Лунтикка ярдәмгә

№ 174

(Мәктәпкә әзерлек төркемендәгеләр катнашында шөгыль)

Раилә ГАЗЫЙМОВА,

Балтач бистәсендәге 2 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе  

Максат. Балаларның галәм турындагы белемнәрен формалаштыру.

Бурычлар:

– арифметик һәм логик бурычларны хәл итә белү, күләмле геометрик фигураларны тикшерү һәм атау; күләмле, тәртипле һәм кире санау күнегүләре эшләү, чиктәш саннар һәм яссылыклы геометрик фигуралар турында белемнәрне ныгыту, киңлектә ориентлашу, космик очучы объектларны гамәли материал ярдәмендә конструкцияли белү;

– галәм табигате, Кояш системасы планеталары, йолдызлар турында күзаллауларны киңәйтү; эзләнү-тикшерү эшчәнлегенә кызыксынучанлык уяту, дәреслек, сүзлек белән эш итә белү; мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләмен күрү һәм ишетү сәләтен, игътибарын, карашын, логик фикерләүне, кызыксынучанлыкны, зирәклекне үстерү;

– яңа, дустанә мөнәсәбәт, сәнгатьчә зәвык тәрбияләү.

Сүзлек: Меркурий, Сатурн, боҗралар.

Җиһазлар: биремле конвертлар, Лунтиктан хат, төсле су салынган үтә күренмәле стаканнар, педагогик комлык, ароматлаштырылган тозлы тәлинкәләр, балалар өчен карточкаларда һәм шәхси битләрдә Йолдызлык сурәтләре, җыелма тукыма, «Кояш нурлары», «Чиктәш саннар», «Йолдызлыкны төзе», «Космик сәяхәткә без нәрсә алачакбыз?» дигән дидактик уеннар, фломастерлар, кәгазь тәлинкәләр, җилем, вулкан моделе, төсле буяулар, сода, пластик шешә, әче эретмә.

Музыкаль бизәлеш: шигырьләр һәм табышмаклар, музыкаль озата бару, космос тавышлары.

Алдан эшләнелгән эш: шигырьләрне өйрәнү, иллюстрацияләр карау.

Шөгыль барышы

(Төркем бүлмәсе Кояш, планета һәм йолдызларның модельләре һәм рәсемнәре белән җиһазландырылган. Балалар, кулга-кул тотынып, келәмдә басып торалар. Тәрбияче балаларның игътибарын Лунтик сурәтләнгән конвертка юнәлтә.)

Тәрбияче. Балалар, ничек уйлыйсыз, бу хат кемнән килгән икән? (Һәрбер бала хатның кемнән булуы хакында фикерен әйтә.)

Тәрбияче. Әйдәгез, балалар, хатны укып карыйк әле. (Хатны укый.)

«Бу хатны сезгә таныш Лунтик тикшерүче яза. Мин Җир планетасында Балтач исемле авыл һәманда 2 нче номерлы балалар бакчасы барлыгын белдем. Әлеге балалар бакчасына иң тату, уйлап табуларга һәвәс һәм кыю балалар йөргәнлеген белдем. Мин сезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәм. Явыз тылсымчы Астероид мине таныш булмаган планетага җибәрде. Миңа ярдәм итегез! Кояш системасында биремнәр яшеренгән, бары шуларны табып кына мине кире кайтарып булачак».

Тәрбияче. Балалар, ярдәм итәбезме? Бар биремнәрне үтәп, Лунтикны табыйк һәм аңа өенә кайтырга ярдәм итик? Һәр үтәгән биремнәргә алынган йолдызларыгызны юл сумкаларына салып барырсыз. Без күпмедер вакытка үзебезне космос тикшеренүчеләре итеп күзаллыйк. Космонавтлар очышка китәр алдыннан, махсус тренинглар уза. Балалар, без дә, шул ук күнегүләрне башкарып, очышка әзерләнербез.

(Талгын музыка яңгырый, балалар түгәрәк эчендә басып тора.)

Тәрбияче. Балалар, сез уңда, сулда, алда, артта, өстә, аста нәрсәләр күрәсез? (Балалар жавабы.)

Тәрбияче. Без күнегүләр ясадык, көч тупладык, сәяхәтебезне дәвам иттерер өчен, безгә кирәкле әйберләрне җыярга кирәк.

«Космик сәяхәткә нәрсә алабыз?» дидактик уены

(Балаларга ун төрле предметның сурәте күрсәтелә. Алар галәмгә кагылышлыларын гына сайлап алырга тиешләр.)

