Сугыш кайтавазы

№ 176

(Бөек Җиңүнең 76 еллыгына театральләштерелгән әдәби-музыкаль кичә)

Рәмзилә ХӘБИРОВА, Алинә МӨХӘММӘТГАЛИЕВА,

Арчадагы 2 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Кичә барышы

(Талгын гына музыка уйный. Җыйнак кына авыл өе. Өстәлдә фотоальбом, борынгы радиоалгыч яки проигрыватель (граммофон). Өлкән яшьтәге әби гаилә альбомын карап утыра, уйга баткан. Шулвакыт оныклары йөгерешеп керәләр, әби янына килеп, аны кочаклап алалар.)

1 нче күренеш

Малай. Әби, әбием, әбекәй, син кайда?

Кыз. Әбием, син нәрсә карыйсың?

Әби. Иии, оланнар, килегез әле, әтиләрегезнең балачаклары, мәктәп еллары, бабагыз белән минем яшь чакта төшкән фоторәсемнәр… Нинди якты хатирәләр монда, күрегез! —  (дип сөйләнә-сөйләнә пластинка алып тузанын сөртә. Пластинканы урнаштыра, үзе сөйләнә.) Сугыш чорының бар авырлыгын үз җилкәләребездә үткәрдек шул без – сугыш чоры балалары. Кем уйлаган шулай булыр дип. Тормыш арбасын җигелеп тарттык без, балакайларым. 14 – 15 яшьлек балалар да бик тиз олыгайды шул ул вакытларда.

2 нче күренеш. Сугышка озату.

(Резеда Шәрәфиева башкаруында «Саубуллашу вальсы» яңгырый. Шул вакытта әби белән балалардан ерак түгел дүрт пар чыгарылыш сыйныф укучысы чыгып вальс бии. Күңелләре шат. Йөзләрдә елмаю. Кинәт радиодан Левитан тавышы ишетелә. Бөтенесе тынып, әсәрләнеп калалар. Тыңлыйлар. Кинәт бер малай йөгереп керә.)

Егет (бик шомлы тавыш белән.) Кызлар, егетләр ил өстенә кара кайгы килде. Бөтен хыялларыбыз да челпәрәмә килде. Айбулат син дә, Тимерхан син дә табиб була алмыйсын. Безгә туган илне сакларга кирәк, егетләр! (Көй өзелә. Барысы да аптырап туктап калалар.)

Кыз. Сугыш… башланган!..

Егетләр. Ватан өчен, Туган ил өчен, җиңү өчен бары алга!!! 

(Сәхнә алдында юл киемнәреннән егетләр күренә, аркаларында – юл капчыклары. Кызлар әкрен генә елый, солдатларны сугышка озату башлана. Ике кыз пәрдәне ача. Хор башкаруында «Солдатлар» (Р.Әхмәтҗанов сүзләре, Ф.Әхмәдиев көе), «Майский вальс» (М.Ясень сүзләре, И.Лученок көе) яңгырый.)

3 нче күренеш

Ана (Ана ян тәрәзәгә караган көе оныкларына сөйли). Сугыш башлангач та, башта бабагызны, аннары 18 едә тулмаган олы улымны шушындагы кечкенә станциядән, кызыл вагоннарга утыртып, кояш батышына таба фронтка озаттым… Алар шушы юл белән, шул ук вагоннарга утырып, шушы кечкенә станциягә кире кайтып төшәрләр дип көттем… Сагыш тулы күңелем белән, бер дә сәбәпсез, эчем пошкан минутларда тәрәзәдән тимер юл буена карап торырга гадәтләндем… Улымны шушы юлдан әле кайчан гына, сумкасына ике телем ипи төреп мәктәпкә озата идем… Шул ике телемнең дә берсен ул миңа кире алып кайта иде… Соңгы китүендә мин аңа тагын яраткан телемнәрен төреп җибәрдем… Тик… бу юлы ипи телеме дә, улым да кире кайтмады… Ә мин һаман көттем… көтәм… көтәчәкмен… (Әби, өметсезләнүне басарга тырышып, акрын гына сулап, тәрәзәдән китә.)

(«Әнкәй безне Сөннән алып кайткан» җыры (Р.Миңнуллин сүзләре, С.Садыйкова көе) яңгырый.)

4 нче күренеш

(Җыр тына. Әби альбом эченнән солдат хаты ала. Аны оныкларына укый башлый. Сәхнәдә солдатларның ял минуты. Шулвакыт солдат хатын язып бетерә дә конвертка тыгар алдыннан әнисенә язган хатын  укый.)  

Солдат.

Кичке атыш тынган минутларда,

Әнкәй, сиңа сагынып хат язам.

Дары исе сеңгән конвертыма

Йөрәгемнең бер бөртеген салам.

Әнкәй! Күптәннән хатыгызны алган юк, барыгыз да исән-саулармы? Туган ягымны өзелеп сагындым, Әнкәем! Күз нурым, әгәр мөмкин булса, мин сине кочагыма алыр идем, урылмыйча калган иген кырларына башым салып, туган туфрагымның исен булса да иснәр идем. Мин бик ерак илләрдә шул хәзер, гел сугыш эчендә, бик хәтәр җирләрдә йөрибез, Аллага тапшырдык, догада торыгыз, туганнарым! Хуш, сау булыгыз. Әгәр кайтмый калсам, елама, әнкәй… Без бит Ватан өчен, тынычлык өчен һәлак булабыз. Тез чүгеп, кол булып яшәсәк, бу дөньяның ни рәхәте булыр иде!

