Алда көтә бик күп юл, дустым, һәрчак уяу бул!

№ 149

Фәридә МӨХӘММӘТҖАНОВА,

Балык Бистәсе районы Котлы-Бүкәш авылындагы “Дуслык” балалар бакчасы мөдире

Еллар үткән саен безнең Котлы Бүкәш авылы зурая, матурая бара. Авыл зурайган саен аның урамнарындагы машина хәрәкәте дә көчәя, юлдан йөрү кыенлаша. Юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе җәяүлеләр аркасында килеп чыкканы бүген беребез өчен дә сер түгел. Юлда үзләренең игътибарсызлыклары аркасында юл фаҗигасенә очраган җәяүлеләр арасында балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя, шуңа да юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү бүген иң актуаль проблема булып тора. Ә бу. үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый. Шуңа күрә хәрәкәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү – тәрбиячеләр, әти-әниләр эшендә иң мөһим бурычларның берсе. Безнең “Дуслык” балалар бакчасы педагогик коллективы өчен дә бу шулай.

Безнең балалар бакчасы Котлы-Бүкәш авылының үзәгендә урнашкан. Бакча яныннан гына үзәк юл уза. Шуңа күрә балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү аеруча зарур эш булып тора.

Тик юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен тиз генә формалаштырып булмый. Бу – шактый катлаулы һәм зур түземлек сорый торган эш. Өйдә, урамда йөргәндә, шөгыль вакытларында һәм башка чаралар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен баланың күңеленә әкренләп-әкренләп сеңдерә барырга кирәк. Бары шул чакта гына юл билгеләре – ышанычлы ярдәмчеләребез, ә эшебез нәтиҗәле була.

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләрендә белем бирүнең төп формасы –шөгыль. Белемнең төпле, нигезле булуы шөгыльләрне ничек итеп уздыруга бәйле. Коры сөйләм яисә һәрдаим кисәтеп торулар белән генә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча тиешле нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Бертөрле эш белән генә шөгыльләнү дә баланы арыта, ә икенче төр эшкә күчү игътибарын арттыра, анда кызыксыну уята.

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтә башлаганда, программада куелган бурычларга таянып, региональ стандартка яраклаштырып, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре өчен перспектив план төзедек. Еллык планда балалар, ата-аналар, тәрбиячеләр белән эшләү юнәлешләре билгеләнде.

Төркемебездәге юл йөрү зонасын юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фонды һәм балалар бакчалары идарәсе, Эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге белән берлектә расланган методик ярдәмлеккә таянып, кирәкле атрибутларны яшь үзенчәлекләренә туры китереп, транспорт төрләре, машиналар, юл билгеләре, макетлар, уеннар белән җиһазлап, уен почмаклары ясалды. Балалар белән эшләү өчен матур сүзләр, әдәби әсәрләр картотекалар төзелде.

Моның өчен һәр шөгыльгә җентекләп әзерләнергә, шөгыль вакытында күрсәтмә материалдан киң файдаланырга кирәк. Федераль дәүләт белем стандартлары нигезенә таянып (ФДББС) балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү балаларның яшь үзенчәлекләренә карап оештырылды. Балалар бакчасы яныннан үтүче юл буенча экскурсияләр үткәрелде. Балалар юл транспорты, җәяүлеләр хәрәкәтен күзәтте. Тәрбиячеләр, балалар белән проекторда, ноутбукта төрле иллюстрацияләр карап, юлларның рәсемен ясап, ябыштырып (аппликация) балаларны юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүдә кирәк булган сүзләр (җәяүле, транспорт, тротуар) белән таныштырды. Юлда барганда алга, артка, уңга, сулга карарга кирәклеге өйрәнелде. Бу эшләрнең барысы да җырлар, табышмаклар, мәзәкләр, шигырьләр аша аңлатылды. Шөгыльләргә әкият персонажлары, балаларның яраткан уенчыклары “килү” дә балаларның игътибарын тупларга, аларны активлаштырырга ярдәм итте. Катнаш (комплекслы) шөгыльләрнең нәтиҗәлелеге дә һәркемгә мәгълүм. Шөгыльләрне уен формасында үткәрү яисә шөгыль барышында төрле уеннар куллану да уңай нәтиҗәләр бирә. Уен – бала эшчәнлегенең төп формасы. Ул акыл үсешендә төп урынны алып тора. Уен аша балалар җәмгыятьтәге тормыш белән таныша, яшәргә өйрәнә. Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча төрле уеннар оештырганда, тәрбияче белән бала арасындагы мөнәсәбәт бик мөһим. Бала тәрбиячедәге эмоцияне, мимиканы, сөйләмне аңларга тиеш. Белемнәрне ныгыту, системалаштыру максатыннан төрле дидактик уеннар уздырылды. Мәсәлән, “Кошлар һәм машиналар”, “Төсле машиналар”, “Үз төсеңне тап” дигән уеннар үткәрелде. “Поезд”, “Катлаулы юл”, “Колынчыклар” кебек хәрәкәтчән уеннар оештырылды. Тәрбиячеләр, балалар әти-әниләр белән берлектә, тыгыз элемтәдә эшләде. Әти-әниләр өчен “Юлда куркыныч очраклар”, “Юл йөрү кагыйдәләрен рәсемдә ясау”, “Велосипедта йөрү кагыйдәләре”, “Йөк һәм җиңел машиналар”, “Юлда йөрсәң, уяу бул!” һ. б. темаларга ата-аналар жыелышлары үткәрелде: Балалар тормышын күңел ачу кичәләреннән, бәйрәмнәрдән башка күз алдына да китереп булмый. Еллык план нигезендә ел дәвамында төрле кичәләр үткәрәбез. Ата-аналар белән эшләүне без сентябрь аенда ук ЮХИДИ инспекторлары белән очрашудан башлыйбыз.