Тәрбияче. Балалар, сез ничә предметны үзегез белән алыр идегез, ничәне калдырдыгыз? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Очышка әзерләндек, кирегә саныйк: 10, 9, 8, 7, 6, 5, 4, 3, 2, 1! Старт! Әйдәгез, саныйк: биш, дүрт, өч, ике, бер, киттек… (Бу вакытта очып киткән ракета тавышы куела.)

Тәрбияче. Балалар, күзаллар өчен, очып барган кебек, хәрәкәтләр ясыйк. (Балалар ракетада очып барган хәрәкәтләр ясыйлар.)

Безнең очыш график буенча булачак, чөнки без Кояш системасының үзәгенә юнәләбез. Беренче тукталышыбызга килеп тә җиттек. Ракетабыз Кояшка утырды.

Тәрбияче. Балалар, Кояш планетамы әллә йолдызмы?

Балалар. Йолдыз.

Тәрбияче. Ә нәрсәгә охшаган ул?

Балалар. Янып торган шарга.

Тәрбияче. Балалар, тыңлагыз әле, Кояшта нинди тавышлар бар икән? (Балалар яздырган тавышны тыңлыйлар.)

Тәрбияче. Мин сезне беренче бирем яшерелгән конверт белән таныштырыйм әле.

«Кояш нурлары» уены

(Тәрбияче балаларга төрле зурлыкта булган кояш нурларын тезеп чыгарга куша. Әлеге биремне эшләгән балалар үзләренә йолдыз алалар, сумкаларына салып куялар.)

Тәрбияче. Сәяхәтебезне дәвам иттерәбез. Каршыбызда Кояшка бик якын урнашкан планеталарыбызның берсе тора. Балалар, аның исеме ничек икән?

Балалар. Меркурий.

Тәрбияче. Балалар, сез Меркурий турында ниләр беләсез? (Балалар сөйли.)

Тәрбияче. Мин сезгә бирем бирәм. Меркурий планетасында тикшерү станцияләре урнашкан. Сезгә уртадагы станциянең уң һәм сул ягында урнашкан станцияләрне урнаштырып чыгарга кирәк булачак. (Балалар биремне үтәп, үзләренә йолдыз алалар.)

Тәрбияче. Очышка сез әзерме? Киттек! Кирегә саныйк 10 нан 1 санына кадәр! Старт!

Сәяхәтебез кызыклырак булсын өчен, физкультминут эшләп алыйк әле.

Физкульт минут «Җир, һава, су».

(Тәрбияче «җир» дип әйтсә, балалар атлыйлар, «һава» дисә, кулларын кош канатлары кебек болгыйлар, тәрбияче «су» дисә, куллары белән суда йөзгән кебек итәләр.)

Тәрбияче. Безнең киләсе тукталышыбыз – Венера планетасы.

Балалар, биредә сезгә тагын бер бирем әзерләнгән. Венера планетасы ком белән тулган, анда төрле төрдәге геометрик фигуралар яшерелгән. Аларны эзләп табып, тикшерергә һәм исем бирергә кирәк.

(Балалар, бармакларын комга батырып, геометрик фигураларны эзләп табалар һәм исемнәрен атап баралар. (Комда шар, куб, цилиндр, конус булачак.) Һәр тапкан фигура өчен балаларга йолдызлар бирелә.)

Тәрбияче. Сәяхәтебезне дәвам иттерәбез. Сизәсезме, очыш вакытында вакытның узганлыгы сизелми дә. Алда безне киләсе планета көтә. Бу планетаның исеме кызыл төс белән бәйле. Нинди планета турында сүз бара икән?

Балалар. Марс планетасы.

Тәрбияче. Әйе, дөрес җавап бирдегез: Марс планетасы. Бу планетада вулканнар, кратерлар, үзән һәм чүлләр күп. Сез вулканның халәтен күзәтергә телисезме? Ул гадәти бер тауга охшап, «йоклый» ала, ә кратер «уянганда» аның түбәсеннән магма чыга.

Балаларның «Вулкан» тикшерү эшчәнлеге

Тәрбияче. Сәяхәтебезне алга таба дәвам иттерик. Безне алда Кояш системасының иң зур планетасының берсе – Юпитер көтә. (Балалар Юпитер планетасы турында булган мәгълүматларын җиткерә.)

Тәрбияче. Космик ракеталарда ял итү бүлмәләре бар, сәяхәт вакытында арыдык. Әйдәгез, утырып алыйк. Космоска сәяхәт иткәндә, сез күп йолдызлыклар күрдегез. Үрнәк буенча тактада Йолдызлыкларны тезегез, йолдызларны санап, тиешле санны табыгыз. (Биремне үтәгән өчен балалар йолдыз ала.)

