Әкиятләр иленә сәяхәт
(Башлангыч сыйныфлар өчен уен-викторина)
Наҗия МИРҖАНОВА,
Аксубай районы В.Ф.Тарасов исемендәге Иске Мукшы урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат: балаларда дуслык, ярдәмләшү, үз максатыңа ирешүчәнлек кебек әхлак сыйфатлары булдыру; төрле халык әкиятләренә карата кызыксыну тәрбияләү.
Җиһазлау: копьютер, проектор, презентация, әкиятләргә иллюстрацияләр, әкият предметлары салынган капчык, әкият китаплары күргәзмәсе, биремнәр язылган карточкалар, командаларның эмблемалары.
Уен шартлары: уенда 1 – 4 нче сыйныф укучылары катнаша. Ике команда уйный. Һәр дөрес җавап өчен 1 балл куела. Иң күп балл җыйган команда җиңә.
Уен барышы
Алып баручы. Исәнмесез, кадерле дусларым, сезне бүгенге бәйрәмебездә күрүемә мин бик шатмын. Бүген без әкиятләр дөньясына сәяхәт итәрбез. Җир йөзендә әкиятләр тыңламаган һәм укымаган кеше юктыр, аларны кечкенәләр генә түгел зурлар да ярата. Әкиятләр безне могҗизалар булган тылсымлы дөньяга алып керә. Аның ярдәмендә без дөньяны танып беләбез, яхшылыкны һәм яманлыкны, дөреслекне һәм ялганны аерырга өйрәнәбез. Нәрсә ул әкият? (Укучыларның җавабы.) Нинди әкиятләр була? Халык һәм автор әкиятләре. Халык әкиятләрен әйтегез. (Укучыларның җавабы.) Автор әкиятләрен атагыз. (Укучылар җавабы, портретларын күрсәтәләр.) Без бүген әкиятләрне, аларның геройларын искә төшерербез, уеннарда катнашырбыз, бик күп яңа кызыклы нәрсәләр белербез һәм ял итәрбез. Бүгенге ярышыбызда ике команда ярышачак.1 нче команда –“Әкиятчеләр”, 2 нче команда – “Тылсымчылар” командасы. Ярышны хөрмәтле укытучыларыбыздан торган жюри бәяләчәк.
Командаларга капитаннарын билгеләп куярга кирәк булачак.
Бу дөньяда бар серле ил:
Ул – әкият дөньясы.
Гөлчәчәкләр гел чәчәктә,
Күкләр аяз.
Фирүзәдәй зәңгәр күлләр көзге кебек,
Җәнлек, кошлар сөйләшәләр күрсәң килеп.
Алып баручы. Укучылар, әкияттә нинди геройлар була? Безгә кунакка әкият геройлары килгән. Аларның сезнең белән танышасы килә. Нинди геройлар алар, сез аларны беләсезме икән?
1 нче бәйге – “Табышмак әйтәм, җавабын тап”
Алып баручы. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, җавапларыгыздагы сүзләр нинди әкиятләрдә очрый?
- Алгы тәпие кыска,
Чабарга ул бик оста.
Соры тунын сала да,
Ак тунын кия кышка кия. (Куян)
- Бер нәрсә тегә белми,
Энәләр тагып йөри. (Керпе)
- Җәен урманга патша.
Кышын карда да аста. (Аю)
- Кош түгел – оча.
Ябалактан курка.
Чикләвекне ярата.
Сызгырса, урамны яңгырата. (Тиен)
- Мыеклы да койрыклы,
Мендәр өстендә йоклый. (Мәче)
- Кәлтә-кәлтә койрыгым
Селки-селки барамын.
Кетәкләргә кереп, мин
Тавык- чеби аламын. (Төлке)
2 нче бәйге – “Бирелгән өзекләр нинди әкияттән?”
Алып баручы. Мин сезгә өзекләр укыйм (өзекләр интерактив тактада да бирелә), сез аларның кайсы әкияттән алынган икәнлеген әйтерсез.
