Әдәби бүлмә» проектының эш программасы

(V–VIII  сыйныф укучылары өчен)

 

Гөлфия НАСЫЙБУЛЛИНА 

59 нчы күп телле гимназия «Адымнар-Чаллы» муниципаль бюджет гомуми белем бирү      учреждениесенең  педагог-психологы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Төзүче: 59 нчы «Адымнар-Чаллы» күптелле гимназиясе педагог-психологы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Локман кызы Насыйбуллина.

Рецензент: Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы, шагыйрә, Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музее, «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе Роза Галимулла кызы Хәмидуллина.

Катнашучылар:

Р.Г. Хәмидуллина – «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе.

Р.А. Гыйләҗева – Чаллы шәһәре Язучылар берлеге каршында оешкан «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы, шагыйрә.

А.Ә.Шәйхетдинов «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы, Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь.

К.Ә. Ямалиева – «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы, шагыйрә, җырлар авторы.

З.Р. Фазылбакова (Зөлфия Җиһан) – «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы, шагыйрә, композитор, автор-башкаручы.

Ф.Н.Яһудин – «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы, язучы, журналистлар берлеге әгъзасы.

Р. Яһудина – М.Н. Яудинның ире, гаилә өчен генә басылып чыккан беренче истәлек-хатирәләр тупланган китап авторы.

Ф.М. Борһанова – 59 нчы «Адымнар-Чаллы» күптелле гимназия китапханәсе мөдире.

Г.Л.Насыйбуллина – 59 нчы «Адымнар-Чаллы күптелле гимназия » педагог-психологы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Л.С.Кудряшова – 59 нчы күп «Адымнар-Чаллы» телле гимназиясенең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Э.Ф. Нәҗметдинова – 59 нчы күптелле гимназия «Адымнар-Чаллы» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Э.М.Биккинина – 59 нчы «Адымнар-Чаллы» күптелле гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Л.Ф.Харматуллина – 59 нчы «Адымнар-Чаллы» күптелле гимназиясенең хезмәт укытучысы.

59 нчы «Адымнар-Чаллы» күптелле гимназиясенең 7 А сыйныфы һәм 8 В сыйныфы укучылары.

 

Эчтәлек

 

Аңлатма язуы……………………………………………………………………………………………..4

«Әдәби бүлмә» проектның төп эчтәлеге………………………………………………………7

Проектта планлаштыра торган нәтиҗәләр…………………………………………………..8

Проектны тематик планлаштыру……………………………………………………………….10

Файдаланылган әдәбият исемлеге……………………………………………………………..11

 

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

«Әдәби бүлмә» проекты V–VIII  сыйныф гимназия укучылары өчен Чаллы төбәгендә яшәп иҗат итүче язучылар, шагыйрьләр, җәмәгать эшлеклеләре белән «59 нчы «Адымнар-Чаллы» күптелле гимназиясенең китапханәсендә җанлы очрашуларның проекты буларак махсус төзелде.

Программа, Федераль Дәүләт стандартларында күрсәтелгән гомуми белем бирү нәтиҗәләренә куелган таләпләрне күздә тотып һәм гамәлдә булган норматив- хокукый документларга нигезләнеп эшләнде:

Россия Федерациясенең «Россия Федерециясендә мәгариф турында»гы Законы (Федеральный закон «Об образовании в Российской Федерации» (29.12.2012, № 273-ФЗ);

Россия Федерациясенең «Россия Федерациясе халыкларының телләре турында»гы Законы (Закон Российской Федерации от 25.10.1991 № 1807-1 «О языках народов Российской Федерации», ред. 12.03.2014);

«Татарстан Республикасының дәүләт телләре халык телләре һәм Татарстан Республикасында яшәүче башка халыкларның телләре турында» Законы;

2016 елның 19 августында ТР Министрлар Кабинетының 570 карары нигезендә расланган 2030 елга кадәр Татарстан Республикасында Милли Мәгарифне үстерү концепциясе;

Проект стандартларда күрсәтелгән системалы-эшчәнлекле юнәлешне үзәккә куя һәм коммуникатив технологияне иң мөһимнәреннән берсе буларак билгели.

