Әдәп төбе – матур гадәт

№ 201

«Яшик әдәп-әхлак белән,

Көнебез үтәр имин»

(Р.Фәхреддин)

Лилия МУРЗИНА, Земфира ЯКУПОВА, Ләйсән ФӘРХЕТДИНОВА,

Казандагы 8 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре

Үсеп килүче буында Ватанга, мәдәниятеңә, милләтеңә мәхәббәт хисе тәрбияләр өчен үз тарихыңны өйрәнүдән башларга кирәк. Бөек галимебез Р.Фәхреддиннең бу сүзләре – тәрбия барышының асыл чагылышы.

Балалар бүгенге көндә матди байлыкны рухи байлыктан өстен күрә. Киң күңеллелек, гаделлек, шәфкатьлелек, гражданлык, патриотизм дигән төшенчәләр алар өчен бөтенләй башка күзаллауда.

Балаларның тормышы кире якка үзгәрде: китаплар икенче планга күчте, аларның урынын телевизор, компьютер алды. Андагы әкият һәм мультфильм геройлары балалар тормышына бик үк яхшы сыйфатлар белән килеп кермәде.

Ата-аналар мәктәпкәчә яшьтәге балаларны мәктәпкә әзерләгәндә танып-белү үсешенә зуррак игътибар бирә. Моның өчен алар вакытларын да, акчаларын да кызганмыйлар. Ә менә бергә саф һавада булу, гаилә белән берлектә китап укуларга вакыт калмый. Балаларга әхлак дәресләрен кем өйрәтер соң? Игелеклелек, сизгерлек, гаделлек төшенчәләрен кем аңлатыр?

Димәк, безгә – педагогларга балаларга әхлакый хисләрне тәрбияләүгә ата-аналарны да җәлеп итәргә кала.

Рухи-әхлакый тәрбия бирү – тәрбия юнәлешенең иң мөһим йогынтысы. Рухи-әхлакый тәрбия юнәлешендә эшләгәндә генә бала күңеленә яхшылык, мәрхәмәтлелек хисләре салына. Шуңа да безнең балалар бакчасында рухи-әхлакый тәрбияләүгә зур роль бирелә. Мәктәпкәчә хәзерлек вакыты – һәркем тормышында мөһим чор: дөньяны танып-белүгә, кешеләргә карата мөнәсәбәт нәкъ менә шушы чорда камилләшә. Баланың эчке дөньясын баету өчен тәрбия өлкәсендә барлык шартларны да тудырырга кирәк.

Мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләренең төп бурычы – балаларга белем бирү, рухи-әхлакый шәхес формалашыру, Ватанга, мәдәнияткә, милләтеңә тугрылык, мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Безнең коллектив – бердәм, зур гаилә. Педагоглар балалар, ата-аналар һәм өлкәннәр белән тыгыз элемтәдә эш алып бара. Әдәплелек һәм әхлак үзеннән-үзе тумый, тәрбияне бала кечкенәдән гаиләдә, балалар бакчасында, мәктәптә ала. Кызганыч, әйләнә-тирә, җәмгыять һәрвакыт камил түгел. Проблемлар да бар:

– өлкән буын белән яшь буын арасындагы элемтә югалу;

– чит идеологияне, башка илләрнең мәдәниятен көчләп тагу (кием-салым, көнкүреш әйберләре, аралашу).

2021/2022 уку елына куелган бурычларның берсе – балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү.

Педагогларыбыз тарафыннан моны хәл итү өчен социаль-педагогик юнәлешләр проектына аерым игътибар бирелде.

Социаль-педагогик проектларны тормышка ашыруда төп катнашучылар – педагоглар, балалар һәм ата-аналар. Безнең өчен эш үрнәгендә үткәрелгән чараларның саны түгел, ә мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын күтәрү мөһимрәк.

Үткәрелә торган проект кысаларында педагоглар, балалар, ата-аналар шәһәр музейларында, китапханәләрдә булдылар.

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75еллыгына багышланган «Ватан белән горурланырга өйрәтүчеләребез бар» дигән проект аерым игътибарга лаек.

