А. Алишның «Утлы йомырка» хикәясе
(3 нче класста әдәби уку дәресе эшкәртмәсе)
Миләүшә ТӨХФӘТУЛЛИНА,
Арча районы Наласа урта мәктәбенең
башлангыч сыйныф укытучысы
Тема: А. Алиш «Утлы йомырка»
Максат: А. Алишның «Утлы йомырка» хикәясе белән танышу.
Бурычлар:
1) Автор тасвирлаган әсәрне аңларга, эчтәлек буенча үз фикерләрен җиткерә белергә өйрәтү;
2) Рөхсәтсез кеше әйберен алырга ярамаганын аңлауларына ирешү ;
3) Кече туганнарыбызга карата ярату хисе тәрбияләү.
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.
ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслектән таба белү.
РУУГ: эшчәнлегеңне контрольгә алу
КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.
Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья, сәнгать.
Кулланылган материал: «Әдәби уку» дәреслек-хрестоматия, 3 нче сыйныф, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәнова ( 90 – 92 бит), проектор, ноутбук
Җиһазлау: А.Алиш портреты, презентация, китаплар күргәзмәсе,каурыйлар, лупалар, видеоязмалар, тестлар.
Эш төрләре: фронталь, индивидуаль, парларда, төркемнәрдә.
Дәрес барышы
- Дәресне оештыру, мотивлаштыру.
–Хәерле иртә,кунаклар!
– Исәнмесез, укучылар!
– Кәефләрегез ничек?
– Кояшлы иртә кебек.
Тукай телен – анам телен
Өйрәнергә дип килдек!
- Актуальләштерү.
А) Укылачак әсәрнең авторын ачыклау( Конверттагы кисмә хәрефләрдән авторның исем-фамилиясен төзү.)
| А | Б | Д | У | Л | Л | А |
| А | Л | И | Ш |
– Әйе, без бүген Абдулла Алиш иҗаты белән танышачакбыз.
Б) Видеофрагмент карау. Дәрес темасын ачыклау.
– Димәк, без бүгенге дәрестә нишләячәкбез?
- Дәреслекнең эчтәлеген ачып, хикәянең кайсы биттә икәнлеген ачыклагыз.( 90 бит )
- Яңа материалны аңлату.
– Хикәяне укый башлаганчы, Абдулла Алишның тормыш юлы, иҗаты турындагы мәгълүмат белән танышып китик.
- А. Алишның иҗаты, тормыш юлы турында алдан әзерләнгән укучыларның сөйләве.
- Сүзлек эше ( Аңлатмалы сүзлек буенча)
Иләк –
- 1.Оняки ярманы үзенә катышкан эре кисәкләрдән аеру, иләү өчен түгәрәк кысага
кидерелгән челтәрдәнторган җайланма
- 2.Орлыкбалчык, ком кебек нәрсәләрне иләп чистарту яки сортларга аеру өчен
челтәр җайланма.
Морҗа – Мичнең түшәм аша өй түбәсеннән өскә таба күтәрелгән, төтен чыга торган өлеше.
- 2. Проблемалы сорау кую.
– Тавыклар турында сез күп беләсезме?
- «Утлы йомырка» хикәясен уку.
а) Хикәяне яртысына кадәр уку;
– Сез ничек уйлыйсыз, хикәя ничек тәмамлана? (һәр укучы үз фикерен җиткерә)
б)Хикәяне укып бетерү.
В) Чылбыр буенча уку
- Хикәянең эчтәлеге буенча эш.
Сорауларга җавап:
- Хикәядә сүз нәрсә турында бара?
- Ни өчен хикәя «Утлы йомырка» дип атала?
– би йомыркаларны ни өчен җыйган?
- Ул йомырканы малай алганын ничек белгән?
– Нишләп әби шундый хәйлә корган?
– Хикәя нәрсәгә өйрәтә?
V.Физкультминутка «Чебиләр зарядкасы» (Җырлы-бию)
VI.Белемнәрне беренчел ныгыту.
Сайлап уку күнегүләре:
- Әби ак тавыгын бик ярата;
- Утлы йомырка янгын чыгара;
- Малай йомырканы алуы турында әйткән юлларны табып укы;
- Мин өйгә кич белән кайттым;
– Әбинең хәйләсе ачылганы кайсы юлларда чагыла?
VII. Мөстәкыйль эш.
1) Тест.
- Әбинең тавыгы нинди төстә?
1) Чуар 2) Кара 3) Ак
- Иләктә ничә йомырка булган?
1) 10 2) 14 3) 15
- Малайның дусты кем исемле?
1) Шамил 2) Җәмил 3) Камил
- Малай Камил белән кибеттән нәрсә алып ашаган?
1) Конфет 2) Шоколад 3) Печенье
- Малайның сеңлесе кем исемле?
1) Гөлниса 2) Гөлсинә 3) Гөлчирә
2) Парларда тикшерү
VIII. Проблемага әйләнеп кайту.
1) Сорауларга җавап бирү.
– Сезнең өйдә тавыклар бармы?
- Алар кайда яши?
- Аларның тәннәре нәрсә белән капланган?
– Аларга каурыйлар нәрсә өчен кирәк икән? Бу сорауга җавап бирү өчен, каурыйларның төзелешен тикшереп карарбыз.
2)Тикшеренү эше уздыру
– Сезнең алда конвертлар бар. Алардагы каурыйларны алыгыз. Чагыштырыгыз. Төсен,формасын, зурлыгын.
– Әйдәгез фикерләп карыйк әле. Ни өчен кошларга каурыйлар кирәк икән?
- Зур, нык каурыйлар, кошларга очар өчен кирәк. Алар канат өлешендә булалар.
– аннан кечерәк йомшаграгы кошларның тәннәрен каплыйлар һәм саклыйлар.
–иң йомшагы кошларны җылытыр өчен
Димәк, аларга кышын суык түгел.
–Бөтен каурыйларның да нинди уртак яклары бар?(Сап һәм җилпәзәдән торалар)
Лупалар алабыз бу өлешләрне карыйбыз.
Бер каурыйның очын кисегез. Нәрсә күрәсез? (Буш, димәк ул җиңел, аның эчендә һава бар)
Хәзер бер каурыйны кулга куеп карагыз һәм өрегез. Ул оча, чөнки җиңел
Өченчесен битегезгә тидереп карагыз әле. Ул нинди? (йомшак, җылы).
3.Төркемнәрдә эш.(Һәр төркемгә текст һәм сораулар исемлеге бирелә.Укучылар соруларны үзара бүлешеп дәфтәрләренә җавап язалар.Соңыннан чыгыш ясыйлар)
1 төркем Тавык йомыркасыныӊ файдасы бармы?
- Әйе, бар диләр белгечләр. Әмма йомырка кетәклектән алып кергән көнендә үк ашаганда күбрәк файдалы. Йомырканы салкынча урында яисә тоз эчендә сакларга кирәк.
Йомырканың сарысы аеруча файдалы. Ул тулысынча диярлек эшкәртелеп, файдалы матдәләргә бүленеп бетә; йөрәкне, мине һәм тәнне ныгыта; күкрәкне, үпкәләрнең эшчәнлеген яхшырта; ашказаны, эчәк авыруларын дәвалый; күп кан югалткан кешеләрнең хәлен яхшырта.
Йомырканы ярым чи, ярым пешкән килеш ашарга кирәк. Моның өчен анны кайнар суга салгач, 100 гә хәтле санарга кирәк. Шулчакта йомырка пешәр-пешмәс була. Ә иң яхшысы – йомырканы сытып, суда яисә сөттә пешерү.
Тән пешкәндә чи йомырка сөртергә кирәк. Ул анны тиз төзәтә.
Димәк, йомырканы белеп файдалансаӊ, ул безнеӊ өчен гаять тә кирәкле икән.
Сораулар:
- Йомырканың файдасы нинди?
- Йомырканы кайчан ашау яхшырак? Аны ничек сакларга?
3.Аны ничек әзерләргә?
- Медицинада йомырканы ничек файдаланалар?
2 төркем Йорт тавыклары турында күбрәк беләсегез киләме?
Йорт тавыгы йорт хайваннарының иң күп санлы һәм иң таралган төре.
Галимнәр фикере буенча, безнең тавыкларның ерак бабалары дип якынча 4000 еллар элек Көньяк-Көнчыгыш Азиядә кулга ияләштерелгән кызыл җәңгәл тавыклары санала.
Әлеге кызыл җәңгәл тавыгы урманнарда, куаклыклар һәм бамбук араларында яши. Ул оча белми, бер урында яши, чирәм, бөҗәкләр белән туклана, җирдә оя ясый. Әтәченең авырлыгы 900–1200 грамм, ә тавыкныкы – 500–750 грамм.
Йомырка кабыгы нигездә ак төстә була, кызгылт төстәгесе дә бар. Ул бер үк вакытта нык та – чөнки чебине саклый, нәфис – тиз уалучан да – чөнки чебеш аны томшыгы белән тишеп дөньяга чыгарга тиеш, тыгыз да – эчтә үсүче чебигә төрле микроблар үтеп кермәслек һәм эчтәге нәни сулый алсын өчен күзәнәкле (вак тишекле) дә булырга тиеш. Болар өстенә әле йомырка кабыгы яктылык та үткәрә. Ул чебине нык җылынудан яки нык суынудан да саклый. Һәм, ниһаять, кабык тавык авырлыгыннан ватылмаслык каты – чыдам да булырга тиеш. Һәм бу таләпләрнең бөтенесенә дә җавап бирә йомырка кабыгы.
Продукция бирүе буенча тавыкларны йомырка һәм ит тавыкларына бүләләр. Бер тавык елга якынча 220–250 йомырка сала. Тавык йомырка белән иттән тыш, каурый, мамык–йон да бирә.
Татарстанда йомырка салу өчен Бөгелмә, Ломанн, Родонит һәм ит өчен Гибро, Хаббард, Кобб токымнары үрчетелә.
Сораулар:
1.Йорт тавыкларының ерак бабалары кайда яшәгән? Алар турында нәрсә билгеле?
- Кызылҗәңгәл тавыгы турында ниләр билгеле?
- Бер тавык елына ничә йомырка сала?
4.Татарстанда тавыкларның нинди токымнары үрчетелә?
IX.Дәрескә йомгак. Рефлексия.
1).Бүгенге дәрестә өйрәнгәннәргә бәя бирү. Укучыларның фикерләрен тыңлау.
- Бүгенге дәрестә без нәрсәләр эшләдек?
- Нинди яңалыклар белдегез?
- Укучылар, сезнең нинди төстәге тавык йомыркалары күргәнегез бар?
– Ак, саргылт, хәтта зәңгәрсу төстәге йомыркалар бар. Чынлыкта, йомырка кабыгы нинди генә төстә булмый икән. Бу йомырка салучы тавыкның кайсы токымнан булуына бәйле.
Алдыгыздагы кечкенә конвертларны ачыгыз. Анда нәрсәләр бар?( Төсле йомыркалар).
– Безнең әбинең яраткан ак тавыгы кыртлаган, аның чебеш чыгарасы килә. Моның өчен тавык оясына йомыркалар салырга кирәк. Әйдәгез, тавыкка ярдәм итик: дәрестә барысын да аңласагыз, ояга – ак, бераз авырлыклар кичергән булсагыз – саргылт, аңлашылмаган әйберләр калган һәм өйдә хикәяне тагын укырга кирәк икән – зәңгәрсу төстәге йомырка салыгыз . Рәхмәт, укучылар, сез тавыкка бик зур ярдәм күрсәттегез. Ул бүгеннән башлап, йомыркаларны җылытыр, 21 көннән йомыркалардан кечкенә чебиләр чыгар.
2).Өй эше.:
1) Хикәянең эчтәлеген кыскача сөйләргә;
2) Текстны өлешләргә бүлеп, һәр өлешкә исем бирергә;
3) Текстның ошаган өлешенә рәсем ясарга.
– Укучылар, дәресебез ахырына якынлашты. Дәрестә актив булдыгыз, яхшы эшләдегез. Барыгызга да рәхмәт!
Өстәмә материал
Табышмаклар:
1.Кисмәк таптым кыршаусыз,
Ул да булды капкачсыз.(Йомырка)
- Бер кисмәктә ике төрле бал.(Йомырка)
3.Бер чүлмәктә ике төрле май.(Йомырка)
- Бәләкәй генә ак келәт,
Эче тулы сары май.(Йомырка)
- Эче сары, тышы ак,
Ул ни булыр?
− Әйтеп бак! (Йомырка)
- Ак толып җөйсез генә тегелгән. (Йомырка)
