Алмашлыкларны кабатлау

№64

(Рус төркеме. IV сыйныф)

Алия ГАРИПОВА,

Казандагы 177 нче лицейның I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

1) алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау, алган белемнәрне ныгыту;

2) алмашлыкларны сөйләмдә куллану, бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

3) бер-береңә игътибарлылык, дуслык хисләре тәрбияләү.

Дәрес тибы: йомгаклау дәресе.

Дәрес формасы: сәяхәт дәрес.

Материал һәм җиһазлау: карточкалар, проектор, дәреслек, перфокарта, кызыл китап.

Дәрес планы

I. Оештыру

1. Исәнләшү (Мин кем? Мин нинди?)

(Такта янына рус милләтеннән булган ике укучы чыга.)

1 нче укучы (Андрей). Матвей, кара әле, син дә рус малае, мин дә рус малае. Әйдә бүгенге дәрестә татарча гына сөйләшәбез.

2 нче укучы (Матвей). Ярар. Бик кызык булачак.

II. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

– Укучылар! Без сезнең белән алдагы дәресләрдә нәрсә турында сөйләштек? (Алмашлыклар.) Алмашлыклар нәрсә өчен кирәк? (Сөйләм матур булсын өчен.) Әйдәгез әле тактага карагыз. Монда алмашлыклар бармы?

Тактада сүзләр: бу, алма, теге, анда, машина, сыйныф, синең, бу, без, ул.

(Бер укучы тактага алмашлыкларны билгеләп чыга. Укучылар шул сүзләр белән җөмләләр төзиләр.)

– Укучылар бу сүзгә күбрәк игътибар итегез әле. Без кайда яшибез әле? (Без Татарстанда яшибез.) 2 нче слайд Дөрес, укучылар. Әйдәгез, үзебезнең яшәгән урыннарны табыйк әле. (Давайте постараемся найти, где мы живём?)

– Әйе, укучылар, без сезнең белән бүген Татарстан буенча сәяхәт итәрбез. 3 нче слайд

– Укучылар! Безнең Татарстанда ничә зур шәһәр бар әле. (Зур шәһәрләр –Казан, Алабуга, Яр Чаллы,Түбән Кама.)

– Без сезнең белән зур шәһәрләрдә булырбыз, ләкин безгә биремнәр үтәргә кирәк. Сез әзерме? Укучылар менә сезнең каршыда перфокарта. Сез алмашлыкларны шунда язып барасыз, ярыймы.

1 нче бирем (русчадан татарчага тәрҗемә)

(Карточкалар һәр укучыга бирелә, дәфтәрләрдә эшлиләр.)

1) У меня много друзей.

2) Здесь можно играть.

3) Там живёт мой друг.

4) Отсюда отъезжает автобус.

– Әйтегез әле, монда нинди алмашлыклар бар? Карагыз әле, без нинди шәһәргә килеп җиттек? (Алабугага.) 4 нче слайд Без сезнең белән кая барабыз? (Музейга.) Ә нинди музейга? (Шишкин музеена.) 5 нче слайд Ә Шишкин кем соң ул? (Рәссам.) Ә бу картина ничек атала? («Урманда аюлар») 6 нчы слайд Әйдәгез әле, алмашлыклар белән 4 – 5 җөмлә төзик әле. (Балалар җөмләләрен укыйлар.) Әйбәт, миңа ошады. Ә бу картина сезгә ошыймы? 7 нче слайд (Ошый.) Ни өчен? (Чөнки бик матур.)

– Укучылар! Карагыз әле, монда агач сынган. Кем сындырган?

– Ә агачларны сындырырга ярыймы? (Балаларның җаваплары.)

– Табигатьне саклагыз! Чәчәкләрне сындырмагыз! Агачларны сындырмагыз! Елгаларны һәм урманнарны пычратмагыз! Табигать – безнең байлыгыбыз!

– Ә сез табигатьне яратасызмы?

– «Табигать», «Туган ил» турында нинди шигырьләр беләсез? («Туган ил»не беләбез.)

– Әйдә сөйләп күрсәтегез әле. (Һәр укучы бер юл сөйли)

Туган ил ул – алтын арышлар,

Туган ил ул – зифа камышлар,

Туган ил ул – иркен болыннар,

Болыннарда нәни колыннар.

Туган ил ул – зәңгәр диңгезләр,

Туган туфрак, үскән нигезләр.

Туган илдә барыбыз бертуган,

Бик кадерле безгә ул шуңа.

Туган ил ул – була бер генә,

Туган илнең кадерен бел генә.

– Укучылар, сез матур итеп шигырь сөйләдегез. Чәчәкләрне өзмәгез, дип әйттегез. Хайваннарны рәнҗетмәскә дидегез.

– Ә сирәк очрый торган үсемлекләр,хайваннар турында кайда язылган соң? (Кызыл китапта.)

– Ә кем хәзер кызыл китап турында сөйләп китә.

– Дөрес укучылар,сирәк очрый торган үсемлекләрне өзәргә ярамый.

– Әйдәгез, алга китек. Менә Татарстандагы зур шәһәрләрнең икенчесе – Чаллы. 8 нче слайд Бу шәһәрдә нинди истәлекле урыннар бар? («Җиңү паркы», «Дельфинарий»)

– Кемнең Чаллы шәһәрендә булганы бар?

– Ә хәзер I вариант дәфтәргә 5 җөмлә яза, II вариант – 5 җөмлә яза.

Без моңа бик шатланабыз. Моның өчен тырыш булырга кирәк. Моннан алар кошларга җимлек ясадылар. Сез моны белмисезме? Китабым монда. Тегене бирегез әле. Тегеңә әйтегез әле. Тегеннән сорагыз әле. Тегенең дәфтәре юк. Китабым тегендә..

– Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр нинди килештә? (Балаларның җаваплары.)

– Ә хәзер укучылар яңадан Казанга кайтабыз. 9 нчы слайд Юлда кайтканда, бер-беребезгә мәкальләр әйтәбез. 10 нчы слайд

•        Җире барның, иле бар.

•        Илсез кеше – җырсыз сандугач.

•        Үз илем – алтын бишек.

•        Туган илнең кадерен читтә йөрсәң белерсең.

– Бу мәкальләр нәрсә турында? (Балаларның җаваплары.)

Нәтиҗә.

– Димәк,без бүген нәрсә турында сөйләштек? (Татарстан, Туган ил турында. Алмашлык сүз төркеме буенча белемнәрне ныгыттык.)

– Әйдәгез, хәзер перфокартага карагыз һәм ничә алмашлыкны яздыгыз?

Билгеләр кую.

– Укучылар! Сез бүген дәрестә бик әйбәт эшләдегез. Әйдәгез, бергәләп, «Мин яратам сине,Татарстан» җырын башкарабыз.

Garipova-Aliya — powerpoint-презентация