Әнием-кадерлем
(Әниләр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә)
Гүзәл ХӘМИДУЛЛИНА,
Кукмара районы Н.А.Сәмигуллин исемендәге Мәчкәрә урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
Укытучы. Хәерле көн, хөрмәтле әниләребез! Мин Сезне яратып һәм кадерләп, “әниләрем” дип атармын, сез каршы килмәсәгез? Сезне үзебезнең мәктәбебездә күрүебезгә без бик шат! Шундый зур бәйрәм булганда ничек очрашмый торырга мөмкин? Шулай бит.
Концертыбызны башларга рөхсәт итегез!
(“Хәйләсез дөнья – файдасыз” сценкасы куела.)
(Искәндәр белән Самат чыгалар.)
Искәндәр. Эх, Самат, әниләр бәйрәменә дип гөмбә пирогы әзерләп булмады инде. Шулай инде ул, гөмбәләрне аера белмәсәң!
Самат. Әйдә, без аларга җырлар, шигырьләр һәм биюләр бүләк итәбез.
Искәндәр. Әйе шул. Әниләр, бүгенге көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу-мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.
Самат. Бәйрәмнәрдә кешеләр бер-берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. Без бүген сезгә бүләкне бәйрәм башында ук бирергә булдык.
Искәндәр. Каршы алыгыз! Иң яхшы бүләк – ул сезнең балаларыгыз!
(Балалар кереп, тезелеп басалар. Алар шигырь сөйли. “Җырлап яшәр чагыбыз!” җыры башкарыла.)
- Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Җырлап яшәр чагыбыз.
Нинди матур, нинди гүзәл
Безнең туган ягыбыз.
Безнең җырга сез дә шулай
Кушылып кул чабыгыз.
Йөрәкләрне җилкендереп
Җырлап яшәр чагыбыз.
- Җырларыбыз сезгә һәрчак
Дәрт-дәрман биреп торсын.
Күңелләргә шатлык өстәп,
Борчуны оныттырсын.
- Йөрәкләрдә җыр яңарсын,
Канат куйсын, яшәртсен.
Җырлап туярга язмасын,
Яшәсен җыр, яшәсен!
Кәрим.
Әнием – син минем бердәнберем,
Мин сине бик тә яратам.
Синең күзләреңә карыйм да
Барлык борчуларым таратам.
Сәрвиназ.
Булышсам, ничек шатланасың,
Бүләк итеп кабул итәсең.
Килә минем сиңа һәркөн шулай
Гел шатлыклар бүләк итәсем!
Самат.
Язмыш сынауларында да
Алар безгә нык терәк.
Кайгыда да, шатлыкта да
Алар безгә бик кирәк.
Искәндәр.
Шуңа күрә әниләрне
Кирәк безгә сакларга.
Аларның ышанычларын
Һәрвакытта акларга.
Кәрим.
Учларымда кояш минем,
Күңелемдә гел яз минем.
Син булганда янәшәмдә
Бердәнберем, газиз әнием!
Сәрвиназ.
Һәркемгә дә газиз әни,
Әни сүзе – изге сүз.
Күпме наз һәм нур сибелә
Бу гади сүз – үлемсез.
Самат.
Әниләрнең назы белән
Без керәбез һәр көнгә.
Кояш кирәк Җир йөзенә,
Әни кирәк һәркемгә.
Искәндәр.
Дөньяда иң яхшы әни
Беләсезме, кемнеке?
Белмәсәгез, үзем әйтәм,
Ул әни бит – минеке.
(“Мамочка милая моя!” җыры башкарыла.)
Зореньки краше и солнца милей
Та, что зовётся мамой моей.
Мамочка, милая, мама моя,
Как хорошо, что ты есть у меня!
Ветер завоет, гроза ль за окном,
Мамочка в доме – страх нипочём.
Мамочка, милая, мама моя,
Как хорошо, что ты есть у меня!
Спорится дело, веселье горой –
Мамочка, значит, рядом со мной
Мамочку милую очень люблю,
Песенку эту я ей подарю.
Укытучы. Укучыларыбыз бераз ял иткән арада, без, әниләр, сезнең белән бер бик кызыклы уен уйнап алырбыз. Барыбыз да яхшы белә: күп гаиләләрдә акча янчыгы әниләр кулында, исән-хисапны да алар алып бара. Дөресен генә әйткәндә, акча санарга яратабыз. Ә менә авыр, руслар әйтмешли, “условие”ләрдә акча санап караганыгыз юктыр әле.
Әниләргә биремнәр:
1.”Баш хисапчы” уены.
(Әниләр акчаларны саный-саный укытучы сорауларына җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска тиешләр.)
Сораулар:
Сезгә ничә яшь?
Балагыз ничәнче сыйныфта укый?
Ничәнче үлчәм аяк киеме киясез?
Балагыз ничәнче елда укырга керде?
Кыз фамилиягез ничек?
Яраткан җырчыгыз кем?
*Алтын таракның төшеп калган урыны? (Басма)
*Кәҗә кемгә рәхмәт әйтеп, сакалын селкетә? (Галигә)
*Берьюлы ничә куян артыннан куарга ярамый? (2)
*Бер тапкыр кискәнче ничә тапкыр үлчәргә кирәк? (7)
*Г.Тукайның “Әйдәле, Акбай” дип башланган шигыренең исемен әйтегез. (“Кызыклы шәкерт”)
*Кызыл Калфак әбисенә барганда кем очраган? (Бүре)
Татарстан Республикасы флагында нинди төсләр бар? (Яшел, ак, кызыл)
Буратино нәрсәдән эшләнгән? (Агачтан)
Әкиятләр гадәттә ничек башлана? (Борын-борын заманда…)
Әнинең әнисе? (Әби)
Г.Тукайның туган авылы? (Кушлавыч)
Дәрескә чакыру сигналы? (Звонок)
(Һәр әни башкара.)
