Алишка килдек без!

№ 185

(Язучылар белән очрашу һәм Абдулла Алиш премиясен тапшыру тантанасы)

Розалия САДРЕТДИНОВА,

Спас районы Бураково урта мәктәбенең Көек филиалы башлангыч сыйныфлар укытучысы        

Максат. Балалар язучысы, әкиятче Абдулла Алишны искә алу һәм язучылар белән очрашу.

Бурычлар. Балалар язучысы, әкиятче Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу. Бәйләнешле тел һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү. Балаларда Абдулла Алиш иҗатына кызыксыну уяту.

Җиһазлау: “Абдулла Алиш” дигән презентация, китаплар күргәзмәсе, балалар ясаган рәсемнәр, Абдулла Алиш портреты.

Кичә барышы

Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле дуслар, мөхтәрәм кунаклар!

Без сезне изге Болгар җирендә, патриот шагыйрь, балалар язучысы, әкиятче Абдулла Алишның туган авылында күрүебезгә шатбыз.

Чыгыш тавы буенда,

Карга куагы төбендә,

Алиш абый утыра,

Геройларын җыйган да.

Нәрсә булган, кем белә?

Кем сөйли дә, кем күрә?

Бүген шушы аланга

Җыелдык без дә бергә.

Барыбыз да сабыр гына

Нотыкларын тыңлыйк әле.

Гыйбрәт алып, шатланышып,

Бу аланнан китик әле.

1 нче укучы.

“Син кайдан?” – дип сорасалар,

Горурланып җавап тотам:

“Мин Көектән, Актай суын эчкән

Алиш авылдашы булам”.

Әкиятләрен укып тәрбияләнсәм,

Шигырьләрен укып дәртләнәм.

Аның тормышыннан үрнәк алам,

Аның хисе белән хисләнәм.

Иле өчен палач балтасына

Башын куйган горур Алиш ул!

Балаларның якын әкиятчесе,

Минем авылдашым – Алиш ул!

Белдегезме минем кайданлыкны?

Сиздегезме йөрәктәге кайнарлыкны?

Күрдегезме минем кемлегемне?

Алиш авылдашы икәнемне!

2 нче укучы.

Нигә батыр булмаска?

Нигә кыю булмаска?

Нигә җитез булмаска?

Нигә шаян булмаска?

Батырлыгым – Алиштан!

Кыюлыгым – тумыштан!

Җитезлегем – бөркеттән!

Шаянлыгым – халкымнан!

Татарлыгым – милләттән,

Болгар дигән дәүләттән.

Алиш кебек батырлар

Чыккан шушы төбәктән.

Әкиятләрен укыйбыз,

Һич тә укып туймыйбыз.

Мондый тәрбия мәктәбен

Күңелебездән җуймыйбыз.

Аңа рәхмәт әйтәбез,

Бик тырышып укыйбыз.

Матур, тыныч тормышка

Һич шатланып туймыйбыз!

3 нче укучы.

Алиш – безнең якташыбыз,

Бик горур кеше булган.

Аның балалык еллары

Көек авылында узган.

Дәһшәтле сугыш елында

Алиш фронтка киткән.

Исемен шушы сугышта

Мәңге үлмәслек иткән.

Аның тормышын, иҗатын

Мәктәптә өйрәнәбез.

Укуда һәм эштә дә без

Алишка тиңләшәбез.

4 нчеукучы.

Сагындыра Алиш абый

Көектәге һәркемне.

Җәфа чигеп үлде дә

Тетрәтте бик йөрәкне.

Калды бары истәлеккә

Язылган шигырьләре

Һәм яратып укый торган

Кызыклы әкиятләре.

Ничәмә еллар үтсә дә,

Алиш абый онытылмый.

Халкыбызның күңеленнән

Беркайчан да югалмый.

5 нче укучы.

Дөнья гиздем – табалмадым һичкайда,

Сөйгән туган авылым Балыклы,

Синдәгедәй мул бер байлыкны,

Җир күкрәтеп уңган ашлыкны,

Синдәгедәй гадел халыкны,

Синдәгедәй юмарт халыкны,

Очратмадым һичбер вакытта…

6 нчы укучы.

