Әлифбам – юл күрсәтүче йолдызым!

                              Әлифбам – юл күрсәтүче йолдызым!

                                   (Дәрестән тыш ачык чара)

   Алсу ЯХИНА,

Сарман районы Ләшәү-Тамак төп мәктәбенең

башлангыч сыйныфлар укытучысы

 

Сәхнә бәйрәмчә бизәлә. Түргә «Рәхмәт сиңа, Әлифбам!» дигән сүзләр язылган плакат эленә. Укучыларның дәфтәрләреннән күргәзмәләр куела.

Максат: тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.
Җиһазлау: проектор, экран, плакатлар, төсле кәгазьләрдән киселгән билгеләр, магнитофон.

Кулланылган әдәбият:

«Мәгариф» журналы. – К. 2009 – 2010 ел, «Ачык дәрес» газетасы.

Язмада «Әлифба» җыры яңгырый.

Укытучы.  Тормышта һәрнәрсә кечкенәдән башлана: бөртектән  – икмәк, нурдан – Кояш, кирпечтән – йорт,  белем – һәр кешенең беренче китабыннан – Әлифбадан башлана. Бүген без сентябрьдән алып шушы көнгә кадәр безнең белән булган, безне укырга, язарга, яхшы булырга, гаделлеккә өйрәткән китапка рәхмәт әйтергә җыелдык.

Әйе, кабатланмас балачак иленең иң шәп бәйрәмнәренең берсенә – Әлифба бәйрәменә җыелдык. 1 нче сыйныф укучылары барысы да  укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә, шигырьләр сөйләргә өйрәнделәр. Әлифба бәйрәме – алар өчен  зур тантана. Бәйрәмегез котлы булсын!

1 нче сыйныф укучылары керә.

1. Мин Камилә бик чая  кыз,

Барысына да өлгерәм.

Җырлыйм, биим, дәресне дә

Бик тырышып өйрәнәм.

2. Мин Альберт булам.

Дуслардан калышмыйм, дип

Тырышам бар көчемә.

«Тәртипле бул, күпне бел!» – дип,

Максат куйдым үземә.

3. Алия минем исемем.

Өченче  кыз  – гаиләдә.

Тырышып белем алам

Мин туган мәктәбемдә.

4. Минем исемем – Нурихан.

Телим күпне  белергә,

Матур рәсемнәр ясарга,

Чиста, пөхтә язарга.

5. Исемем минем Миләүшә,

Чәчәм тирә-якка нур.

Калын китаплар укырга

Теләгем минем бик зур.

6. Әмир  минем исемем.

Русча  оста сөйлимен,

Яратам исәпләргә.

Матур-матур сүзләр өстәп,

Әкиятләр сөйләргә.

Бергә. Әгәр ничәү дисәгез?

Сыйныфта да  алтау без.

Аерылмас дус булып,

Тату булып яшибез.

Ничек охшап туганбыз,

Әйтерсең алты туган.

Тәрәз төбендәге гөлнең

Алты тармагы сыман.

 

 «Дуслык турында» җыр

Дуслык чын булса,

Бер дә югалмый,

Бер дә таралмый

Булса якын дус.

Кушымта:

Кайгыда ташламас,

Артыгын сорамас.

Шундый булса

Чып-чын була тугры дус.

 

Аерылырбыз һәм дуслашырбыз,

Кешеләр сөйләр

Бары яхшы сүз.

Кушымта:

Кемдер дип әйтмичә,

Ярдәмгә ул килсә,

Шундый булса,

Чып-чын була, тугры дус.

Һәрвакытта да миңа ул килер,

Дусларың өчен

Бар нәрсәгә түз.

Кушымта:

Авыр минут җитсә,

Дустың очып килсә.

Шундый булса,

Чып-чын була тугры дус.

 

Кыңгырау. Кадерле дуслар! 1 сентябрь иртәсендә мин сезне иң беренче дәрескә дәштем. Ул матур иртәдә сез минем яңгыравык тавышымны йотылып тыңладыгыз. Аннары, укытучы апагызга ияреп, якты класска кердегез. Дөрес утырырга, китап-дәфтәрләрне ничек куярга өйрәндегез. Белем иленә сәяхәт Әлифбадан башланды.

 

1.Алтын яуган көзге көндә

Тыйнак үттек класска.

Әлифбаны алдык кулга,

Әй, сөендек шул чакта!

2. Бездә бүген зур бәйрәм!

Олы шатлык тантана.

Сөекле әлифбабызга

Кичәбез багышлана.

3. Бүген бездә зур бәйрәм,

Һәммәбез дә шат безнең.

Соңгы битен укыдык

Кичә Әлифбабызның!

4. Без бит хәзер һәммәбез дә

Укый-яза беләбез.

Моның өчен Әлифбага

Бик зур рәхмәт, диябез!

5. Әлифбам өйрәтте

Хәрефләр танырга,

Тукталып тормыйча,

Гел алга барырга.

6. Без көлдек тә, еладык та,

Шатландык һәм көендек.

Хәреф арты хәреф белдек,

Сүзләр төзедек, сөендек.

