Агачлар да авырый

Резидә ШӘРИФУЛЛИНА,

Азнакайдагы 18 нче «Улыбка» балалар бакчасы тәрбиячесе

Алып баручы. Хәерле көн, дусларым! Яз башлануга Рәмиләнең әтисе көн дә бакчада була, ул агач төпләрен йомшарта, күрегез! (Бакчага Рәмилә чыга.)

Рәмилә. Әти, агач төбен нигә казыйсың?

Әтисе. Агач төбен йомшартам, кызым.

Рәмилә. Ә нигә йомшартасың аны?

Әтисе. Йомшартмаган агачка су сипсәң, аның төбе катып кала, су агач тамырына кадәр үтә алмый.

Рәмилә. Менә кызык, агачлар да сулый икән. (Кереп китәләр.)

(«Күбәләкләр» биюе. Кәҗә, бакчага кереп, агачны кимерә башлый, әтисе аны күреп куа башлый.)

Рәмилә. Әти, ник куасың ул кәҗәне?

Әтисе (ачулы). Җә-җә, бакчага кергән кәҗә! Әнә бит алмагачны кимергән!

Рәмилә. Әти, алмагачны кәҗә кимерсә, ни булган?

Әтисе. Кызым! Алмагачны вакытында дәваламасаң, ул корырга мөмкин.

Рәмилә (елый башлый). Хәзер безнең алмагач корыячакмы?

Әтисе. Шуңа да без алмагачка дару сөртеп, бәйләп куярбыз. Кызым, даруны алып бир әле! (Рәмилә әтисенә даруны алып килеп бирә, бергәләп агачны бәйлиләр.)

Алып баручы. Көн артыннан көн үткән. Рәмилә алмагачны гел күзәтеп торган. Төпләрен йомшарткан, су сипкән. Яңгырлар да еш явып торган. (Рәмилә агачның төбен йомшартып торганда кәҗә тагын керергә җыена. Рәмилә кәҗәне куып чыгара.) Рәмилә шулай беркөнне алмагач янына килсә, алмагач яшәреп киткәнен күрә. Шатлыгыннан кычкырып җибәрә.

Рәмилә. Әтием, әнием, дус кызларым! Килегез әле бакчага.

Әтисе, әнисе. Нәрсә бар, кызым!

Рәмилә. Алмагачыбыз терелгән. Бу җәйдә үзенең алмасын бирәчәк. Әйдәгез, бергәләп җырлыйбыз.

Дус кызлары, малайлары. Әйдәгез! Әйдәгез!

(Балалар, бергәләп, «Хәерле көн» җырын башкаралар.)

Алып баручы. Хөрмәтле тамашачылар, сез 18 нче «Улыбка» балалар бакчасының нәни артистлары катнашында Зәкәрия Әхмәровның «Агачлар да авырый» дип аталган әкият карадыгыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!