Дидактик уеннар аша балаларга туган телне һәм аның милли мәдәни сәнгатен өйрәтү

№170

Индира ГАРӘПШИНА,

Балтачтагы 5 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле логопеды

Гөлназ ЗАКИРОВА,

Балтачтагы 5 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

 

Мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрнең төп бурычы –балаларны рухи яктан бай, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Ул төрле ысуллар белән тормышка ашырыла. Шулар арасында иң әһәмиятлесе – уеннар.

Хәзерге вакытта татар балалары үз телләре, туган ягы, Татарстан тарихы белән кызыксынмый диярлек, ә  күбрәк рус мәдәниятенә тартылалар. Шуны күз алдында тотып, без, тәрбиячеләр,  үзебезгә балаларда туган телгә мәхәббәт уяту, туган якның истәлекле җирләре белән кызыксындыру, татарларның, Татарстанның тарихын күзалларга өйрәтү бурычын куйдык. Аны тормышка ашыру өчен дидактик уеннарны кулай дип таптык. Уен – ул бала эшчәнлегенең, аның тормышының аерылгысыз өлеше. Бала җитез, өлгер, зирәк булып үссен өчен төрле характердагы уеннар балалар тормышының аерылгысыз юлдашы булырга тиеш. Яшь буын тормышның төрле сынауларына бирешмәскә, уңышсызлыкларыннан җебеп төшмәскә тиеш, дибез. Ә моңа яшьтән үк балаларның төрле уеннар уйнаулары аша ирешергә мөмкин.

Дидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, нәтиҗә ясарга, алган белем һәм күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Балаларның сөйләм телен, сүз байлыгын, хәтерен, иҗади фикер йөртүен, игътибарлылыгын үстерә, мөстәкыйльлеген арттыра, бер-береңне тыңлый, ишетә белү сыйфатын тәрбияли. Уен вакытында баланың сөйләме үсә, камилләшә, сүз байлыгы арта. Чөнки бала бу вакытта күпләр белән бәйләнешкә керә,  яңа сүзләр ишетә һәм үзе дә аларны сөйләмендә куллана башлый.

Дидактик уеннар, гадәттә, өч төп төргә бүленә:

– предметлар һәм табигый материаллар белән уеннар;

– өстәл уеннары;

– сүзле уеннар.

Дидактик уеннарны оештырганда без төп дидактик принципларга нигезләнәбез. Болар: эзлеклелек принцибы, кабатлау һәм күрсәтмәлек принциплары. Балаларның психологик һәм яшь үзенчәлекләрен истә тотып, уен эшчәнлеген оештыруда берничә төп юнәлешне күрсәтәбез:

– баланың фикерләү, күзаллау сәләтен үстерү;

– уенны баланың һәр төр эшчәнлегенә, режим моментларына кертү;

– һәр баланың характерын, темпераментын, шәхси мөмкинлеген, теләген истә тоту.

Бүген без сезнен игътибарыгызга үсеп килүче яшь буынга халкыбызның милли-мәдәни рухын сеңдерү юнәлешендә, туган якны өйрәтүдә ярдәм итә торган, үзебезнең балалар бакчасы балалары иң  яратып уйный торган уеннарны тәкъдим итәбез.

  1. “Туган телдә сөйләшәбез” УМКна нигезләнеп, һәр яшь үзенчәлегенә туры килә торган лэпбуклар төзедек. Лэпбукта тупланган уеннар аша шөгыльләрдә алган белемнәрне  ныгытабыз, камилләштерәбез, балаларның сүз байлыгын арттырабыз, туган телгә мәхәббәт тәрбиялибез.
  2. Республикабыз Татарстан темасына аерым лэпбук ясадык. Әлеге лэпбукта тупланган уеннар аша  республикабыз турында өйрәнергә кызыксыну уятабыз.  Аның истәлекле урыннарын истә калдырырга тырышабыз, белемнәрен ныгытабыз.
    1

Лэпбукта урнаштырылган Татарстан картасына балалар үзләре танып зур шәһәрләрнең гербларын табып урнаштыра алалар.  Республикабызның зур шәһәрләре турында өйрәнәләр.

2

Күпмилләтле Татарстан халкы турында мәгълүмат бирү өчен кечкенә китапчык ясадык. Бу китапчык аша балаларны  Татарстанда яшәүче төрле милләт халыкларының киемнәре белән таныштырабыз, аларны танырга өйрәтәбез. Татар халкының милли киемнәре (өс һәм аяк киемнәре, бизәнү әйберләре, җиз тәңкә, беләзек һ.б.), түбәтәй, калфак турында тулырак мәгълүмат бирәбез.

Татарстан Республикасының танылган шәхесләре, аларның эшчәнлеге белән тирәнрәк таныштыру өчен «Татарстан Республикасының күренекле шәхесләре” дигән уен ясадык.

