Алтын көзгә сәяхәт
№ 200
(Зурлар төркемендә проект эше)
Динара ХӘЙРУЛЛИНА, Айсылу ИСХАКОВА,
Азнакайдагы 4 нче «Светлячок» балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячеләре
«Алтын көз» проектының паспорты
Проектның төре: танып белү, иҗади эзләнү.
Проектның дәвамлылыгы: 1 ай.
Проектта катнашалар: татар теле тәрбиячесе, төркем тәрбиячеләре, балалар, әти-әниләр.
Проектның максаты:
– көзге табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белүләренә ирешү;
– ел фасылларының иң бае – көз белән таныштыруны дәвам иттерү;
– ата-аналар белән хезмәттәшлекне ныгыту.
Бурычлар:
– бирелгән күренешне чагыштыру һәм төркемнәргә аерып кую осталыкларын үстерү; күрү игътибарлыкларын, сиземләү мөмкинлекләрен, сенсор сәләтләрен, диалогик сөйләм телен үстерү;
– көзнең характерлы билгеләре белән таныштыру; төрле агачлар, яшелчә һәм җиләк-җимешләр турында белем бирү;
– табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш, матур көз күренешенә (яфраклар явуына) соклану хисе тәрбияләү.
Сүзлекне активлаштыру: салкынайтты, яңгырлар еш ява, яфраклар коела, җил исә, караңгы иртә төшә, кошлар җылы якка очып китәләр, яфраклар ява, кызыл, сары, кызыл-сары төсләрен кабатлау.
Проектның актуальлеге: ел фасылына карап, табигатьтә үзгәрешләр булуын, табигатьне саклау кирәклеген аңлату, әти-әниләр белән хезмәттәшлекнең төрле юлларын табу.
Белем бирү өлкәләре һәм бурычлары:
Белем бирү өлкәләре | Бурычлар |
Социаль-коммуникатив үсеш | Балаларны социаль мөнәсәбәтләр системасына кертү:
– аралашу культурасы формалаштыру; – милләте турында күзаллауларын үстерү; – хезмәткә уңай караш тәрбияләү; – тормышның куркынычсызлыгы нигезләрен һәм экологик аң (әйләнә-тирә дөнья куркынычсызлыгы) алшартларын формалаштыру. |
Танып белү үсеше | Балаларның күзаллауларын киңәйтү:
– предметларны билгеләре (форма, төс, зурлык) буенча аеру; – көз фасылына хас билгеләрне ныгыту; – игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү. |
Сөйләм үсеше | Балаларның сөйләм телләрен үстерү:
– диалоглар төзү; – авазларның әйтелешләрен камилләштерү; – сорауларга җавап бирү теләге тәрбияләү; – кечкенә шигырьләрне сәнгатъле итеп сөйләргә өйрәтүне дәвам иттерү; – кечкенә инсценировкаларда уйнау теләге тәрбияләү. |
Нәфис-нәфасәти үсеш | Балаларда иҗади күзаллау тәрбияләү:
– музыкаль әсәрләрне аерырга өйрәтү (жанр, ритм); – рәсемнәрнең эчтәлеген алдан уйлап рәсемләү теләген үстерү; – эшләгән эштән эстетик кәнагәтълек алу хисе тәрбияләү. |
Физик үсеш | Балаларның хәрәкәтчәнлеген үстерү:
– пөхтәлек тәрбияләү; – хәрәкәтләнү тәҗрибәсен баету; – хәрәкәтле уеннарда иҗади сәләтләрен үстерү. |
Көтелгән нәтиҗәләр
– Балаларның күзәтүчәнлеге, кызыксынучанлыгы үсә,тирә-юнь турындагы белемнәре арта, сөйләм теле үсә.
– Балалар тере табигатьтә була торган сезонлы үзгәрешләр турында белем ала.
– Һәр яфракның үз матурлыгы барлыгына, аларның кирәклегенә, файдалы булуына ышаналар.
– Матурлыкны тудыру, аны саклау теләге туа.
– Яшелчә, җиләк – җимешләр, аларның билгеләре турында белем формалаша.
– Әти-әниләр белән тыгыз элемтә туа.
Проектның этаплары:
- Әзерлек этабы
– Проектның темасын уйлап, максатын, бурычын кую.
– Проектның перспектив-тематик планын төзү.
– Әти-әниләрне проект планы белән таныштыру.
– Темага кагылышлы мәгълүмат җыеп,чыганаклар туплау:
* матур әдәбият әсәрләрен туплап, тематик картотека төзү;
* хәрәкәтле уеннар туплап, картотека төзү;
* бармак уеннары туплап, картотека төзү;
* музыкаль әсәрләр, җырлар туплап, картотека төзү;
* дидактик уеннар туплап, картотека төзү;
* презентацияле материаллар һәм интерактив такта өчен үстерешле уеннар төзү;
* бердәм эшчәнлек, әңгәмәләрнең конспектларын төзү;
* физкультминут һәм паузалар туплап, картотека төзү;
* иллюстраияләр, рәсемнәр туплау;
* көзге бәйрәм иртәсенә сценарий төзү.
- Төп этап:
– әңгәмәләр;
– күзәтүләр алып бару;
– дидактик үстерешле уеннар уйнау;
– матур әдәбият әсәрләре белән танышу;
– экскурсиягә бару;
– табышмаклар әйтешү;
– «Яфраклардан композиция (балалар эше), «Бу нинди могҗиза?» (яшелчәләрдән кул эшләре) дигән күргәзмәләр оештыру;
– рәсем ясау;
— Хәрәкәтле уеннар уйнау.