Системалы-эшчәнлекле юнәлеш телне өйрәнүчеләрне мәгълүматны пассив кабул итүчеләр дип түгел, ә уку-укыту барышының актив катнашучылары дип күрсәтә. Бу очракта белемнәр әзер килеш бирелми, телгә өйрәнү укытучы һәм укучыларның һәм иҗат кешеләренең уртак актив эшчәнлегенә корыла. Укучылар бирелгән тема кысаларында төрле проблемаларның чишелеш юлларын табарга,  сөйләм закончалыкларын ачыкларга тиеш булалар, ягъни укучыларның мөстәкыйль танып белү эшчәнлеге әлеге юнәлешнең нигезендә ята.

Аралашу практикасына ориентлашкан комуникатив технология бүгенге көндә телгә өйрәтү барышында актив кулланыла. Ул телдә иркен сөйләшергә өйрәтүне һәм алган белемнәрне тормышта кулланырга өйрәтүне максат итә. Аралашуны тормыш-чынбарлыкка мөмкин кадәр якын итү, укучыларның уку процессының актив катнашучылары булулары, гамәли юнәлгәнлек, укучыга индивидуаль якын килү – коммуникатив технологиянең төп принципларыннан санала. Бу очракта телнең грамматикасы һәм лексикасы сөйләм практикасы белән аерылгысыз бәйләнә. Ул укучыларның танып белү һәм гамәли эшчәнлеген тормышка ашыруга хезмәт итә.

Уку елы дәвамында ай саен оештырылачак җанлы кичәләрне күздә тоткан программа укучыларның яшь үзенчәлекләренә һәм тормыш тәҗрибәсенә бәйле темаларга нигезләнә. Ул телне өйрәнүчеләрдә телдән һәм язма сөйләм күнекмәләре формалаштыруны күздә тота. Темалар үз эченә балалар өчен яхшы таныш булган тормыш ситуацияләрен, шуларга бәйле әдәби һәм әхлакый темаларны ала. Программада урын алган материал коммуникатив максатларга хезмәт итәргә тиеш дип  карала.

«Әдәби бүлмә» проектының гомуми характеристикасы

«Әдәби бүлмә» проекты уку елы дәвамында алып барыла, ай саен бер мәртәбә бер дәрескә исәпләнелә һәм укучылар өчен системалы-эшчәнлекле юнәлешне нигез итеп алып, коммуникатив ысул ярдәмендә татар мәдәнияте өлкәсендә компетенция формалаштыруга юнәлдерелә. Әлеге очрашуларда тәкъдим ителә торган темалар милли-мәдәни, әхлакый, патриотик тәрбия бирүне максат итәләр.

«Әдәби бүлмә» проектының төп максатлары:

  • Укучыларда татар сөйләм этикеты кагыйдәләре нигезендә татар әдәбияты программаларында урын алган темаларны үзләштерүгә ярдәм итү;
  • укучыларда Россия гражданлык бердәйлеге формалаштыруны тәэмин итү, тел мирасын саклау һәм үстерү, Россия Федерациясенең күпмилләтле халкының рухи кыйммәтләрен һәм мәдәниятен үзләштерү.

Әлеге максатларны тормышка ашыру өчен куелган бурычлар:

  • Чаллы төбәге язучылары турында мәгълүмат бирү;
  • сүзлек запасын баету һәм сөйләм эшчәнлеге өчен кирәк булган лексиканы сөйләмдә мөстәкыйль кулланырга өйрәтү;

– татар халкының рухи-мәдәни мирасына тартылу, мәдәниятара аралашу шартларында үз республикасын, аның мәдәниятен күрсәтә белү күнекмәләрен формалаштыру;

  • укучыларга әхлакый тәрбия бирү һәм Чаллы төбәге язучыларынң әсәрләре аша татар мәдәниятенә карата ихтирам хисләре тәрбияләү;

– Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның тел мирасына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү;

– әдәбиятка карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар әдәбиятын уңышлы үзләштерүгә шартлар тудыру.