Тәрбияче. Балалар, сезнең алда нокталар төшкән ак битләр бар. Нокталарны эзлекле рәвештә тоташтырып барып, сурәтне тасвирлагыз. Әлбәттә, һәр йолдызның исеме булган кебек, сез дә үз йолдызыгызга исем кушыгыз. (Балалар биремне эшли.)

Тәрбияче. Бераз ял иттегезме? Очышыбызны дәвам иттерик. Очар алдыннан, кирегә таба саныйк әле, 10 … 1! Старт! Безне Сатурн планетасы көтә. Бу планета турында сез нинди кызыклы мәгълүматлар беләсез?

Балалар. Сатурнда боҗралар бар. Алар тузаннан, ташлардан һәм боздан тора.

Тәрбияче. Сәяхәтебезне дәвам иттерер өчен, сезгә түбәндәге биремнәрне үтәргә кирәк булачак.

1 нче бирем. Кече аю йолдызлыгында 7 йолдыз бар, ә Зур аю йолдызлыгында – 8 йолдыз. Балалар, санап күрсәтегез әле, Зур аю йолдызлыгында йолдызлар ничәгә күбрәк?

2 нче бирем. Планета өстеннән комета узды, бераздан тагын 3 комета очып үтте. Планета өстеннән ничә комета үтте?

3 нче бирем. Космодромда 7 космик корабль бар иде, шуның 4 се очып китте. Космодромда ничә корабль калды? (Һәр үтәгән бирем өчен балалар йолдыз ала.)

Тәрбияче. Балалар, сез бик зирәк икәнсез, биремнәрне үтәдегез, сәяхәтебезне дәвам иттерәбез. Безне Уран планетасы көтә. Әйтегез әле, бу планета турында сез ниләр беләсез? (Балалар Уран планетасы турында сөйлиләр.)

Тәрбияче. Балалар, бик озак очтык, азрак ял итик, тукталыш ясыйк, киләсе биремне үтик.

Ком салынган тәлинкәләрне кулыгызга алыгыз. Мин сезгә геометрик фигуралар турында табышмаклар әйтәм, җавапларын сез имән бармак белән комга язарсыз.

Тәрбияче. Балалар, галәмне нинди прибор белән тикшерәләр?

Балалар. Телескоп ярдәмендә.

Тәрбияче. Балалар, кулыбызга ак битләрне алыйк та, аннан телескоп ясыйк әле. Ә хәзер исә телескоптан карап, якын-тирәгездә нинди планеталар, йолдызлар барлыгын тикшерик.

Кояш системасының 8 нче планетасы Нептунны карап узыйк. Ул – кечкенә һәм Кояштан иң еракта урнашкан планета.

Тәрбияче. Балалар, сез тагын нәрсә күрәсез?

Балалар. Лунтикны!

Лунтик. Рәхмәт, дуслар! Сез мине усал тылсымчы Астероидтан коткардыгыз. Биремнәрне үтәгәндә сез космик киңлектә сәяхәт иттегез, яңалыклар белдегез. Ә хәзер өйгә кайтырга вакытыгыз җитте, үзегез яши торган планетаның исемен әйтә аласызмы, балалар?

Балалар. Җир планетасы.

Тәрбияче. Җирнең космик үзәгеннән өйгә кайту турында сигнал килде.

Лунтик. Туктагыз, туктагыз. Өйгә кайту юлында мин сезне үземнең планетага кунакка чакырам. Сез беләсезме, мин бит Җир иярчене – Айда яшим.

Тәрбияче. Балалар, чакыруны кабул итәбезме?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Очышка әзерләндек! Без – сезнен белән яңа ачыш ясаучылар. Әйдәгез, оча торган космик корабльләр ясыйк. (Балалар кәгазьдән оча торган корабльләр ясый.) Әйдәгез, аларны сынап карыйк. (Балалар үзләре ясаган корабларны очыртып карый.)

Тәрбияче. Игътибар! Җир планетасының космик үзәгеннән «Өйгә кайтырга!» дигән сигнал килде. Лунтик, без өйгә кайтабыз, сау бул.

Экипаж! Үз урыннарыгызны алыгыз! Иминлек каешларын эләктерегез! Очтык. Җир атмосферасына керәбез. (Атмосфера тавышы.)

Тәрбияче. Менә өйгә кайтып та җиттек. Балалар, кайсыгыз әйтә ала, без бүген нинди эшләр башкардык? (Балалар сәяхәттән алган тәэсирләре хакында сөйли.)

Тәрбияче. Сезгә зирәк һәм акыллы булганыгыз, игелекле йөрәгегез өчен рәхмәт. Дуслык безгә чын могҗизалар тудырырга ярдәм итә. Исәпләгез, һәркайсыгыз күпме йолдыз алды икән? (Балалар йолдызларны саный.)