«Аралашу әлифбасы»

Юлия СӨНГАТУЛЛИНА,

Яшел Үзән районы  Осиново бистәсендәге

54 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

 

Максат: әти-әниләр белән эшлекле уен. Балаларны үстерү, тәрбияләү һәм аларга белем бирү мәсьәләләрендә ата-аналарның компетентлыгын күтәрүгә ярдәм итү, ата-аналар һәм балалар арасында үзара аңлашуны яхшырту.

Бурычлар:

Ата-аналарга балалар белән төрле ситуацияләрдә үзтәрбия позициясен, килеп туган авыр хәлләрнең сәбәпләрен аңларга ярдәм итү. Ата-аналарга кисәтү һәм авыр хәлләрдән чыгу юлларын сайларга һәм фикер алышырга мөмкинлек бирү.

Уен барышы

1.Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр! Мин сезнең белән кабат очрашуыма бик шат. Бүген без ата-аналарның балалар белән үзара аңлашу проблемасы турында фикер алышачакбыз.

Эшлекле уен кагыйдәләре:

– үз фикерләреңне ачыктан-ачык һәм дөресен әйтергә;

– һәрбер фикерне хөрмәт  итәргә;

– берәү дә бәхәсләшми, кемнедер кире күндерергә тырышмый,  үз фикерләре белән уртаклаша гына;

– беркем дә сөйләшерргә мәҗбүр итми: бары тик теләүчеләр генә сөйли.

 «Урыннарны алыштырабыз»  уены разминкасы.

Бер-беребезне яхшырак белү өчен, без «Урыннарны алыштырабыз» уенын уйнаячакбыз.

– үз балаларын яратучылар урыннарын алыштырды;

– улы булганнар урыннарын алыштырды;

– кызлары булганнар урыннарын алыштырды;

– үз баласын яхшырак аңларга өйрәнергә теләүчеләр урыннарын алыштырды.

Әкият тыңларга тәкъдим итәм.

Карандашлар  тартмасында бер  кечкенә карандаш туды. Олы карандашлар – әни, әти, әби һәм бабай – төсле иде. Өстәвенә аларның һәрберсенең үз төсе булган. Кечкенә карандашның әле төсе юк, ул төсле булырга тиеш иде.   Көн саен зәңгәр әни аны ничек зәңгәр булырга өйрәтә иде. Кызыл әти кызыл төскә ничек буялырга өйрәтте, чөнки аны еш кына матур картиналар ясаганда сайлыйлар. Сары бабай, сары төснең мөһимлеге турында сөйләп, барысы белән дә бәхәсләшә,  яшел әби оныгын кулыннан тотып, ниндидер бер мизгелгә яшәреп китә. Көн артыннан көн шулай үтте, һәм менә… алга таба нәрсә булды соң? Бу нинди сәер әкият?

Чөнки һәр гаиләнең үз тарихы, әкиятнең үз ахыры. Сез бу әкиятнең ахырын күз алдыгызга китердегезме инде? Һәр гаилә үз баласын ничек тәрбияләргә икәнен үзе хәл итә. Бу мәсьәләдә бердәм фикер юк. Һәр олы кеше бала тормышында гаять зур роль уйный ала – төзүче яки җимерүче. Без балаларыбызның барлык проблемаларын урам, яшьтәшләр, ата-аналарның балалар белән аралашырга вакыты булмау  белән акларга күнеккәнбез һәм нәкъ менә без үзебезнең «проблемаларыбызны» тудыручылар икәнебезне оныта башладык.

 «Чәчәк яса» күнегүе

Ата-аналар төсле карандашлар һәм альбом бите алалар. Күрсәтмә бирелә: яраткан чәчәген ясарга. Соңыннан рәсемнәр җыела һәм стенд-тактага эленә. Рәсемнәргә йомгак ясарга (якынча нәтиҗә: бала – чәчәк,  аның нинди булып үсүе ата-аналарның игътибарына һәм кайгыртуына бәйле).