 

«Әдәби бүлмә» программасның төп эчтәлеге

Предмет төп дүрт бүлекне үз эченә ала.

Беренче бүлек. «Әдәби кичә: язучылар мәктәп китапханәсендә»

(1 сәгать) Чаллы язучылары белән җанлы очрашулар циклына старт. Беренче кунак – Роза Хәмидуллина. Икенче кунак –– Рушания Гыйләҗева.

Икенче бүлек. «Рифмада илһамлану: шагыйрьләр белән очрашу» (1 сәгать). Беренче кунак –– Роза Хәмидуллина. Икенче кунак –– Айрат Шәйхетдинов.

Өченче бүлек. «Шигырьнең җырга әверелүе» (1 сәгать).  Беренче кунак – Роза Хәмидуллина. Икенче кунак – Кәүсәрия Ямалиева. Өченче кунак –  – Зөлфия Фазылбакова (Зөлфия Җиһан). Мастер-класс.

Дүртенче бүлек. «Таныш булыйк!» (1 сәгать).  Беренче кунак –– Роза Хәмидуллина. Икенче кунак –Марс Яһудин. Өченче кунак – Марс Яһудинның ире гаилә өчен генә басылып чыккан истәлек-хатирәләр тупланган китап авторы – Резидә Яһудина.

Проектта планлаштыра торган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

  • гражданлык-патриотик тәрбия: ил тарихы һәм мәдәниятенең бер өлеше булган татар әдәбияты белән танышу аша Ватаныңның кадерен белергә өйрәнү; үзенең этномәдәни үзенчәлеген һәм Россия гражданины булуын тану, Россия Федерациясендә һәм аның субъектында туган телнең (татар теленең) статусын аңлау; туган ягының үткәне, хәзерге көне һәм киләчәге белән тыгыз бәйле булуына игътибар итү, шул исәптән әдәби текстлар белән эшләгәндә дә;

үз халкына һәм Россиянең башка халыкларына хөрмәт; җанлы сөйләшү аша кешенең җәмгыять әгъзасы булуы турында, кеше хокуклары һәм җаваплылыгы, кешегә хөрмәт һәм аның абруе турында, үз-үзеңне тотуның әхлакый-этик нормалары, шәхесара мөнәсәбәтләр кагыйдәләре турында беренчел күзаллау булдыру;

  • рухи-әхлакый тәрбия: һәр кешене шәхес буларак тану; хәленә керү, хөрмәт һәм игелеклелек күрсәтү (шул исәптән, үзенең халәтен һәм хисләрен белдерү өчен, тел чараларын куллану); башка кешеләргә физик һәм мораль зыян ясауга юнәлдерелгән теләсә нинди тәртип рәвешен (шул исәптән, телнең ярамый торган чараларын кулланып) кабул итмәү;
  • эстетик тәрбия: сәнгати мәдәнияткә хөрмәтле мөнәсәбәт һәм кызыксыну уяту, үз халкың һәм башка халыклар сәнгатенең барлык төрләрен, традицияләрен һәм иҗатын кабул итү; сүз сәнгатендә үз-үзеңне күрсәтү; аралашу һәм үз-үзеңне белдерү чарасы буларак туган телнең мөһимлеген аңлау;
  • эмоциональ иминлек культурасын формалаштыру: әйләнә-тирә (шул исәптән мәгълүмати) мөхиттә сөйләм процессында (үзләре өчен һәм башка кешеләр өчен) сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвеше кагыйдәләрен үтәү; психик сәламәтлеккә сакчыл мөнәсәбәт, сөйләмдә үз-үзеңне күрсәтүнең кулай ысулларын сайлау; сөйләм этикеты нормаларын үтәү;

5) фәнни танып белү кыйммәтләре: дөньяны танып белүнең күзаллаулары; танып белү теориясе, активлылык, инициативалылык, кызыксынучанлык һәм мөстәкыйльлек.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләренең бер өлеше буларак, укучыда түбәндәге коммуникатив күнекмәләр формалаштырылачак:

