«Алмашлык иле»нә сәяхәт

№42

(Алмашлыкларны дөрес куллану һәм язу. III сыйныфта татар теле дәресе. Татар төркеме)

Мәрьямия ГАЛЛӘМОВА,

Әлки районы Базарлы Матак урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Максат: укучыларның алмашлык темасы буенча алган белемнәрен ныгыту, тирәнәйтү, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү, алмашлыкларның җөмләдәге ролен һәм сөйләмне баетудагы әһәмиятен ачыклау, уйлау-фикерләү сәләтен үстерү, бәйләнешле сөйләмне шомарту, туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Җиһазлау: компьютер, презентация.

Материал. Татар теле: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең  3 нче сыйныфы өчен дәреслек / Ф.Ф.Харисов һ.б.

Дәрес барышы

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

УУГ

I. Оештыру өлеше – Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн. Бар җирдә аклык, сафлык хөкем сөрә. Мин   табигатьнең аклык, сафлык нурларын күңелегезгә иңүен телим. Менә шундый теләк–омтылышлар   белән дәресебезне башлыйбыз ШУУГ: уңай мотив, уку теләге булдыру
II. Актуаль-ләштерү – Безгә кояш елмая (1 нче слайд: кояш   рәсеме). Шушы кояш кебек, шушы якты, иркен сыйныф бүлмәсендә безнең бүгенге   дәресебез дә кызыклы узар, сезнең кәефегез дә яхшы булыр дип ышанам. Безнең алда ребус (2 нче слайд).   Без шушы ребусны чишеп, бүгенге дәресебезнең темасын белербез. Ш ,, ,,,  ,,                “ … иленә” сәяхәт – Бүген без «Алмашлыклар   иле»нә сәяхәткә чыгабыз икән. Сәяхәткә җәй көне чыгарга күңелле.   Сәяхәт иткәндә, төрле кызыклы хәлләргә очрыйсың, матур-матур җирләр күрәсең. Ә   без бүген туган ягыбыз буйлап сәяхәткә чыгарбыз. Туган ягыбызның болыннарында,   урманнарында, елга һәм чишмә буйларында, тау башларында йөрербез. Сәяхәтебез   кызыклы, файдалы булыр дип уйлыйм. Безгә төрле тукталышлар, каршылыклар,   авырлыклар очрар. Әйдәгез, юлга кузгалыйк Укучылар ребус   чишәләр, дәреснең темасын билгелиләр ШУУГ: үзмаксат кую; КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә, коллектив   фикер алышуда катнашу; РУУГ- кагыйдәне, күрсәтмәне истә тотып гамәл кылу
III. Белем   һәм күнекмәләрне ныгыту – Белгәнегезчә, без «Алмашлык» темасын үттек. Сәяхәт   иткәндә, алмашлыклар темасы буенча алган белемнәребезнең ныклыгын күрсәтергә   кирәк булачак. Без   болында, елга буенда. 1 нче «Безне таныйсыңмы?» тукталышы. Безгә   «чәчәкләр җыярга кирәк». Болындагы чәчәкләрне кем ничек җыяр икән? (Мин, без, алар, син, ул, сез   алмашлыкларының затын, санын әйттерү.) Сорауларга җавап алу: – Нинди алмашлыклар була? – Алмашлыклар ничә затта була? – Алмашлыклар нинди саннарда килә? – Алмашлыклар ни өчен кирәк? Укучылар алмашлыкларны төркемлиләр, дәфтәргә   язып куялар, сорауларга җавап бирәләр КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә, коллектив   фикер алышуда катнашу; РУУГ: кагыйдәне, күрсәтмәне истә тотып гамәл кылу
2 нче «Чишмә янында» тукталышы. 1)   Матур язу күнегүе үткәрелә. аш ат ак ас ал ау; Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.

(Габдулла Тукай)

2)   Сорауларга җавап алу: – Бу өзек нинди   шигырьдән алынган? – Г.Тукай кем ул? – Өзектә нәрсә   турында сүз бара? – Безнең якларда   чишмәләр бармы? (Чишмәләрне   пычратмаска, сакларга, чистартып торырга кирәк. Туган ягыбызның табигатен   саклау һәркемнең изге   бурычы.) – Өзектә   алмашлыклар бармы? – Безнең, ул алмашлыкларының   затын, санын, килешен билгеләгез. –Ул алмашлыгы кайсы   исемне алыштырып килгән? (Нәтиҗә чыгарыла.)

Дөрес каллиграфия белән   язу күнекмәләрен ныгыталар, сорауларга җавап бирәләр РУУГ: кагыйдәне, күрсәтмәне истә тотып гамәл   кылу; КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә, коллектив   фикер алышуда катнашу
3 нче «Син беләсеңме» тукталышы. «ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН»структурасын кулланып,   нокталар урынына тиешле алмашлыкларны куеп яздыру. 1 нче төркем: без, …, …, безне,   …, бездә; 2 нче төркем: …, …, миңа, …,   миннән, …; 3 нче төркем: син, …, сиңа, …,   синнән, … (Эш төркемнәрдә үтәлә,   укучылар җавабы тыңлана, бәяләнә. Берлек һәм күплек сандагы алмашлыкларның   килеш белән төрләндерү күнекмәсе ныгытыла.) Эш 3 төркемдә башкарыла (1 нче төркемнең   1 нче номерлы  укучысы җавап бирә). Укучылар нокталар урынына тиешле алмашлыкларны   куеп дәфтәргә язалар, килешләрен билгелиләр ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп   билгеләрне аерып алу; КУУГ: үз фикереңне тулы, төгәл итеп әйтә белү; РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу
4 нче «Җитезләр» тукталышы. … Ата кеше дә, кызының шатлыгын бүлешеп: Ай-һай, нинди   матур песи баласы. Әйдә алайса, кызым, аны өйгә алып кайтыйк. Сиңа да иптәш   булыр. Бу вакытта кыз бик бәхетле иде. Ә песи баласы аңа караганда да бәхетлерәк   иде. Аның дусты, йорты булачак… Бирем. Тексттагы   алмашлыкларны табарга, затын, санын,   килешен билгеләргә Укучылар тексттагы   алмашлыкларны табып, затын, санын, килешен билгелиләр. РУУГ- кагыйдәне, күрсәтмәне истә тотып гамәл кылу
5 нче – «Күңелле минутлар» тукталышы. 1. «МИКС-ФРИЗ-ГРУП» структурасы. Укучылар «Өйрәтәләр мәктәпләрдә» җырына түгәрәктә бииләр,   музыка туктагач катып калалар. Бирелгән сорауларга туры килгән сан (җавап) исәбеннән   төркемнәргә берләшәләр. Уен шулай дәвам итә. 2. Сорауларга җавап алу: – Баш килешнең ничә соравы бар? – Алмашлыклар ничә затта килә? – Син алмашлыгы ничәнче затта? – Сезнең сыйныфта ничә кыз бар? – Сез ничәнче сыйныфта укыйсыз? – Хәзер ничәнче дәрес бара? һ.б. Укучылар, җыр яңгыраганда, түгәрәктә бииләр, музыка туктагач катып   калалар. Бирелгән сорауларга туры килгән җавап исәбеннән төркемнәргә берләшәләр КУУГ: кагыйдәне, күрсәтмәне истә тотып гамәл кылу; РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу
6 нчы «Тырышлыр» тукталышы. Бирем. Өзектән алмашлыкларны   табарга, кайсы сүзне алмаштырып килгәнлеген билгеләргә. Әни утыртты гөлләр, Алар үсә зур булып. Утыралар ямь биреп, Бөтен өебез тулып. Мин аларга су сибәм Яки иртән, я кичен. Үсәрләр биек булып, Бөтен өебез тулып Укучылар өзектән алмашлыкларны табалар, кайсы сүзне алмаштырып килгәнлеген   билгелиләр ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп   билгеләрне аерып алу; КУУГ: үз фикереңне тулы, төгәл итеп әйтә белү
7 нче «Алмашлык тавы» тукталышы. – Тауга менү өчен   тест сорауларына җавап бирергә кирәк. А1. Зат алмашлыгын билгелә. 1) аучы 2) салкын 3) йөгерә 4) синең А2. Зат алмашлыгы кайсы сүз төркемен   алыштырып килә? 1) сыйфат 2) исем 3) фигыль 4) алыштырмый А3. Зат алмашлыклары нәрсәләр   белән төрләнә? 1) заман 2) килеш А4. Кайсы җөмләдә зат алмашлыгы   ия булып килгән? 1) Кар бөртеге әкрен генә шул җиргә төшә. 2) Ул бөтен җирне ап-ак итә. А5. Зат алмашлыгы килешләрен   билгеләүдә хатаны тап. 1) Мине (төшем к.) күрде. 2) Сездән (чыгыш к.) чыкты. 3) Безгә (юнәлеш к.) керде. 4) Ул (иялек к.) йөгерде (Җаваплар: А1 – 4, А2 – 2, А3 – 2, А4 – 2, А5 – 4)   Укучылар тест сорауларына җавап бирәләр   РУУГ- кагыйдәне, күрсәтмәне истә тотып гамәл кылу,   КУУГ: үз фикереңне тулы, төгәл итеп әйтә белү,
8 нче «Җиңү» тукталышы. – Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен   бел. Еллар үтәр… Бөек Җиңү күңелләрдә һич тә онытылмас! Сугыш ветераннарын олылау, хөрмәт итү турында әңгәмә КУУГ: үз фикереңне тулы, төгәл итеп әйтә белү
– Без дәрестә нәрсә турында сөйләштек? – Алмашлыкларны ни өчен кулланабыз? – Алмашлыклар турында нәрсәләр белдек? ШУУГ: үз мөмкинлегеңне белү-белмәү чикләрен   чамалау
IV.   Рефлексия 9 нчы « Өй эше» тукталышы. Төрле зат   алмашлыкларын кулланып, биш җөмлә язарга
V. Өй   эше Билгеләр кую
VI. Йомгак Дәрескә йомгак ясау