“Алмашлыклар” темасын гомумиләштереп кабатлау

(Татар теле. 6 нчы сыйныф. Татар төркеме)

Римма БИККИНИНА,

Казандагы 189 нчы күп профильле “Заман” гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

Фәнни: мөстәкыйль сүз төркемнәре буларак алмашлыкны җөмләдә дөрес билгели алу; алмашлык төркемчәләрен дөрес куллану.

Коммуникатив: алмашлыклар турындагы белемнәрне ныгыту; төркемнәрдә эшли белү күнекмәләрен формалаштыру.

Тәрбияви: туган телгә, милли мәдәниятебез, гореф-гадәтләребезгә  ихтирам тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр

Предмет: мөстәкыйль сүз төркемнәре буларак алмашлык турында белемнәрне ныгыту; җөмләдә алмашлыкларны аера алырга өйрәтү.

Шәхескә кагылышлы: сөйләмдә алмашлыкларны кулланып, укучылар сөйләмендә  кабатлаулар булдырмау.

Метапредмет нәтиҗәләре

Коммуникатив УУГ: үз фикереңне әйтә һәм дәлилли белү; иптәшеңә ярдәм итү; башкаларның фикерен тыңлау.

Регулятив УУГ: максат куя, үз эшеңне планлаштыра белү.

Танып белү УУГ: тексттан кирәкле мәгълүматны таба, куллана һәм нәтиҗә ясый белү.

Дәрес тибы: кабатлау-йомгаклау.

Җиһазлау: техник чаралар: компьютер, интерактив такта.

Метод һәм алымнар: аңлату, мультимедиадан файдаланып, төрле биремнәр үтәү, белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше. Мотивлаштыру
  2. Актуальләштерү

Укытучы.

Хәерле көн, укучылар!

Кәефләрне күтәрик,

Дусларча бер елмаеп,

Бер-беребезгә

Хәерле көннәр телик!

Бүген мин, эшне башлап, сезгә хәерле көн телим һәм, дәресебезнең девизы итеп, шагыйрь Равил Фәйзуллин иҗатыннан шигъри юллар укырга тәкъдим итәм. (1 нче слайд)

Без күбрәк “Без!” дип әйтсәк,

Җирдә бердәмлек артыр!

– Чыннан да, укучылар, халык мәкалендәге кебек:

Аерылганны – аю, бүленгәнне бүре

Ашар дигән безнең әбиләр.

Бердәм булып, тату яшик, дуслар,

Ашамасын безне «бүреләр».

Бердәм булыйк, дуслар, кайгыларда,

Шатлыкларда бергә кайнашыйк.

Нинди генә хәлдә калсак та без,

Дуслар булып калыйк, аңлашыйк.

Төрле милләт халкы булсак та без

Илебезгә телик тынычлык.

Тормышыбыз рәхәт, өстәлләр мул,

Яшик, дуслар, күрми кыенлык.

Диннәр төрле, ләкин теләкләр бер,

Без тынычлык кына телибез.

Һәр туар таң бәхет алып килсен,

Чәчәк атсын туган  илебез. (2 – 3 нче слайдлар)

Укытучы. Әлеге шигырьнең асылында нәрсә ята, дип уйлыйсыз,  укучылар?

Укучылар. Дуслык, татулык.

Укытучы. Әлбәттә, бик дөрес. Без һәрвакыт бер-беребезнең гореф-гадәтләрен, йолаларын хөрмәт итеп, татулыкта, дуслыкта яшәргә тиеш. Кайсы гына милләт вәкиле булсак та, һәр халыкның традицияләрен, бәйрәмнәрен  белеп, санлап, милли-мәдәни элемтәдә торабыз. Бары тик бердәм булганда гына, мәдәниятебез, иң беренче чиратта, туган телебез яшәвен дәвам иттерәчәк. Димәк, дәрес башында мин терәк сүзләрне аерым интонация, басым белән әйтергә тырыштым. Әгәр сез игътибар иткән булсагыз, бу терәк сүзләрне сизгәнсездер  дип уйлыйм. Ә хәзер сезгә узган дәрестә бирелгән биремне карыйк әле. Димәк, текст бирелгән иде. Аны күчереп язарга һәм калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең кайсы сүз төркеменә караганлыгын ачыкларга кирәк иде. (Өйгә бирелгән бирем: 82 нче биттә 175 нче күнегү. Өй эше тикшерелә. Җаваплар тыңланыла.)

III. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы. Укучылар, бүгенге дәресебез гадәти түгел. Без сезнең белән морфология дөньясына сәяхәткә чыгабыз. Хәзер дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге числоны язып куйыйк. (Дәфтәрләрдә эш.)

– Исем, сыйфат, сан, рәвеш, турында күп нәрсәләр белдек. Бүген дәрестә морфология дөньясының кайсы почмагына барачагыбызны шушы мәкальләр ярдәмендә белербез. (4 нче слайд)

  1. Акыллы – сүзен мин дип башламый.
  2. Кем эшләми – шул ашамый.
  3. Кайда татулык – шунда тынычлык.
  4. Кемнең сүзе хак – шуның йөзе пакь.

(Укучылар аерым карточкалар нигезендә мәкальләрне җыялар. Теманы ачыклыйлар, дәреснең максатын билгелиләр).

Укытучы: Димәк, без бүгенАлмашлык” темасын кабатларбыз, ныгытырбыз.

– Сәяхәткә чыктык. Сәяхәтебезне дәвам иттерер өчен, берничә сорауга җавап бирәсе булыр. Аның өчен сезгә менә шушы Җир шарын тотып торучы куллардагы сорауларны алырга кирәк. (Һәр төркемнән берничә бала кәгазьләрне ала һәм җавап бирә, анда түбәндәге сораулар язылган.)

  1. Алмашлык нинди сүз төркеме? (Мөстәкыйль сүз төркеме.)
  2. Башка сүз төркемнәреннән алмашлык нәрсә белән аерылып тора? (Алмашлык – исемне, сыйфатны, сан һәм рәвешне алмаштырып килә торган мөстәкыйль сүз төркеме.)
  3. Күрсәтү алмашлыкларын санап чыгыгыз. (Бу, теге, ул, әнә, менә.)
  4. Зат алмашлыгына мисаллар китерегез. (Мин, син, ул, без, сез, алар.)

(Укучылар җавап бирә, мисаллар китерелә.)

  1. Уку мәсьәләсен чишү

Укытучы. Хәзер “Кем тизрәк?” уенын уйнап алырбыз. Уенның тәртибе түбәндәгечә: сез хәзер тиз генә өч командага бүленәсез. (Тактада сүзләр ябыштырылган.)

Укытучы. Бу нинди сүзләр? (Җаваплар бирелә.)

Укытучы. Дөрес. Сорау алмашлыклары. Кулларыгызда – конвертлар. Конверттан сүзләрне алып, димәк 1 нче команда сорау алмашлыкларыннан – билгесезлек, 2 нче команда – юклык, 3 нче команда билгеләү алмашлыклары ясарга тиеш булачак. (Тактада эш.)

1 нче төркемгә бирем. Сорау алмашлыкларыннан билгесезлек алмашлыклары.

Көтелгән җаваплар: кемдер, кайсыдыр, әллә ничек, әллә кайчан, ничектер, ничәдер, күпмедер, әллә кем һ. б.

2 нче төркемгә бирем. Сорау алмашлыкларыннан юклык алмашлыклары.

Көтелгән җаваплар: һичкем, һичнәрсә, һичкайсы, беркая, беркайчан, берни, һичкайда һ. б.

3 нче төркемгә бирем. Сорау алмашлыкларыннан билгеләү алмашлыклары.

Көтелгән җаваплар: һәркем, һәрнәрсә, һәркайда, һәркайчан, һәркайдан һ. б.

