Тел – күңел көзгесе
№ 173
(Дәрестән тыш чара)
Лилия ШӘРАПОВА,
Казандагы 73 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат. Туган телгә карата хөрмәт, ихтирам, горурлык хисе тәрбияләү.
Бурыч. Туган телнең матурлыгын, байлыгын күрсәтү.
Җиһазлау. Рәсемнәр (өй, кояш); биремле карточкалар, тартмалар, видео, ноутбук, колонкалар.
Кичә барышы
Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Әйдәгез, барыбыз да матур итеп басып, кулга-кул тотышыйк, бер-беребезгә елмайыйк. Куллардан – кулларга җылылык, күңелдән – күңелгә рәхәтлек йөгерсен, йөзләргә якты нур булып елмаю сирпелсен. Менә шушы җылылык , рәхәтлек, елмаю безгә көн буена җитәрлек көч бирсен. Хәзер матур итеп утырыгыз. Бүген без сезнең белән бер бик матур аланга барабыз. Күзләрегезне йомыгыз әле. (Күз йомалар. Шул арада өй рәсеме эленә.)
Укытучы. Укучылар, күзләрегезне ачыгыз. Сез монда нәрсә күрәсез?
Укучылар. Өй, кояш, чәчәкләр.
Укытучы. Бу – гади генә өй түгел, бу – белем йорты. Әйдәгез әле, шушы өйгә кереп карыйк. Өйгә кергәч, иң беренче нишлибез?
Укучылар. Бу йортта яшәгән кешене эзлибез.
Укытучы. Бу өйдә кемнәр яши дип уйлыйсыз?
Укучылар. Кешеләр.
Укытучы. Әйе, кеше – йортның хуҗасы. Кеше йортны төзи дә, җимерә дә ала. Безнең җәмгыятебездә кеше булып яшәү өчен без нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Әйтеп карыйк әле. Аның өчен менә шушы өйгә игътибар итәбез, һәр бүрәнәдә бер сыйфат бирелә. (Балалар әйткән саен, бүрәнәләр ачылып барыла.)
Укучылар. Тырыш. Уңган. Гади. Акыллы. Намуслы. Тәртипле. Эшчән. Лаеклы.
Укытучы. Укучылар, бу сүзләрнең беренче хәрефләреннән нинди сүз килеп чыга?
Укучылар. Туган тел.
Укытучы. Хәзер мин сезгә телевидение алып баручысы Зәмирә Рәҗәпова укуында бер видео куям. (Видео куела.) Сез игътибар белән тыңлап, «Нәрсә соң ул тел?» дигән сорауга җавап табарга тиеш буласыз. (Укучыларның җаваплары тыңланыла.)
Укытучы. Әйе, иң беренче чиратта тел – ул аралашу чарасы. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып, соңгы сулышына кадәр тел һәм сүз – кешенең аерылгысыз юлдашы. Ә телнең төп материалы – сүз. Ачык, дөрес итеп сөйли белмәсәң, иң ялкынлы хисләр дә кешеләргә барып җитә алмый. Ә безнең телебез нинди тел? (Балаларның җаваплары тыңланыла.)
Укытучы. Әйе, татар теле – безнең милли телебез. Без шушы телдә сөйләшеп аралашабыз, белем туплыйбыз. Шуңа күрә без туган телебезне яратырга, аны яхшы белергә, әдәби телдә сөйләшергә тырышабыз. Сүз байлыгы чикле булса, теләгән фикереңне аңлатып бирүе бик авыр. Әдәби телне үзләштерү өчен күп укырга, хәтердә калдыра барырга кирәк.
«Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел», – ди халык. Менә шушы татлы, туган телнең серләренә, матурлыгына, байлыгына төшенү өчен, телнең сүзлек байлыгын, ягъни лексикасын белү зарур. Тел байлыгыбызны арттыру өчен мин сезне «Тел – күңел көзгесе» дип исемләнгән лексик кичәгә чакырам.
