Хәләф Гардановның «Исәнмесез, иптәшләр!» шигырен өйрәнү
№169
(II сыйныфта туган телне Р.З.Хәйдәрованың «Күңелле татар теле» УМК буенча өйрәнүчеләр төркемендәгеләр өчен)
Равилә ГАФАРОВА,
Кайбыч районы Колаңгы төп мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Дәрес тибы: белем, осталык һәм күнекмәләрне комплекслы куллану.
Максат:
белем бирүдә:
– лексик-грамматик күнекмәләрне кабатлау аша укучыларда татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру;
– тормышта рус телле балаларның татарча сөйләшә белүенә ирешү;
– кеше исемнәрен белдерүче сүзләрне истә калдыру;
үстерелешле:
– тема буенча бәйләнешле сөйләм һәм язма телне, мөстәкыйльлекне, иҗади активлыкны үстерү;
– сөйләмдә исәнләшү сүзләре белән бәйле лексиканы активлаштыру;
– кызыксынучанлык, парларда, төркемнәрдә үзара ярдәмләшеп эшли белүне арттыру;
– мавыктыргыч материаллар ярдәмендә татар телен өйрәнүгә кызыксыну тудыру;
тәрбияви:
– укучыларда дуслык хисләре тәрбияләү;
– дуслыкның кыйммәтен аңларга ярдәм итү.
Җиһазлау: компьютер, мультимедиа экраны, рәсемнәр, карточкалар, дәреслек.
Предметара бәйләнеш: рус теле, әдәби уку.
Дәрес планы
1. Оештыру этабы. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
2. Белемнәрне актуальләштерү һәм яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру.
3. Уку мәсьәләсен кую.
4. Фонетик зарядка.
5. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.
6. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү өчен күрсәтмә бирү.
Дәрес барышы
I. Оештыру. Уку эшчәнлегенә мотивация
Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?
Укучылар.
Кояшлы иртә кебек.
Татар телен Тукай телен,
Өйрәнергә дип килдек.
(Дежур укучы белән әңгәмә.)
– Бүген сыйныфта кем дежур?
– Бүген дәрестә кемнәр юк?
– Бүген ничәсе?
– Атнаның кайсы көне?
II. Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру
Укытучы. Укучылар, мин сезгә видеоролик карарга тәкдим итәм (1 нче өстәлмә). Игътибар белән карагыз һәм минем сорауларга җавап бирергә әзерләнегез. (Ролик карыйлар. Партадашлары белән аралашалар, фикерләре белән уртаклашалар. Рус һәм татар телендә җавап бирәләр.)
Укытучы. Сез роликта кемнәрне күрәсез?
Укучылар. Балаларны.
Укытучы. Алар нишлиләр?
Укучылар. Балалар исәнләшәләр. Мальчики и девочки здороваются на разных языках.
III. Уку мәсьәләсен кую
Проблемалы сорауларга җаваплар бирү.
Укытучы. Ни өчен исәнләшергә кирәк? Уйлап карагыз. Кем әйтә ала?
Укучылар. Современный человек здоровается по многу раз в день, любой разговор обычно начинается с приветствия. Эти первые слова, обращенные к собеседнику. Если мы здороваемся радостно, вежливо и непринужденно, то и дальнейшее общение пойдет легко и свободно.
Укытучы. Шәп. Без кайсы телдә исәнләшү сүзләрен ишетмәдек?
Укучылар. Татар телендә.
Укытучы. Сез ничек уйлыйсыз, бүген дәрестә без нәрсә турында сөйләшербез?
Укучылар. Татар телендә исәнләшү сүзләрен кабатларбыз һәм аларны актив сөйләмдә кулланырбыз.
Укытучы. Дәрес темасын кем әйтеп бирә ала? (Укучыларның фикерләре тыңланыла.) Укучылар, дәфтәрләрегезгә теманы языгыз.
IV. Фонетик зарядка
Укытучы. Укучылар, матур сөйләшү өчен безгә татар авазларын дөрес әйтә белергә кирәк. Шуның өчен мин сезгә тагын бер видеоролик карарга тәкъдим итәм. (2 нче өстәлмә)
– Нинди авазларны һәм сүзләрне ишеттегез?