 

Укытучы. Әйе. Белем үрләрен яулау бик җиңел булмады. Әлифба безне  укырга, язарга, матур итеп  шигырьләр сөйләргә, хикәяләр төзергә, табышмаклар, мәкальләр әйтергә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, үзара дус-тату яшәргә өйрәтте. Балалар, әйдәгез әле, дустыбыз Әлифбаны бәйрәмебез түренә чакырыйк.

 

 Балалар барысы:

Дустыбыз Әлифба! Бәйрәмебез түренә рәхим ит!

Әлифба булып киенгән бала керә.

Әлифба. Мин – Әлифба, таныйсызмы?

Танымыйм дип тормыйсызмы?

Юктыр, юктыр, ышанам,

Сезне күреп шатланам.

Аз гына вакыт эчендә

Яраттым бит мин сезне.

Мине һәр көнне укып сез,

Күп нәрсәләр белдегез.

Нәтиҗәсен алга таба

Киләчәктә күрерсез.

 

 

 

 «Әлифба» җыры

 

1. Әлифба – тормышта

Беренче  баскычым.

Син  белем дөньясын

Ачучы ачкычым.

 

Әлифба, Әлифба,

Син   минем юл башым.

Син  белем илендә

Иң якты кояшым.

2. Каләмем йөгерә.

Мин бер сүз әйтүгә.

Дәфтәр дә бар хәзер,

Әни дә, әти дә.

Әлифба, Әлифба,

Син минем юл башым.

Син белем илендә

Иң якты кояшым.

3. Өйрәттең син мине

Ватанны сөяргә.

Рөхсәт ит – зур рәхмәт,

Мең рәхмәт,  дияргә.

 

Укытучы.

Әлифба, синдә бит

Чыныкты канатлар.

Чакыра әкиятләр,

Канатлы ак атлар.

Әлифба, күңелләр

Гел сиңа ялгансын.

Син безгә хәерле

Юл теләп каласың.

Бергә     Өйрәттең син безне,

Ватанны сөяргә.

Рөхсәт ит, зур рәхмәт,

Мең рәхмәт, дияргә!

Әлифба.  Нәни дусларым, рәхмәт сезгә дә,

Әлифбаны нык үзләштергәнгә.

Белем сараен ачып керергә

Сезнең кулларда хәзер бар ачкыч.

Һәрбер укучы бик күп укысын!

Китап иң якын дустыгыз булсын!

Миңа хәзер алмашка

Әдәби уку килер.

Дуслашыгыз аның белән

Ул күп итеп белем бирер.

Мин сезнең белән саубуллашам.

 

Кадерле балалар,

Мин китәм, хушыгыз!

Бәхетле булыгыз,

Гел «5»кә укыгыз!

 

Рәхмәт, Әлифба!

Хуш, Әлифба!

(«Әдәби уку»  китабы керә.)

«Әдәби уку» . 

Саумысыз, сөекле, иң якын дусларым!                     .

Тырышып укучы кызларым, улларым!

Көттем мин бергәләп укыр көн җиткәнен.

Мин әле өр-яңа, бер тапсыз битләрем.

Килдем мин никадәр

Җыр, шигырь, хикәя, мәкальләр күтәреп.

Май ае беткәнче укырга җитәрлек.

Тап кына җавабын, табышмак ничаклы!

Тик менә үтенеч – таплама китапны!

Барысы бергә.

Әдәби уку китабы,

Боларны без беләбез.

Өйрәндек күп нәрсәгә

Әлифба белән без.

Әдәби уку.

Дусларым, якыннарым,
Сүзләр, хәрефләр
Китердем мин сезгә бик күп
Бүләк дәресләр.

(Әдәби уку китапларын өләшә.)

Кыңгырау.  Килеп җитте тәнәфес,

Көтеп алган тәнәфес,

Биеп алыйк, җырлап калыйк,

Уйнап калыйк, әйдәгез!

Песня  «Дружба с букварём»

«Дружба с букварём»

1 куплет.

Радуются дети, мамы и отцы,

Потому что вместе все мы молодцы!

В школу нас водили видно, вы не зря,

С буквами сдружились мы из букваря.

Припев:

Буквы разные от А до Я –

Наши лучшие теперь друзья.

Гласные и согласные –

Подружки дорогого букваря.

2 раза

2 куплет

Мне не нужно к маме больше приставать –

Сможем мы и сами книжку прочитать.

Потому что мчались в школу мы не зря,

Буквы изучали мы из букваря.

Припев:

 

3 куплет

Радуются дети, мамы и отцы,

Потому что вместе все мы молодцы!

И любую трудность мы переживём,

Победила дружба, дружба с букварём!

Песня Красной Шапочки

Если долго-долго-долго,
Если долго по тропинке,
Если долго по дорожке
Топать, ехать и бежать –
То, пожалуй, то, конечно,
То, наверно-верно-верно,
То возможно-можно-можно,
Можно в Африку прийти!