Чарабызны нәтиҗәле, уңышлы үткәрү өчен, мин классны өч төркемгә бүлдем. Һәр төркемгә конверт бирәм. Сез шушы конверттагы сүзләрне бер юлга җыярга тиешсез. Сезгә 1 минут вакыт бирелә. (Ком сәгате куела.)
Укытучы. 3 нче төркемнән башлыйбыз.
Тел дигән дәрья бар. (3 нче төркем)
Дәрья төбендә мәрҗән бар. (2 нче төркем)
Белгәннәр чумып алыр. (1 нче төркем)
Белмәгәннәр коры калыр. (Бергә уйлап табалар.)
Чыннан да, кичә ахырына кадәр сүзләрнең мәрҗән икәнен аңласак, максатыбызга ирешкән булырбыз.
1 нче тур. «Әйтем – сүзнең бизәге, мәкаль – сүзнең җиләге».
Укытучы. Мин сезгә битләр бирәм, анда мәкальләр язылган. Шул мәкальләрнең башын ахырына дөрес итеп тоташтырырга кирәк. Сезгә 1 минут вакыт бирелә. (Ком сәгате куела.)
1 нче командага
Ана теле … (бер булыр).
Әдәп башы – … (тел).
Иле барның … (теле бар).
Туган телем үзем өчен, … (башка тел көнем өчен).
2 нче командага
Татлы тел … (тимер капканы ачар).
Тел байлыгы бай итәр, … (тел юклыгы юк итәр).
Татлы сүздән … (тел корымый).
Сөйдергән дә тел, … (биздергән дә тел).
3 нче командага
Инсафлының … (теле саф).
Теле бозыкның … (күңеле бозык).
Теле татлының … (дусы күп).
Кылыч ярасы бетәр, … (тел ярасы бетмәс).
Укытучы. Молодцы, укучылар, сез эшне бик яхшы башкарып чыктыгыз.
2 нче тур. «Фразеологизмнарны аңлату» бәйгесе.
Укытучы. Өч командага да тартма бирелә. Шул тартмадан фразеологизмнарны алып укып, бер сүз белән әйтергә. Сезгә 3 минут вакыт бирелә. (Ком сәгате куела.)
1 нче командага
Белем эчү (уку)
Сагыз булу (әрсезләнү)
Учта эретү (буйсындыру)
Таң калу (соклану)
2 нче командага
Сабын күбеге очыру (мактану)
Кәкре каенга терәтү (алдалау)
Тетмәсен тетү (орышу)
Җене сөймәү (яратмау)
3 нче командага
Тал чыбыгы ашату (кыйнау)
Терсәкне тешләү (үкенү)
Салпы ягына салам кыстыру (алдалау)
Телең йотарлык (тәмле)
Укытучы. Бик яхшы, сез бу чарада да сынатмадыгыз.
3 нче тур. Тәрҗемәчеләр бәйгесе.
Фразеологизмнарны мәгънәләре туры килерлек итеп тәрҗемә итү. (Чиратлашып тәрҗемә итәләр.)
Вертеть хвостом – … (койрык болгау)
Золотые руки – … (алтын куллы)
Сидеть сложа руки – … (кул кушырып утыру)
Длинный язык – … (озын телле)
В мутной воде рыбу ловить – … (болганчык суда балык тоту)
Говорить в лицо – … (йөзенә бәреп әйтү)
Волос долог, да ум короток – … (чәче озын акылы кыска)
Бездонная бочка –… (төпсез мичкә)
Акча капчыгы – … (денежный мешок)
Укытучы. Әйбәт, бу сынауны да уңышлы үттегез.
4 нче тур. Шигырь уку.
Укытучы. Укучылар, туган телебездә – татар телендә язылган матур шигырьләр дә. Бәлки, искә төшереп, сөйләп китәрсез.
1 нче укучы.
Туган телемдә сөйләшеп,
Яшим мин туган илдә.