Өлкәннәрнең шәхси үрнәге балаларның юлда йөргәндә иминлеген тәэмин итүдә мөһим чара булып тора. Юлда бигрәк тә алар культуралы, белемле булырга тиешләр, менә шуңа күрә ата-аналар белән эшләү дә безнең зур бер максат булып тора.

Күмәк җыелышларда ата-аналар белән анкеталар үткәрелә. Алар профилактика чаралары белән танышалар, видео язмалар карыйлар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алалар. «Юл йөрү кагыйдәләре ни өчен кирәк?», «Балаларның тормышын саклыйк», «Юлларда тәртип булдыру –хәвефсезлек нигезе» дигән темаларга чыгышлар, консультация һәм әңгәмәләр даими уздырылып килә.

Балаларның юлда игътибарлылыгын мәкальләр өйрәнү дә арттыра. Мәсәлән, «Юлда булсаң, уяу йөр», «Юлда йөргәндә дә акыл кирәк», «Юлга чыксаң, иптәшең үзеңнән яхшы булсын» мәкальләре бу җәһәттән бик файдалы.

Кабул итү бүлмәсендә ата-аналар өчен булган папкалар тулыландырылды. «Зебр» операциясенә кушылып, һәр баланың киеменә кисәткеч эмблемалар беркетелде. Бакчабызнын ата-аналары, баланың тормышын саклауда юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәтүнең мөһим эш икәнен аңлап, һәр эшебездә ярдәм кулы сузалар.

Гомумән алганда, безнең “Дуслык” балалар бакчасында башкарылган эш гаять эчтәлекле һәм нәтиҗәле. Балалар юлда һәм урамда яхшы ориентлашалар, юлны аркылы чыкканда каушамыйлар. Балалар мәктәпкә бакчабыздан юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча яхшы әзәрлек белән китәләр. Шулай ук мәктәп белән дә тыгыз элемтәдә эшлибез. Башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә төрле чаралар үткәрелә. Ел саен район күләмендә оештырылган төрле бәйгеләрдә, семинарларда бик теләп, кызыксынып катнашып киләбез.

Районыбыздагы балалар бакчаларына өч ел инде Казан шәһәре территориаль идарәсенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы оешмасы вәкиле Татьяна Алексеевна Егорова житәкчелек итә. Тәрбиячеләребездән Лилия Нурислам кызы Шаһиева – 2017/2018 нче уку елында районкүләм “Юл яктырткыч билгеләре” семинарында, 2018/2019 нче уку елында – Нурзидә Әгъләмша кызы Сәлимова, 2019/2020 нчы уку елында Зөлфирә Гаяз кызы Кәримова «Яшел ут», конкурсларында катнашып, Диплом һәм Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр. Район методик берләшмәсенең еллык планы нигезендә 2019/2020 нче уку елында Татьяна Алексеевна Егорова житәкчелегендә тәрбиячеләр һәм мөдирләр өчен муниципаль район “Юлда үз балаңа үрнәк бул” семинары булып узды.

Бу юнәлештә эшләнгән бар эшебезне балаларыбызның тынычлап, бернинди фаҗигаләрсез балалар бакчасына, мәктәпкә йөрүләрен күздә тотып башкарабыз.