Әкият иленә сәяхәт
№ 205
(Зурлар төркеме балалары өчен интегральләштерелгән шөгыль)
Дилбәр МӨХӘММӘТШИНА,
Азнакайдагы 21 нче «Сандугач» балалар бакчасының югары квалификация категорияле татар теленә өйрәтүче тәрбиячесе
Фирүзә АФЗАЛОВА,
Азнакайдагы 21 нче “Сандугач” балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе
Максат:
– балаларның әкиятләр турында белемнәрен системалаштыру, камилләштерү; – аларның уй-фикерләү сәләтләрен үстерү.
Бурычлар:
тәрбияви: балаларда бер-берсе белән килешеп эшли белергә, хезмәтне сөяргә, башлаган эшне ахырына кадәр җиткерергә теләк тәрбияләү;
үстерелешле:
– логик фикерләү сәләтен үстерү;
– балаларны сорауларга төгәл һәм тулы җавап бирергә, 4 – 5 сүздән торган җөмләләр төзүләрен, монологик сөйләмнәрен камилләштерү;
– сүзләрне дөрес кулланып нәтиҗә ясый белергә күнектерү;
– 10 эчендә санау күнекмәләрен ныгыту;
–театр аша иҗади сәләтләрен үстерү;
белем бирүдә: әкият һәм аның нинди мәгънә белдерү турында белемнәрен тирәнәйтү.
Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үсеше.
Интеграль белем бирү өлкәләре: сәнгати-эстетик, физик, иҗтимагый-комуникатив, танып-белү үсеше.
Методик алымнар һәм чаралар: уен, күрсәтмә материал, сүзлек өстендә эш, сөенеч мизгеле, сораулар, әдәби сүз, үсендерү-мактау, искә төшерү, ныгыту, үзеңә бәя бирү, әңгәмә, табышмаклар, гамәли эш.
Җиһазлар: проектор, экран, ноутбук, бармак театры курчаклары, картина, иҗади сәнгать өчен гуашь, салфетка, бәрәңге, аудиоязма.
Сүзлек өстендә эш: йомры икмәк, теремкәй, Чуар тавык, җәнлекләр.
Шөгыль барышы
Оештыру минуты
Тәрбияче. Исәнмесез, балалар. Кәефләрегез ничек? Әйдәгез әле, танышыйк.
Балалар, карагыз әле, сезгә килгәндә бер әби менә бу тартманы бирде. “Бу –серле тартма, бакчага баргач, балалар белән бергә ачып карарсыз”, – диде. Ничек уйлыйсыз, монда нәрсә булыр икән? (Балаларның җаваплары.)
Тәрбияче. Әйдәгез, ачып карыйбызмы? Бу бит ачылмый. (Селкетеп карый.) Бер язу бар икән. Укыйк әле. Бу сорауга дөрес җавап бирсәгез, тартма ачылыр.
Борын-борын заманда
Яшәгән, ди, әби белән бабай.
Аларның өйләре булган, ди, таштан,
Сөйлимме яңа баштан?
Нәрсәләрне шулай сөйли башлыйлар?
Балалар. Әкиятләрне.
Тәрбияче. Дөрес, күпчелек әкиятләр шулай башлана. Менә серле тартма ачылды да. Карыйк әле, эчендә нәрсәләр бар икән? Нинди матур китап. Монда нәрсә язылды икән? Ничек уйлыйсыз? (Балаларның җаваплары.)
Тәрбияче. Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез?
Балалар. Әкиятләр турында сөйләшербез.
Тәрбияче. Ә сез әкиятләр яратасызмы? Ә нинди әкиятләр беләсез? (Балаларның җаваплары.)
«Бу кайсы әкияттән?» дигән дидактик уен
Тәрбияче. Бу китапта нинди әкиятләр бар икән? Балалар, экранга карыйбыз, бу рәсем кайсы әкияттән? (Экранда төрле әкиятләрдән рәсемнәр күрсәтелә.)
«Табышмак әйтәм, җавабын тап» дидактик уены
Тәрбияче. Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм,сез җавабын табыгыз. (Табышмаклар һәм җаваплар экранда күрсәтелә.)
- Җәен соры, кышын ак
Аңа шулай яхшырак. (Куян)
- Сорыдыр төсе,
Үткендер теше,
Урманда йөри,
Сарыклар эзли. (Бүре)
- Асрамый да умарта,
Балны бик-бик ярата.
Кышын сөя йокыны,
Язгача тормый ята. (Аю)
- Көлтә-көлтә койрыгы,
Болгый- болгый баруы,
Аның хәйлә коруы. (Төлке)
- Келәттә ул себерелгән,
Каймакка басылган,
Камырдан ясалган,
Мичтә пешкән,
Тәрәз төбеннән качкан. (Йомры икмәк)
Тәрбияче. Бу геройлар кайсы әкияттән?
Балалар. “Йомры икмәк”, “Калач”, “Колобок”)
Тәрбияче. Бик дөрес. Әйдәгез әле, әкиятне искә төшерик. Кем сөйли башлый? (Чылбыр буенча дәвам итү.)
Тәрбияче. Бу әкият безгә нәрсә әйтергә тели?
