Алъяпкыч бизәү

(Зурлар төркемендә үткәрелгән танып белү буенча эшчәнлек эшкәртмәсе)

Фәнүзә НУРГАЛИЕВА,

Балтач районы Норма авылы

“Тургай” балалар бакчасы тәрбиячесе

 

Максат.Балаларны татар милли киемнәре һәм орнаментлары белән таныштыру.

 Үстерү бурычы: яңа сүзләр хисабына (мәк, лалә, кыңгырау, яфрак, җиләк, канәфер, тукранбаш) кызыксынучанлык үстерү

Тәрбияви бурыч: балаларның күңелен даими рәвештә изгелек һәм ярату белән баету.

Белем бирү бурычы: алъяпкыч силуэтында татар орнаменты белән бизәк төзергә өйрәтү,  мөстәкыйль рәвештә бизәк төзү сәләтен үстерү.

Төп белем бирү өләсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре:сөйләм үсеше, сәнгати-эстетик үсеш, танып белү үсеше.

Методик алымнар һәм чаралар: уен мизгеле, сорау, әңгәмә, күрсәтү, мөстәкыйль эш.

Җиһазлау:мили киемдәге курчаклар, алъяпкыч силуэты, татар орнаменты бизәкләре, «Халкыбызның милли киемнәре» альбомы, гуашь, пумала, су савыты.

Сүзлек өстендә эше: канәфер,тукранбаш, бала итәк, алъяпкыч, камзул

Алдан үткәрелгән эш:  конспект язу, конспектны ятлау, балаларны эшчәнлеккә әзерләү.

 

Эшчәнлекнең төзелеше:

Кереш өлеш

Оештыру мизгеле

Төп өлеш

1.Татар халкының бизәкләрен карау

2.Дидактик уен “Калфакны бизәү”

  1. “Түбәтәй” уены.

4.Рәсемләү алымнарын искә төшерү.

  1. “Алъяпкыч” бизәү.

6 .Әзер эшләрне анализлау.    

Йомгаклау

                                

 

                                                        Эшчәнлек барышы

Кереш өлеш

–Хәерле иртә, балалар!Кәефләрегез ничек?

– Балалар, әйтегез әле, без сезнең белән кайда яшибез?

– Әйе, без нинди телдә сөйләшәбез?

– Бик дөрес, безнең туган телебез – татар теле. Ул безнең милли телебез. Әйдәгез әле, мин сезгә туган тел, туган ил турында шигырь укыйм. Сез игътибар белән тыңлагыз.

 

Дөньяда иң-иң матур ил –

Ул минем – Туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел –

Ул минем туган телем.

Туган телемдә сөйләшеп,

Яшим мин туган илдә.

«Туган ил» дигән сузне дә

Әйтәм мин туган телдә.

  1. II. Төп өлеш

1.Бүген без сезнең белән татар халкының милли киемнәре турында сөйләшик. Татар милли киемнәре үзе бер гүзәл дөнья. Безнең әби-бабаларыбыз киемнең килешле, уңайлы, күркәм булуына  игътибар иткәннәр. Аларның өс-башлары матурлыгы,чиста-пөхтә булуы белән аерылып торган һәм бу безнең халык өчен бик әһәмиятле.

–Карагыз әле, безнең милли почмагыбызга. Болар барысы да безнең милли киемнәребез.Кайберләрен без көндәлек киябез, кайберләрен сез төрле бәйрәмнәрдә  яки сәхнәләштерелгән татар халык әкиятләрен караганда очратасыз. Үзегез дә милли биюләребезне биегәндә киясез.

– Санап чыгыйк әле, сез нинди татар милли киемнәрен беләсез?

– Балалар, рәсемнәргә игътибар итегез әле. Осталар чиккән калфаклар, түбәтәйләр, чигүле алъяпкычлар барысы да матур бизәкле. Әлеге бизәкләрдә халкыбызның бәхет һәм матурлык  турындагы уй-хыяллары, гореф-гадәтләре чагыла.

–Искә төшерик әле, татар орнаментында нинди мотивлар бар? (балаларның җаваплары)

2.Дидактик уен: “Калфакны бизә”

–Хәзер без сезнең белән бер уен уйнап алабыз.Татар халкының милли киеме калфакны үзебезгә ошаган бизәкләр белән бизибез.Ошадымы, матур булдымы сезнең калфаклар? (Балалар җавабы)

– Ә бу нәрсә икән –  кем белә? (түбәтәй күрсәтелә) Дөрес, бу түбәтәй. Безнең бабайларыбыз, әтиләребез әле дә мондый матур түбәтәйләрне киеп мәчетләргә, кунакларга баралар. Балалар, әйдәгез шушы түбәтәй белән “Түбәтәй” уенын уйнап алабыз:

3.“Түбәтәй” уены.

Балалар түгәрәккә басалар һәм җырлыйлар,  түбәтәйне бер-берсенә бирәләр. Җыр ахырында түбәтәй кемдә кала, шуңа җәза бирелә.

Түбәтәем яшел минем,

Яшел чирәм төсендә.

Түбәтәемне бирәмен

Дусларымның берсенә.

(Түбәтәй кайсы балада туктый шул бала шигырь сөйли)

– Булдырдыгыз балалар. Әйдәгез юлыбызны дәвам итик.

  1. Рәсемләү алымнарын искә төшерү.

– Сезнең инде бу мотивлар белән камзул, калфак бизәгәнегез бар. Бүген без алъяпкыч бизәп карыйк. Без сезнең белән бүген алъяпкыч чигүче осталар булырбыз.

– Әйдәгез әле остахәнәбезгә килик әле.

– Безнең остаханәбездә бизәксез алъяпкычлар (алъяпкыч силуэтлары) һәм сезгә ярдәмгә килүче әзер бизәкләр. Карагыз әле, әлеге бизәкләрне  милли кием кигән курчакларыбызда да табарга була. Хәзер сез әзер бизәкләр белән алдыгызда торган алъяпкычны бизәгез. Моның өчен бизәкләрне өлгегә төшерегез һәм гуашь ярдәмендә төрле төсләргә буягыз.

– Алъяпкычларыгыз узенчәлекле булсын дисәгез үзегез дә фантазиягезне эшкә җигегез.

– Буяганда җылы төсләр кулланырга, контурдан читкә чыкмаска, чиста–пөхтә эшләргә тырышыгыз

5.Бизәк төшерү «Алъяпкыч бизәү»

– Алъяпкычлар әзер булгач, аларны өстәлдә калдырыйк та бер-беребезне эшен карап чыгыйк.

– Күрегез әле, нинди матур, зәвыклы алъяпкычлар килеп чыкты!

(Кемгә кайсы алъяпкыч ныграк ошаганын сорыйбыз. Фикер алышабыз.)

– Эшчәнлеккә йомгак ясап шуны әйтәсе килә: ата-бабаларыбызның йолаларын,гореф-гадәтләрен онытмыйк, киң күңелле булыйк, бер-беребезне кунака чакырыйк, тәмле телебезне, уртак сыебызны кызганмыйк. Милләтебез горурлыгы булган киемнәребезне, кабатланмас телебезне, динебезне саклыйк. Барыгызның да милләтебез горурлыгы булган малайлар һәм кызлар булып үсүегезне телим.

– Булдырдыгыз, балалар!

III. Йомгаклау

– Балалар, бу эшчәнлектә сез нинди яңалыклар өйрәндегез? (балаларның җаваплары) Бу яңалыкларны кемнәргә сөйлисез? Бик тырыш балалар булдыгыз. Рәхмәт сезгә, балалар!