– җырлар өйрәнү, музыкаль әсәрләр тыңлау.
- Йомгаклау этабы
Әти-әниләр катнашында «Көзнең матур чаклары» темасына бәйрәм иртәсе уздыру.
Зурлар төркемендә «Алтын көз» проектының перспектив-тематик планы
№ | Эчтәлекнең тәртибе | Тәрбияче һәм балаларның бердәм эшчәнлеге | Әти-әниләр белән эшчәнлек | Педагогик эшчәнлекне җиһазлау |
1. | Гамәли эш. Көзге агачларны күзәтү | Балаларны көзнең характерлы билгеләре белән таныштыру, көзге яфраклар турындагы белемнәрне тирәнәйтү. «Бу яфрак кайсы агачтан?» дигән үстерешле уен | Төрле яфраклардан букет ясау | |
2. | Әңгәмә. «Без көзне яратабыз» | Үстерешле диалог. Мультимедиале рәсемгә карап, сорауларга җавап бирү | Көз турында табышмак уйлап чыгару | «Көз» темасына презентация |
3. | «Алтын көз» темасына рәсем ясау
|
Көз турында шигырь сөйләү. Көзгә хас булган билгеләрне рәсемгә төшерү | Конкурска рәсем ясау | «Көз» темасына картиналар |
4. | Л.Леронның «Яфрак бәйрәме» шигырен уку | Эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү | «Бергәләп өйрәник»: консультация | Шигырь эчтәлеге буенча рәсемнәр |
5. | Көзге бакчага экскурсия
|
Сорауларга җавап бирү. «Көз һәм яңгыр» уенын уйнау | ||
6. | «Көз күчтәнәчләре» | Үстерелешле уен. Яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең билгеләрен ныгыту | «Бу нинди могҗиза?» – яшелчәләрдән кул эшләре | Серле капчык, яшелчәләр |
7. | «Көзге байлыклар» | «Кибет» уены өчен витрина ясау. Яшелчә рәсемнәрен кисеп ябыштыру | Шәхси әңгәмәләр | Яшелчәләр муляжлары, рәсемнәр, «Уңышны җыеп ал» җырының аудиоязмасы |
8. | «Табышмак әйтәм – җавап тап!» | Көз турында табышмакларга җавап табу. | «Гриппны булдырмас өчен» дигән темага консультация: | |
9. | «Песи балалары белән» | Сөйләм телен үстерү буенча өзлексез белем бирү. Сюжетлы картина карау, хикәя төзү. Көз билгеләрен ныгыту | «Песи балалары белән» сюжетлы картинасы, «Яфрак бәйрәме» җырының аудиоязмасы | |
10. | «Алтын көз килде»
|
Танып белү, сөйләм телен үстерү буенча интегральләшкән өзлексез белем бирү | Көз турында шигырьләр уку, җырлар тыңлау | Яфраклар бәйләме, яфраклар тоткан кыз төшкән рәсем, бер һәм берничә яфраклар төшкән рәсемнәр, һәр бала өчен төсле кәгаздән киселгән яфрак рәсемнәре |
11. | «Көзге агачлар» | Тәрбияченең әңгәмәсе, әвәләү ысулларын искә төшерү | Әти-әниләр белән әвәләү өчен тозлы камыр әзерләү | «Көз ахырында» картинасы |
12. | «Шалкан» | Театральләштерелгән хәрәкәтле уен | Маскалар | |
13.
|
«Җиләк-җимеш белән сыйла», «Ничә алма бар?» | ИКТ кулланып, үстерешле уеннар | «Компьютерда үстерешле уеннар» темасына консультация | |
14. | «Тылсымлы яфраклар илендә» | Яфраклар ябыштырып, төрле композицияләр төзү | ||
15. | «Аш пешерәбез» | Дидактик уен | “Өстәлләрдә витаминнар” Консультация: | Кесәләр ябыштырылган кәстрүл, яшелчә рәсемнәре |
16. | «Салат ясыйбыз» | Физкультминутның сүзләрен һәм хәрәкәтләрен өйрәнү | «Бергәләп өйрәник» рубрикасында физкульминут текстлары | |
17. | «Көзге урман» | Танып белү буенча өзлексез белем бирү. Урманда йөрү кагыйдәләрен искә төшерү. «Шырпы – уенчык түгел» темасына әңгәмә | «Бәхетсезлекләрдән сак булыйк!» консультация | Презентация |
18. | «Яшелчәләр» | Хәрәкәтле уенда кагыйдәләрне дөрес үтәргә өйрәтү, җитезлекне, диалогик сөйләмне үстерү | Маскалар | |
19. | «Осенний букет», «У Лариски две редиски» | Разучивание пальчиковых игр | Тексты игр в папке-передвижке «Учите с нами» | |
20. | «Көзге яфраклар» | Әзер шаблонда яфраклар буяу | Яфраклар силуэты төшерелгән ак битләр | |
21. | «Көзге байлык» | Танып белү буенча өзлексез белем бирү (яшелчә, җиләк-җимешләр – көз байлыгы) | Ике кәрзин, яшелчә һәм җиләк-җимешләр | |
22. | «Узнай по вкусу» | Дидактическая игра | Овощи, фрукты | |
23. | «Көзнең матур чаклары» | Бәйрәм иртәсе | Бәйрәм иртәсендә катнашу |