Припев:

А-а, в Африке реки вот такой ширины,
А-а, в Африке горы вот такой вышины,
А-а, крокодилы-бегемоты,
А-а, обезьяны-кашалоты,
А-а, и зелёный попугай!
А-а, и зеленый попугай!

Если только-только-только,
Если только на дорожке,
Если только на тропинке
Встречу я кого-нибудь,
То тому, кого я встречу,
Даже зверю-верю-верю,
Не забуду-буду-буду,
Буду «здрасте» говорить!

Припев:

А-а, здравствуйте, реки вот такой ширины,
А-а, здравствуйте, горы вот такой вышины,
А-а, крокодилы-бегемоты,
А-а, обезьяны-кашалоты,
А-а, и зелёный попугай!
А-а, и зеленый попугай!

Но, конечно, но, конечно,
Если ты такой ленивый,
Если ты такой пугливый –
Сиди дома, не гуляй!
Ни к чему тебе дороги,
Косогоры-горы-горы,
Буераки-реки-раки –
Руки-ноги береги!

Припев:

Зачем тебе море вот такой ширины?
Зачем тебе небо вот такой вышины?
А-а, крокодилы-бегемоты,
А-а, обезьяны-кашалоты,
А-а, и зелёный попугай!
А-а, и зелёный попугай!

Красная Шапочка. Здраствуйте, дети!

– Здраствуй, Красная Шапочка!

Красная Шапочка. Откуда вы меня знаете?

– Мы про тебя сказку читали.

Красная Шапочка. А вы знаете, куда я иду?

 

– Красная Шапочка песенку поёт,

Красная Шапочка к бабушке идёт.

А в чаще за кустами серый волк сидит.

Щёлкает зубами за девочкой следит.

Красная Шапочка песенку поёт,

Красная Шапочка к бабушке идёт.

Красная Шапочка. Ребята, вы узнали меня! Да, я Красная Шапочка. Я иду к бабушке. Несу гостинцы.

Вам тоже есть гостинцы. Но вы сначала должны отгадать загадки.

 

 Загадки.

  1. Кто шагает с сумкой книг
    Утром в школу… (ученик)

2. Долгожданный дан звонок,
Это кончился… (урок)

3. Пишет он, когда диктуют,
Он и чертит, и рисует.
А сегодня вечерком
Он раскрасил мне альбом.
(Карандаш.)

 

  1. В чёрном поле заяц белый
    Прыгал, бегал, петли делал.
    След за ним был тоже бел.
    Кто же этот заяц?
    (Мел.)

5. Чёрные, кривые,
От рождения немые,
А как только станут в ряд –
Сразу все заговорят.
(Буквы.)

 

  1. Он кричит: «На перемену

Торопитесь непременно.

А теперь вам на урок!» –

Сообщает нам… (звонок)

 

7. В этом заведении

Сюда хожу и я,

И вы, мои друзья. (Школа.)

* * *

 

8. Первая книга, что знанья даёт,

Её первоклассник в портфеле несёт.

Всегда и повсюду, сегодня и встарь

Школьнику очень нужен… (букварь)

Красная Шапочка. Ребята, вы какие молодцы! Вы  многому научились ! Вам я желаю здоровья, терпенья и доброты. До свидания!

Дети.  До свидания, Красная Шапочка!

Хөрмәтле әти-әниләр! Сез балаларыгыз белән һәркөнне шушы китапны кулыгызга алдыгыз. Ул сезне бик еракта калган балачагыгызга чакырды. Балаларыгыз белән бергә сөендегез, көендегез, бергә тырыштыгыз. Аларның укырга-язарга өйрәнүләре – сезнең дә зур хезмәтегезнең җимеше. Әлифба бәйрәме – сезнең өчен дә зур тантана ул. Балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез зур! Әлбәттә, сездән башка бу кадәр эшне башкарып чыга алмас идек. Рәхмәт барысы өчен дә! Бәйрәмегез котлы булсын!

Менә хәзер мин сезнең тапкырлыгыгызны һәм зирәклегегезне тикшереп карыйм. Минем сорауларыма җавап биреп карагыз әле.

Нинди аваздан сүз башланмый? (ң)

  • Тавышсыз хәрефләр (ь, ъ)
  • Куян кем яки нәрсә белән ярыша? (Ташбака.)
  • Болында кем җырлый-җырлый җиләк җыя? (Наҗия.)

Җырлый-җырлый Наҗия

Болында җиләк җыя.

  • Ч хәрефе битендә нинди рәсемнәр бар? (Чуртан, чиләк, чәчәк, чана, чаңгы, чеби.)
  • Фермада сыер савучы әнинең исеме. (Фирая.)
  • Минем әни Фирая.

Фермада сыер сава.

Иртән, көндез карадык,

Сыерларын санадык.

  • Хәзер укылачак шигырь кайсы хәреф битендә? (84 нче бит – һ)

Кычкыралар:«Бәр! Гол! Ура!

Афәрин! О кей!»

Дер селкенә стадион,

Гөр килә хоккей!

 

Укытучы. Бүгенге бәйрәмебез сезнең күңелләрдә матур хатирә булып саклансын!