А.Алишның «Сертотмас үрдәк» әкиятен сәхнәләштерү

(Зурлар төркемендә сәхнәләштерелгән сценарий үрнәге)

Айсылу ӘСХӘТДИНОВА,

Казандагы 146 нчы балалар бакчасының югары квалификация категорияле музыка җитәкчесе

Ләйсән ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА,

Казандагы 146 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат:

– балаларның иҗади мөмкинлекләрен, сәләтләрен ачу;

– яшьтәшләре, әти-әниләре һәм башка кунаклар каршында чыгыш ясау мөмкинлеге бирү.

Бурычлар:

– балаларны театр сәнгатенә тарту;

– образлар аша баланың күзаллау сәләтен, фантазиясен, сөйләм телен үстерү;

– сабыйларда эстетик зәвык тәрбияләү.

Катнашалар: автор, Хуҗа, Акбай, Сертотмас Үрдәк, Әтәч, Тавык, Бәрән, Кәҗә, Сыер, Песи, Күбәләкләр, Керпеләр, Куяннар, Аюлар, Бүреләр, Төлке, Төлке балалары, Бал кортлары.

Спектакль барышы

(Татарча көй яңгырый.)

Автор. Борын-борын заманда, бер татар авылында яшәгән ди, булган ди бер бик батыр, уңган кеше. Яши торгач, бу хуҗаның миченә ягарга утыны беткән һәм ул урманга барырга уйлаган. Үзе янына барлык йорт хайваннарын, кошларын чакырып алган да болай дигән.

Хуҗа. Мин урманга барам, утын алып кайтам. Үзем белән Акбай дустымны да алып китәм. Ә сез мин урманга киткәнне беркемгә дә әйтә күрмәгез! Мин озак тормам, тиздән кайтып җитәрмен.

Акбай. Һау-һау-һау! Өйдән ерак китмәгез, бәла-каза чыкмасын, үзегезне саклагыз.

Үрдәк. Бак, бак, бак! Хәерле юл сезгә!

Кәҗә. Мәә! Мәә! Бер дә борчылмагыз!

Сарык. Бәә-бәә, кайгырмагыз тәртип булыр!

Әтәч. Кикрикүк! Тыныч булыгыз, бар да яхшы булыр!

Тавык. Кыт, кыт, кыт, кыт. Хушыгыз! Хушыгыз! Әйбәт кенә йөреп кайтыгыз!

Сыер.Му-му, кайгырмагыз, борчылмагыз!

Песи. Мияу-мияу, яхшы булыр барысы да.

Бергә. Исән-сау йөрегез! (Барысы да Акбай белән Хуҗаны озата. Алар булмаганда хайваннар күңел ачалар, җырлыйлар, бииләр.)

Сарык. Әйдәгез, дусларым, хуҗа кайтканчы, җырлап-биеп алабыз. (Җырлы-биюле «Әйдәгез, биибез» уенын уйныйлар.)

Бар әтәч һәм тавык,

Бик матур әтәч, тавык.

Әтәч, тавык, килегез,

Биеп, биеп китегез.

Әтәч, тавык, килегез,

Биеп, биеп китегез.

Бар монда зур сыер,

Зур сыер, матур сыер.

Сыер, сыер, кил әле,

Биеп, биеп кит әле.

Сыер, сыер, кил әле,

Биеп, биеп кит әле.

Бар кечкенә песи,

Кечкенә, матур песи.

Песи, песи, кил әле,

Биеп, биеп кит әле.

Песи, песи, кил әле,

Биеп, биеп кит әле.

Бар кәҗә һәм сарык,

Бик матур кәҗә, сарык.

Кәҗә, сарык, килегез,

Биеп, биеп китегез.

Кәҗә, сарык, килегез,

Биеп, биеп китегез.

Кәҗә. Дуслар, яңгыр килә бугай, тизрәк өйгә кереп качыйк.

Автор. Хуҗа этен иярткән дә урманга утынга китеп барган. Ә хайваннар үзләре генә калган.

Әтәч. Кикрикүк! Дуслар, хуҗабыз бик озак кайтмый. Аны эзләп кайтырга кирәк.

Сыер. Му-ууу, мин килешәм синең белән, Әтәч. Хуҗаны эзләп кайтырга кирәк. Тик кем бара хуҗаны эзләргә?

Кәҗә. Мә-мә-мә! Әйдәгез, Хуҗа артыннан Үрдәкне җибәрик. Сез ничек уйлыйсыз, дуслар?

Бәрән. Бә-бә-бә! Үрдәк барса шәп булыр иде. Чөнки ул суда да йөзә, һавада да оча, җирдә дә йөри. Бик дөрес, Хуҗаны эзләргә Үрдәкне җибәрик. Ә син ничек уйлыйсың, Тавык апа?