3

  1. “Тылсымлы йорт” уены. Бу күпфункцияле уен. Аны кулланып, “Хатаны тап”, “Ә син беләсеңме?” , “Кайсы артык” кебек уеннар оештырып була. Әлеге патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан ясалган уеннар аша балаларның хәтере, күзәтүчәнлек, игътибарлылыкүстерелә. Республикабызда  яшәүче танылган шәһесләр, милли бәйрәмнәрне, гореф-гадәтләрне өйрәнү  өчен дә уңайлы.
  2. Балаларга татар халкының үткәнен өйрәтү, халык авыз иҗаты белән, онытылып баручы милли бәйрәмнәр, йолалар, гореф-гадәтләр белән таныштыру максатыннан аерым альбомнар ясалды. Бигрәк тә хезмәт йолаларына, татар халкының традициягә кергән бәйрәмнәренә зур игътибар бирергә тырыштык. Алар – күнел ачу чаралары, бәйрәмнәр оештырганда куллану өчен  бик уңайлы чыганак.
  3. Татар милли киемендәге бизәкләр турында балаларның күзаллауларын киңәйтү, татар милли киемнәренә кызыксыну уяту, татар бизәкләре белән таныштыруны дәвам итү максатыннан “Парын тап” уены ясадык. Бу уен балаларда шулай ук зур кызыксыну уята торган уеннарның берсе. Балалар милли татар бизәкләре арасыннан үзләре сайлап алган бизәкнең парын табып дөрес итеп атарга тиеш.
    4
  4. Татарстан Республикасының башкаласы булган Казан шәһәренең истәлекле урыннарын өйрәнү максатыннан “Кубиклы пазл” ясадык. Уен барышында балалар Казанның бер истәлекле урыны ясалган карточканы сайлап алып, пазл формасында кубиклардан шул рәсемне җыялар. Уен аша балаларның эзлекле фикер йөртүе, хәтер, фикерләү сәләтеүстерелә, кул чуклары хәрәкәте активлаштырыла.
    5
  5. Безнең Татарстан Республикасы — бик кунакчыл республика. Үсеп килүче яшь буында кунакчыллык, киң күңеллелек тәрбияләү, милли ризыклар белән кызыксыну уяту өчен, сүз байлыгын арттыру максатыннан  “Милли ризыклар” уены ясадык.
  6. Балаларга белем һәм тәрбия бирү ягыннан хәрәкәтле уеннар зур әһәмияткә ия. Шуны исәпкә алып, без саф һавада булганда, физкультура шөгылләрендә, режим моментларында хәрәкәтле милли уеннар уйныйбыз. Аның өчен без “Милли уеннар” папкалары тупладык. Шул уеннар аша балаларны үз мәдәнияте белән кызыксынырга, аны хөрмәт итәргә өйрәтәбез. Ә үз халкын хөрмәт иткән бала башка милләт халкын да хөрмәт итәргә өйрәнә. Шуннан милләт ара дуслык барлыкка килә.
  7. Туган ягымның матур табигате, калын урманнары, саф сулы чишмәләре, яшел болыннары, яхшы һәм тырыш кешеләре белән дан тоткан Балтачыбыз турында тулырак мәгълүмат бирү максатыннан Балтач турында лэпбук ясадык. Анда Балтачның картасы, гербы,районыбыз башлыгы белән таныштыру,  истәлекле урыннар, күренекле шәһесләрен өйрәнү, тарихын барлау өчен күп төрле уеннар  тупланды.
    6
  8. Туган ягыбыз Балтач төбәгенә багышлап, аерым папка да тупладык. Анда районыбызның истәлекле урыннары турында тулырак мәгълүмат урнаштырдык.
    7
  9. “Өлешләрдән рәсем җый” дигән уен ясадык. Уен барышында балалар алда өйрәнгән белемнәренә нигезләнеп, Балтач буенча йөргән экскурсияләрне искә төшереп, киселгән өлешләрдән бербөтен рәсем җыялар. Бу уен аша балаларда туган ягыбыз Балтачның истәлекле урыннары белән кызыксыну арттырыла,  хәтер үстерелә, туган якка мәхәббәт тәрбияләнә.
    8

Әлеге уеннарны әзерләү өчен без үз эшчәнлегебездә әти-әниләрне дә җәлеп иттек. Алар, бик теләп, Татарстан, Балтач турында мәгълүмат тупладылар. Үзләренең иҗади фикерләре белән бүлештеләр. Үзенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән кызыксынган әти-әниләр балаларына да шуны өйрәтәчәк.

Халкыбызның киләчәге – бүгенге үсеп килүче яшь буын кулында. Республиканы өйрәнү ул үзең яшәгән туган төбәктән башлана.

Балаларны кечкенәдән үк үз халкының, үз туган җиренең үзенчәлекләре белән таныштыру гомумкешелек кыйммәтләре белән таныштыруның башлангычы булып тора. Безнең бурыч – үткән буыннар туплаган рухи байлыкны саклап, баетып, аның кешелек тарафыннан иң кыйммәтле дип табылган үрнәкләрен балаларга җиткерү; татар халкына  хас әдәп-әхлак кагыйдәләрен, туган як табигатен, милли халык уеннарын өйрәтү.