Актанышка – 310, район төзелүгә 90 ел

№ 141

Эльвира ИСЛАМОВА,

Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның педагог-китапханәчесе

Максат: Укучыларда туган төбәккә,аның халкына мәхәббәт,соклану һәм горурлык хисе тәрбияләү;табигатебезне сакларга, аңа мәрхәмәтле һәм игътибарлы булырга чакыру.

Укытучы: Безнең авылыбыз табигатьнең иң гүзәл,иң матур җиренә урнашкан.Бу дөньяда туган илнең,туган туфракның җылысын тоеп яшәүдән дә рәхәт нәрсә юктыр.Һәр кеше үзенең туган авылын аерым хис белән ярата,аны үзенчә матур сүзләр белән  мактый.Кайда гына булмасын,нәрсә генә эшләмәсен,кеше барыбер үзенең туган авылын сагына.Туган җир,туган авыл иң кадерле сүзләр.Кешеләрне туган җире гүзәл табигате белән иркәли,яшәргә көч бирә.

Актаныш ягы матур,гүзәл табигате белән генә түгел,ә ерак гасырларга сузылган чал тарихы белән дә үзенә җәлеп итә.

Актаныш дип Бабам исем кушкан

Борынгыдан килгән урман,дала,

Агыйделе,Чулман,Иделе.

Сәфәренә чыккан ерак Бабам

Матурлыгын күреп хәйран кала

Ак чәчәкле ул таң иленең.

Борынгыдан килгән дала,кырда

Агыйделнең җыеп ак ташын,

Ерак Бабам ап-ак кала корган

Сукалаган җирен,чәчкән,урган,

Ак иленең булган Илбашы!

Борынгыдан килгән Идел-Йортта

Ак юлы бар ап-ак илемнең.

Актаныш,дип Бабам исем кушкан

Ядкарен һәм әманәтен аның

Мәңгелеккә илтер идем мин!

Мөхәммәт Мирза

Укытучы:Ә хәзер укучылар ике командага бүленәбез.Сез узегезнең командагызга исем уйлыйсыз.I тур

I –команда- Аккош,II-команда- Агыйдел командасы.Үзләре белән таныштырып китәләр.

Аккош командасы: Актаныш – аккошлар иле.Аккош – гүзәл,горур кош.Аның очышы һәрвакыт максатка ирешә.Аккошка туган якларына әйләнеп кайту өчен,җил-давыллар да,яшенле болытлар да киртә түгел.

Агыйдел командасы:Агыйдел – Идел һәм Камадан кала Татарстаннан җиреннән ага торган өченче зур елга.Агыйдел турында халык аһәң белән тулган кабатланмас шигырьләр иҗат иткән һәм җырлар чыгарган.

Агыйделкәй буе гөлләр тулы,

Гөлләрендә сөмбелләр тулы;

Күлләрендә йөзәр кыр казлары,

Талларында былбыллар тулы.

Iтур. ,,Моны һәркем белергә тиеш!”

,,Туган җиребез,аның тарихы,күренекле шәхесләре турында беләбезме соң без?Әйдәгез, сорауны җавапны бергәләп эзлик.

-Актаныш кайда урнашкан?

Актаныш картасы курсәтелә.

Республика картасы.

Районыбыз Татарстанның көнчыгышында урнашкан.Районыбыз Татарстанның көнчыгышында урнашкан.Җөмһүриятебез күгендә кояшның тәүге нурлары Актанышыбызда кабына.Актаныш-Татарстанны,бөтен татар халкын дөньяга таныткан беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевның туган җире дә әле ул.

-Актаныш исеме каян килеп чыккан?Актаныш исеменең тарихы турында нинди риваятьлар беләсез?

1 нче укучы: Актаныш авылы территториясенә кешеләр моннан 300-400 ел элек кучеп утырганнар.Авыл башта хәзерге Нөркә урманының көньяк-көнчыгыш өлешенә урнашкан булган.Аның атамасы авыл эченнән ага торган Актаныш елгасы исеменнән алынган.

Бер кешегә каяндыр бер кунак килә.Өй хуҗасы үзенең ындыр табагында ашлык суккан чак була.Килгән кеше,хуҗаның кечкенә малаен капка төбендә очратып,әтисенең кайда икәнен сорый һәм әтисен чакырып килергә куша. ,,Миңа синең әтиең таныш бит”-дигән сүзне дә әйтә.

Малай әтисенә барып:

-Синең бер ак танышың килгән,сине чакыра,-ди (килгән кунак хуҗаның яхшы ук дус кешесе була.Һәм ул ак чырайлы булган,курәсең).

Шуннан хуҗа кеше,дусты янына килеп,исәнле-саулык сорашкач:

-Минем малай сине ,,ак танышың килгән,сине чакыра” дип әйтте,-дип көлеп сөйләгән, имеш.