Тавык. Кыт-кыт-кытак, дөрес-дөрес, Үрдәк барсын, мин бара алмыйм шул, минем чебиләрем әле бик кечкенәләр.

Песи. Әлбәттә, әлбәттә, Үрдәк барсын. Тик Хуҗа өйдә юк икәнен беркемгә дә әйтә күрмә, зинһар.

Үрдәк. Ярый-ярый, яхшы, дусларым, мин Хуҗаны эзләп кайтырмын. Сау булыгыз! (Үрдәк китеп бара һәм урман күренеше янында туктала.)

Үрдәк.

Ай-яй, ай-яй!

Эзли, эзли арып беттем,

Бераз ял итим әле.

Бак, бак, бак. (Музыка астында матур күбәләкләр килеп чыга.)

Үрдәк. Исәнмесез, гүзәл Күбәләкләр.

Күбәләкләр. Исәнме, Үрдәк!

Үрдәк. Сез безнең Хуҗаны күрмәдегезме? Ул утынга киткән иде, әле һаман да кайтып җитә алмый. Ә без, хайваннар-кошлар, өйдә үзебез генә калдык. Тик моны сезгә сер итеп кенә әйтәм, зинһар, башка беркемгә дә әйтмәгез.

1 нче Күбәләк. Юк, без күрмәдек шул сезнең Хуҗаны.

2 нче Күбәләк. Без уйныйбыз да очабыз.

3 нче Күбәләк. Рәхәтләнеп күңел ачабыз.

4 нче Күбәләк. Телисеңме, без сиңа бик матур бию бүләк итәбез.

5 нче Күбәләк. Үрдәк, син утырып ял итеп ал.

6 нчы Күбәләк. Үрдәк дускай, сиңа бик тә ошар дип уйлыйбыз. (“Күбәләкләр биюе”н биеп күрсәтәләр.)

Автор. Безнең Үрдәк яңадан юлын дәвам иттергән. Каршысына Керпеләр очраган.

Үрдәк. Исәнмесез, Керпеләр!

Керпеләр. Исәнме, Үрдәк дус!

Үрдәк. Сез безнең Хуҗаны күрмәдегезме? Ул утынга киткән иде, әле һаман да кайтып җитә алмый. Ә без, хайваннар-кошлар өйдә үзебез генә калдык. Тик моны сезгә сер итеп кенә әйтәм, зинһар, башка беркемгә дә әйтмәгез.

1 нче Керпе. Юк шул, күрмәдек, ә синең өең еракмы, анда сезнең усал еланнар, симез тычканнар бармы?

Үрдәк. Менә шушы сукмактан турыга барсагыз, безнең йортыбыз янына килеп чыгарсыз.

2 нче Керпе. Ярар, Үрдәк, рәхмәт. Без бернинди дә начарлык эшләмибез, тычканнарны, еланнырны гына аулап кайтабыз. Тик син сак бул, беркемгә дә сереңне сөйләмә. Сау бул, Үрдәк!

Үрдәк. Сау булыгыз, Керпеләр!

Автор. Бара икән, бара икән Сертотмас Үрдәк, каршысына Куяннар – озын колаклар очраган.

Куяннар. Сәлам, Үрдәк дус!

Үрдәк. Исәнмесез, шаян Куяннар! Сез безнең Хуҗаны күрмәдегезме? Ул утынга киткән иде, әле һаман да кайтып җитә алмый. Ә без, хайваннар-кошлар өйдә үзебез генә калдык. Тик моны сезгә сер итеп кенә әйтәм, зинһар, башка беркемгә дә әйтмәгез.

1 нче Куян. Юк шул, без беркемне дә күрмәдек.

2 нче Куян. Үрдәк, әйт әле безгә, сезнең өегез еракмы?

3 нче Куян. Һәм сезнең бакчада баллы кишер белән тәмле кәбестә үсәме?

Үрдәк. Менә шушы сукмактан турыга барсагыз, безнең йортыбыз янына килеп чыгарсыз! Бездә кишер дә үсә, кәбестә дә. Сау булыгыз, шаян Куяннар! (Төрле якка китәләр.)

Үрдәк.

Ай-яй, ай-яй!

Эзли, эзли арып беттем,

Бераз ял итим әле.

Бак, бак, бак.

Автор. Бара-бара Сертотмас Үрдәк, каршысына Аю абзыйлар килеп чыга.

Аюлар. Исәнме, Үрдәк дус!