Бүген иртән күрдем кыр казларын,

Көнчыгышка таба киттеләр.

Канат җилпи-җилпи, каңгылдашып,

Тигез сафка тезелеп үттеләр.

Юллар озын сезнең, кыр казлары,

Урал таулары аша чыгарсыз.

Канатыгыз юлда тузанланса,

Агыйделгә төшеп юарсыз.

Әйтер идем, әгәр телен белсәм,

Әманәтем алып кит, диеп,

Туган авылым аша юллар тотсаң,

Сөйгәнемә сәлам  әйт, диеп.

Алып баручы. Абдулла Алиш – Ватанга тугрылыгы, батырлыгы белән генә түгел, дистә буын балаларын тәрбияләгән әкиятләре белән дан яулаган шәхес.

Ә бүген әкият геройлары үзләре безгә кунакка килделәр. Аларның безгә әйтер сүзләре бар. Хәзер сүзне аларга бирәбез.

Атлар.

Без – Алиш әкиятеннән,

Бердәм атлар булабыз.

Сезгә дә дуслык, татулык,

Берлек теләп калабыз.

Бер-берегезнең сүзен тыңлап

Бердәм гомер итегез!

Тормышыгыз имин булыр,

Шул киңәшне тотыгыз.

Патша.

Әмер арты, әмер биреп

Халыкны кырдым.

Илнең тынычлыгы бетте,

Мин ялгыз калдым…

Бер патша да минем кебек

Явыз булмасын.

Халкы өчен хезмәт итсен,

Йөзен җуймасын.

Утлы йомырка тоткан малай.

Менә кулымда минем –

Утлы йомырка.

Сорамыйча алган идем,

Калдым хурлыкка.

Минем кебек ялган сөйләп

Оятка калмагыз!

Бер әйбер дә урламагыз,

Сорамый алмагыз!

Керпе.

Энәледер күлмәгем,

Гадел гомер итәмен.

Кыерсытмасагыз мине,

Мин дә сезгә тимәмен.

Куян кызы.

Мин – Куянның иркә кызы,

Аягымда итегем.

Кыш та киям, җәй дә киям,

Юктыр башка киемем.

Әни сүзен тыңламагач

Шулай була инде ул.

Сезгә дә ул гыйбрәт булсын,

Миннән теләк сезгә шул.

Аю.

Ә мин – Аю бабагыз,

Кулларымда таягым.

Хуҗа базына төшкәч

Аксап калды аягым.

Хәрам ризык капмагыз,

Урлашмагыз, какмагыз!

Гадел булып үсегез,

Тыныч үтәр гомерегез.

Төлке.

Караклыкка, угрылыкка

Йөрим авылга.

Кетәклеккә, хуҗалыкка

Мин хуҗа монда.

Бар кош-кортлар, бар тавыклар

Минеке хәзер,

Телим икән үрдәк ите,

Ансы да әзер.

Төлкедән дә хәйләкәррәк

Хуҗабыз – Аучы.

Эләктереп алды капкын,

Булмады качып.

Белмәдем шул хәйлә генә

Җитеп бетмәсен.

Аек акыл кирәк һәрчак,

Күгәрченнәрем!

Үрдәк.

Бак-бак, бак-бак итмәкмен,

Мин  – Сертотмас үрдәкмен.

Гаебемне аңладым,

Башка оятка калмамын.

Серегезне саклагыз,

Тыныч булыр күңелегез.

Әләкләмә, күп сөйләшмә —

Имин булыр гомерегез.

Җыр “Алиш әкиятләре”.

Алып баручы. Хәзер сүзне килгән кунакларга, язучыларга бирәбез.

(Очрашу кичәсе дәвам итә.)

Алып баручы. Туган халкы, иле өчен башын салган каһарман авылдашыбыз, язучы Абдулла Алиш – легендар шәхес. Ул инде күптән безнең арабызда булмаса да, аның исеме,  рухы, туган җирендә саклана.