Шуннан соң бу малайга ,,Ак таныш”кушаматы береккән.Бу-халык этимологиясе.Ул вакытта елгада су тегермәне булып,шактый тирән буа була.Берникадәр вакыттан соң су коенганда шушы ,,Ак таныш” кушаматлы малай буада батып үлә.Буаны ,,Актаныш” буасы дип тә йөртә башлыйлар,тора-бара бу исем елгага да күчә,аннары авыл да Актаныш дип атала башлый.

2 нче укучы:Икенче риваять  буенча имеш,Актаныш аккошлар иле булган.Ә аккошлар табигатьнең иң чиста,изге һәм матур урыннарын сайлыйлар.Ихтимал,бу риваятьтә хаклык бардыр.

Актанышның урыны бик матур.Ул яшеллеккә күмелгән.Елга-инеш буйлары,тау итәкләре,юл буйларына,чокыр тирәләренә агачлар утыртылган.

Актаныш Агыйдел һәм Иске Идел елгалары буена утырган.Актаныш авылы уртасыннан Актаныш елгасы ага.Ул зур түгел,авылны икегә аера.Авылда тагын Ак инеш бар,аны һәрвакыт карап һәм чистартып торалар.Инеш Актаныш елгасына кушыла.Авылдан ерак та түгел тагын Озын күл,Чөгәнә күле,Бака күле,Үлек күле исемле күлләр урнашкан.

Актанышның ике ягында Нөркә һәм Бүләк урманнары бар.Бүләк урманы янында гына матур агач корылма белән уратып алынган чишмә чыга.Һәр ел саен җәй көнне чишмәне чистарталар һәм корылмасын буйыйлар.

Безнең авылда,районда бүгенге көндә ничә кеше яши?

Актаныш авылында -8919, районда 32690 кеше яши.

Ничә % татарлар тәшкил итә?

98 % ын.

II турБезнең гоурлыгыбыз.

Актаныш –республикада татарлар иң күп яшәүче төбәк.Бездә бөтен чаралар,аралашу уку-укыту бары тик саф татар телендә.Бу-безнең горурлык.

-Районыбызның иң күренекле шәхесләре дип кемнәрне саныйсыз?

-Минтимер Шәрип улы Шәймиев

-Энгель Нәвап улы Фәттахов

-Актанышта туган язучылар,шагыйрьләр бик күп.Сез алардан кемнәрне беләсез?Әсәрләрен укыганыгыз бармы?

Гамил Афзал,Марат Әмирханов,Нур Баян,Лилия Гыйбадуллина,Нур Гыйззәтуллин,Айдар Җамал,Гөлнара Җәлилова,Рифкать Җәлилов,Фарсель Зыятдинов,Вахит Имамов,Риза Ишморат,Гөлнур Корбанова,Ләбиб Лерон,Зәет Мәҗитов,Мөхәммәт Мирза,Әмирҗан Моталлапов,Фәйрүзә Мөслимова,Мирһади Разов,Данил Салихов,Сәмига Сәүбанова,Индус Сирматов,Таңчулпан,Миргалим Харисов,Роза Хәлилуллина,Рахмай Хисмәтуллин,Лена Шагыйрьҗан,Ленар Шәех,Әлмира Шәрифуллина,Ягъсуф Шәфыйков,Айгөл Әхмәтгалиева.(китаплар күргәзмәсе күрсәтелә).Укучылар укыган китапларын укыйлар.

-Актаныштан чыккан сәхнә йолдызларын беләсезме?

-Әлфия Авзалова-Татарстанның халык җырчысы,Асаф Вәлиев –Татарстанның халык җырчысы,Азат Тимершәех-Татарстанның халык җырчысы,Лилия Муллагалиева-Татарстанның атказанган артисты,Илгизәр Исламов-Татарстанның атказанган артисты,Фәрит Мирзануров-Татарстанның атказанган артисты,Хәнәви Шәйдуллин-Татарстанның атказанган артисты,Газинур Фарукшин,Салих Хөснияров.

-Нинди артистларны беләсез?

-Дилбәр Әбүнәгыймова-ТР атказанган артисткасы,Гүзәл Гарәпшина-Татарстанның атказанган артисткасы,Ришат Гыйздәтуллин ТР атказанган артисты,Нәсимә Җиһаншина-РФ атказанган артисткасы,Замир Мостафин Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган артисты,Роза Салихова Татарстанның халык артисткасы,Башкортстанның атказанган артисткасы,Гөлшәһидә Сәләхова –Татарстанның атказанган артисткасы,Хафиз Хамматуллин-Татарстанның халык артисты,Нур Хөсәенов-Татарстанның атказанган артисты.

-Нинди композитор,музыкантларны атый аласыз?

Фәнис Гыйльметдинов,Илгиз Закиров,Рәис Нәгыймов,Кирам Сатиев,Иттакый Халитов,Инсаф Хәбибуллин,Илһам Хисмәтуллин,Азат Хөсәенов.

Күренекле рәссам,архитекторлардан кемнәрне беләсез?

-Зилфәт Басыйров –рәссам,Фаил Зыязов,Васил Маликов,Әсгать Сәфәргалин-рәссамнәр,Фирдәвис Ханов-архитектор.

