Агымдагы белемнәрне тикшерәбез

№64

(Рус төркемнәре өчен әдәби укудан арадаш контроль кисем биремнәре. IV сыйныф)

Гөлназ НИЗАМИЕВА,

Казандагы 156 нчы урта мәктәпнең татар теле һәм  әдәбияты укытучысы

I вариант

1. «Эш урыны» хикәясендәге кыз исеме.

А) Света

Ә) Алия

Б) Оля

В) Алсу

2. Алияне өй эшләрен әзерләргә булышырга сора .

А) Алия, мин дәресләремне әзерләдем

Ә) Алия, дәресләремне әзерләргә ярдәм ит әле

Б) Алия, дәресләрем күп

В) Алия, дәресләремне әзерләргә иртә әле

3. «Контроль эш» хикәясендә нинди дәрестә контроль эш була?

А) рус теле;

Ә) татар теле;

Б) математика;

В) инглиз теле;

4. Шигырьдән өзекне укы һәм авторын билгелә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим,

Минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым,

Шунда ауныйсым килә.

А) Роберт Миңнуллин

Ә) Габдулла Тукай

Б) Шәүкәт Галиев

В) Бари Рәхмәт

5. Габдулла Тукай кем ул?

А) язучы

Ә) шагыйрь

Б) җырчы

В) биюче

6. Бу юллар кайсы шигырьдән.

Бу кояшның сүзенә каршы җавабында Бала:

«Тукта, сабыр ит, уйнамыйм, ди, уйнасам дәресем кала»

А) Шүрәле

Ә) Бала белән күбәләк

Б) Сабыйга

В) Гали белән кәҗә

7. Җөмләне дәвам ит.

«Туган тел» җыры …

А) карый

Ә) хөрмәт итә

Б) сөйли

В) яңгырый

8. Кайсы җөмләдә «күбәләкләр» сүзе төшеп калган?

А) Көзен агачлардан …. коела.

Ә) Җәй көне болында …. оча.

Б) Язгы …. җылы була.

В) Кышын …. атып уйныйбыз.

9. Текст барлыкка килсен өчен, җөмләләрне нинди тәртиптә төзергә кирәк?

1) Алар бик тиз дуслаштылар.

2) Төзүчеләр бик матур биш катлы йорт төзеделәр.

3) Кыш та, яз да, җәй дә гел бергә уйнадылар.

4) Бу йортка 3 малай, 3 кыз күчеп килде.

А) 1342

Ә) 2413

Б) 2143

В) 4312

10. «Шифалы табиблар» хикәясендә кайсы үлән икеле алган укучыны куркыта?

А) әрем

Ә) ромашка

Б) мәтрүшкә

В) кычыткан

II вариант

1. «Песнәк белән Әнисә» хикәясендә Әнисә песнәккә нәрсә бирә?

А) үлән

Ә) ярма

Б) май

В) ипи

2. Син Лилиядән кем белән утырганын ничек сорарсың?

А) Син ничәнче сыйныфта укыйсың?

Ә) Исемең ничек?

Б) Син Азат белән утырасыңмы?

В) Таныш булыйк.

3. «Контроль эш» хикәясендәге кызның исеме ничек?

А) Оля

Ә) Света

Б) Алсу

В) Алия

4. Шигырьдән өзекне укы һәм авторын билгелә:

Туган ил ул – зәңгәр диңгезләр,

Туган туфрак үскән нигезләр…

Туган илдә барыбыз бертуган,

Бик кадерле безгә ул шуңа.

А) Габдулла Тукай

Ә) Зәкия Туфайлова

Б) Бари Рәхмәт

В) Муса Җәлил

5. Муса Җәлил кем ул?

А) язучы

Ә) җырчы

Б) тегүче

В) шагыйрь

6. Бу юллар кайсы шигырьдән?

Иске елны ертып ташлап,

Яңа елны башладык.

Былтыр пешкән бәлешләрне

Быел тагын ашадык.

А) «Туган ил»

Ә) «Эш беткәч уйнарга ярый»

Б) «Тиен»

В) «Яңа ел килгәч»

7. Җөмләне дәвам ит.

Света татарча  …

А) сөйләшә

Ә) иҗат итәм

Б) беләләр

В) җырлыйм

8. Кайсы җөмләдә «китап» сүзе төшеп калган?

А) Алия … пешерә.

Ә) Бу … бик кызыклы.

Б) Балалар … уйныйлар.

В) Бакчада … үсә.

9. Текст барлыкка килсен өчен, җөмләләрне нинди тәртиптә төзергә кирәк?

1) Ул авылда яши.

2) Ә кышын ул безгә кунакка килә.

3) Мин дәү әниемне бик яратам.

4) Минем дәү әнием бар.

А) 4123

Ә) 4213

Б) 3214

В) 3421

10. «Елга буенда» хикәясендә суда бата башлаган малайның исеме ничек?