- Як-ягымда һич кеше дә юклыгын белдем дә мин.
Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин… (“Су анасы”)
– “Су анасы” әкияте безне нинди булырга өйрәтә? (“Су анасы” әкияте безне алдашмаска, кеше әйберләренә тимәскә өйрәтә.)
- Борын-борын заманда булган икән, ди, бер хатын… Бу хатын, кызларымның өсте бөтен, тамаклары тук булсын, ди-ди, көне-төне эшләгән, ди… Алар берсеннән-берсе матур, ди, бер битләре ай, бер битләре кояш, буй-сыннары карлыгачтай сылу, ди… Шулай матур гына яшәгәндә, әниләре авырып киткән… (“Өч кыз”)
– “Өч кыз” әкияте безне нинди булырга өйрәтә? (Бу әкият безне әти- әнине хөрмәт итәргә, аларга мәрхәмәтле, игътибарлы булырга өйрәтә.)
- Балтасы кулда, егет эштән бераз туктап тора;
Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра. (“Шүрәле”)
– Егетнең исеме ничек? (Былтыр)
– “Шүрәле” әкияте сезне, укучылар, нинди булырга өйрәтә? (Кыю булырга, курыкмаска, эшчән булырга өйрәтә.)
- Эзли-эзли арып беттем, зинһар, әзрәк ял итим. Барысы да өйдә утыралар, ә мине урманга кудылар, хуҗаны эзләргә куштылар, серне чишмәскә куштылар. (“Сертотмас үрдәк”)
– “Сертотмас үрдәк” әкияте безне нинди булырга өйрәтә? (Серне чишмәскә, саклый белергә өйрәтә.)
- 5. Китте болар. Бара, hаман бара, бара,
Күренмидер күзләренә ак һәм кара,
Бара болар. Күпме баргач, алла белә,
Юл өстендә үлгән бүре башын таба. (“Кәҗә белән сарык”)
– “Кәҗә белән сарык” әкияте безне нинди булырга өйрәтә? (Авырлыклар килсә, куркып калмаска, тапкыр, үткен булырга өйрәтә.)
3 нче бәйге – “Әкият геройларын әйтегез”
Алып баручы. Мин әкиятләрнең исемнәрен әйтәм, сез шул әкият геройларын искә төшерегез.
- Удмурт халык әкияте “Соңгы бөртек”.
- Ә.Бикчәнтәева “Үрдәк беренчелекне алган”.
- Татар халык әкияте “Өч кыз”.
- А.Алиш “Куян кызы”.
- Татар халык әкияте “Кем нәрсә ярата?”
- Литва халык әкияте “Итагатьле мәче”.
4 нче бәйге – «Хаталарны тап”
Алып баручы. Экранда әкиятләрнең исеме язылган, ләкин анда хаталар бар. Шул хаталарны табып, төзәтергә кирәк.
Куян малае (Куян кызы)
Су әбисе (Су анасы)
Сары Калфак (Кызыл Калфак)
Чукмар белән Шукмар (Чукмар белән Тукмар)
Дүрт кыз (Өч кыз)
Кәҗә белән Сыер (Кәҗә белән Сарык)
Соры тавык (Чуар тавык)
Сертотмас каз (Сертотмас үрдәк)
5 нче бәйге – “Тылсымлы предметлар” уены
(Ике команда укучылары да түгәрәккә чиратлашып баса.)
Алып баручы. Әкияттә тылсымлы предметлар була. Алар әкият геройларының барлык теләкләрен дә үти. Белгәнебезчә, тылсымлы предметлар тылсымлы әкиятләрдә очрый, сез шуларны искә төшерегез. (Уенчылар чират буенча әкиятләрдән үзләренә билгеле булган тылсымлы әйберләрне атыйлар. Әгәр дә уенчы предметны атый алмый яки кабатлана икән, ул уеннан чыга. Кайсы командада соңгы уенчы кала, шул җиңүче була.)