Бу проектны тормышка ашыру кысаларында төрле чаралар, акцияләр үткәрелде:

– «Җиңү төсләре»темасына рәсемнәр күргәзмәсе;

– «Мәңгелек ут» мемориалына экскурсия

– «Батырлык һәм дан» дигән тематик укулар;

– «Георгий тасмасы» акциясе;

– «Җиңү марафоны»;

– Җиңү көненә багышланган ата-аналар җыелышы;

– «Бу көннәрдә дан тынмый» бәйрәм концерты;

– «Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе» спорт ярышлары;

– төрле материаллардан гаилә эшләнмәләре күргәзмәсе;

– рәсем конкурслары.

Сезонлы музыкаль-уенлы чаралар көзен – «Сөмбелә», кышын – «Яңа ел», «Ватанны саклаучылар көне», язын – «Карга боткасы», «Нәүрүз», «Җиңү көне», җәен – «Сабантуй» … болар – балалар бакчасында рухи-әхлак тәрбиясе бирү өчен иң кулай бәйрәмнәр. Бу милли бәйрәмнәрдә,йолаларда нәфис сүз, халык авыз иҗаты, ритм, музыка, хезмәткә ихтирам, кешенең эшкә осталыгы сыйфатлары чагылыш тапкан. Матурлыкның, яхшылыкның җиңү хисләрен тоярга була.

Безнең педагоглар, балалар белән берлектә, декоратив сәнгатьнең төрле төрләре (агачтан, балчыктан, картоннан эшләнмәләр, тегү, чигү, үрү) белән танышалар, көнкүрештә зәвык ягыннан кулланылышын өйрәнәләр.

Тәрбиячеләребез халыкның һәрбер төбәк белән бәйле булган яраткан шөгыльләре, табигый үзечәлекләре белән танышырга ярдәм итәләр. Мәсәлән, Үзәк Россиядә агачтан сыннар, чүлмәк ясау – көнкүрештә кирәкле шөгыль. Халык уенчыклары һәм аларны ясау процессы балаларны ныграк җәлеп итә. Балалар материал белән эш күнекмәләрен үзләштерәләр, кешегә кулланылышта булган файдалы әйберләрне үз куллары белән ясап, бүләк итәргә гадәтләнәләр.

Бер проектны билгеләп үтәсе килә. Ул – курчаклар проекты. Анда һәрбер төркем кызыклы эшләнмәләр, төрле курчаклар тәкъдим итте.

Халык костюмындагы курчак проекты

 

Балаларны балчыктан, тозлы камырдан халык уенчыклары ясау һәм бизәргә өйрәтергә мөмкин. Бу эш барышында балалар эш күнекмәләрен, гомумән, эшләү тәртибен үзләштерәләр, әйләнә-тирәдәгеләргә яхшы мөнәсәбәт, үз кулларың белән ясалган әйберне бүләк итү шатлыгын тою хисен аңларга өйрәтә. Димәк, эстетик яктан әһәмиятле һәм рухи яктан баланың үсешенә зур өлеш кертә.

Кызганыч, хәзерге замана балалары элеккеге көнкүрештә кулланылган әйберләрне күргәне юк. Хәзер аларның күбесе – сирәк очрый торган әйберләр коллекциясендә. Безнең педагоглар, ата-аналар белән берлектә, музей оештырды. Анда көнкүрештә кулланыла торган әйберләр, борынгы аш-су савытлары, йорт җиһазлары һ.б. бик күптөрле әйберләр бар. Музейның эше мәктәпкәчә хәзерлек оешмалары белән тыгыз бәйләнештә. Монда сөйләм үстерү, рәсем сәнгате, тикшеренү һәм проект эшчәнлеге белән шөгыльләнәләр, әйләнә-тирәнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү дә музей эшчәнлеге белән берлектә бара. Бу эшчәнлектә ата-аналар һәм партнерлар тыгыз элемтәдә.

Мәктәпкәчә хәзерлек учрждениесе рухи-әхлакый тәрбия эше белән генә чикләнеп калмый. Бездә тәрбияләнүче балалар төрле интернет конкурслар, викториналарда җиңү дә яулыйлар.

Педагогларыбыз да мәкаләләрен төрле матбугат чараларында бастырып чыгаралар, интернетта уздырылган конкурсларда катнашалар.

Балалар туганда ук ачык һәм ярдәмчел булып туа. Иң мөһиме: балаларны үзләрен бәхетле итеп тоярга, тормышта шатланып яшәргә өйрәтү. Ә без –өлкәннәрнең бурычы – үсеп килүче буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү, сакланып калган гореф-гадәтләрне, йолаларны, культураны, милли бәйрәмнәребезне, әкият һәм җырларны өйрәтү.