-Күренекле журналистлардан кемнәрне атый аласыз?

-Эльмира Закирова,Рина Зарипова,Әлфия Саматова,Рафак Тимергалин,Мирхәт Хөснимәрдәнов,Йосыф Хуҗин.

-Күренекле галимнәрдән кемнәрне беләсез?

-Гали Арсланов,Леонид Арсланов,Виктор Афанасьев,Габделхәй Әхәтов,Альбина Вәлиева,Рөстәм Вәлиев,Айрат Габидовский,Рамил Гәрәев,Рауис Госманов,Таһир Гыйлаҗев,Фидәис Гыймранов,Назиф Зиннәтуллин,Клара Зиннәтуллина,Фидус Кәрамов,Әхим Кәримов,Хәлиф Курбатов,Наип Лаисов,Камил Малов,Рөстәм Мәрдәнов,Фәйрүзә Мотафина,Фәнис Нәбиев,Камил Сәйфетдинов,Мансур Солтанов,Рауза Солтанова,Альберт Фәтхи,Кадрия Фәтхулова,Алмаз Ханов,Фәрит Хатипов,Равил Хәертдинов,Филүс Хисаметдинов,Дөлфәт Шәрипов.

-Районыбызда ничә халык театры бар?

14 халык театры бар.

-Нинди танылган спортсменнарны беләсез?

Марафончы Солтанова-Жданова Фирая Рифкат кызы,Дөньякүләм халыкара класслы шахматчы Алисә Галләмова ,Морат Әмирханов-милли көрәш буенча ТР чемпионы,Айнур Әнвәров-ТРның һәм РФнең спорт остасы,Илфат Әнвәров ТР чемпионы,милли көрәш буенча спорт остасы,Илфир Әнвәров-милли көрәш буенча Россия чемпионы, Марат Галиев-милли көрәш буенча РФнең спорт остасы,Фәһим Гәлимов –шахмат буенча ФИДЕ остасы,Рүзил Гание-милли көрәш буенча РФнең спорт остасы,Фәрит Ганиев-марафончы РФнең атказанган спорт остасы,Марс Гафаров-милли көрәш буенча Рфнең спорт остасы,Марсель Гилаев-милли көрәш буенча РСФСРның спорт остасы,Фәнәви Зарипов-ТРның иң көчле чаңгычыларның берсе,Илдар Имамов-шахмат остасы,6 мәртәбә ТР чемпионы,ФИДЕ остасы,Илгиз Минһаҗев-ТР атказанган спорт остасы,милли көрәш буенча,Раушат Насыйров-РФнең спорт мастеры,гер күтәрү буенча ТР чемпионы,Илшат Сибгатуллин-билбау көрәше буенча дөнья чемпионы,РФнең спорт остасы,Фирдәвес Шәемов-җиңел атлетика буенча спорт остасы һ.б

IIIтур Актаныш-аның кешеләре нинди ?

Актаныш сүзенең һәр хәрефенә районга хас сыйфатлар әйтергә.

А-агыйделле,аяз

К-күренекле,кызыклы,кояшлы,культуралы

                                                     Т-тарихи,тыныч

                                                     А-ашкындыручы

                                                     Н-нигъмәтле,нык,нурлы

                                                     Ы-ышанычлы

Ш-шаккаткыч,шәп һ.б.

Алтын Йолдыз каһарманнары кемнәр алар?

-Баян Дәүләтов,Хәсәнов Заманов,Николай Орлов(Гатаулла Минаев),Гомәр Һадимөхәммәтов,Сәгыйрь Гыйльманов,Зөфәр Иманов,Госман Латыйпов,Александр Сальников.

-Актаныш турында бу шигырьләрне кемнәр язган?

Актанышым шат кояшның

Көләч нурын ябынган,

Гүзәллеккә хәйран булып,

Йөрим урамнарыннан.

Кызыл миләшләр бер якта,

Бер ягында юкәләр,

Юкәләрем,миләшләрем

Шаулый-шаулый үсәләр.

(Лилия Гыйлем)

Юанычым,таянычым,

Талчыгып кайтыр төшем.

Кара кашлар,кара күзләр

Иле син,Актанышым.

Моңнарында ишетелә

Кәккүкләрнең моңлы тавышы.

Мин дә синең ерактагы

Тавышың,Актанышым.

(Роза Хәлиуллина)

Агыйделдә ал таң ата,

Балкып яңа көн туа.

Агыйдел,Җир,бөтен җиһан

Алтын нурга коена.

(Мөхәммәт Мирза)

Актанышны яратмыйча,

Китми бездән беркем дә

Аннары яши алмыйлар,

Актанышсыз бер көн дә.

(Роберт Миңуллин).

Нәтиҗә чыгарыла.

-Безгә тарихыбызны онытмаска,тагын да тирәнрәк өйрәнергә кирәк.Үткәне,бүгенгесе матур булган Актанышыбызның киләчәге дә матур булсын иде.