Алмашлыкларны кабатлау

№ 195

Фәнзилә НАСЫЙБУЛЛИНА,

Яшел Үзәндәге 10 нчы урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

Максат. Алмашлыкларны сөйләмдә һәм язуда кулланырга өйрәнү; алмашлыкларны диалог төзегәндә, хатлар язганда урынлы куллана белү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

метапредмет: командада эшли, үз фикереңне җиткерә, аңлата, дәлилли, әңгәмәдәшеңне тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә, үз белемнәреңне бәяли һәм чагыштыра, тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

шәхси:

– телне өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт тудыру;

– төрле ситуацияләрне хәл итә белү;

– яшьтәшләрең, тирә-яктагылар белән итагатьле сөйләшү күнекмәләрен камилләштерү;

– активлык, мөстәкыйльлек, лидерлык сыйфатлары тәрбияләү.

Жиһазлау: дәреслек, презентация, укучылар өчен терәк сүзлекчә, аудиоязмалар, музыкаль бизәлеш.

Дәрес барышы

  1. I. Оештыру өлеше

(«Что? Где? Когда?» тапшыруыннан музыкаль заставка яңгырый.)  

Укытучы. Бу (1 нче слайд) кайсы телевизион тапшырудан алынган дип уйлыйсыз?

Укучылар. «Что? Где? Когда?» тапшыруыныкы.

Укытучы. Бүген мин сезгә «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» дигән интеллектуаль уен тәкъдим итәм. (2 нче слайд) Хәзер, әйдәгез, һәр төркемгә капитан билгеләгез. (Капитаннар билгеләнә.  Танышып китү.)

  1. Белемнәрне актуальләштерү

Укытучы. Укучылар, кайсы күренекле шагыйренең 135 еллык юбилеен билгеләп үттек? Кайсыгыз хәтерли?

Укучылар. Апрель аенда Габдулла Тукайның 135 еллык юбилее иде.

Укытучы. Дөрес. Ә хәзер Тукай турында булган белемнәрегезне кулланып, кроссвордны дөрес чишсәгез, бүгенге дәресебезнең темасын ачыкларбыз. (3 нче слайд)

  1. Тукайны кечкенә чакта ничек атыйлар? (Апуш)
  2. «Шүрәле» поэмасында кайсы авыл турында сүз бара? (Кырлай)
  3. Тукайның әнисенең исеме. (Мәмдүдә)
  4. Г.Тукай иҗаты белән рухланып, скульптур сыннар ясаган атаклы сынчы. (Урманче)
  5. Габдулланы тәрбиягә алган карчыкның исеме. (Шәрифә)
  6. Тукайның туган авылы. (Кушлавыч)
  7. Тукай Җаекта укыган мәдрәсә. («Мотыйгия»)
  8. Казанда шагыйрьнең әдәби музее кайсы урамда урнашкан? (Тукай)

(Төркемнәргә биремнәр кәгазьләрдә бирелә. Эшләп бетергәч, экранга карап тикшерелә.) (4 нче слайд)

  А п у ш  
К ы р л а й  
  М ә м д ү д ә  
У р м а н ч е  
  ш ә р и ф ә
К у ш л а в ы ч  
М о т ы й г и я
  Т у к а й  

 

           


Укытучы. Дәресебезнең темасы нинди булыр?

Укучылар. Дәресебезнең темасы – «Алмашлыклар».

Укытучы. Бу тема буенча дәрестә нәрсәләр эшләрбез?

Укучылар. Алмашлыкларның төркемчәләрен кабатларбыз.

Укытучы. Дәрестә кайсы әдип иҗатына мөрәҗәгать итәрбез? (

Укучылар. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына. (Үзбәя)

Укытучы. Хәзер слайдка карыйбыз. (5 нче слайд) Бу мәкальләрдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр турында нәрсәләр әйтә аласыз? Әйдәгез, бу сүзләрне укып чыгыйк әле.

