Әниләр көне
(Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен бәйрәм сценарие)
Рәзинә САБИРҖАНОВА,
татар теле тәрбиячесе
Гөлгенә САФИНА,
140 нчы балалар бакчасы
тәрбиячесе
Максат. Кадерле әниләрне бәйрәм белән котлау. Әниләрне кадерле, гүзәл зат икәнлегенә төшендерү. Әниләргә карата хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау. Ноутбук, колонка, чәчәкләр, буяган рәсемнәр, медальләр, биремнәр язылган 8 таҗлы чәчәк, йөзек, яулык, төрле төсле җепләр, урындыклар.
Алдан эшләнгән эш: буягычлар буяу, медальләр ясау, пәрәмәчләр пешерү, шигырьләр, җыр, бию өйрәнү.
Бәйрәм барышы.
(Балалар төркемдә басып, алкышлап Әниләрне каршы алалар)
1 нче тәрбияче. Балагызның берәве сез,
2 нче тәрбияче. Гаиләнең йөрәге сез
1 нче тәрбияче. Иминлекнең терәге сез.
2 нче тәрбияче. Һәркемнең иң кирәге сез.
1 нче тәрбияче. Исәнмесез, кадерле әниләр! Бүген бездә зур бәйрәм – Әниләр бәйрәме! Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял бирә. Шушы бәйрәм көне күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен!
2 нче тәрбияче. Әни, әнием! Кадерләп, назлап әйтәбез. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез.
Бала. Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә?
Нигә кояш көлеп карый –
Беләбез һәммәбез дә!
Бала. Бүген әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлеп карый,
Гөлләр шуңа шатлана!
Бала. Әниләрнең бәйрәменә,
Куана шулай алар.
Әниләрне котлый бүген,
Җирдә барлык балалар!
Чәчәкләр белән бию.
Җыр: “Яшә син, Әнием!” (Ч. Файзулгатова көе, Э. Афзалова сүзләре)
- Йөрәгем тибешен тәүге кат тоючы,
Күңлемә, җаныма канатлар куючы.
Нур сибеп, җылытып яшә син, әнием 2 тапкыр
Йөрәгең җылысын тоя бит нәниең.
- Күземнең төсләрен тәүге кат күрүче
Өзелеп яратып тәүге кат үбүче.
Нур сибеп, җылытып яшә син, әнием 2 тапкыр
Йөрәгең җылысын тоя бит нәниең.
- Тәүге кат сүземне син генә ишеткән
Күңлемә җаныма җылылык нур сипкән.
Нур сибеп, җылытып яшә син, әнием 2 тапкыр
Йөрәгең җылысын тоя бит нәниең.
Йөрәгең җылысын тоя бит нәниең.
Тоя бит нәниең.
Әнием!
Бала. Әни… Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык! Әни… Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!
Бала. Әни… Аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен.
Бала. Авырсаң… авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми ул! Бары әниләр йөрәге генә шулкадәр түземле.
Бала. Әни!.. Әниләр! Алар яныбызда булса, без – көчлеләр, без – батырлар. Әниләр янәшәдә булганда без бернидән курыкмыйбыз.
Бала. Көннәр якты булсын өчен,
Бала. Йокы татлы булсын өчен
Бергә. Әни кирәк, әни кирәк!
Бала. Җил-яңгырдан саклар өчен
Бала. Усаллардан яклар өчен
Бергә. Әни кирәк, әни кирәк!
Бала. Ашлар тәмле булсын өчен
Бала. Дөнья ямьле булсын өчен
Бергә. Әни кирәк, әни кирәк!
Бала. Гөлләр чәчәк атсын өчен,
Бала. Бәхет-шатлык артсын өчен
Бергә. Әни кирәк, әни кирәк!
1 нче тәрбияче. Сезнең белән күңел ачарга, сезнең тапкырлык һәм белемегезне, җитезлек һәм өлгерлегегезне белер өчен, сәләтләрегезне ачыклар өчен, әниләр, сезнең белән уеннар уйнап алырга булдык.
Беренче уен “Чәчәк таҗлары” (8 таҗ, 8 әни).
2 нче тәрбияче. Ак чәчәк таҗларында сораулар бирелә, шуларга җавап бирергә кирәк.
- Сулга борылганда кайсы тәгәрмәч борылмый? (запас)
- Кечкенә булса да, зур булса да нәрсәне саклыйбыз? (сер)
- Кайсы айда кешеләр әзрәк сөйләшә? (февраль)
- Бабайда бар, малайда юк, әбидә бар, кызда юк. (“Б” авазы)
- Диңгездә нинди ташлар юк? (коры)
- Алманың яртысы нәрсәгә охшаган? (икенче яртысына)
- Кайсы нота компотка бармый? (соль)
- Нәрсәне әзерләп була, ашап булмый? (дәрес)
(Үз әниләренә балалар үз куллары белән ясаган “Иң тапкыр әни” дип язылган 8 медаль тапшыралар).