Балалар. Өйдән рөхсәтсез чыгып китәргә, мактанырга, таныш булмаган кешеләргә ышанырга ярамый.
Тәрбияче. Димәк, балалар, өйдән рөхсәтсез чыгып китәргә ярамый, бәлага юлыгырсың, начар кешеләргә очравың бар. Мактанырга ярамый, мактанган кешене яратмыйлар. Таныш булмаган кешеләргә ышанырга ярамый.
Тәрбияче. Бу җәнлекләр Йомры икмәккә дуслармы? Ни өчен? Дуслар нинди булырга тиешләр?
Балалар. Чын дуслар ярдәм итәләр, башкаларны кыерсытмыйлар.
Физминутка
Тәрбияче. Без хәзер сезнең белән әбиләр булабыз, йомры икмәк пешерәбез.
Әби келәткә чыга, (урында атлау)
Бура төбен себерә, (себерү хәрәкәтләре ясау)
Җыеп онны ала ул, (чүгәләп , җыеп алу хәрәкәте ясау)
Аннан өйгә керә ул. (урында атлау)
Камыр баса яхшылап, (камыр басу хәрәкәте, кулларны йодрыклау, ачу)
Үзләндерә яхшылап, (куллар белән йозак ясау, түгәрәк хәрәкәтләр ясау)
Аннан мичтә пешерә. (кулларны алга сузып, чүгәләү)
Калач пешә кабарып, (кулларны өскә күтәреп басу)
Кызарып та алланып. (кулларны билгә куеп, башларны як-якка бору)
Тәрбияче. Китапның алдагы битен ачабыз. Монда кемнәрне күрәсез? Алар нишлиләр? Нигә елыйлар? Бу әкият ничек атала?
Балалар. “Чуар тавык”,”Курочка Ряба”.
Тәрбияче. Балалар, Чуар тавык әби белән бабайга нәрсә дип әйтә әле? Балалар. Елама, елама, мин сезгә күп итеп йомырка салырмын. Алтынны түгел, ә гади йомырка, ди.
Тәрбияче. Әйдәгез әле, әкиятне дәвам итеп карыйк. (Балаларның җаваплары.)
Тәрбияче. Шул көннән башлап, Чуар тавык күп итеп йомыркалар сала башлый. Хәзер шул йомыркаларны менә монда ясап куйыйк. Әби белән бабай сөенсеннәр.
Традицион булмаган алым белән күмәк рәсем ясау
Тәрбияче. Өстәл янына киләбез. Сезнең алда киселгән бәрәңгеләр, гуашь. Бәрәңгенең киселгән ягын буяуга манабыз һәм менә бу рәсемдәге тәлинкә өстенә басабыз. Безнең йомыркалар килеп чыга. Мин аларны пумала белән тигезләп куям. Саныйк, ничә йомырка булды? Рәхмәт, балалар. Кулларыгызны юеш салфеткаларга сөртегез. Утырыгыз.
“Теремок” бармак театры
Тәрбияче. Сезнең исегездәме, бу әкият китабы кайдан чыкты әле?
Балалар. Серле тартмадан.
Тәрбияче. Серле тартмада тагын ниләр бар икән? Карыйк әле. Монда бармак театры курчаклары. Алыгыз һәм бармакларга киегез. Бу геройлар кайсы әкияттән?
Балалар. “Теремкәй”, “Теремок”.
Тәрбияче. Бу рус халык әкияте. Сез русча беләсезме? Әйдәгез, аны русча уйныйбыз.
Стоит в поле теремок. Он не низок, не высок. Бежит мимо Мышка-норушка. Увидела теремок, остановилась и спрашивает…
Вошла Мышка в теремок и стала в нём жить. Прискакала к терему Лягушка-квакушка и спрашивает…
Бежит мимо Зайчик-побегайчик. Остановился и спрашивает…
Идёт Лисичка-сестричка. Постучала в окошко и спрашивает…
Прибежал Волчок-серый бочок, заглянул в дверь, и спрашивает…
Вдруг идёт мимо Медведь косолапый. Увидел Медведь теремок, остановился и заревел…
Только уселся – бах! – раздавил теремок. Еле-еле успели из него выскочить.
Принялись они брёвна носить, доски пилить – новый теремок строить.
Лучше прежнего выстроили!
Тәрбияче. Булдырдыгыз. Русча да бик яхшы сөйләшәсез. Бу әкият җәнлекләрнең нинди булуы турында иде? (Балаларның җаваплары.)
Тәрбияче. Әйе, балалар, дус булырга кирәк. Дуслык булганда яшәү күңелле һәм рәхәт.
Йомгаклау.
Тәрбияче. Бу китапта әкиятләр әле бик күп. Аларны өйрәнүне алга таба да дәвам итәрсез.
– Без бүген нәрсә турында сөйләштек, ниләр эшләдек? Сезгә әкиятләр илендә ошадымы ?
– Менә шулай, әби-бабайларның әкиятләре безне бик күп нәрсәләргә: тәртипкә, дуслыкка, игътибарлы булырга өйрәтә.
Сезнең белән бик рәхәт булды. Шуның белән шөгылебез тәмам. Рәхмәт.