Әмирхан Еникинең “Матурлык” хикәясендә  эчке һәм тышкы матурлык каршылыгы

№ 207

(8 сыйныфта татар әдәбияты дәресе)

Айсылу ГАБДУЛЛАҖАНОВА,

Казандагы 181 нче күп профильле мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

– әсәрнең сюжетын сөйли белү, анализлау;

– геройның хисләрен ачыклау, аның хис- кичерешләрен сйөләргә өйрәнү;

– әниләргә карата хөрмәт, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: укучының дәрескә юл картасы, язучының портреты, иллюстрацияләр.

Дәрес барышы

  1. Мотивлаштыру-оештыру этабы

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Карагыз әле, менә нинди матур тыныч көн, кәефләребезне күтәрик, дәресебезне башлап җибәрик.

Матурлыкка бай ул безнең заман,

Адым саен бездә матурлык.

Барлык батырлыкның,

Матурлыкның

Иҗат итүчесе бит халык! (Һади Такташ,

Укытучы. Укучылар, дәресебез нәрсә турында булыр?

Укучылар. Матурлык турында.

  1. Белемнәрне актуальләштерү

Укытучы. Экранга карыйк. (Экранда “Матурлык”хикәясендәге образлар.) Бу образлар сезгә танышмы? Образлар нинди хикәядән? (Җаваплар тыңланыла.)

Укытучы. Бүген без бу әсәр турында әңгәмәне дәвам иттерербез.

III. Дәреснең темасын һәм максатын ачыклау

Укытучы. Укучылар, без бүген дәрестә нәрсәләр эшләрбез дип уйлыйсыз? (Ә.Еникинең “Матурлык”хикәясен анализларбыз.)

– Темабыз нинди булыр? (“Матурлык” турында сөйләшү.)

– Авторы кем? (Әмирхан Еники) (Аның турында кыскача мәгълүмат бирелә.)

Укытучы. Ә.Еникине хикәяләр остасы диләр. Кеше күңеленең “аулак почмагында”сакланган кадерле серләрне күрә белү, үзәк өзәрдәй сагышны, сөенеч һәм көенечләрне тормыш вакыйгалары ярдәмендә үзенә генә хас булган язу алымы ярдәмендә күрсәтә белү – Ә .Еники стиленең үзенчәлеге.

IV Уку мәсьәләсен кую

Укытучы. Укучылар, сез “матурлык” төшенчәсен ничек аңлыйсыз? (Табигать матурлыгы, тышкы һәм эчке матурлык.)

(“Класстер” алымын кулланып, җавап бирәләр.)

Укытучы. Җавапларыгызны хуплыйм. Ә “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә менә болай аңлатма бирелгән:

  1. Матурлык – гүзәл,күңелгә рәхәтлек бирә торган нәрсә; матур, сокланырлык урыннар. 2. Ягымлы, сөйкемле, үзенә җәлеп итә торган тышкы кыяфәт.

Әйе, матурлык – бик тирән мәгънәле төшенчә. Сез аны һәрберегез үзенчә аңлый. Кайберәүләр матурлыкны табигатьтә күрә, кайберәүләр тышкы һәм эчке кыяфәттә. Гомумән, укучылар, матурлык бөтен тирәлегебездә.

– Ромашка чәчәге таҗларына “Матурлык нәрсә ул?” дигән сорауга сүзләр языгыз һәм таҗларны бөкләп куегыз. Таҗлар ачык булганда гына – матур, ябык булса, ямьсез булалар, матурлыгын югалта.

  1. Уку мәсьәләсен чишү

Укытучы. Без үткән дәрестә Ә.Еникинең “Матурлык” хикәясен укыдык. Әйдәгез, бу әсәрнең жанрын билгеләп үтик. (Бу әсәр хикәя жанрына карый.) Кыскача эчтәлеген искә төшерик.

“Сез беләсезме?” алымы

Укытучы. Иң беренче хикәянең формасына игътибар итик.

Сез беләсезме, хикәя кем исеменнән сөйләнә? (Бер карт әдип, шәкерт чорындагы вакыйганы искә төшереп яза.)

Сез беләсезме? Хикәянең формасына игътибар итик әле. Кем исеменнән сөйләнә?

Укучы. Хикәядәге бөтен вакыйгага геройларның берсе бәя бирә. Без дә һәр күренешне аның күзе белән күрәбез. Ләкин бу күз шәкерт күзе түгел, ә карт әдип күзе. Карт әдип шәкерт чагын исенә төшереп, шул шәкерт чагындагы хисләренә үзенең өлкән кеше хисләрен дә өстәп сөйли.

Сез беләсезме? Хикәядә нинди вакыйгалар сурәтләнә?

Укучы. Берсе – табигать күренеше, икенчесе – Бәдретдин өендәге вакыйга.