6 нчы бәйге – “Тылсымлы капчык”
Алып баручы. Менә бу капчыктагы әйберләр кайсы әкияттән? Һәрберегез аласыз һәм әйтә барасыз.
Тарак (“Су анасы”)
Кәкре мөгез (“Шүрәле”)
Градусник (“Куян кызы”)
Йомырка (“Чуар тавык”)
Чүлмәк (“Торна белән Төлке”)
Салам (“Башак”)
Ачкыч (“Буратино”)
Шалкан (“Шалкан” әкияте)
Өч кашык (“Өч аю”)
Тәлинкә (“Төлке белән Торна”)
7 нче бәйге – “Мәкальләр”
Алып баручы. Бу мәкальләр кайсы әкияткә туры килә? Шуны әйтегез.
- Хәйләкәрнең хәйләсе соңыннан үзенә кайта.
- Миндә авыз бар диеп бертуктаусыз сөйләмә.
8 нче бәйге – “Иң оста әкият сөйләүче”
Алып баручы. Укучылар, мин әкиятне укыйм, ә сез дәвам итегез.
а) “Борын-борын заманда булган, ди, бер хатын. Аның булган, ди, өч кызы. Бу хатын, кызларымның өсләре бөтен, тамаклары тук булсын ди-ди, көне-төне эшләгән, ди…”
ә) “…Сылубикә уйный, көлә. Җилбикәне, әгәр абзыйларыңа дөресен әйтсәң, кара аны, минем усаллыкны күрерсең дип, гел куркытып тора , ди…”
9 нчы бәйге “Кем тизрәк?”
- Өч кызны әниләренең хәлен белергә чакыручы җәнлек. (Тиен)
- Коткарыгыз! Безне соры бүре ашый. (Кәҗә бәтиләре)
- Урманда утын кисүче хуҗабызны эзлим. Җитмәсә этебез дә аңа ияреп киткән иде. (“Сертотмас үрдәк”)
- Бу өзек нинди әкияттән? Зур колаклы, бик иркә, бик кадерле кыз икән ул әнисенә. (“Куян кызы”)
- Әкиятнең исемен әйт. Берсе ак, берсе кара, үзләре гел сугышалар. (“Чукмар белән Тукмар”)
- Кәҗә белән Сарык бүре башын нәрсәгә салганнар? (Капчык)
- Ул себеркегә атланып оча. (Убырлы карчык)
- Кайсы әкият герое балаларны, кошларны һәм җәнлекләрне дәвалый? (Доктор Айболит)
- Кайсы герой камырдан ясалган? (Йомры икмәк)
- Кем йомырканы ваткан? (Тычкан)
- Җәнлекләр җыелып яши торган йорт. (Төремкәй)
- Әбисенә барганда Кызыл Калфакка кем очраган? (Бүре)
- Кыйммәтле аяк киемен кем югалткан? (Золушка)
- Чуар тавыкның ǝби белǝн бабайга биргǝн вǝгъдǝсе. (Йомырка салам)
- Почтальон Печкин нинди транспортта йөргән ? (Велосипед)
- “Сертотмас үрдәк” әкиятендә үрдәк юлга чыккач, иң беренче юлда кемне очрата? (Керпе)
17) Г.Х.Андерсен әкиятендәге йөрәге бозга әйләнгән малайның исеме ничек? (Кай)
- Явыз бүре ничǝ кǝҗǝ бǝтиен ашамакчы була? (7)
Алып баручы. Шуның белән безнең бүгенге уеныбыз ахырына якынлашты.
Кадерле укучылар, рәхмәт сезгә, барыгыз да актив эшләде, барлык биремнәрне дә үтәдегез, белемегезне һәм осталыгыгызны күрсәттегез. Сез әкиятләрне яхшы беләсез һәм аларны ялгышмыйча таный аласыз икән. Бүгенге уеныбыз тормышыгызда сезгә гадел булырга һәм теләсә кайсы ситуациядән чыгу юлын таба белергә ярдәм итәр.
Нәтиҗә ясау. Җиңүчеләрне бүләкләү