Икенче уен “Йөзек салыш” уены.
2 нче тәрбияче. Бу уен барчагызга да таныштыр. Катнашырга 6 әнине чакырабыз.
Уен кагыйдәләрен искә төшереп китик. Алып баручы билгеләнә. “Йөзек салыш” уенын әби-бабаларыбыз болай уйнаганнар: уенчылар урындыкларга тезелешеп утыралар. Уенны алып баручы аларның учларына “йөзек сала”. Алып баручының “Кемдә йөзек, йөгереп чык” дигән сүзләре әйтелгәч, “йөзекле” уенчы иптәшләренә сиздермичә генә торып, уеннан чыгарга тиеш, иптәшләре аны җибәрмәскә, тоткарларга тиешләр. Җиңелүчегә җәза бирелә. Күзне бәйләп үз балаңны танырга.
(Катнашкан әниләргә балалары тарафыннан “Иң сизгер әни” дигән медаль тапшырыла.)
Өченче уен “Кем артык? уены.
1 нче тәрбияче: Уеннар белән танышуыбызны дәвам итәбез. “Кем артык? уены. Уенның эчтәлеге болай: түгәрәк буенча урындыклар тезелгән, урындыклар саны уйнаучылар саныннан бергә ким. Музыка уйный башлау белән уенчылар түгәрәк буенча биеп йөриләр. Көй туктауга, урындыкка утырырга тиеш. Җиңелүче әниләр урыннарына утырып бара. (Җиңүче әнигә “Иң яхшы биюче” медале тапшырыла)
Җиңелүчеләргә җәза бирелә, татар көенә матур итеп татарча биеп крсәтергә. (Аларга да үз балалары тарафыннан “Иң яхшы биюче” медале тапшырыла.)
Дүртенче уен “Йомгак чорнау” уены.
2 нче тәрбияче. Алты әни чакырыла. Ике төрле җеп уртадан бәйләп куелган, баш башларында кәгазь. Кем тизрәк чорнап уртага килеп җитә, шул җиңүче була. Башладык!
Җиңелүчеләр билгеле, аларга җәза “Мәктәптә” дип атала, сораулар бирәм, һәрберсенә җавап биреп барырга кирәк:
– Алтын таракның төшеп калган урыны?
– Кәҗә кемгә рәхмәт әйтеп сакалын селкетә?
– Берьюлы ничә куян артыннан куарга ярамый?
– Мәкальне дәвам ит: “Әткәй шикәр, әнкәй …”
– Әнинең әнисе сиңа кем була?
– Явыз бүре ничә кәҗә бәтиен ашамакчы булган?
(Әниләргә балалары тарафыннан “Иң төгәл әни” медале бирелә.)
1 нче тәрбияче. Менә нинди безнең, әниләр! Сезне тагын бер кат бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, тыныч тормыш телибез! Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын сезгә! Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез!
2 нче тәрбияче. Изге теләк белән барыгызга
Тәмамлана бәйрәм кичәбез.
Туар көннең кадерен белеп,
Гел шатланып яшәгез.
Балаларны да тыңлап китик әле.
Бала. Дуслар белән бергәләшеп
Без бакчага җыелдык.
Җиң сызганып кызу-кызу
Эшләргә дә тотындык
Бала. Әниләр көненә дип (1 нче тәрбияченең исеме, әтисенең исеме)
Тырышып камыр басты
Ә (2 нче тәрбияченең исеме, әтисенең исеме)
Эчлеген ясап атты.
Бала. Барыбыз да тәмле итеп
Пәрәмәчләр ясадык.
Көеп табага ябышкач
Кыра-кыра ашадык.
Бала. Менә шушы мәшһәрдән соң
Төркем пычракка батты.
(тәрбияче ярдәмчесенең исеме, әтисенең исеме) сабын алып
Табаларны чистартты.
Бала. Барыбыз да бик ашыктык,
Идәннәрне юыштык.
Аңа бер эштә калмады,
Менә ничек тырыштык.
Бала. Әниләр көненә шулай
Тырышып әзерләндек,
Матур өстәлләр әзерләп
Сезне чәйгә чакырдык. Рәхим итегез!
1 нче тәрбияче. Рәхим итеп, балалар үз куллары белән ясаган бәрәңге пәрәмәченнән авыз итәргә чакырабыз.
Бәйрәм тәмам.