Укытучы. Алдагы бирем өчен 2 бала һәм 2 әни кирәк булыр. Балалар әниләренә чүп җыярга ярдәм итәчәк.
Парлашып басабыз. Әни чиләк тотып тора, ә бала чүпләрне җыя һәм әнинең чиләгенә ата, кем күбрәк җыя, шул – җиңүче. Әни тотып алыр өчен урыныннан күчеп йөри ала.
Күңелле күренеш
– Әни, син кечкенә вакытта, ни белән уйнарга күбрәк ярата идең, планшетмы, телефонмы?
– Берсе белән дә түгел.
– Ничек инде?
– Аларның бит берсе дә юк иде без кечкенә чакта.
– Нинди авыр булган сезнең балачак.
– Аллага шөкер, хәзер заманча технологияләр, төрле гаджетлар бик күп. Балалар хәтта бездән дә күбрәк беләләр, тик без дә алар артыннан калышмаска тырышабыз. Шулар ярдәмендә без Сезгә бик кызыклы котлау әзерләдек.
Презентация. “Әниемне котлыйм!”
1 нче алып баручы.
Күмәкләшеп, бергә, дуслар,
Җырлап алыйк, әйдәле.
Котлы булсын, гөрләп торсын
Әниләрнең бәйрәме.
(“Кояшлы ил” җыры башкарыла.)
– Уку елының төрле конкурслар һәм конференцияләр өлеше дә башланып китте. Әле кичә генә районда үткәрелгән I районкүләм шигырь конкурсында катнашып җиңеп кайтучыбыз да бар, ул – Самат Рәхимов. Әлеге шигырен ул Сезгә дә бүләк итә.
– Бәйрәмебезнең иң дулкынландыргыч һәм күңелле өлешенә килеп җиттек. Мәчкәрә урта мәктәбе дирекциясе, методик берләшмә җитәкчесе һәм сыйныф җитәкчесе белән берлектә, Сезгә, ягъни кадерле әниләребезгә Рәхмәт хатлары әзерләнде. Без һәрвакыт сезгә мохтаж, без һәрвакыт сездән ярдәм сорыйбыз һәм сезгә мәктәп белән бер дулкында булуыгызны телибез. Балаларыгызга яхшы тәрбия биргәнегез, мәктәп тормышында актив катнашканыгыз өчен рәхмәт. (Грамоталар тапшырыла.)
– Сезне котлап, сыйныфыбызның йолдызы, бердәнбер кызыбыз – Сәрвиназ башкаруында татар халык биюе.
2 нче алып баручы.
Биюченең итәге
Бии, бии кыскара,
Биючегә сүз әйтмәгез,
Бии, бии остара.
– Балаларыгызның сәхнәдә уйнап йөргәннәренә, беләм, бик кызыгып утырасыз. Бераз иҗади сәләтләрегезне дә тикшереп карыйк әле. Конверт тапшырам, эчендә кечкенә генә мәзәк язылган, шул мәзәкне улыгыз/кызыгыз белән сәхнәләштерергә кирәк. әзерләнергә вакыт бирелә.
Биремнәр : күренешләр сәхнәләштерү. Әни+бала.
– Улым, ник елыйсың?
– Ишеккә бәрелеп, башым тишелде.
– Яле, күрсәт, кай төше, кайчан тишелде?
– Кичә кич белән тишелде…
– Соң алай булгач, ник бүген елыйсың?
– Кичә ничек елыйм, өйдә бер кеше дә юк иде бит.
***
– Әни, син кайда тудың?
– Чаллыда туганмын, улым.
– Ә әти кайда туды?
– Әтиең Башкортстанда туган.
– Ә мин кайда тудым?
– Син Сарманда тудың, бәләкәчем.
– Менә гаҗәп, төрлебез төрле җирдә туып, без соң кай арада шулай дуслаштык?
***
– Бу тәртипсезлегең белән чәчләремне агартасың син минем, улым.
– Алай булгач, әнием, кечкенә чагыңда син үзең дә бик тәртипсез булгансың икән.
– Ник алай дисең, улым,?
– Әбиемнең бер генә дә кара чәче юк бит.
***
– Җитте, башка бу мәктәбегезгә ике аягымның берсен дә атламыйм!
– Ни булды, улым? Ник алай дисең?
– Укый белмим, яза белмим, ә сөйләшеп утырырга ярамый.
(“Балачак бәхет иле ул” җыры башкарыла.)
– Без, ягъни сезнең балаларыгыз, бүген сезнең тарафка бик күп матур теләкләр җиткердек. Сезнең дә безгә карата теләкләрегезне беләсебез килгән иде, тик моны матур итеп бизәргә кирәк, төсле кәгазьләргә кулларыгызны төшереп, кисеп алып, шуның эченә матур теләкләрегезне язып, әлеге ватманга ябыштырп куйсагыз, без бик шат булыр идек. Алар безнең өчен бик зур мотивация булыр иде.
Ритмик бию. ”Недетское время”.
1 нче алып баручы. Хөрмәтле әниләр! Балаларыгыз әзерләгән бүгенге бәйрәмгә килгәнегез, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бала өчен Җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәткән өчен. Алар сырхаулап ятканда, күкрәгегезгә кысып, “Җан җимешем, балам”, – дип, чын күңелдән борчылганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез булмасагыз, алар оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек булыр иделәр. Аллаһның мең рәхмәте яусын сезгә. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсак иде.