Ә, ә хәрефе һәм аның кассадагы урынын үзләштерү

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм теле (грамотага өйрәтү)

Миләүшә РӘХИМОВА,

Байлар Сабасындагы 6 нчы “Балачак” балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат: [Ә, ә] авазы белән танышуны дәвам иттерү.

Бурычлар:

белем бирүдә: авазларны танырга өйрәтүне дәвам иттерү;

үстерелешле: әдәби әсәрләрне ишетеп кабул итү күнекмәләрен үстерү;

тәрбияви: балаларда иптәшләренең җаваплары белән килешү яки килешмәүне дусларча әйтеп бирә белү кунекмәләрен булдыру.

  1. Оештыру өлеше

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез әле, сезнең белән шөгылебезне башлап җибәрик.

  1. Мотивацион өлеш

(Балаларга сораулар бирелә.)

Тәрбияче. Гаиләгездә иң кадерле кешеләр кемнәр алар? Алар турында сөйләп биререгез әле. (Балалар сорауларга җавап бирә һәм кадерле кешеләре турында кыскача гына берничә сүз белән сөйләп китәләр.)

  1. Төп өлеш

Тәрбияче (Роберт Миңнуллинның «Әтәч» шигырен укый).

Әтәч

Иң матур төш күргәндә,

Төшкә әни кергәндә,

Тотына кычкырырга –

Туры килә торырга.

«Тор-тор!» – диеп әйткәч тә,

Үпкәләмим әтәчкә!

(Балалар белән бергәләп әтәч уенчыгын карыйлар, сорауларга җавап бирәләр.)

Ял минуты

Кошлар

Кошлар булып очабыз, (балалар кулларын як-якка җәеп “очалар”)

Аннан җиргә кунабыз, (чүгәлиләр)

Бераз ял итәбез дә

Тагын очып китәбез. (кулларын як-якка куеп “очалар”)

Тәрбияче. Балалар, без сезнең белән хәзер аз гына битләрдә эшләп алачакбыз. Урыннарыгызга утырыгыз. (Балаларга битләр таратыла. Анда өч төрле рәсем (әтәч, кәнфит, мәк рәсемнәре) һәм Ә хәрефе сурәтләнгән.)

Балалар (рәсемнәрне буйыйлар һәм һәрбер сүздә [ә] авазының урынын билгелиләр). Ә хәрефе сүз башында, уртасында, ахырында килергә мөмкин.

(Рәсемнәр белән эш беткәч, балалар Ә, ә хәрефләрен (баш һәм юл) язалар. Язу барышында кул хәрәкәтенең башлангычын күрсәтүче нокталарга, хәрәкәтнең юнәлешен күрсәтүче укларга игътибар итү күнекмәсе формалаштырыла.)

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез әле, сезнең белән бер уен уйнап алыйк. Уенның исеме “Серле сандык” дип атала. Мин сезнең һәрберегезгә серле сандык биреп чыгам. Сез күзләр йомык килеш эченнән берәр әйбер аласыз. Аннары алган әйберне исеме белән атыйсыз һәм [Ә] авазы барлык\юклыгын , сүзнең кайсы өлешендә урнашканлыгын әйтәсез. Башладык.

  1. Йомгаклау өлеше

Тәрбияче. Без бүген ниләр эшләдек?

– Сезгә нәрсә эшләү күбрәк ошады?

– Афәрин, балалар. Сез бүген бик нык тырыштыгыз, афәрин!