– Ә, Ө, Ү, Ң, Җ, Һ…
– Әйдәгез тагын бер тапкыр кабатлыйбыз.
V. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру
Проблемалы сорауларга җаваплар бирү.
– Какое самое главное слово, которое нужно знать?
Если вы встретите татарина, то, в первую очередь, он вам скажет «Сәлам!». «Сәлам!» по-русски будет «Привет!». Итак, давайте попробуем произнести.
«Сәлам!» употребляется только между людьми находящихся в дружеских отношениях. Приветствие в официальной форме, т. е. к лицам, которые старше вас по возрасту, будет «Исәнмесез» по-русски будет «Здравствуйте». Повторите слова за мной.
Матур язу
Укытучы. Табышмакка җавап биреп карагыз:
Миндә юк, синдә бар;
Исәнмесездә – ике,
Сәламдә – бер,
Бу нәрсә? Кайсыгыз әйтер?
Укучылар. С хәрефе.
Укытучы. Шулай, бу – с хәрефе. Хәзер баш һәм юл с хәрефләрен тактадагыча языгыз.
Сс Сс Сс Сс Сс
Са, Сә, су, сү, сы, се, со, сө.
Исәнмесез! Сәлам!
Укытучы. Татары очень гостеприимны, поэтому после приветствия они задают вопрос: «Как дела?». Учимся спрашивать: «Как дела?» – «Хәлләр ничек?». Спроси у соседа как у него дела? На татарском языке.
– Для того чтобы ответить на этот вопрос, предлагаю посмотреть ролик. (3 нче өстәлмә)
Физминутка (презентация под музыку, 4 нче өстәлмә)
Дәреслек белән эш
Укытучы. Внимательно прослушайте стихотворение Х.Гарданова “Здравствуйте, товарищи!” /Х.Гарданов “Исәнмесез иптәшләр” из 4 упражнения на 4 странице. Используя полученные знания в начале урока, давайте попробуем перевести. Обратите внимание, как используются вопросы в речи. (Читают вполголоса, 2 вслух.)
Дәфтәрләрдә эш
Укытучы. Выпиши из стихотворения имена людей. Какие еще слова пишутся с заглавной буквы?
Укучылар. Фамилии, имена, отчества людей, клички животных; названия стран, городов, посёлков, деревень, улиц, площадей, рек, озёр, морей пишутся с заглавной буквы.
Укытучы. Поменяйтесь тетрадями. Давайте проверим друг друга.
– Кем укый? Рәхмәт.
VI. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә
1. Белемнәр гомумиләштерү.
Укытучы. Предлагаю вспомнить начало урока. Мы теперь можем дополнить ролик приветствием на татарском языке? Итак, если мы приветствуем друга мы скажем … (ответ хором); если это взрослый человек мы говорим … (ответ хором). Чтобы продолжить диалог мы можем спросить … (хәлләр ничек?), и ответы могут быть … (бик яхшы, яхшы, ярыйсы, начар). Проиграйте полученный диалог с соседом по парте. (3 пары у доски)
2. Белемнәрне тикшерү.
Укытучы. Укучылар, сезнең парталарда тест. Дөрес җавапларны түгәрәккә алып, белемнәрегезне тикшерегез.
– Эшләрегезне дәфтәрләрегезгә салыгыз һәм җыеп бирегез.
3. Үзбәя.
Укытучы. Без бүген дәрестә нишләдек?
– Димәк, без сезнең белән татарча исәнләшергә, хәл сорашырга өйрәндек.
– Сез максатыбызга ирештекме? Үзегезгә ничәле куяр идегез? Билгегезне парта читендәге карточкаларга куегыз. 1 нче номерга – нәрсәләрне җиңел үзләштергәнегезне, икенчегә нәрсәнең кыен булуын языгыз.
VI. Өй эше
1 нче вариант. Запишите ролик приветствия на тех языках, которые вам знакомы (как на уроке).
2 нче вариант. Выполните упр. 5 (стр. 5), перепиши предложения и переведи на русский язык.
Укытучы. Өй эше биремнәрен көндәлеккә язып куегыз. Кайсы көнгә, ничәнче дәрескә язабыз?