А.Алишның «Бал корты һәм Шөпшә» әкияте – сәхнәдә

Резидә СИДЕЛЬНИКОВА, Алсу МАМЕДОВА,

Казандагы 358 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре

Катнашучылар: Әкиятче, Чәчәкләр башлыгы, Бал корты, Шөпшә, Кырмыска, Чикерткә, Күбәләк, Коңгыз, Энә карагы.

Реквизит: Чәчәк башлыгы, Бал корты, Шөпшә, Кырмыска, Чикерткә, Күбәләк, Коңгыз, Энә карагы костюмнары, скрипка, бөҗәк савытлары, ясалма чәчәкләр, тау формасында эшләнгән йомшак мендәрләр (модульлар), өстәл, кәнәфи, кечкенә чәйнек, чынаяк, өчпочмаклар, Чәчәкләр башлыгы өчен бизәкле таяк, җилләткеч, боерык, каләм.

Алдан эш. Балаларны әкият белән таныштыру. Мультфильм карау. Рәсем дәресләрендә әкият буенча рәсем ясау.

Тамаша барышы

(Чәчәкләр, күбәләкләр белән бизәлгән зал. Чәчәкләр башлыгы почмагы: өстәл, өстәлдә – чәйнек, чынаяк, савытта – өчпочмаклар; бизәкле кәнәфи, һәрбер бөҗәк өчен аерым урын хәзерләнгән.)

Әкиятче. Без Казан шәһәрендә яшибез. Борын-борын заманнан Казанда хезмәт сөючән халык яшәгән. Һәм бүгенге көнгә кадәр алар үз илләренә файда китерәләр. Ә менә хәзер хезмәт сөюче турында әкият карап китегез.

(Чәчәкләр башлыгы, Кырмыска, Чикерткәләр чыга. Музыка. Чәчәкләр башлыгы утыра, аның янында – Кырмыска, Чикерткәләр.)

Чәчәкләр башлыгы. Картайдым шул инде мин, бал да җыя алмыйм. Минем хәбәремне тыңлагыз: … (Кырмыска скрипкада уйный. Музыка.) Тукта инде. Кем дә кем бал салырга яхшы савыт хәзерли, барлык чәчәктәге балны шуңа бирәм. (Чикерткә оча, хәбәр сала.)

Чикерткә. Кем дә кем бал салырга яхшы савыт хәзерли, чәчәкләр башлыгы барлык чәчәктәге балны шуңа бирә. (Тылсымлы музыка.)

(Сәхнәгә бөҗәкләр (Күбәләк, Коңгыз, Кырмыска) очып чыга. Хәбәрне ишеткәч, бер-беренә карашалар, урыннарына очып китәләр, савыт ясарга тотыналар.)

Әкиятче. Бөҗәкләр көнне-төнне белмәгәннәр, бар да, тырышып, савыт эшләгәннәр. Һәркайсыныңда бал җыярга рөхсәт аласы килгән.

(Шөпшә очып йөри башлый, Бал корты янына очып килә. Музыка.)

Шөпшә. Сәлам, Бал корты.

Бал корты. Исәнме, Шөпшә дус. Син бал савыты ясадыңмы соң әле?

Шөпшә. Әй, өлгерермен әле. Әйдә, минем белән биергә киттек.

Бал корты. Юк, Шөпшә дус, мин уйлыйм әле.

(Бал корты уйлый, Шөпшә бии.)

(Бөҗәкләр, төрле яктан үзләре ясаган савытларын тотып, Чәчәкләр башлыгы янына очып киләләр.)

Чәчәкләр башлыгы. Савытларыгызның сыйфатын тикшереп  карыйм әле.

(Ясаган савытларны карый, Кырмыска скрипкада уйный. Музыка.)

Чәчәкләр башлыгы. Туктап тор инде беразга. (Аңа савытлар ошамый, чөнки алар ватылып китә.) Мондый савытлар миңа кирәкми, шуңа күрә бал да сезгә эләкми. (Бөҗәкләр очып китәләр.)

Әкиятче. Шөпшә белән Бал корты иң соңгылар булып эшкә керешкән.

(Шөпшә, Бал корты янына очып килеп, бал корты савыт ясый. Музыка.)

Шөпшә. Сәлам, Бал корты.

Бал корты. Хәерле көн, дустым. Савытың ничек?

Шөпшә. Ясый да башламадым әле, соңынан да өлгерермен әле. Әйдә, минем белән кояшта кызынырга.

Бал корты. Юк, бармыйм, минем эшлисем бар әле. (Музыка.)

Чәчәкләр башлыгы (тузынган). Ясаган савытларның барысы да яраксыз, иртәгә ярышның соңгы көне. (Янында – Кырмыска, Чикерткәләр.)

(Шөпшә кояшта кызынып ята. Чикерткәләр очалар, хәбәр салалар).

Чикерткәләр. Иртәгә соңгы көн.

(Шөпшә кызынып яткан җиренән тора да кәгазь яфраклардан савыт ясый, аны бизи. Музыка. Җырлый-җырлый Чәчәкләр башлыгы янына очып килә, савытын куя.)

Шөпшә (җырлый).

Мин – зифа Шөпшә кызы,

Бөҗәкләрнең асылы.

Матурлыкта – беренче,

Һәрвакыт җиңүче.

Шөпшә. Нинди мат-у-уур!

Чәчәкләр башлыгы. Матууур! Бал корты кайда соң? Өлгерми инде әллә?

(Бал корты очып килә, кулында – савыт. Җырлый. Музыка.)

Бал корты (җырлый).

Иртүк эштә, тырыш без,

Ялкауларны сөймибез,

Бал кортлары – без, без, без.без,

Бал җыябыз без, без, без.

Чәчәкләр башлыгы. Йә, тикшереп карыйк инде савытларыгызны.

(Шөпшә калтырана. Музыка. Шөпшә савыты ишелеп төшә, Бал кортыныкы нык була.)

Чәчәкләр башлыгы. Әйбәт, тырышкан, менә дигән кәрәз эшләп чыгарган.

Чәчәктән бал җыярга Бал кортларына рөхсәт бирәм. (Кырмыскага.) Нишләп торасың инде, уйна. (Музыка.)

Әкиятче. Шул көннән башлап, Бал кортлары чәчәктән бал җыя башлаганнар, ә Шөпшәләр ялкаулыклары аркасында оятка калганнар.

(Музыкага балалар чыга, бергәләп «Хөрмәт төбе – хезмәт» дип әйтеп, баш ияләр.)