Агачлар һәм кошлар арасында мәхәббәт

№46

(Экологик кичә)

Гөлнара НИГЪМӘТҖАНОВА,

Казандагы 236 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе

Көй уйный. Музыка астында залга агачлар һәм кошлар киемендә балалар керә. Кошлар агач төпләренә утыралар.

Алып баручы. Борын-борын заманда агачлар җәй, көз, кыш, яз көннәрендә гел яшел төстә генә булганнар. Нишләптер, көз көне аларның яфраклары саргаймаган һәм коелмаган. Кышны алар яфраклы килеш уздырганнар. Агачлар үзара дус, тату яшәгәннәр. Язның бик матур көнендә төркем-төркем булып, туган якларына кошлар кайтканнар. Кайткан һәр кош, үзенә охшаган агачка кунып, бик матур итеп сайрый икән.

Кара карга. Менә без туган якларыбызга кайтып та җиттек.

Карлыгач. Без бик озак очтык, канатларыбыз да талды.

Күке. Агачларыбыз да безне бик сагынгандыр.

Сыерчык. Урманның гүзәллеген бозмас өчен, без агачларыбызны төрле бөҗәкләрдән сакларбыз.

Сандугач. Агачларыбыз да бик шат безнең кайтуыбызга.

Кошлар биюе башкарыла.

Алып баручы. Кошлар агачлар белән бик тиз дуслашканнар. Таңда сандугач яраткан агачын моңлы җыры белән назласа, кичен агач аны йомшак яфраклары белән иркәләгән. Кошлар белән агачлар арасында мәхәббәт утлары да кабынган.

«Сайрый торган агач» җыры башкарыла (Р.Миңнуллин сүз.).

Алып баручы. Бары тик чыршы гына парсыз, ялгыз, ди. Ә ялгыз булуына үзе гаепле булган, чөнки аңа нинди генә матур кош кунмасын, ул, үзенең очлы энәләре белән кадап, аларны рәнҗеткән һәм төрлечә кыерсыткан.

Чыршы. Фу! Минем мәңге яшел күлмәгемә ниндидер бер кошның кунып сайравын теләмим. Килмәгез минем яныма. Сезне күрәсем дә, ишетәсем дә килми. (Колакларын каплый, күзләрен йома. Кошлар тавышы ишетелә.)

Алып баручы. Тора-бара кошлар аннан бөтенләй читләшкәннәр. Хәтта агачлар да аның белән янәшә булуны кирәк санамаган. Шулай матур гына көннәр узган. Көннәр үткән саен, кошлар белән агачларның мәхәббәт ялкыннары ныграк дөрләгән. Яз артыннан җәй килгән. Җәй киткән дә көз җиткән. Салкын җилләр искән. Кошларга агачлар белән аерылу авыр булса да, хушлашырга вакыт җиткән.

Кара карга. Сез дусларыбызны калдырып китү безгә бик авыр, ләкин юлга җыеныр вакыт җитте шул.

Сыерчык. Мин үземнең каен кызын сагынырмын инде. Без бит бер-беребезне бик яраткан идек.

Күке. Сау бул инде, безнең гүзәл урманыбыз. Озакламый без сине сагынып кабат кайтырбыз.

Барысы бергә. Безне сагынып кайгырмагыз. Хушыгыз!

Кошлар агачлар белән хушлашып очып китәләр.

Алып баручы. Кошлар төркем-төркем булып җылы якларга очканнар. Алар киткәч, һәр агач үзенең кошын, аның моңын сагынып сайраган һәм яфрагын койган.

Яфраклар биюе.

Чыршы. Ха-ха-ха. Сезнең искиткеч матур яфракларыгыз коелдылар. Бер дә озакка бармады матурлыгыгыз. Ә менә миңа карагыз, мин нинди гүзәл. Минем яшел күлмәгемнең төсе гел бер төрле. Бөтен урманга бер мин генә шундый гүзәл.

Чыршы бии.

Алып баручы. Аның каравы син бер үзең басып калдың. Агачларның дуслары бар. Кошлар киләсе елга тагын кайтырлар.

Чыршы елый.

Алып баручы. Чыршы, әнә агач башында тукран утыра. Аның янына барып тыңлап кара әле. Ул сиңа нәрсәдер әйтергә тели ахры.

Тукран. Чыршы, син кайгырма, кыш килү белән, без сине үзебезгә кунакка чакырырбыз. Сине тагын да матуррак итеп бизәрбез, бергәләп күңел ачарбыз. Сиңа да бергә-бергә дус яшәү ошар. Җирдә дуслыкның кадерен бәлки син дә аңларсың.

Чыршы. Рәхмәт!

Күмәк бию башкарыла.