– фикерләрне кабул итү һәм тәгъбирләү, аралашу шартларына һәм максатларына бәйле рәвештә эмоцияләрне белдерү, үз фикереңне телдән һәм язмача белдерү;

– әңгәмәдәшкә ихтирамлы мөнәсәбәт күрсәтү, диалог һәм дискуссия алып бару кагыйдәләрен үтәү; төрле карашлар булу мөмкинлеген тану;

  • үз фикереңне дөрес итеп һәм дәлилләр китереп әйтү;
  • куелган бурычларга туры китереп, текст төзү;
  • телдән һәм язма текстлар (тасвирламалы, фикер йөртү, хикәяләүче) төзү;
  • зур булмаган чыгышлар әзерләү.

 

 

Проектны ТЕМАТИК ПЛАНЛАШТЫРУ

4 сәгать

«Әдәби бүлмә»

Чаллы язучыларының укучылар белән мәктәп китапханәсендә очрашу кичәләренең тематик планы

 

Вакыты Темасы Эчтәлек Укучылар эшчәнлеге Очрашуда катнашучылар

 

1. февраль

 

Әдәби кичә: язучылар мәктәп китапханәсендә Чаллы язучылары белән җанлы очрашулар циклына старт бирү.

Очрашу «түгәрәк өстәл» форматында.

Язучыларның укучыларга «дәрес бирү»е.

– язучылар белән иркен әңгәмә кору;

– иҗат дөньясының серләре турында сораулар бирү.

Роза Хәмидуллина

Раушания Гыйләҗева

2. март

 

Рифмада илһамлану: шагыйрьләр белән очрашу Шагыйрьләрнең үз  шигырьләрен укуы, укучыларның сорауларына җавап бирүе.

Гимназиябездә эшләп,  үзләре дә каләм тибрәтүче укытучыларыбызның берсе – хезмәт укытучысы, малайларны төрле кул һөнәрләренә өйрәтүче –  Лилия Харматуллинаның үз шигырьләрен укучыларына тәкъдим итүе.

Кунаклар укучыларга киләчәктә шигырь язып карарга, көндәлек алып барырга киңәш иттеләр.

 

–      – «Минем яраткан китабым» темасына конкурс;

– презентацияләр эшләү.

Роза Хәмидуллина

Айрат Шәйхетдинов

3. апрель

 

«Шигырьнең җырга әверелүе» Язучылар укучылар белән җанлы әңгәмә коруы.

Шигырь язу серләренә төшенү. Кәүсәрия Ямалиева белән бергә шигырь язып карау.

Зөлфия Җиһан Кәүсәрия Ямалиеваның «Без булдырабыз!» җырын башкаруы.

 

– «Тукай эзләре буйлап» темасына конкурс;

–       презентацияләр һәм видеороликлар төшерү;

– мастер класс: бирелгән рифмаларгдан шигырь чыгару.

Роза Хәмидуллина

Кәүсәрия Ямалиева

Зөлфия Җиһан

4. май

 

«Таныш булыйк!»

 

Алар гаиләләре белән укытучылар һәм китап язучылар.

Марс абый укучыларга  үзенең ике телдә: татар һәм рус телендә язылган әсәрләрен тәкъдим итте.

 

– «Укытучы» темасына шигырь язу;

– укучылар үзләре язган шигырьләрен укып күрсәтү.

 

Роза Хәмидуллина

Марс Яһудин

 

Файдаланылган әдәбият исемлеге

 

  1. Әдәби Чаллы / Төз. Р. Хәмидуллина, Ә. Ситдыйкова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 486 б.
  2. Имамов В. Заман яңа сүз көтә (Чаллы язучылар оешмасына 30 ел) / В. Имамов // Мәйдан. – 2010. – № 1. – Б.3-45.
  3. «Ләйсән» Яр Чаллы әдәби иҗат берләшмәсе [Электронный ресурс]. URL: https://vk.com/club156884566
  4. Литературно-краеведческий музей при Центральной городской библиотеке имени Мусы Джалиля МБУ «ЦБС» (г. Набережные Челны). [Электронный ресурс]. URL: https://vk.com/bibl_chelny_muzei