Алтын көзгә сәяхәт

№ 131

(Башлангыч сыйныфлар өчен көз бәйрәменә сценарий)

Флюра АСКАРОВА,

Лениногорск районы Куакбаш төп мәктәбенең педагог-оештыручысы

Зал бәйрәмчә бизәлә, “Көзге могҗиза” дип аталган күргәзмә оештырыла.  Серле музыка астында сәхнәгә алып баручы чыга.

Алып баручы. Ышанасызмы, юкмы, җир йөзендә шундый патшалык бар, ди. Анда дүрт ел фасылы да бер гаилә булып яши икән.  Кыш карлар туздырырга, бураннар уйнатырга, шулай күңел ачарга яратса, Язбикә гөрләвекләргә кушылып челтерәп көлгән, язгы бөреләр булып дөньяга баккан, туган якларын сагынып кайтучы кошларның канатларына утырып очып йөргән. Ә җәй олан бик эшчән булган: ул иртә таңнан кояш белән бергә торган, бик соң гына йокларга яткан. Көне буе эшләгән, кич белән эштән бушагач, елга-күлләрдә дулкыннар белән ярышып уйнаган. Ә менә Көз патша… Көз бүтән ел фасылларыннан аермалы буларак, бик көйсез булган. Ул әле генә ачылып көлеп җибәргән, әле генә бер сәбәпсезгә елый башлый икән. Аңа карап бар табигать тә үзгәреп торган: әле кояш чыккан, әле яңгыр коя башлаган. Көйсез Көз белән аның уллары Сентябрь, Октябрь, Ноябрь нишләргә дә белмәгәннәр. Әнә алар үзләре дә.

Сентябрь. Игътибар! Игътибар! Бүген безнең патшабикәбез Көз барлык кешеләрне бәйрәмгә чакыра.

Октябрь. Игътибар! Игътибар! Катгый боерык: бәйрәмдә чын күңелдән биергә, җырларга, шатланырга! Кем тыңламый һәм патшабикә боерыгын үтәми, аларны кырыс җәза көтә!

Ноябрь. Игътибар! Игътибар! Бүгенге күңелле бәйрәмгә Көз-патшабикә үзе дә килә. Менә ул! Каршы алыгыз! Алкышлагыз! (тантаналы көй астында Көз-патшабикә керә).

Көз.  Яратам мин,

Сары төсне.

Бөтен дөнья

Сары төсле –

Кыздырасы килми бер дә –

Кояш та сабырланган.

Сабыр булганга микәнни

Кояш та сарыланган.

Арыш, бодай бөртекләре

Кояш белән бер төстә.

Сары белән буялмыйча

Калмагандыр бер төш тә.

Саргайган яфраклар җиргә

Сарылалар сак кына…

Сары була белә шулай

Безнең туган як кына!

Сентябрь.  Ай , Көз-патша, Көз-патша,

Нишләргә синең белән?

Кара ничек моңсу син,

Хәрәкәтләрең сүлпән.

Ничек дәва табарга?

 

Октябрь.     Ничек күңелең ачарга?

Әйт, Көз-патша, нишлик соң?

Әллә дару бирикме?

Әллә ерак берәр җиргә

Сәяхәткә илтикме?

Ноябрь. Хөрмәтле әниебез! Бүген без, синең улларың Сентябрь, Октябрь һәм мин, синең күңелеңне күтәрергә һәм үзебезнең нәрсәгә сәләтле икәнлегебезне күрсәтергә уйладык. Безнең һәммәбезнең бик булдыклы ярдәмчеләребез дә бар. Бәйрәмне башларга рөхсәт итсәңче!

Көз. Бәйрәмне башларга рөхсәт итәм! Рәхәтләнеп күңел ачыгыз!

Алып баручы. Хөрмәтле Көз-патша! Син үзеңнең улларың белән утырып тор. Ә мин сәхнәгә 1 нче сыйныф укучыларын чакырам. Алар бүгенге бәйрәмгә бик матур шигырьләр алып килгәннәр.

Көз турында шигырьләр сөйлиләр.

Сентябрь. Рәхмәт сезгә, дусларым! Бигрәк матур шигырьләр өйрәнеп килгәнсез.

Мин – Көзнең матур ае

Булмыйм салкын, буранлы.

Төрле-төрле төскә манам,

Бизимен бар дөньны.

Сентябрь аенда, кешеләр бакчаларыннан барлык яшелчә уңышын да җыеп алалар. Шул вакыттагы эшләрне искә алып, мин 1 нче сыйныф укучыларын “Яшелчә җыю” уенына чакырам.

Алып баручы. Бәйрәмебезне дәвам итү өчен сәхнәгә 2 нче сыйныф укучыларын чакырам! Көз-патшаның күңелен төшермәгез, укучылар.

“Яфрак ява” җыры башкарыла.

Октябрь. Нинди матур һөнәрләрегез бар икән сезнең, дусларым! Булдырдыгыз, рәхмәт сезгә.

                    Тәмамлана көзге эшләр,

Җыеп алына уңыш.

Минем айга кергән чакта

Кеше күңеле тыныч.

Октябрь аенда бакча эшләре тәмамлана. Хәзер тырышып укырга, рәхәтләнеп күңел ачарга да вакыт бар. Әйдәгез  әле, 2 нче сыйныф укучылары, туйганчы бер уйнап алыйк.

“Черек кәбестә” уены.

Алып баручы. Көз турында нинди шигырьләр, җырлар өйрәнеп килделәр икән өченчеләр? Әйдәгез әле сүзне аларга бирик.

Өченчеләр чыгышы.

Ноябрь.  Рәхмәт сезгә,  дусларым! Минем әнием – Көз-патшаның күңелен күрә беләсез…

Инде көзнең соңгы ае

Яңгыр ява көннәр буе,

Салкын. Очкалый кар да

Күңелләдә сагыш уе.

Ноябрь моңсу вакыт – көз ахыры. Шулай да моңсуланып утырмыйк әле дусларым. Әйдәгез 3 нче һәм 4 нче класс укучылары белән уен уйнап алабыз.

“Бәрәңге җыю” уены.

Алып баручы. Уйныйк әле, көлик әле

Шатланышып һәммәбез.

Бәйрәмнәр бит көн дә булмый,

Күңел ачып калыгыз!

Барлык укучылар да татар халкының  “Куш кулым” дип аталган уен җырына чакырыла.

Көз. Бигрәк матур бәйрәм әзерләгәнсез, дусларым! Рәхмәт сезгә! Минем кәрзинемдә сезгә дип алып килгән күчтәнәчләрем дә бар бит әле. Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез, җавапларын әйтегез. Дөрес җавап биргән укучыга миннән бүләк!

Табышмаклар чишү.

Сезнең белән миңа бик күңелле дусларым! Инде минем биисем дә килеп  ките. Әйдәгез, бергәләп биибез!

Алып баручы. Без бүген бик яхшы бәйрәм иттек. Бүгенге бәйрәмдә катнашуыгыз өчен барыгызга да бик зур рәхмәт.