  1. Белемнәрне ныгыту

Укытучы. Нәтиҗә ясыйк, укучылар. Димәк, кайбер алмашлыклар ярдәмендә башка төркемгә караган алмашлыклар да ясарга мөмкин икән.

– Укучылар, дәресебез башында мин сәяхәт итәбез дидем. Чөнки без күпмилләтле Татарстан Республикасында яшибез. Сәяхәт иткәч, димәк, без юлда төрле милләт кешеләрен дә очратырга мөмкинбез, шулай бит. Безнең Татарстаныбызда нинди халыклар яши икән, уйлап карыйкчы?!

Укучылар. Татар, рус, чуваш, мари, удмурт, таҗик, төрекмән, башкорт һ.б.

Укытучы. Бу милләтләрнең һәрберсенең дә үз гореф-гадәтләре, йолалары, милли киемнәре була. Сез минем белән килешәсезме? (Укучыларның җаваплары.)

Укытучы. Ә ничек итеп сез күз алдыгызга китерәсез, мәсәлән, татар кызларын, татар егетләрен? Я булмаса, рус, чуваш  халыкларын? (5 нче слайд. Презентациядә төрле милләт халыкларының рәсемнәре чыга, укучыларның җаваплары тыңланыла.)

Укытучы. Моны ачыклау өчен, биредә мин сезгә бер кызыклы гына бирем әзерләдем. (Тактада дүрт төрле милләт вәкилләре  – татар, рус, чуваш һәм мари. Һәр командага конверт бирелә. Конвертта – милли киемнәр, аларда  алмашлык кергән җөмлә.) Шул алмашлыкның нинди төркемчәгә караганын белеп, сез үзегезгә тиешле милләт вәкилен киендерергә тиеш булачаксыз. (Зат алмашлыклары, билгеләү алмашлыклары, тартым алмашлыклары, юклык алмашлыклары; нәтиҗәдә, татар кызы, татар егете, чуваш кызы һәм рус егете барлыкка килә.)

Укытучы: Бик дөрес. Карагыз әле, аларның һәрберсенең дә киемнәре нинди үзенчәлекле, шулай бит?! (Эш тәмамлангач, ял минуты була.)

Укытучы. Дәресебезне дәвам иттерәбез. Укучылар, хәзер тактага карагыз әле. Бирелгән җөмләләрдә предметны аерып күрсәтү өчен кулланылган сүзләр бармы?  

  1. Бу авылның һич онытмыйм,

Һәр ягы урман иде…

  1. Теге урамда безнең йорт.
  2. Әнә безнең алдыбызда кибет. (Бу, теге, әнә сүзләре.)

Укытучы. Бу нинди сүзләр? (Күрсәтү алмашлыклары.)

Укытучы. Әйе. Бирелгән күрсәтү алмашлыкларын дәфтәрләрегездә килеш белән төрләндерегез (Бирелгән сүзләрне килешләр белән төрләндерү эше башкарыла.)

Укытучы. Хәзер бер-берегезнең эшләрен тиз генә тикшереп алыгыз әле.  Эшләргә үз бәягезне бирәсез.

  1. Дәресне йомгаклау

Укытучы. Нәтиҗә ясап алыйк. Димәк, алмашлыкларны да калган сүз төркемнәре кебек үк, килеш белән төрләндерергә мөмкин.

Сораулар

Алмашлыклар дип нинди сүз төркеменә әйтәбез? (Исем, сыйфат, сан кебек сүз төркемнәрен алмаштырып килгән сүзләрне алмашлык сүз төркеме дип атыйбыз.)

Сез бүгенге дәрестә алмашлык турында тагын нәрсәләр белдегез? (Алмашлыкларның берничә төркемчәсе бар, шулай ук алмашлыклар килешләр белән дә төрләнә; бер төркем алмашлыгыннан икенче төркемдәге алмашлыкны да ясап була.) (6 нчы слайд)