Проекция методы.                                                                                                                                                                          Безнең юлда очраган һәр кеше – безнең көзгебез. Бала үзе турында фикерне әйләнә-тирәдәгеләрнең фикеренә нигезләнеп төзи. Көзгеләр нәрсә эшли? Безнең яшәү рәвешебезне, ышануларыбызны, ирегебезне яки чикләүләребезне, шатлыкларыбызны һәм кайгыларыбызны чагылдыра. Психологлар моны «проекция» дип атый. Һәм бу көзгеләрдә без нәрсә күрәбез? Үз чагылышы, үз тормышының чагылышы. Әгәр даими рәвештә үз чагылышыңны ачулансаң һәм җәза бирсәң, шуның белән үзеңне ачуланырга һәм җәзаларга мөмкин. Баланы игътибарсыз калдырырга мөмкин, төрле ысуллар белән мәхәббәт яки яратмауны тәрбияләргә мөмкин. Үзеңне һәм үз партнерыңны кабул итәргә мөмкин, һәм баланың үз асылын чагылышлар артында күрү мөмкинлеге туа.

Мәсәлән: әни баланы яшьтәшенә әйткән ямьсез сүзе өчен каты шелтәли.  Бер-ике минуттан инде дусты белән телефоннан сөйләшкәндә һәм шул ук ямьсез сүзләр белән җитәкчене тикшерә.

Яки әти улына әнисенә хуҗалыкта ярдәм итү кирәклеге турында лекция укый ала,  икенче көнне һәрвакыттагыча, чүп-чарны чыгарырга онытырга мөмкин.

Без көн саен бала алдында хроник акча җитмәүгә, бәхетсезлеккә, явыз җитәкчелеккә,  хөкүмәткә ачулана алабыз. Аннары безнең баланың усал һәм агрессив булуына һәм барысыннан да канәгать булмавына гаҗәпләнәбез.   Мондый мисалларны һәр ата-ана китерә ала.                                                                                                               «Кагыйдәләр исемлеге» күнегүе

Баладан таләп иткән кагыйдәләрне кәгазь битенә язып куегыз.                                                                                      Хәзер үзегезгә чын күңелдән һәм ачыктан–ачык әйтегез, бу таләпләрнең кайсыларын үзегез үтәмисез. Шуларны сызып ташлагыз.  Калганнарын тагын бер кат тикшерегез. Әгәр сез балага «сызылмаган» кагыйдәләрдә үрнәк күрсәтә аласыз икән, аларны үтәүне кыю рәвештә, саф вөҗдан белән таләп итә аласыз. Күп таләпләрне сызып ташларга туры килдеме? Сез ничек уйлыйсыз, мондый күнегүләр ни өчен кирәк?.

«Башкага әйт»  уены.                                                                                      

Алып баручы хыялындагы предметны күршесенә тапшыра, күрше икенчесенә тапшыра. Ахырда алып баручы уенчылардан кем нәрсә алган һәм тапшырган дип сорый. Җаваплар бик күптөрле. Уен тапшыру процессында мәгълүматның асылы никадәр бозыла алуын ачык күрсәтә.

Ата-аналарның балалар белән аралашуындагы кыенлыклар, гадәттә, олыларның мәгълүматны балага караганда тизрәк кабул итүләре аркасында килеп чыга. Игътибарыбызны туплау урынына, безнең аңыбыз яңа мәгълүмат порциясен көтә. Тагын өлкәннәр ишетергә теләгәнне генә ишетәләр. Һәм бу балаларның сүзләрен кабул итәргә комачаулый торган икенче җитди киртә. Аны ничек җиңәргә соң?

 Бер минут актив ял.

«Комплимент» күнегүе.                                                                             

Уенчылар түгәрәккә басалар. Алып баручы бер-берсенә комплимент ясарга тәкъдим итә.                                      «Нәрсә ясалганын бел» күнегүе.

Бер катнашучы чакырыла. Аңа мимика, хис-кичерешләр, ишарәләр ярдәмендә рәсемдә нәрсә сурәтләнгәнен күрсәтергә тәкъдим итәләр. Башка катнашучылар фаразлап җавапны белергә тиеш.

 Мин сезнең гаиләләрегезгә бәхет һәм балалар тәрбияләүдә уңышлар телим. Чөнки балалар безнең киләчәгебез генә түгел, безнең бүгенгебез дә.