Сез беләсезме? Хикәядә күренеп торган конфликт, ягъни каршылык бармы?

Укучы. Бар. Ямьсезлек-матурлык каршылыгы.

Сез беләсезме? Матурлыкны шәкерт ничек күрә? (Ул урыннарны кычкырып уку.) Табигать хикәядә кабатланып бирелә. Ни өчен икән?

Сез беләсезме? Шушы матурлыкка нәрсә каршы куела?

Укучы. Бәдретдиннең өе һәм өй эчендә герой-шәкерт күргәннәре. Ләкин беренче күргәндә ямьсез, чирканчык булып тоелган ямьсезлек тора-бара матурлыкка әйләнә бара. Лирик герой-шәкерт башта аптырый, аннан соң гаҗәпләнә, бу матурлыкка соклана.

Сез беләсезме? Шәкерт матурлыкны нидә күрә соң? Матурлык кайда? Бәдретдиндәме? Аның әнисендәме? Әллә әтисендәме?

Укучы. Барысында да. Ләкин бу матурлык аерым-аерым матурлык түгел. Ул бу иске өйдәге ямьсез, имгәнгән кешеләрнең үзара мөнәсәбәтендә. Өй эчендәге «гади, табигый, җылы-якын мөнәсәбәттә». Шушы өй эчендәге хәерчелек, ятимлек эченнән, чәчәк кебек, бу кешеләрнең үзара татулыгы, яратышуы, мәхәббәтләренең табагыйлеге үсеп чыга. Лирик герой шуны күреп ала. Бәдретдин әнисенең ямьсезлегеннән дә, гариплегеннән дә, бабасының сукырлыгыннан да, әтисенең мескенлегеннән дә уңайсызланмый. Бу кимчелекләрне ул бөтенләй күрми. Өйдәге бу мескенлекләр зур мәхәббәт астында күмелеп кала. (Укучылар бу ямьсез ананың күзләре турында язылган урынны табын укыйлар.)

Сез беләсезме? «Күңел көзгесе» дигән төшенчәне ничек аңлыйсыз? (Фикер алышу.) Хикәянең сюжетына игътибар итик. Вакыйгалар үстерелешен, кульминацион ноктасын, чишелешне билгеләп китик әле.

Укучылар. Экспозиция – 1, 2 нче абзацлар; вакыйгалар үстерелеше –Бәдретдиннең кем икәнен ачыклау; кульминация – ананың йөзен күреп, шәкертләрнең тетрәнүе; чишелеш – куелган сорауларга җавап бирү һәм соңгы җөмлә.

 Сез беләсезме? Әнисе ни өчен Бәдретдин белән горурлана? Сез ананың бу хисе белән килешәсезме? Бәдретдин горурланырлык шәкертме? Бу образга характеристика биреп китик әле. (Бәдретдингә характеристика бирү.)

Сез беләсезме? Бәдретдиннең скрипкада уйнавы әллә ни түгел. Көе дә чеби тавышы кебек кенә чыга. Ләкин лирик герой- шәкерткә «бик ягымлы, бик тансык» булып яңгырый. Ни өчен?

Укучы. Бәдретдиннең скрипкада уйнавы дусларына бик ошый, чөнки скрипка моңнарында алар дусларының әнисенә булган мәхәббәтен, әнисенең улы белән горурлануын күрәләр. Искә төшерик: улы әнисеннән: «Ни уйныйм?» – дип сорый. Бала әнисенең яраткан көен уйный. Анага ул көй үзе кадерле түгел, ә улының шул көй аша күрсәткән хөрмәте, җылылыгы кадерле. Әйтерсең, шул көй аша ана белән бала үзара аңлаша, сөйләшә. Менә ни өчен бу көй шәкертләргә дә бик тансык булып тоела.

Укытучы. Әйдәгез әле, укучылар, шушы «Салкын чишмә» көен без дә тыңлап китик. (“Салкын чишмә” көе куела.)

Сез беләсезме? Хикәя соңында мондый сүзләр бар: «Бу йортның безгә билгесез ниндидер тирән сере — бәхетсезлегеме, фаҗигасеме, әллә без аңлаудан гаҗиз бөек бер өлеше — бәхетеме торып калды». Җавап бирегез: чыннан да, кайсы? Фаҗигасеме, бәхетеме?

Укучы. Бәхете.

(Картлар йорты видеосын карау.)

Укытучы. Хәзер без сезнең белән видео карыйбыз.

– Укучылар, бу видео сездә нинди тәэсир калдырды? Сезнеңчә, улы дөрес эшләгәнме? Бүгенге көндә илебездә мең ярым картлар йорты бар, анда 250 мең өлкән кеше яши, яртысының балалары бар. Сезнеңчә, бу яхшы күренешме? Видео безне нәрсә турында уйланырга мәҗбүр итә? Укучылар, без укыган текст һәм караган видео нәрсә белән аерылалар? Аналарның уллары нәрсә әйтә аласыз турында?