«Туган ил» дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.
Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.
2 нче укучы.
Мин сөйлим анам телендә,
Яшим атам җирендә.
Бу бәхет миңа бирелгән
Туган йорт бишегендә.
Тәүге кабат аяк басып
Сукмактан киттем йөреп.
Әйттем анам теле белән:
– Мин җирдә кеше! – диеп.
3 нче укучы.
Күзләремне ачты минем,
Иркәләде үз телем.
Үз телем яктыртты юлны,
Үз телем бирде белем.
Үз телеңне сөймәгәндә
Ярты ул алган белем.
Канатсыз коштай буласың,
Белмәсәң ана телен.
Әткәм-әнкәм телен белсәң,
Алдашмассың кайда да.
Туган телемдә эндәшәм
Кояшка да, айга да.
Туган телемдә аңлашам
Үткән, бүгенгем белән…
Әлифбамны дога итеп
Укыймын күңелемнән.
Игелекле булып үсим
Газиз туган телемә.
Туган тел бер генә була –
Әнкәй кебек бер генә.
Укытучы. Бала, тугач та, анасының телен үзләштерә. Шуңа күрә ул «ана теле» дип атала. Ана сүзе – аһәңле , моңлы, шигъри сүз ул.
Ләкин кайберәүләр: «Татар теле белән кая барып була?» – диләр. Туфан Миңнуллин әйтмешли, япон теле белән кая барып була соң? Мондый сүзләр һәм күренешләр җанны телгәли. Сез бу сүзләр белән килешәсезме? (Балаларның фикерләре тыңланыла.)
Укытучы. Тирә-юнебездә руслашу гадәти күренешкә әйләнеп бара. Саф татар авылларында гына татар теле саклана. Бу – һәр татар кешесен сискәндерергә, борчырга тиеш. Кая таба барабыз? Татар теле Кызыл китапта гына калмасмы? (Балаларның фикерләре тыңланыла.)
Укытучы. Бөек шагыйребез Г.Тукай да: «Халык – зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул» , – дигән.
Ә бит бездән еракта яшәүче милләттәшләребез үз телләрен онытмый. Читтәге милләттәшләребездән үрнәк алып, безгә дә телебезне сакларга, үстерергә кирәк.
Татар теле дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелде. Яшәгән җиребез – Татарстан Республикасы. Безгә төп йортыбызның хуҗалары булып яшәргә кирәк. Туган телебез – татар теле, шушы чәчәкләр кебек матур,кояш нурларыннан җылылык алып, мәңге шиңмичә балкып, нур сибеп торсын иде. Бүгенге кичәдән туган телебез язмышы турында уйланып таралабыз икән, димәк, безнең татар җанлы халкыбыз яши икән әле, диярбез.
Тел ачылгач әйтә алсаң: «Әни!» – дип,
Тел ачылгач әйтә алсаң: «Әти!» – дип,
Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
Туган телең әле бу булмас.
Соң минутта әйтә алсаң: «Әни!» – дип,
Соң минутта әйтә алсаң: «Әти!» – дип,
Күзләреңә яшьләр тыгылыр,
Туган телең әнә шул булыр…
Туган тел ул. Бездән соң да
Яшәр өчен туган тел.
Бүгенгедән киләчәккә
Дәшәр өчен туган тел.
Кичәбезне йомгаклап, бөек шагыйребез Г.Тукайның «Туган тел» җырын башкарабыз. (Күмәкләшеп «Туган тел» җыры башкарыла.)
Укытучы. Тел – халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен туган телне кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү – һәр кешенең изге бурычы. Бүгенге кичәбез сезгә телебезнең мөһимлеген, зарурлыгын ача алган булса, мин бик шат булыр идем.
Сезгә Зәмирә Рәҗәпова укылышында Гөлшат Зәйнәшеваның «Туган телем» шигыренә багышлап яздырылган видеоязманы карага тәкъдим итәбез.
Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт!