Апас туган якны өйрәнү музее
Фәридә НАСРЕТДИНОВА,
Апас урта мәктәбенең
география һәм биология укытучысы
Апас туган якны өйрәнү музее район тарихын һәм мәдәниятен саклау урыны булып тора. Биредә җирле халыкның тормышы һәм көнкүреше, район территориясендә булган тарихи вакыйгалар, шулай ук җирлекнең табигате һәм геологиясе турында сөйләүче экспонатлар тәкъдим ителгән. Экспозицияләргә археологик табылдыклар, этнографик предметлар, документлар һәм фотографияләр керә.
Барлыкка килү тарихы: «Апас туган якны өйрәнү музее» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе 1991 елның 14 октябрендә халык депутатларының Апас район Советы Президиумының 199 номерлы карары нигезендә оештырыла. 2005 елдан музей яңа, махсуслаштырылган, барлык таләпләргә җавап бирә торган зур бинага күчте. 2017 елдан килүчеләр өчен яңа палеонтология залы ачылды. Музей сирәк һәм уникаль экспонатларга бай.
Музейга килүчеләр өчен сигез даими экспозиция эшли: «Революциягә кадәрге чор»; «1917–1940 еллар чоры, нэп, күмәкләштерү һәм репрессия чоры»; «1941–1945 еллар Бөек Ватан сугышы чоры»; «Татар авылының көнкүреше һәм этнографиясе интерьеры»; «Районның күренекле кешеләре»; «Район бүген һәм типография»; «Палеонтология, археология һәм табигать залы » һәм күргәзмә зал.
Экскурсияләрнең төп темалары: « Районның тарих һәм архитектура һәйкәлләре», «Апас районының күренекле кешеләре», «Туган якның барлыкка килү тарихы», «Югалган дөнья» (Ишеев комплексы мисалында),» Район бүген һәм типография » һәм башкалар.
Белем бирү хезмәтләре: музыкаль танып белү дәресләре, истәлекле кичәләр, батырлык һәм патриотик тәрбия дәресләре, мастер-класслар, музей турында тематик лекцияләр, ачык һавада экскурсияләр, Апас скверлары буйлап җәяүле экскурсияләр һәм башкалар.
Музейда мәдәни-мәгърифәтчелек эше төбәк тарихы, мәдәнияте турында белемнәр формалаштыру нигезендә патриотик, әхлакый, эстетик тәрбиягә юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Башкарма комитетының 17.07.2012 ел, № 407 карары нигезендә «Апас туган якны өйрәнү музее»нда түләүсез хезмәт күрсәтелә.
Музей экспозицияләре һәм коллекцияләре. Археологик артефактлар: дирһәмнәр – Алтын Урданың XIII гасырга караган көмеш тәңкәләре; көнкүреш әйберләре – җир эшкәртү өчен китмәннәр, балта, корал, борынгы заманнардагы хатын — кыз бизәнү әйберләре-беләзекләр, чәч казыклары.
Этнографик коллекция: төрле халыкларның милли киемнәре: татар киемнәре – калфак, түшлек; чуваш киемнәре –хушпу, сурпан; безнең төбәктә яшәүчеләрнең йорт кирәк-яраклары, инструментлар һәм һөнәрчелек әйберләре.
Тарихи документлар: архив материаллары, төрле еллардагы тарихи фотолар, кызыклы хатлар, китаплар, «Йолдыз» район газетасы җыелмалары.
Хәрби тарих: Бөек Ватан сугышы һәм башка хәрби вакыйгалар белән бәйле экспонатлар.
Табигать дөньясы: районга хас үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы, минераллар һәм казылмалар. Апас туган якны өйрәнү музее сирәк экспонатларга бай: бер ярым млн ел элек безнең якларда яшәгән хайван калдыклары (мамонт сөякләре, мөгезборының баш сөяге, бизон мөгезе һәм башкалар).
Мәгариф программаларга: музей мәктәп укучылары һәм студентлар өчен экскурсияләр үткәрә, халык һөнәрләре буенча тематик лекцияләр һәм мастер-класслар оештыра.
Фәнни учреждениеләр белән хезмәттәшлек: музей хезмәткәрләре, фәнни тикшеренүләрдә һәм экспедицияләрдә катнашып, Җирле туган якны өйрәнүчеләр һәм археология җәмгыятьләре белән хезмәттәшлек итәләр.
Мәдәни чаралар: музей ел саен төрле күргәзмәләр, тематик чаралар һәм бәйрәмнәр оештыра, җирле мәдәнияткә һәм тарихка игътибарны җәлеп итә. Мәсәлән, ачык һавада, музей яны территориясендә «Самавыр янында кунакта» чарасы Республика көнендә уза. Теләге булган һәркем музейда, бердәмлек һәм тынычлык бәйрәмендә катнаша ала.
Интерактив технологияләр: заманча җиһазлар һәм мультимедиа экспозицияләр музейга килүне төрле яшьтәге кешеләр өчен кызыклырак һәм белемлерәк итә.
Районның музей белеме бик күп кызыклы музейлар һәм күргәзмәләрне үз эченә ала, алар безгә, килүчеләргә бу җирнең тарихын һәм мәдәниятен тирәнрәк аңларга мөмкинчелек бирә. Апас районы республиканың иң динамик үсеш алучы төбәкләренең берсе булып тора. Соңгы ун елда биредә шәһәр тибындагы бистә образын формалаштыру буенча зур эш башкарылды.
ХХ гасыр ахыры музей эшендә радикаль үзгәрешләр чоры булды, бу аларның санының шактый үсүендә, күптөрлелегендә һәм популярлыгында, шулай ук музейлар аудиториясенең киңәюендә чагыла. Туган якны өйрәнү музее районның төп истәлекле урыны булып тора. Төрле илләрдән, шәһәрләрдән, районнардан килгән кунаклар, туристлар музейга бик теләп киләләр. Мавыктыргыч күргәзмә заллары, экспозицияләр аларга җирле мәдәнияте белән танышырга мөмкинлек бирә.
Каникуллар вакытында музейда безнең, мәктәп укучылары өчен «Музей тәкъдим итә…» тематик экскурсияләре, «Музей могҗизалары» квест-уеннары үткәрелә. «Музей сувениры» мастер-классы безнең өчен, укучылар өчен быел тагын да кызыклырак оештырылды, чөнки һәркем үзе белән истәлеккә “үз музей” сувенирын ала алды.
Апас туган якны өйрәнү музееның рәсми сайты бар http://apastovo-museum.ru/. Сайтта соңгы яңалыклар, күренекле якташлар турында кызыклы фактлар һәм музейның тарихи материаллары чагыла.
