“Әбиемнең сандыгы” дигән темага оештырылган эшчәнлек

(Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү)

Ләйсән САФИНА,

тәрбияче

Кукмара районы

Березняк авылы ТР

 

Балаларның яше: Икенче кечкенәләр төркеме

Төп белем бирү өлкәсе: “Танып белү” белем бирү өлкәсе.

Максат: Балаларны татар халкының көнкүреше, милли киемнәре, йолалары белән таныштыру, кыскача мәгълүмат бирү, традицияләрне сакларга теләк уяту.

Бурычлар:

Белем бирү бурычы: Балаларны “Әбием сандыгы“ төшенчәсе белән таныштыру.

Үстерү бурычы: Халкыбыз белән горурлану хисләрен үстерү, үз-үзеңә ышаныч формалаштыру, халык авыз иҗаты һәм сәнгать аша сөйләм телен активлаштыру.

Тәрбия бурычы: халкыбыз хәтирәләренең тарихын аңлату, өлкән буынга хөрмәт тәрбияләү.

Төп белем бирү өлкәсе: “Танып белү” белем бирү өлкәсе.

Интеграль белем бирү өлкәләре: сөйләм үсеше, нәфис-нәфасәти үсеш, социаль-коммуникатив үсеш.

Методик алымнар һәм чаралар: күрсәтү, нәфис сүз, уен, сюрприз, мактау.

Сүзлек өстендә: сөлге, түбәтәй, каз канаты

Алдан әзерлек эше. Күргәзмәгә кул эшләре әзерләү.

Балалар белән шигырьләр, җырлар, бию өйрәнү. Бәйрәмдә катнашучы гаиләләргә бүләккә кул эше әзерләү. Гаилә турында табышмаклар, мәкальләр өйрәнү.

Җиһазлау. Залны бизәү өчен плакат, өстәлләр, урындыклар, мольберт,  «Сандык”, “Түбәтәй” уены өчен кирәкле предметлар

Көтелгән нәтиҗәләр: Балалар халкыбыз кыйммәтләрен, буыннар чылбырын аңладылар,

Әсбаплар: Сандык, түбәтәй, милли киемнәр, каз канаты, төрле йолалар турындагы рәсемнәр.

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Сез буген нинди матурлар һәм бәхетлеләр! Әйдәгез әле, үзебезнең җылыбызны бер-беребезгә бүләк итик. Кулга кул тотынышыйк һәм бер-беребезгә елмаябыз. (Түгәрәккә басалар)

(Каты итеп ишек шакыйлар)

Тәрбияче: Балалар, ишетәсезме? Кем икән бу?

Ишектән милли киемдә киенгән малай керә.

Тәрбияче: Балалар карагыз әле, безгә кунака бер малай килгән. Исәнме, малай. Исемең ничек?

Малай: Исәнмесез балалар. Минем исемем – Марат. Мин сезнең янга кунака килдем. Сезгә әбиемнең сандыгын алып килдем.

Тәрбияче: Әйдә, Марат, түрдән уз. Күрсәт, безгә сандыкны.

Марат: Балалар, бу – серле сандык. Әйдәгез, серен бергәләп белик әле.

Балалар: Әйдәгез, белик.

Малай сандыкны өстәлгә куя һәм капкачын ачып җибәрә. Сандыктан иң  беренче чиккән сөлгеләр килеп чыга.

Тәрбияче: Балалар бу нәрсә?

Балалар: Бу – сөлге.

Тәрбияче: Дөрес, балалар. Бу – сөлге. менә чигүле сөлгеләр, күз явын алырлык чигешләр. Чигелгән сөлгеләр, сезнең әбиләрегезнең гомер юлдашлары булганнар. Аларны сабантуй бәйрәмендә җиңгән атларның ялларына бүләк итеп бәйләгәннәр, өйләрне бизәгәннәр. Безнең әбиләребез элек-электән кич утырып сөлгеләр чиккәннәр. Ул сөлгеләрне алар бирнә итеп сандыкларда саклаганнар, дусларына, туганнарына бүләк иткәннәр. (Рәсемнәр күрсәтелә).

Тәрбияче: Әйдәгез әле, балалар, тагын ниләр бар икән бу серле сандыкта.

(Түбәтәй алалар.)

Тәрбияче: Бу нәрсә?

Балалар: Түбәтәй.

Тәрбияче: Әйе, бу түбәтәй. Матур итеп чигелгән түбәтәй. Әлеге түбәтәй һәр ир-егетнең башында булган. (Рәсемнәр күрсәтелә) Балалар, түбәтәй белән бер уен бар. Әйдәгез, уйнап алабыз. Уенның исеме дә “Түбәтәй” уены дип атала.

“Түбәтәй” уены уйнала.

Тәрбияче: Бик яхшы, балалар. Әйдәгез, сандык эчендә ниләр барлыгын карауны дәвам итик.

Сандык эченнән каз канаты чыга.

Тәрбияче: Бу нәрсә икән, балалар.

Балалар: Бу – каз канаты.

Тәрбияче:  Нигә кирәк инде бу каз канаты?

Балалар: Идән себерергә.

Тәрбияче: Сез дөрес әйттегез, балалар. Ләкин каз канатын бүтән өлкәләрдә дә кулланганнар. Каз канатын борынгы заманнарда карандаш яки ручка урынына кулланганнар. Каз канатын карага манып хатлар язганнар. Без дә сезнең белән каз канатын карандаш итеп рәсем ясап карарбыз.

Урыннарына утырып рәсем ясыйлар.

Тәрбияче: Бик яхшы, балалар. Безнең әле каз канаты турында бер җыр бар. Хәзер без каз канатларын тотып, җырлап-биеп алырбыз.

“Каз канаты” җыры җырлана, каз канатлары белән хәрәкәтләр ясала.

Тәрбияче: Бик яхшы, балалар. Менә без әбинең сандыгын карап бетердек. Күп нәрсәләр белдек. Әйдәгез, Маратка рәхмәт әйтеп, аның белән сау бул-лашыйк.

Балалар: Сау бул, Марат.

Тәрбияче: Балалар, бүгенге шөгылебез тәмамланды. Сезгә ошадымы?

Балалар җавабы.