Сагындым, бик сагындым сине, әнкәй, туган илем! Сине кочып, үбеп синең олы улың.

(«Туган як – иң кадерле» җыры (М.Газетдинов көе, Л.Газетдинова сүзләре) башкарыла.)

Әби. Сугышның күп авырлыгы солдат җилкәсенә төшә. Аларның күбесе яу кырында ятып калды. Бу куркыныч сугышта башларын салган курку белмәс батыр улларыбызның саны исәпсез-хисапсыз.

Бөек Ватан сугышында илебез 27 миллионнан артык кешесен югалтты. Һәр югалткан солдатны бер минутлык тынлык белән искә алсак, илебез 50 елга тынар иде, тынар иде, тынар иде. (1 минутлык тынлык игълан ителә. Бер укучы башкаруында «Сугыш кайтавазы» җыры (Җ.Дәрзаман сүзләре, М.Маликов көе) яңгырый. Әби альбомнан фоторәсем сыпыра, балаларга нидер сөйли.)

Әби. Сугышның ахыргы көннәре иде… Җиңү таңы якыная дип торганда кече улымның кызы сырхаулады.

Укучы (Муса Җәлилнең «Дару» шигырен яттан сөйли).

Кыз авырды, тәне ут шикелле,

Сулыгып-сулыгып тибә йөрәге.

Гаҗиз калды доктор, авыру кызга

Бер дару да файда бирмәде.

Яткан чакта авыру түшәгендә,

Авыр төшләр белән саташып,

Ачылды да ишек, юл киеменнән

Кайтып керде кызның атасы.

Маңгаенда батыр яра эзе

Һәм билендә поход каешы.

Еллар буе кызны зарыктырды

Шул атаның йөрәк сагышы.

Таныш йөзне күреп кыз елмайды:

«Әти!» – диеп, аңа үрелде.

Шул төнне үк йөздән тире чыкты,

Кызу кайтты, тәне сүрелде.

Гаҗәпләнмә, доктор, күреп кызның

Дару эчми кинәт савыгуын.

Белмәдеңме җирдә «сөю» дигән

Иң куәтле дәва барлыгын!

Әби. Сугыш! Күпме михнәт, күпме кайгы китерде ул кешеләргә. Күпме бала –әтисез, күпме хатын – ирсез, күпме ата-ана балаларсыз калды! Күпме яшь түгелде! Күпме авыллар, шәһәрләр җимерелде! Күпме кешенең йөрәге әлегә кадәр әрни, чөнки алар үз балаларының, туганнарының хәтта кайда күмелүләрен белми. Илебездә тол калган хатыннарның, әтисез калган балаларның санын санап бетергесез. Әти назын күрмичә үскән, «әтием» дип әйтергә кешесе булмаган балаларның йөрәге гомер буе әрнегән. Аның өстенә ачлык… Ничек түзгәннәр дә, ничек җиңеп чыкканнар?! Алар көчле рухлы булганнар.

Алып баручы. Без сугыш турында китаплардан, кинолардан гына беләбез. Кайберләребез әби-бабаларыбыз сөйләвеннән белә.Бүген без кичәбезгә тыл эшчәннәрен, сугыш чоры балаларын очрашуга чакырдык. Алар сугышның нәрсә икәнен, нинди газаплар китергәнен бик яхшы беләләр. Ә без игътибар белән тыңлыйк һәм үзебезне борчыган сорауларыбызны әзерлик. Хәзер сүзне аларга бирәбез. (Кунаклар чыгышы.)

Алып баручы.

Сугыш килеп китте бу җиргә

Нәрсә күрсә шуны яндырып

Күмер, көл, үлек калдырып,

Сугыш килеп җитте бу җиргә.

5 нче күренеш

(Шушы вакытта поезд тавышы ишетелә. Левитан Җиңүне хәбәр итә. Кызлар йөгереп чыга кулларында – ап-ак шомырт чәчәкләре. Поезддан егетләр төшә, күңелле ыгы-зыгы, бию башлана.

Кызлар башкаруында «Җиңү көне» җыры (Г.Айзетуллова сүзләре, И.Галиев көе) яңгырый. Алар җырлаган вакытта әби, ике баланы җитәкләп, алга килә.)

Әби. Әйе, бу сугыш илебезгә күпме кайгы-хәсрәт, күпме күз яше китереп, күпме сабыйны ятим калдырды, бәхеттән мәхрүм итте. Шулай булуга карамастан, Ватанга булган мәхәббәт, тыныч, бәхетле киләчәккә ышаныч барысыннан да көчле булып, Бөек Җиңүгә китерде.

Кыз.

Матурлыгы өчен бу көннәрнең,

Кемнәр генә корбан булмаган!

Исемнәрен тарих безгә үзе

Саклап килә ерак еллардан!

Малай.

Батырлыгын совет солдатының

Рәхмәт белән искә алабыз.

Җиңүләрдән аның хөрмәтенә

Мәңге яшәр һөйкәл салабыз.

Әби.

Булмасын илдә сугышлар,

Килмәсен җиргә афәтләр.

Тимәсен илгә тагын зәхмәт,

Матур булсын җирдә тормышлар!

(Шигырь юллары сөйләгән вакытта  катнашучылар  сәхнәгә чыга.)

Әби. Без бәхетле чорда яшибез, якты мәктәпләрдә укыйсыз, белем аласыз, үзегез яраткан эш белән шөгыльләнәсез. Җир йөзендә сугышлар кабатланмасын, алга таба да тыныч, мул, матур тормышта яшәргә язсын иде безгә!