А) Ирек

Ә) Тимур

Б) Коля

В) Азат

III вариант

1. «Куян кызы» әкиятендә Куян кызына әнисе нәрсә бүләк итә?

А) сумка

Ә) яулык

Б) итек

В) бияләй

2. Венерадан дәресләреңне әзерләшергә сора.

А) Венера, дәресләреңне әзерлә.

Ә) Венера, дәресләреңне әзерләдеңме?

Б) Венера, минем дәресләрем әзер.

В) Венера, миңа дәресләремне әзерләргә булыш әле.

3. «Минем дустым» хикәясендә Айсылуның дусты?

А) Лилия

Ә) Айгөл

Б) Гөлназ

В) Алия

4. Шигырьне укы һәм авторын билгелә.

Дөньяда

Бер эт бар иде –

Кечкенә,

Йомшак кына,

Ак кына.

А) Шәүкәт Галиев

Ә) Муса Җәлил

Б) Рөстәм Мингалим

В) Габдулла Тукай

5. Илһам Шакиров кем ул?

А) рәссам

Ә) җырчы

Б) шагыйрь

В) укучы

6. Бу юллар кайсы әсәрдән?

– Мин сине коткарам, әммә мин сине ашыйм бит, – дигән Мырый.

А) Песи белән Тычкан

Ә) Мырый белән Тычкан

Б) Чикыл белән Мырый

В) Ак песи

7. Җөмләне дәвам ит.

Көн матур, шуңа күрә …

А) ашлык уңмас

Ә) без чаңгыда йөрергә чыктык

Б) без урамга чыкмадык

В) сездән сорамадык

8. Хаталы сүзтезмәне тап.

А) аның китап

Ә) әни шикелле

Б) трамвайга керә

В) синең турында

9. Текст барлыкка килсен өчен, җөмләләрне нинди тәртиптә төзәргә кирәк?

1) Аннан соң ут кабыздылар.

2) Зур чыршыны балалар бүлмәгә алып керделәр.

3) Чыршы бик матур булды.

4) Аңа бик матур уенчыклар элделәр.

А) 1432

Ә) 3421

Б) 2413

В) 2314

10. «Карга боткасы» хикәясендә язны нәрсәләр алып килә дип уйлаганнар?

А) күгәрченнәр

Ә) сыерчыклар

Б) каргалар

В) кошлар

IV вариант

1 «Шыгырдавыклы башмаклар» әсәрендә кемгә әтисе башмаклар алып кайта?

А) Ләләгә

Ә) Миләүшәгә

Б) Гөлшатка

В) Катяга

2. Кунакны өйгә чакыру өчен, нинди сүзләр әйтергә кирәк?

А) гафу итегез

Ә) кермәгез

Б) рәхим итегез

В) мөмкинме

3. «Карга боткасы» хикәясендә балалар кешеләрдән нәрсәләр җыялар?

А) су, сөт, кефир

Ә) ярма, тоз, күкәй

Б) конфетлар, печенье, бәлеш

В) кашык, тәлинкә, пычак

4. Шигырьдән өзекне укы һәм авторын билгелә.

Апа былтыр киткән иде,

Быел кайтты ёлкадан.

Ә мин былтыр яткан идем,

Быел тордым йокыдан.

А) Бари Рәхмәт

Ә) Габдулла Тукай

Б) Хәсән Туфан

В) Муса Җәлил

5. Рөстәм Миңнеханов кем ул?

А) президент

Ә) табиб

Б) укытучы

В) җырчы

6. Бу юллар кайсы шигырьдән?

Алты Рафаэль,

Унике Равил,

Уналты Ваня,

Унҗиде Шамил.

А) «Беренче кар»

Ә) «Урман сөйләшә»

Б) «Рәхмәт»

В) «Минем дуслар»

7. Җөмләне дәвам ит.

Сыйныфташым Азат күп белә, чөнки ул …

А) күп уйный

Ә) аз укый

Б) күп укый

В) күп укыйсыз

8. Хаталы сүзтезмәне тап.

А) мәктәп бакчасы

Ә) өстәл өстендә

Б) апаның күлмәк

В) шәһәр янында

9. Текст барлыкка килсен өчен, җөмләләрне нинди тәртиптә төзергә кирәк?

1) Аннан ашыйм, киенәм һәм мәктәпкә китәм.

2) Торгач, зарядка ясыйм, юынам.

3) Шуңа күрә мин сәгать алтыда йокыдан торам.

4) Дәресләр сәгать сигездә башлана.

А) 2134

Ә) 3214

Б) 3241

В) 4321

10. «Ташбака белән Куян» әкиятендә Куян белән Ташбака кая йөгерәләр?

А) тауга таба

Ә) суга таба

Б) таудан аска

В) урманга

Билге  кую критериеләре:

«5»ле – 95 100%

«3»ле – 66 – 79%

«4»ле – 94 – 80%

«2»ле – 65% тан кимрәк