә.
Җиһазлау: әзер көянтә силуэтлары, салфетка, гуашь, мамык таякчыклары
Эшчәнлек барышы
Тәрбияче. Балалар бүген безгә бик күп кунаклар килгән. Әйдәгез әле, без алар белән исәнләшик. (презентация карау).
Балалар, әйтегез әле, без нинди республикада яшибез?
Балалар. Без Татарстан республикасында яшибез.
Тәрбияче. Әйе, балалар, бик дөрес әйттегез. Без Татарстан Республикасында яшибез. Амалия, Татарстан турында шигырь сөйлә әле.
Кыз. «Мин яратам сине, Татарстан,
Ал таңнарын өчен яратам.
Күк күкерәп, яшен яшьнәп яуган
Яңгырларың өчен яратам».
Тәрбияче. Афәрин. Безнең республикада нинди милләт халыклары яши?
Бала: Безнең республикада татарлар, руслар, марилар, чувашлар, удмуртлар яши.
Тәрбияче. Әйе, безнең республикада татарлар, руслар, марилар, чувашлар, удмуртлар бергә бик тату һәм дус яшиләр. Бергәләшеп төрле матур әйберләр ясыйлар, матур киемнәр тегәләр,чигәләр.
Без яшәгән шәһәр ничек атала? Без кайда яшибез?
Бала. Арча шәһәрендә яшибез.
Тәрбияче. Элек-электән, әби-бабаларыбыз заманында ук, матур итеп сөлгеләр, түбәтәйләр, келәмнәр чиккәннәр, күннән өс киемнәре, аяк киемнәре теккәннәр. Гади генә итеп түгел, аларга төрле бизәкләр ясап, чигеп ясаганнар. Шулай ук балалар, элек чишмәгә суга йөргәннәр, инешкә кер чайкарга барганнар. Хәзерге замандагы кебек суны өйдән агызып алмаганнар. Балалар, алар чишмәдән суны ничек итеп алып кайттылар икән сон? Сезгә бу хакта әбиләрегез сөйләгәне булмадымы?
Ишек шакыйлар.
Әби. Мөмкинме керергә?
Әби белән кыз керә.
Әби. Исәнмесез. Менә сезгә кунакка килдек әле балакайлар, кызым белән чишмәгә барыш иде. Сезнең балалар бакчасы яныннан үтеп барышлый, биредә бик матур чара бара дип ишеткәч тә, кызым белән кереп чыгарга булдык. Үзебез белгәннәрне сөйләргә, белмәгәнне тыңларга дип килдек.
Тәрбияче. Әйдәгез, түрдән узыгыз. Бик әйбәт булды килүегез, әбекәй. Менә без бүген Арчаның күңел бизәкләре турында сөйләшү алып барасы идек. Әбекәй, син Арча турында күбрәк беләсеңдер. Әйдә синең авыздан ишетсеннәр әле балалар.
Бала. Туктагыз әле, минем сезгә соравым бар иде. Әбекәй, сезнең җилкәгездә нәрсәләр бар?
Әби. Менә, менә кайсысы гына игътибар итәр икән безнең иңебездәге жайланмага дип уйлаган идем.Бик рәхәтләнеп сезгә сөйләп китәм.
Әби. Балалар, без яшь вакытта чишмәдән суны шушы жайланма белән алып кайта идек. Кер чайкарга йөри идек. Бу жайланма – көянтә була инде.
Шушы юлдан чишмәгә йөри идек. Көянтәне Тукаебыз яшәгән Өчиле авылы осталары бик купләп, бик матур итеп эшлиләр иде. Моның өчен зур тырышлык кирәк. Иң элек юанлыгы 8 сантиметрдан да ким булмаган, метр ярымлы агач сайлап алына. Аны балта белән кирәкле формага китергәч, кайнар суга салып парландыралар. Аннары агачны бөгүче жайланмага куялар. Берничә көннән эшләнмә кибеп, көянтәнең җилкәгә салынасы өлеше дуга сыман булып кала. Көянтәне кирәкле радиуска кадәр бау тарттырып та бөгәргә була. Аннары көянтә очларына чиләк элү өчен шөрепләр белән металл элгечләр беркетеп куялар. Әзер көянтәне тәрәзә пыяласы кисәкләре белән ышкып эшкәртәләр, наждак кәгазе белән шомарталар, буйыйлар, бизәкләр тошерәләр. Татар халкында көянтәгә бәйле ышанулар да киң таралган.
Көянтә аша атлап узсаң – көзән жыера.
Юлда буш чиләкле хатын очраса – юлың уңмый, чиләкләре тулы булса – юлың уңа.
Әби. Балалар сезгә көянтә турында аз гына белешмә бирдем.
Нинди күркәм минем Арчам
Кояштай балкып тора.
Урманнары җыр шикелле
Моңланып шаулап тора.