  1. Кем эшләми, шул ашамый.
  2. Һәр гөл үз сабагында чәчәк ата.
  3. Ни чәчсәң, шуны урырсың.
  4. Булма син төлке, булырсың көлке.
  5. Җир кемнеке, икмәге шуныкы.

Укытучы. Бу алмашлыклар турында ниләр әйтә аласыз?

Укучылар. Алар исем, сыйфат, сан, рәвеш, фигыльләрне алмаштырып килә. Алмашлыклар сөйләмне кабатлаудан коткара.

Укытучы. Әйе, укучылар, сез бик дөрес әйттегез. Бүгенге дәрестә без алмашлыкларны кабатларбыз.

Хәзер түбәндә бирелгән алмашлыкларны татарча да, русча да әйтеп карыйбыз, татар сүзләрен  рус теле белән чагыштырып китәрбез (6 нчы слайд)

Сүзлек эше. (7 нче слайд)

Кем – кто

Шул – тот

Һәр – каждый

Ни – что

Шуны – того

Син – ты

Кемнеке – кого

Шуныкы – того

Физкультминутка

  1. Дәрес мәсьәләләрен этаплап чишү

Укытучы. Уенны башлыйбызмы?

Укучылар. Башлыйбыз.

1 нче раунд

Укытучы. Сезнең алда Г. Тукай шигырьләреннән өзекләр бирелгән. Шигырьне  сәнгатьле итеп укырга, исемен әйтергә, алмашлыкларны табарга һәм төркемчәләрен билгеләргә тиешсез.

  1. Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә,

Мөгаллимне олугъ күрсә, белергә кушканын белсә. («Бәхетле бала»)

  1. Каткан, туңган агачларны хәзер кара:

Һәрбересе яшәрешеп яфрак яра. («Яз галәмәтләре»)

  1. Тукта, сабыр ит аз гына, ди, и кадерле Алмагач,

Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач. («Эш беткәч, уйнарга ярый»)

  1. Һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый;

Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы. («Пар ат»)

Шул – күрсәтү алмашлыгы;

кайсысорау алмашлыгы;

һәрбересе – билгеләү алмашлыгы;

һич – юклык алмашлыгы;

һәр – билгеләү алмашлыгы;

әллә ни – билгесезлек алмашлыгы;

нәрсәдәндер – билгесезлек алмашлыгы.

(Командалар ситуацияләрне чишә. Заставка – музыка уйный, яки секундомер файдаланыла: 2 минут вакыт бирелә. Командалар  җавапларны әйтә.)

Укытучы. Беренче раундта командадагы эш өчен үзегезгә билге  куегыз.

2 нче раунд. Җөмләләрне укыгыз һәм биремнәрне үтәгез.

Җөмләләрне, текст булырлык итеп, билгеле бер тәртиптә урнаштырып языгыз. Кайсы җөмләдә алмашлык бар? Ул алмашлыкларның кайсы төркеменә керә?

1 нче төркемгә

А. Бу көнне Тукай бүләге лауреатлары билгеле була.

Ә. Бәйрәм Тукайның туган көнендә уздырыла.

Б. Казанда һәр елның  апрель азагында Шигырь бәйрәме була.

В. Тукай шигырьләрен укыйлар, җырлар җырлыйлар. (БӘАВ)

Бу – күрсәтү алмашлыгы.

Һәр – билгеләү алмашлыгы.

2 нче төркемгә

А. Шагыйрь барлыгы 27 ел гына яши.

Ә. Ул калдырган әдәби мирас – милләтебезнең горурлыгы.

Б. Ул бик күп эшли, яза.

В. Габдулла Тукай – әдәбият күгендә иң якты янган йолдыз. (ВӘАБ)

Барлыгы – билгеләү алмашлыгы.

Ул – зат алмашлыгы.

3 нче төркемгә

А. Аларның икесе дә – бөек шагыйрьләр.

