Әнием ул минем бер генә  

 

 (1 сыйныфта әниләр көненә багышланган класстан тыш  бәйрәм чарасы)

 

Идея ЯРУЛЛИНА,

Апас районы

Зур Күккүз урта мәктәбенең 

башлангыч сыйныфлар укытучысы

 

Максат: әниләргә карата ихтирамлылыкны  арттыру, сөйләм телен үстерү

 Алып баручы.  Хәерле көн  безнең  иң кадерле кунакларыбыз -әниләр ! Сезне барыгызны да  Әниләр  көне белән тәбрик итәбез.

Әни-дөньядагы иң газиз, иң кадерле  зат ул. Әни диеп баланың теле ачылган. Әнидән дә изге кеше юк ул. Сез – безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Сез булган җирдә җылылык бар.  Бүгенге кичәне  әниләр, сезнең хөрмәткә  багышлыйбыз.

1 Укучы.Бүген әниләр көне

Бүген бездә тантана

Кояш шуңа көлә бүген

Күңел шуңа шатлана.

2 Укучы.Әни безнең өчен бик кадерле,

Әни безнең өчен бик кирәк.

Безнең өчен сулар һава кебек,

Һәрбер минутымда ул терәк.

3.Укучы.Иң кадерле, иң хөрмәтле,

Булсын җирдә әниләр.

Әниләрне кадерләсәк,

Тыныч булыр, ил-көннәр!

4.Укучы.Гомер юлларыгыз озын булсын,

Кайгы хәсрәт бер дә килмәсен.

Озын-озак гомер буразнасын

Ачы җилләр сызып китмәсен.

 «Рәхмәт, әнием» җырын  башкару

5.Укучы. Әниемнең бәйрәмендә ,

Без шатланып – көлешик.

Әнине дә безнең  белән

Әйдәгез, бер биетик.

 Алып баручы. Әниләр белән бию конкурсы

Әни белән бала  бию башкара

(уен шулай дәвам итә)

6.Укучы.Әнием бит  бик тә оста,

Ашарга пешерергә.

Ә без олылардан күреп,

Тиеш ич  өйрәнергә.

7.Укучы.Әйдә, әни икәүләшеп,

Яшелчә җыеп карыйк

1 нче урынга чыгып,

Лаеклы бүләк алыйк.

Уртага балалары белән  әни чыга. (Берсе бәрәңге, икенчесе чөгендер җыя, күзләр бәйләнгән)

Уен шулай дәвам итә.

8.Укучы.Хәзер җыйган яшелчәнең,

Әйтегез  Сез файдасын.

Тәмле әйберләр пешереп,

Тизрәк телен йотмасын.

Әниләр яшелчәнең файдасы турында сөйли, берәр  рецепт  тәкъдим итә.

 Алып баручы. Ярата”,”Яратмый” уены. Балалар һәм аналар икесе ике якта баланың нәрсә яратканын яза,аннан соң әниләре белән чагыштыралар. Җиңүчеләрне билгеләү.
9.Укучы. Әниләр бәйрәме шулай

Үтә бигрәк кызыклы.

Әни белән бергә булгач,

Кадерле бар минуты.

10.У.Әниләргә теләкләрнең

Телик бары олысын.

Тыныч тормыш,тигезлектә

Рәхәт яшәргә язсын.

Алып баручы.Әйе,әниләр изге җаннар, авыр чакларда да , шатлыкларны бүлешкәндә дә әни кирәк. Аларсыз  тормыш — кояшсыз көн кебек. Аларның бер елмаюы җанны эретә,яшәргә көч бирә. Әниләрне олылыйк,зурлыйк!

“Әни кирәк” җырын башкару

11.Укучы. Әнием бәгърем,

Һәрчак шулай

Гел ягымлы назлы бул.

Безнең өчен иң кадерле

Бик-бик якын кешем ул.

12.Укучы.Телим  сиңа чиксез шатлык,

Сәламәтлек читләп үтмәсен.

Ташып торган чиксез бәхетемә

Күзләр генә тия күрмәсен.

13.Укучы. Әни булу – үзе бәхет бит ул,

Әни булу-үзе бер рәхәт.

Бу дөньяга тудырганың өчен

Әни сиңа бик,бик зур рәхмәт.

Әниләргә бүләкләр тапшыру.

Алып баручы. Әни! Әнием! Бу сүзләрне әйтүе дә рәхәт. Әйтерсең лә алардан җылылык, нур бөркелә.

Әниләргә чын йөрәктән саулык- сәламәтлек, күңел тынычлыгы  телибез.

Кулланылган әдәбият

И.Т.Сәгъдиева «Балачак кыңгыравы», 2007