Шигырьдәге кебек, безнең Арчабыз балкып тора. Үзенең кешеләре, эшләре белән шаулап тора. Районыбыз данын тоткан Арча читекләре фабрикасы да бар иде. Анда күпме кеше хезмәт куйган. Читекләр, чүәкләр чиккәннәр. Арча читекләре турында җыр да бар бит. Бүген минем кызым аны сөйләп китәр.
Арча читекләре шигыре сөйләнелә.
Читек кигән, иген иккән
Халкым элек-электән
Читек кигән халкым күреп
Дошман борылып киткән.
Их, Арча читекләре
Чигүле, искитмәле
Арча читекләре киеп
Урамнан бер үт әле.
Читек карау.
Тәрбияче. Балалар, хәзерге вакытта да күннән нәрсәләр ясалганын, тегелгәнен әйтегез әле.
Бала. Бүрекләр, каешлар, сумкалар, итекләр, читекләр, түфлиләр, перчаткалар.
Тәрбияче. Халкыбыз гасырлар буенча үзенең тормышына, табигатькә карап сәнгать аша бу матурлыкны күрсәтергә тырышкан. Безнең татар халкы элек-электән чигелгән күн киемнәре кияргә яратканнар. Оста тегүчеләр, чигүчеләр аларны чәчәк бәйләмнәре төшкән бизәкләр белән бизәгәннәр.
Тәрбияче. Балалар, әйтегез әле, татар халык бизәкләренә нәрсәләр керә?
Бала. Чәчәкле үсемлекләр.
Тәрбияче. Бизәкләрдә нинди чәчәкләрнең мотивларын күрәбез. (Тактада күрсәтү)
Бала. Лалә, кыңгырау, дәлия, мәк, ромашка, яфраклар.
Тәрбияче. Әйтегез әле, балалар, бу бизәкләрне теккәндә, чиккәндә нинди төсләр кулланган икән осталар?
Бала. Алар төрле төстә – яшел, кызыл, сары, ак, зәңгәр булалар.
Аларны төрле төстәге буяуларга маналар.
Тәрбияче. Әйе, дөрес. Күнне Салават күперенең барлык төсләренә дә маналар. Аннары бизәк төшергәндә трафаретка салып кисәләр. Күн кисәкләреннән ясалган бизәкләрне мозаика тәртибендә урнаштырып, төсле җепләр белән тоташтырып чыгалар.
Тәрбияче. Димәк, мозаика бизәге нигезендә нинди сурәтләр ята?
Бала. Йөрәк, дулкын, лаләсыман, дулкынсыман сурәтләр ята.
Бала. Күннән бизәкләп эшләнгән әйберләр һәрвакыт кул белән эшләнә. Шуңа күрә уникаль була.
Әби. Балалар, мин сезгә буш кул белән килмәдем. Бизәкләр төшерелмәгән көянтәләр алып килдем. Хәзер аңа бизәкләр төшерербез. Бизәкләрне төрле формада ясарга мөмкин: дулкынсыман сысызклар, чәчәкләр, яфраклар.
«Алмалы көянтәм» уены
Балалар, әйдәгез әле, уен уйнап алыйк. Сез дә арып киткәнсездер. Хәзер уйналачак уен «Алмалы көянтәм» дип атала. Бу уенны без элек яшь вакытта уйный идек. Уенны аңлатып китәм. Шушы көянтәне тотып бер бала уртада биеп тора. Калганнар җырлый-җырлый түгәрәк әйләнәләр. Көй туктагач, көянтә белән берәр кешене тиз генә көянтәгә эләктереп ала. Уртада икесе бииләр. Калганнар кул чабып тора. Уен шулай дәвам итә (музыка куела, көй астында җырлый-җырлый әйләнәләр).
Алмалы көянтәмә,
Эләгер икән кемнәр?
Урталарга чыгып басып,
Биергә риза кемнәр?
Практик эш.
Көянтәләр карау. Бизәкләрнең ничек урнашуларына игътибар итү.
Тәрбияче. Балалар, сез дә шул бизәкләргә карап сокланыгыз. Зур үскәч, бәлки кайберләрегез көянтә бөгү һөнәрен сайларсыз. Безнең милли сәнгатебезне дәвам итәрсез, әгәр сез дәвам итсәгез, безнең гореф-гадәтләребез яшәр һәм чәчәк атар!
Йомгаклау.
Балалар эше, аларның эшенә бәя бирү.
Эшчәнлек әбинең шигыре белән төгәлләнә.
Әби. Арчамнын күңел бизәген алырга
Олысына һәм дә кечегә.
Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле
Арча ягы кирәк кешегә.
Көмеш суларың, яшел урманың,
Якын күңелгә, Арчам минем!
Син – туган ягым,
Син – минем таңым, Арчам!
(Үзем иҗат иткән шигырьләр дә кулланылды)