Ә. Тукай – татар әдәбиятын, Пушкин – рус әдәбиятын үстерүче.

Б. Аларны зурлар да, кечкенәләр дә яратып укыйлар.

В.Тукай Пушкинны үзенең укытучысы дип атый. (ӘАВБ)

Алар, аларны – зат алмашлыклары.

Үзенең – билгеләү алмашлыгы.

Укытучы. Бу раундта үзегезгә командадагы эш өчен билге куегыз. (Заставка уйнатыла.)

3 нче раунд. Бу раундта бирелгән текстны кабатлаулардан коткарырга кирәк.  

Текст өстендә эшләү.

Укытучы. (Кулымда конверт. Конверттан хатны алам, экранда хатка таләпләр күрсәтелә.) Укучылар, безгә Шүрәледән хат килгән. Ачып укыйк әле.

«Бөек шагыйребез Габдулла Тукай бик аз гомер эчендә гаять бай иҗат мирасы калдырган. Габдулла Тукай исән чакта ук татар милләте тарафыннан татар милләтенең рухи юлбашчысы итеп танылды, иҗаты югары бәя алды. Габдулла Тукайның исеме күңелебезгә бик якын».

Укытучы. Текст матур яңгырыймы?

Укучылар. Юк, анда бер үк сүзләр кабатланып килә.

Укытучы. Әйдәгез кабатланып килгән сүзләрне алмашлыклар белән алмаштырабыз. (Текстны үзгәртеп уку.)

«Бөек шагыйребез Габдулла Тукай бик аз гомер эчендә гаять бай иҗат мирасы калдырды. Ул үзе исән чакта ук татар милләте тарафыннан аның рухи юлбашчысы итеп танылды, иҗаты югары бәя алды. Г.Тукайның исеме күңелебезгә бик якын.

4 нче раунд.

Укытучы. Бу раундта дустыбызга хат язабыз. (Кулымда конверт. Конверттан хатны алам, экранда хатка таләпләр күрсәтелә.)

Напиши другу письмо. Сообщи ему (ей): …

– что сегодня у нас был открытый урок татарского языка;

– на уроке вы разговоривали о Габдулле Тукае;

– спроси, слышал ли он о таком татарском поэте. (Укучылар хат яза.)

Хат үрнәге

Бүген безнең ачык татар теле дәресе булды. Дәрестә без Габдулла Тукай турында сөйләштек. Ә синең бу татар шагыйре турында ишеткәнең бармы?

  1. Рефлексия

Укытучы. Үзегезне тикшерегез һәм бу раундта билге куегыз. Билгеләү нормаларына таянып, үз баллларыгызны санагыз. (Командалар уртача балны санап чыгара.)

Укытучы. Раундларны искә төшереп китик. Бу раундларда нишләдек?

Укучылар. Без беренче раундта төрле шигырьләрдән өзекләр укыдык. Шигырьнең исемен әйттек, алмашлыкларны таптык, төркемчәләрен билгеләдек.

– Икенче раундта без җөмләләрне текст булырлык итеп билгеле бер тәртиптә урнаштырдык.

– Без өченче раундта Шүрәлегә ярдәм иттек. Текстны кабатлаулардан коткардык.

– Дүртенче раундта без дустыбызга хат яздык. Рус телендә бирелгән җөмләләрне татарчага тәрҗемә иттек.)

Укытучы. Бәяләү битенең икенче ягында белемнәрегезне бәяли аласыз. (Жиңүче билгеләнә. Иң күп бал жыючы командага – «5»ле, калганнарга «4»ле билгесе куела.)

  1. Өй эше
  2. Г.Тукайның Шүрәлесен үзегез күз алдына китергәнчә ясап килергә.
  3. Алмашлыклар кергән биш мәкаль табып өйрәнергә.
  4. Дәрестә кулланган элементны кертеп, Г.Тукай турында инша язарга.