А.Алишның «Чукмар белән Тукмар» әкиятенә нигезләнеп эшләнгән музыкаль әкият сценарийсы
Гүзәлия ГАЛИУЛЛИНА,
Казандагы
180 нче балалар бакчасының
татар теленә өйрәтүче тәрбияче
Залның уртасында ике өй тора. Өй тирәли агачлар, чәчәкләр, эскәмия, коймага терәп куйган тырмалар, көянтә, чиләкләр.
Алып баручы. Хөрмәтле кунаклар. Без сезгә Абдулла Алишның «Чукмар белән Тукмар» әкиятеннән өзек күрсәтәбез. Игътибар белән карагыз.
Чукмар (чыга, канатларын кагып). Кик-ри-күк !Кик-ри-күк!
Тукмар (чыга, канатларын кагып). Кик-ри-күк !Кик-ри-күк! Йоклап калмаска кирәк!
Әби (чыга, әтәчләрнең башларыннан сыйпап). Ярый әле сез бар мине уятучы.
Чукмар. Рәхмәт, әбекәем.
Тукмар. Калганнар әле дә тормыйлар.
Бергә (кычкыралар). Кик-ри-күк!
Чебиләр белән бергә ике тавык чыга. «Чебиләр зарядкасы» биюе. (Әби эскәмиядә сокланып карап утыра.)
Әби. Матурларым, әйдәгез, чүпләгез ярмаларны! (Җим сибә.)
Тавык белән чебиләр ярмаларны чүплиләр.
Чукмар белән Тукмар бииләр, биеп бетергәч сугышалар.Чебиләр һәм тавык, куркып, өй янына качалар. Әби Чукмар белән Тукмар янына килә.
Чукмар. Син ник минем алдан ашыйсың?
Тукмар. Син ник алдыйсың?
Әби. Әле сез шулаймы? (Бер әтәчне кулыннан тотып, күрше өйгә алып китә. Ишек шакый.)
(Күрше әбигә) Күрше дустым, ике әтәч сугышалар. Нишләтергә боларны? Синдә кунак булсын бу әтәч. Бәлки аңлар дуслыкның кадерен.
Күрше әби. Аһ җүнсез, кара син аларны! Яхшы күрше, әйдә керсен, әтәч дустын азрак сагынсын. (Әбиләр өйләренә кереп китә.) Моңсу көй яңгырый.
Чукмар (чыга, җырлый).Ашыйсы да, эчәсе дә килми хәзер, кәеф юк.
Тукмар дустым кайтсын иде.
Кик-ри-күк, кик-ри-күк! (Барып утыра.)
Тукмар (чыга). Уйнап карыйм, җырлап карыйм,
Уянам да бик иртүк.
Чукмар дустым кайда икән,
Кик-ри-күк, кик-ри-күк!
(Яннарына әби килә.)
Чукмар. Әбием, зинһар гафу ит.
Тукмар. Синең сүзне тыңларбыз,
Беркайчан да борчымабыз! (Әбине кочаклыйлар.)
Әби. Мин бик шат,
Дус яшәрбез бергәләп.
(Күрше әби, тавык, чебиләр чыга уртага.)
Җырлыйлар.
Дуслар белән күңелле,
Дуслар белән ямьлерәк.
Бу дөньяда яшәр өчен,
Дустың булу бик кирәк!
(Баш ияләр.)
