Абдулла Алишның «Чукмар белән Тукмар» әкиятен сәхнәләштерү сценариясе

Мәрвә ХӨСНЕТДИНОВА,

Казан шәһәренең 61 нче балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе

 

Залда ишек алды күренеше

Әби:            Чукмар! Тукмар! Сез кайда? (Әтәчләр  йөгереп киләләр)

Әтәчләр:     Без монда!

 

Әби:           Нәни чебиләре белән

Тавыкбикә хәзер чыга.

Чебиләрне карагыз:

Карга-тилгән алмасын,

Бик тырышып  саклагыз!

 

Чукмар:   Тавыкны яратабызмы?

Тукмар:   Яратабыз! Яратабыз!

Чукмар:   Чебиләрне саклыйбызмы?

Тукмар:    Саклыйбыз, саклыйбыз!

 

Икесе бергә:  Әби бер дә борчылма

Каргалардан сакларбыз:

Чукмар:        Мин  Чукмар бит – чукырмын!   (Чуку хәрәкәтен ясый)

Тукмар:        Мин Тукмар бит – тукмармын!(канатлары белән сугу хәрәкәтләре ясый)

  Тавык чыга.)

Тавык:         Чебиләрем: «Чип! Чип»,– дип

Канатларын кагалар.

Сары муеннары  сузып

Йөгерешеп чабалар.

 

(Әби чебиләрне чыгарырга булыша.  Чебиләр биюе.)

 

Әби:               Чебиләрем, килегез

Тиз кәрзингә керегез!

Уйнап-чабып көн үтте

Йокларга вакыт җитте.

Чеп! Чеп! Чеп! Чеп! Чеп! Чеп!

(Тавык, әби белән  бергә  чебиләрне кәрзингә кертәләр. Әтәчләр  чыга.)

Чукмар:  Чебиләрне  мин  сакладым! ( күкрәгенә сугып)

Тукмар:  Юк! Мин сакладым!

Чукмар:  Юк! Мин сакладым!

Тукмар:  Юк! Мин сакладым!   (Сугыша ук башлыйлар)

 

Эт:          Һау-һау-һау!

Әби, әйдә  чык тизрәк!

Әтәчләрең сугыша,

Аерырга син кирәк!!!!

( Йөгереп Әби чыга кесәсендә — ярма.)

Әби:               Йә, туктагыз! Туктагыз!

Тату гына булыгыз:

Икәүләп сакладыгыз!

Менә ярма ашагыз!    (Савытка кесәсеннән алып  ярма сала)

Сугышмагыз, карагыз!

 

Чукмар:    Сугышудан туктыйбыз!

Тукмар:    Әйе, әйе туктыйбыз!

Әйдә ярма ашыйбыз!

(Әби кереп китә, Әтәчләр ярма чүпли башлыйлар)

Чукмар:   Минекен алма!

Тукмар:   Юк ,син минекен алдың!

Чукмар:   Син күп ашадың!

Тукмар:   Юк!  Син күп ашадың! (сугыша ук башлыйлар: )

 

Эт:            Әби әйдә чык тизрәк!!!

Тузаннарны туздырып

Әтәчләрең  сугыша.

Аерырга син кирәк.

(Тартма  тотып, Әби йөгереп чыга, шап иттереп  куя)

Әби:         Җитте сезгә, юньсезләр!

Сугышудан туктагыз!

Менә сезгә җим бирәм

Тату гына ашагыз!

Чукмар:   Мин җим яратам!

Тукмар:   Мин дә яратам!

 

Чукмар:   Миңа җим әзрәк калды!

Тукмар:   Ник минем өлешемә кердең?

Чукмар:   Миңа җим әзрәк калды!

Тукмар:   Ник минем өлешемә кердең?    (Сугыша башлыйлар)

 

Эт:           Һау-һау Һау-һау,

Әйдә, әби, чык тизрәк!!!

Әтәчләрең    сугыша —

Аерырга син  кирәк!

(Йөгереп Әби чыга.)

 

Чукмар:      Әби, әби, кара әле,

Тукмар  мине тукмады

Башым-күзем  күгәрде,

Карар җирем калмады!

 

Тукмар:     Чукмар  мине  чукыды,

Менә башымны кара!

Бөтен җирем кып-кызыл

Каннары агып тора.

 

Әби:          Әтәчләр, туйдым  сездән!!

Берегез  китә өйдән!

(Әби Тукмарны култык астына кыстырып чыга башлый)

Тукмар:  И ходаем баш бетте!

Суярга  алып  китте.

(Чукмар берүзе кала. Йөренә. Утыра. Тагын йөренә. Әби чыга, дорфа гына әйтә)

Әби:          Менә борчак! Аша!  Менә су!  Эч!

Чукмар:     Ашау, эчәүдән   калдым!

Миңа бик-бик күңелсез,

Тукмарны бик сагындым!

 (Әби янына тезләнә, башын аның тезенә куя)

Чукмар:     Әби, әби,  әбием!!

Сугышмаска сүз бирәм.

Тукмар­ны алып кайтсана,

Сагынуымны бассана.

Әби:           Чукмар сине кисәтәм!

Сүзеңдә син тормасаң,

Сугыша торган булсаң,

Үзегезгә уч итәм,

Берегезне  юк итәм.

(Әби Тукмарны алып кайта)

Чукмар:     Исәнме, дустым Тукмар!

Мин сине бик сагындым!

Тукмар:     Исәнме, дустым Чукмар!

Мин дә  сине   сагындым!

(Кулларын сугып алалар)

Чукмар:   Тукмар,  сиңа сүз бирәм

Дус булырга мәңгегә.

Тукмар:   Мин дә сина сүз бирәм,

Тату  яшик без бергә!!

(Музыка. Чебиләрен ияртеп тавык чыга.   Эт йөгереп әйләнә)

Эт:  Урра! Дуслаштылар! Урра!

“Дуслар җыры”

Рафис Корбан сүзләре, Фуат Әбүбәкер музыкасы

Дуслар  белән   күңелле,

Яшәве  рәхәт.

Дустым  булганың  өчен

Сиңа  зур  рәхмәт.

 

Син  минем  якын дустым,

Мин  синең дустың.

Яхшы һәрвакыт янда

Булганы дусның!

 

Безнең  дуслык  нык  булсын,

Мәңгелек  булсын

Көннәребез  гел  шулай

Шатлыкта узсын.