Күчеш элементы. Амфотерлык. Күчеш металлының генетик рәте

№ 173

(IX сыйныфта химия дәресе)

Миләүшә ГАФАРОВА,

Азнакай районы Тымытык урта мәктәбенең I квалификация категорияле химия укытучысы

Максат һәм бурычлар:

– элементларның периодик системасы турында белемнәрне ныгыту, системалаштыру;

– периодик системада урнашуларына карап, күчеш металлының үзлекләре ничек үзгәрүен ачыклау;

– укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, дөньяга фәнни караш булдыру.

Җиһазлау: дәреслек (Габриелян О.С., Остроумов И.Г. Сладков С.А. Химия. 9 класс. – М.: Просвещение), Менделеев таблицасы, эрүчәнлек таблицасы, кислота, селте.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

II. Белемнәрне актуальләштерү

1. Нәрсә ул период?

2. Элементның тәртип номеры нәрсәгә тигез?

3. Период номеры буенча нәрсәне табарга була?

III. Яңа материалны үзләштерү

Укытучы. Без бүген сезнең белән түбәндәге сорауларга җавап эзләрбез:

1. Нинди химик реакцияләр билгеле.

2. Металларның генетик рәтен билгеләү.

3. Таблица буенча нигезләрнең үзлеген билгеләү.

4. Кислоталарның үзлеген табу.

5. Суда эрүчәнлек буенча цинк гидроксидын табу юллары.

Лаборатор эш № 1. Цинк гидроксидын  табу, аның үзлеген өйрәнү.

Zn(OH)2

Ак утырымны күзәтү – ZnCl2 + 2NaOH = 2NaCl + Zn(OH)2

Zn 2+ + 2Cl + 2Na+ + 2OH = 2Na+ + 2Cl  + Zn (OH)2

Zn 2+ + 2OH = Zn (OH)2

Нәтиҗә ясау. Цинк гидроксидын табу – алмашу реакциясен үткәрү ул, яки кислота һәм селте кушу.

Ак утырымны эретү – Zn (OH)2 + H2SO4 = ZnSO4 + 2H2O

Zn (OH)2 + 2H+ + SO4 2- = Zn 2+ + SO4 2- + 2H2O

Zn (OH)2 + 2H+ = Zn 2+ + 2H2O

Нәтиҗә ясау. Цинк гидроксиды – ул нигез; кислота белән кушыла, тоз һәм су табыла.

Цинк гидроксидына селте кушу

Ак утырымны эретү – Zn(OH)2 + 2NaOH = Na2ZnO2 + 2H2O

Zn (OH)2 + 2Na+ + 2OH = 2Na+ + ZnO2 2- + 2H2O

Zn (OH)2 + 2OH = ZnO2 2- + 2H2O

Нәтиҗә ясау. Цинк гидроксиды – ул кислота; селте белән кушыла, тоз һәм су табыла.

Кайбер химик элементлар   амфотер – селте һәм кислота белән кушыла. Матдәләрнең кислота үзлеген дә, нигез үзлеген дә күрсәтү сәләтен амфотерлык дип атыйлар.

Гомуми нәтиҗә ясау. Цинк гидроксиды – ул амфотер кушылма, чөнки кислота белән кушыла, тоз һәм су табыла.

IV. Классификация схемасы белән эш

– Нинди класслар схемада юк?

– Матдәләрне классларга бүлү: металл яки неметалл?

Күчеш металлары: Al, Be, Cr, Pb, Mn, Mo һ. б. (Периодик системадан табу.)

V. Төркемнәрдә эш

Берничә укучы дәреслекнең 10 нчы битендәге схема буенча эшли. Берничә укучы белән алюминийга периодик системада урнашуы, атом төзелеше буенча  характеристика (дәреслекнең 3 нче бите) бирү.

Al – тәртип номеры 13.

III период (кече), 3 нче рәт.

III төркем, А төркемчәсе (төп).

Аr =27

Атом тозелеше: Z = +13, р+ = 13, е- = 13, nо= A-Z = 27–13 = 14.

Энергетик саны = 3.  Алюминийның электроннары энергетик катламда = 3.

Al +13Al 2е-, 8е-, 3е-

– алюминий атомында оксидлашу дәрәҗәсе (+3).

– периодта чагыштыру, алюминий атомының үзлеген табу (таблица).

R(B) < R(Al) < R(Ga)

R(Mg)>R(Al) > R(Si)

Алюминий – гади матдә.

Алюминий металл һәм гади матдә барлыкка китерә. Ул – типик металл, металлар кристаллашкан  челтәр һәм металлар  бәйләнеше.

Al0 – 3e- →Al+3

Элементның югары оксиды, аның характеры һәм үзлеге.

Al2O3 – алюминий оксиды, амфотер оксид.

Үзлекләре:

Нигез оксиды буларак реакциягә кислота оксидлары белән керә – тоз барлыкка килә: Al2O3 + 3SO3 = Al2 (SO4)3

Кислоталар белән узара реакциягә керә: тоз һәм су барлыкка китерә:

Al2O3+ 6HCl = 2AlCl3 + 3H2O

Кислота оксиды буларак реакциягә нигез оксидлары белән керә: тоз була: Al2O3+ Na2O = 2NaAlO2

Селте белән үзара реакциягә керә: тоз һәм су барлыкка китерә:

Al2O3+ 2NaOH = 2NaAlO2 + H2O

Гидроксид, аның характеры һәм  үзлеге

Al(OH)3 – алюминий гидроксиды, амфотер кушылма

Үзлеге:

Нигез буларак:

1. Кислота оксиды белән

2Al (OH)3 + 3SO3 = Al2(SO4)3 + 3H2O

2. Кислоталар белән үзара реакциягә керүе:

2Al (OH)3 + 3H2SO4 = Al2 (SO4)3 + 6H2O

2Al (OH)3 + 6H+ + 3SO4 2- = 2Al 3+ + 3SO4 2- + 6H2O

2Al (OH)3 + 6H+ = 2Al 3+ + 6H2O

Al (OH)3 + 3H+ = Al3+ 3H2O

Кислота буларак

1. Нигез оксиды белән узара реакциягә керүе:

2Al(OH)3 + Na2O = 2NaAlO2 + 3H2O

2. Селте  белән узара реакциягә керүе:

Al(OH)3 + NaOH = NaAlO2 + 2H2O

Al(OH)3 + Na+ + OH = Na+ + AlO2 + 2H2O

Al (OH)3 + OH = AlO2 + 2H2O

VI. Күнекмәләр булдыру өстендә эшләү

Алюминийның генетик рәте:

Al →Al2O→ AlCl3  → Al(OH)3

VII. Белемне ныгыту өстендә эшләү 

§ 33, 170 нче бит.

VIII. Өй эше

5 нче күнегү, 171 бит (язмача