Үрдәк. Исәнмесез, Аю абзыйлар! Сез безнең Хуҗаны күрмәдегезме? Ул утынга киткән иде, әле һаман да кайтып җитә алмый. Ә без, хайваннар-кошлар өйдә үзебез генә калдык. Тик моны сезгә сер итеп кенә әйтәм, зинһар, башка беркемгә дә әйтмәгез.

1 нче Аю. Юк шул, без күрмәдек сезнең Хуҗаны.

2 нче Аю. Ә сезнең өегез еракмы һәм сезнең Хуҗаның умартасы бармы?

Үрдәк. Менә шушы сукмактан турыга барсагыз —  безнең йортыбыз янына килеп чыгарсыз. Сау булыгыз, Аю абзыйлар!

Аю. Сау бул, Үрдәк!

Үрдәк.

Ай-яй, ай-яй!

Эзли, эзли арып беттем,

Бераз ял итим әле.

Бак, бак, бак. (Аланга Бүреләр чыга.)

1 нче Бүре.

Куяннар да күренмиләр,

Качканнар барсы да.

2 нче Бүре.

Ә шулай да эч бик бора,

Карыным бик ач. (Үрдәкне күрәләр.)

Бүреләр. Исәнме, Үрдәк дус!

Үрдәк. Исәнмесез, Бүре әфәнделәр! Сез безнең Хуҗаны күрмәдегезме? Ул утынга киткән иде, әле һаман да кайтып җитә алмый. Ә без, хайваннар-кошлар өйдә үзебез генә калдык. Тик моны сезгә сер итеп кенә әйтәм, зинһар, башка беркемгә дә әйтмәгез.

1 нче Бүре.Юк шул, беркемне дә күрмәдек. Ә сезнең симез сарыклар, кәҗәләр бармы?

2 нче Бүре. Сезнең өегез безнең кара урманнан еракмы?

Үрдәк. Менә шушы сукмактан турыга барсагыз, безнең йортыбыз янына килеп чыгарсыз. Әйе, симез-симез сарыклар да, кәҗәләр дә бар бездә. Ярый, сау булыгыз, Бүре әфәнделәр! (Һәрберсе үз юлы буенча китә.)

Үрдәк.

Ай-яй, ай-яй!

Эзли, эзли арып беттем.

Бераз ял итим әле.

Бак, бак, бак. (Сукмакта Төлке күренә.)

Төлке.

Нинди тәмле ис керә борынга,

Кайда да булса үрдәк бар монда.

Балаларыма бүлеп бирермен,

Үзем дә әзрәк авыз итәрмен. (Үрдәкне күрә.)

Төлке. Исәнме, матуркай, чибәркәй! Безнең урманда нәрсә эзләп йөрисең син?

Үрдәк. Исәнме, Төлкебану! Син безнең Хуҗаны күрмәдеңме? Ул утынга киткән иде, әле һаман да кайтып җитә алмый. Ә без, хайваннар-кошлар өйдә үзебез генә калдык. Тик моны сезгә сер итеп кенә әйтәм, зинһар. башка беркемгә дә әйтмәгез.

Төлке. Күрдем, күрдем, әйдә. атла минем артымнан, мин сине Хуҗа янына илтеп куям. (Төлке үрдәкне алдалап алып чыгып китә. Музыка астында төлке балалары биеп чыга.)

Төлке балалары (җырлыйлар).

Уйныйбыз да шаярабыз!

Шатлык күңелгә сыймый!

Әниебез көн дә безне

Каз-үрдәк белән сыйлый! (Төлке үрдәкне ияртеп кайтып керә.)

1 нче төлке баласы. Әни кайта, әни кайта!

2 нче төлке баласы. Әнием, без сине сагынып беттек!

3 нче төлке баласы. Әнием, безнең бик тә ашыйсы килә!

Төлке балалары (бергә). Ашарга нәрсә алып кайттың?

Төлке. Сабыйларым минем, мин сезгә Үрдәк ите алып кайттым, менә карагыз! (Үрдәк качып китмәкче була, ләкин төлке балалары аны сырып алып, һөҗүм итәләр. Үрдәк очып китә.)

Төлке балалары (бергә). Ашыйбыз, әйдә, ашыйбыз! (Алар үрдәк артыннан йөгереп китәләр.)

(Хуҗа яшәгән өй күренеше. Аюлар күренә.)

1 нче Аю. Эх, тамагым бик ачты.

2 нче Аю. Бал ашыйсым килә.

«Умарта кортлары җыры»

Без чәчәкләргә кунабыз бал җыяр өчен,

Тырышабыз, бал җыябыз кешеләр өчен. (2 тапкыр)

Без-без-без-без-без – кумагыз безне,

Без-без-без-без-без – чакмабыз сезне. (2 тапкыр)

1 нче Аю.Эх! Каян чыкты бу бал кортлары.

2 нче Аю. Тагын бал ашап булмады. (Аюлар чыгып кача. Куяннар күренә.)

1 нче Куян. Хәзер бергә баллы кишер, кәбестәдән авыз итәрбез. (Бүреләрне күреп алалар.)

2 нче Куян: Бүреләр килә! Бүреләр килә!

3 нче Куян. Качыгыз тизрәк! (Куяннар урманга кача. Бүреләр чыга.)

1 нче Бүре. Эт тә юк, хуҗа да юк!

2 нче Бүре. Кәҗә белән Сарык безнеке хәзер! (Бүреләр өй артындагы бакчага кереп китә. Төлке күренә, аның каршысына арткы планнан капкынга эләккән Бүреләр улый-улый чыга.)

Төлке. Бүреләр?

1 нче Бүре. Төлке? Безгә, зинһар, ярдәм ит!

2 нче Бүре. Күрәсеңме, без капканга эләктек!

Төлке (көлеп). Оһо, ха, ха, ха! Ярдәм итче имеш! Минем ашыйсым килә! Кайда әле тавыклар, әтәчләр? (Шулвакыт Акбай килеп чыга, өрә, төлке куркып кача. Эт капкынга эләккән Бүреләрне күреп ала.)

Акбай. Һау! Һау! Һау! Хуҗам, хуҗам! Кил тизрәк! Кил тизрәк!

Хуҗа. Нәрсә булды? Бүреләр? Ах, явызлар, кара син аларны! (Бүрегә атмакчы була.)

1 нче Бүре. Атма, зинһар, атма!

2 нче Бүре. Бик авырта аяклар!

Хуҗа. Авырта!? Ярый, бу юлы кичерәм! Югалыгыз биредән! Ычкындыр, Акбай, капкыннан. (Акбай Бүреләрне капкыннан ычкындыра, Бүреләр качып китә. Йорттагы тавышны ишетеп, Сарык, Тавык, Әтәч, Сыер, Кәҗә, Песи чыга.)

Тавык. Кыт, кыт, кыт, кыт. Нәрсә булды?

Әтәч. Кикрикүк! Нинди тавыш?

Сыер. Муу! Муу! Нишлисез, нишлисез?

Хуҗа. Эх! Безнең өйдә юклыкны кем әйтте? Кем серне чиште?

Кәҗә. Мәә-мәә-мәә! Бу эштә гаепле – ул безнең Үрдәк!

Сарык. Бәә! Бәә! Сезне эзләргә җибәрдек без аны!

Песи. Мияу-мияу. Ә үрдәк кайда йөри икән?!

Барысы (бергә). Югалды! (Елыйлар. Үрдәк очып кайта.)

Үрдәк. Бак, бак, бак. Ой-яй-яй. Арыдым! Бик озак очтым! Төлкедән качтым!

Хуҗа. Әй, мактанчык! Барысына да серне чишкәнсең! Эх, тиктормас! Моннан соң синең исемең булыр Сертотмас!

Үрдәк. Бак, бак, бак. Болай булыр диеп, дусларым, һич уйламадым! Серне әйткәнне сизми дә калдым. Әйе, гафу итегез сез мине, мескен Үрдәкне. Моннан соң, уйлап сөйләрмен һәрбер сүземне!

Барысы (бергә). Ярый, Үрдәк, сине гафу итәбез!

Хуҗа.

Сабак булсын синең бу эш

Барыгызга да!

Бардыр әле үрдәк кебекләр

Сезнең арада!

(«Күңелле сәяхәт» җырын (А.Минһаҗев сүзләре, Ә.Һадиева көе) башкаралар.)

  1. Иртәдән үк уянып,

Матур уйлар уйлап.

Сәяхәткә юнәлдек

Туган яклар буйлап.

Кояшлы юлларыбыз,

Алда күпме кызык.

Очып барасы килә

Кошларны да узып.

Кушымта:

Әй, рәхәт барулары

Дуслар белән бергә!

Күңелле сәяхәткә

Әйдә син дә, син дә!

  1. Күл буйларын урадык,

Болыннарда йөрдек,

Җиләк белән сыйландык

Урманнарга кереп.

Күргән шикелле булдым

Бары бүген, бүген.

Нинди матур икән бит

Туган яклар безнең!

Кушымта:

Әй, рәхәт барулары

Дуслар белән бергә!

Күңелле сәяхәткә

Әйдә син дә, син дә!

Автор. Шуның белән әкият тә беткән! Игътибарыгыз өчен рәхмәт!