  1. VI. Нәтиҗә (Төркемләп язалар, укыйлар.)
  2. Әниләрне саклап яшәргә кирәк.
  3. Әниләргә ярдәмләшеп торырга кирәк.
  4. Әниләр картайгач, аларны тагын да игътибарлырак булырга кирәк.
  5. Әниләргә елмая-елмая җавап бирергә кирәк.

VII. Дианманта язу

 “Ана йөрәге” риваятен тыңлау

(Салмак кына музыка астында укучы укый.)

Бер яшь егет үлеп бер гүзәлгә гашыйк булган. Ләкин, кыз егетнең мәхәббәтен кабул итә алмаган һәм теләктәшлек белән  җавап та бирмәгән. Көннәрдән бер көнне кыз егеткә мондый боерык бирә:

Әгәр син мине чыннан да яратасың икән, күкрәгеннән әниеңнең йөрәген ал һәм миңа алып кил, – ди.

Егетнең мәхәббәте көчле булган күрәсең, ул әнисен үтерә һәм йөрәген кулына тотып кыз янына чаба. Барган вакытта нәрсәгәдер абынып егыла, шул чак Ана йөрәге телгә килә:

– Балам, берәр җирең авыртмадымы, тезләрең сыдырылмадымы? – ди.

Укытучы. Матурлык безне кара уйлардан саклый . Шундый гүзәл, акыллы, әхлаклы кеше булып үсегез . Сезгә истәлеккә йөрәкләр тапшырам. (Йөрәкләр таратыла.)

Укытучы. Ә.Еники бу хикәясендә бала белән ана арасында булган мәхәббәт матурлыгын, бөеклеген билгели һәм шушы фикерне сәнгать дәрәҗәсенә күтәреп раслый.

Укучылар. Ана нинди генә булмасын, без аларны яратырга, хөрмәт итәргә тиешбез. Ана нәрсә генә эшләмәсен, нинди генә гамәлләр кылмасын, алар барысы да бары тик балалар өчен, бары тик балалар хакына гына эшләнә. Һәм, гомумән, ананың тормышы да, яшәеше дә бала өчен генәдер ул. Бала булмаса, ана тормышының матурлыгы да, мәгънәсе дә булмас иде.

– Җәннәт капкасы – аналарның аяк астында.

– Әйе, безнең өчен анадан да гүзәлрәк, күркәмрәк, матуррак кеше юк. Ул безнең идеалыбыз.

Укытучы. Укучылар, сезнең фикерләрегез белән килешәм. Һади Такташның шигъри юллары чараны тулысынча ача. Хатын-кызның матурлыгы – ана булуда, әлбәттә. Безнең заман матурлыкка бай ул , чөнки барлык матурлыкны тудыручы Ана. Ул һәркем өчен өлге,  матурлык идеалы. Укучылар, мин сезнең  әти-әниләрегезне хөрмәт итүегезне, чын мәгънәсендә кеше булуыгызны, тәрбияле, инсафлы, кешелекле, ярдәмчел, ихтирамлы, саф күңелле, матур булуыгызны телим

VIII.Рефлексия

“Попс”алымы

П – позиция

О – үз фикереңне аңлату

П – фикереңне дәлилләү

С – фикерне йомгаклау

Минемчә, …

Чөнки …

Дәлиләү (3 мисал)

Димәк, …

Ә Еникинең “Матурлык”хикәясе буенча тест сораулары:

  1. Бәдретдин нинди тормышта яши?

а) фәкыйрь; ә) бай; б)урта хәлле.

  1. Әсәрдә нинди кош сурәтләнә?

а) сыерчык; ә)сандугач; б)тургай.

  1. Бәдретдиннең өе …

а) яңа; ә) ишелеп беткән; б) юк.

  1. Чәй өстәле янына Бәдретдиннең әнисе үзе теләп чыгамы?

а) әйе; ә) юк.

  1. Бәдретдиннең әнисенең йөзен күргәч шәкертләр …

а) тетрәнеп китәләр; ә) көләләр; б) куркалар.

  1. Бәдретдин әнисе өчен кыенсынамы?

а) әйе; ә) юк.

  1. Автор Бәдретдиннең әнисен …

а) матур, ди; ә) ямьсез, ди.

  1. Әсәрнең авторы?

а) Ә.Еники; ә) С.Хәким; б) А.Расих.

  1. Өй эше

1 нче – мәҗбүри:  әниләрне 8 нче март бәйрәме  белән котлау сүзләре язарга.

2нче – ирекле: хикәяне кабат укып чыгарга.

3 нче- иҗади: “Минем кадерле әнием” дигән темага инша язарга

“Эйдос” алымы (төсләр ярдәмендә әсәрне сөйләү).