Алтын көз  

№ 190

(5 яшьлек балалар өчен белем бирү эшчәнлеге)

Илмира СӘГЪДИЕВА,

Азнакайдагы 12 нче «Росинка» балалар бакчасының I квалификации якатеорияле тәрбиячесе

Максат: балаларга көз турында гомуми мәгълүмат бирү.

Бурычлар:

тәрбияви: табигать матурлыгына соклана белү хисләре тәрбияләү;

үстерелешле:

сөйләм телен үстерү эшен дәвам иттерү;

– буяулар белән эшләгәндә пөхтәлеккә ирешү;

белем бирүдә:

–монологик һәм диалогик сөйләмнең гади төрләренә өйрәнү;

– сүзле уеннардан киң файдалану;

– сүз байлыгын арттыру һәм активлаштыру.

Белем бирү өлкәләре: коммуникация, танып белү, социальләштерү.

Методик алымнар һәм чаралар: күзәтү, сүзле уен, әңгәмә, сорауларга тулы җавап бирү.

Җиһазлау: презентация,төрле агач рәсемнәре ( каен, өрәңге, усак, имән, миләш һәм башкалар), көзге агач яфраклары.

Кулланылган әдәбият:”Раушан көзге”. Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия: Педагогия училищеларының мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү бүлеге өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 1993.; “Туган телдә сөйләшәбез” (методик әсбап), З.М.Зарипова, Р.С.Исаева “Үстерелешле уеннар”; Л.Г.Гыйләҗева “Татар телендә сөйләм үстерү”.

Эшчәнлек барышы

(Пазлалар жыю. Табышмак һәм сорауларга җаваплар табу. Экранга табышмак җавабыннан яшелчәләре белән көзге кәрзин барлыкка килә.)

Тәрбияче.

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява;

Җирләр дымлана,

Бу кайчак була? (Г.Тукай)

Балалар. Көз.

Тәрбияче. Балалар, нинди көз айларын беләсез?

Балалар. Сентябрь, октябрь, ноябрь.

Тәрбияче. Бик дөрес, афәрин.

1 нче бала.

Көз килде. Үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

2 нче бала.

Үтте-китте матур җәйләр,

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киптеләр. (К.Нәҗми)

Тәрбияче. Балалар, нинди көз билгеләрен беләсез? (Балалар көз билгеләрен саныйлар, санаган саен һәр балага яфрак бирелә, шуның белән баллар җыела.)

Тәрбияче. Көз көне җил исә, яфраклар коела, яңгырлар ява, уңыш җыела, кырлар буш кала һ.б.

Ә хәзер инде без сезнең бер уен уйнап алырбыз. Ул “Тылсымлы алма” дип атала. (Музыка куела,алма түгәрәк буйлап сәяхәт итә.)

Бу – көзге тылсымлы алма

Сезнең куллардан узар.

Алма кемдә туктала –

Шул кеше җөмләнең башын әйтер,

Кемдә икенче туктала – ул калганын әйтеп бетерер.

Дөрес җавапка тагын бер яфрак бүләк итәрмен.

  • Көз көне яфраклар нишли? (Көз көне яфраклар коела.)
  • Көз көне яңгыр нишли? (Көз көне яңгыр еш ява.)
  • Көз көне кошлар нишли? (Көз көне кошлар җылы якка оча.)
  • Көз көне агачлар нишли? (Көз көне агачлар яфракларын коя.)
  • Хайваннар көз көне нишли? (Хайваннар көз көне кышка әзерләнә.)

«Көзге яфраклар» уены

Тәрбияче. Менә балларны саныйк әле, кемдә ничә яфрак булды? (Саныйлар. Һәр бала үзенең ничә яфрагы барлыгын әйтә.)

Тәрбияче. Әйдәгез, балалар, бу көзге яфраклар белән уйнап алыйк.

Җил бик көчәя, җил исә, дулый, (баш очында яфракларны селкетәләр)

Яфракларны селкетә.

Яфраклар-яфраклар (яфраклар белән әйләнәләр)

Сары-матур яфраклар

Качтым яфрак астына, (чүгәләп, яфрак белән битләрен каплыйлар)

Карап алдым чак кына. (карап алалар)

Яфраклар-яфраклар (яфраклар белән әйләнәләр)

Сары, кызыл, яшел – матур яфраклар. (карап алалар)

Яфракларны бирмибез. (яфракларны артка яшерәләр)

Кирәк булырлар дибез.

Яфраклар-яфраклар (яфраклар белән әйләнәләр)

Сары-матур яфраклар.

(Сөйләшү стенасында берничә агач ясалган. Балалар белән (җыелган балларны) төрле агач яфракларын тиешле агачка туры китереп ябыштырып кую: каен яфрагын – каен агачына, усакны – усак агачына һ.б.)

Тәрбияче. Менә, балалар, шуның белән белем бирү эшчәнлеге тәмам. Сезгә безнең бу эшчәнлек ошагандыр дип уйлыйм. Кич белән без сезнең белән рәсем ясау вакытында көзге яфракларны төшерербез. Моның өчен безгә бер яфрак кирәк була. Һәрберегез үзегезгә ошаган яфракны сайлап алыр. (Соңыннан балалар эшеннән күргәзмә ясала.)