Сары йомгаклар
№168
(Беренче кечкенәләр төркемендәгеләр өчен шөгыль)
Лилия ВӘЛИЕВА,
Әлмәт районы Түбән Мактама бистәсендәге 64 нче «Солнышко» балалар бакчасының I квалификация категориялы тәрбиячесе
Максат:
– балаларнын сөйләм телен үстерү;
– сүзлек байлыгын үстерү буенча эшне дәвам иттерү;
– балаларның йорт кошлары турындагы белемнәрен баету, тирәнәйтү; иҗади фикерләү сәләтен үстерү;
– балаларда кызыксынучанлык, күзәтүчәнлек, йорт кошларына карата сакчыл караш тәрбияләү.
Сүзлек өстендә эш: чебиләр, тавык, чирәм, сары, яшел, пи-пи-пи, корт-корт-корт.
Материал: «Тавык белән чебиләр», «Тавык чирәмдә» дигән зур форматтагы рәсемнәр, сары төстәге гуашь, һәрбер балага ясалган печатьләр.
Алдан эшләнгән эшләр: йорт кошлары белән таныштыру, рәсемнәр карау, «Тавык чебиләре белән» дип аталган кул эше буенча әнгәмә алып бару, «Салават күпере» журналыннан «Әтәч белән чебиләр» әкияте, «Хәйләкәр әтәч» дигән татар халык әкияте, Мәхмүт Хөсәеннең «Чебиләр», Мәрзия Фәйзуллинаның «Җим чүпләүче чебиләр», «Чебиләр», Муса Җәлилнең «Әтәч», Саҗидә Сөләйманованың «Кызыл әтәч» дигән шигырьләрен уку, иртәнге гимнастикада чебиләрчә хәрәкәтләнү, «Әбинең ишегалды» дигән сюжетлы-рольле уен уйнау, «Чебиләр», «Вышла курочка гулять» дигән җырлы уеннар, «Әнисен әйт» дигән экологик лото, «Күрсәт әле үскәнем», «Бу ничек тавыш бирә» дигән сүзле уеннар уйнадык
Ата-аналар белән эш: өйләрендә йорт кошлары турында рәсемнәр карадылар, Мәрзия Фәйзуллинаның шигырьләрен ятларга бирдек, шулай ук балаларга өйләрендә әсәрләр укырга тәгъдим иттек, Рәхимҗановлар гаиләсенә барып, « Йорт кошлары», «Тавык һәм чебиләр» рәсемнәрен ясату.
Шөгыль барышы
(Тәрбияче балаларны төркемгә чакыра.)
Тәрбияче. Балалар, тынлагыз әле: мин сезгә табышмак әйтәм.
Йомры-йомшак, сары йомгак
Йөгереп йөри чирәмдә.
Нәрсә ул?
Балалар. Чебиләр.
Тәрбияче. Ә чебиләр безнен нинди?
Балалар. Йомшак, сары, кечкенә, матур, түгәрәк, йоннары күпереп тора.
Тәрбияче. Радмила, әйт әле: чебиләр нинди?
Радмила. Сары.
Тәрбияче. Камил, чебиләр тагын нинди?
Камил. Кечкенә.
Тәрбияче. Балалар, ә чебиләр ничек «сөйләшә»?
Балалар. Пи- пи- пи.
Тәрбияче. Алинә, әйт әле.
Алинә. Пи-пи-пи.
Тәрбияче. Бик дөрес. Ә чебиләрнең әниләре нәрсә була әле?
Балалар. Тавык.
Тәрбияче. Әйе, дөрес. Егор, әйт әле: тавык ничек кычкыра, чебиләрне чакыра?
Егор. Корт-корт-корт.
Тавык (керә). Корт-корт-корт! Исәнмесез, балалар.
Балалар. Исәнмесез.
Тавык. Балалар, ә сезнең дә чебиләр булып уйныйсыгыз киләме?
Балалар. Әйе.
Тавык. Әйдәгез әле, бергәләп биеп алыйк.
Тәрбияче. Әйдәгез әле, түгәрәккә басыйк.
«Чебиләр» уены
Өй алдында чебиләр: (кулларны артка җәеп, як-якка борылалар)
– Чип-чип-чип! – дип йөриләр. (кулларны як-якка җәяләр)
Кечкенә канатлары, (бармаклар бии)
Муеннары сап-сары. (башларын чайкыйлар)
Тавык. Корт-корт-корт! Сезнең белән уйнап онытып та җибәрдем, ботка куйган идем бит, хәзер мин пешереп бетерәм дә артыгыздан киләм.
Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар! Әйдәгез, урыннарыгызга утырышыгыз.
Балалар, ә чебиләр кайда йөриләр?
Балалар. Чирәмдә.
Тәрбияче. Әйе, ә чирәм нинди төстә?
Балалар. Яшел.
Тәрбияче. Бик дөрес. Ә хәзер тыңлагыз әле: Егор безгә Мәрзия Фәйзуллинаның «Чебиләр» дигән шигырен сөйләп күрсәтер.
Егор.
Тышта бик жылы булса да,
Тун кигәннәр чебиләр.
Яңа гына тусалар да,
Йөгерешеп йөриләр.
Тәрбияче. Булдырдың, Егор, бик матур сөйләдең.
Балалар, карагыз әле, ә менә бу тавык үз чебиләрен чирәмдә югалткан. Әйдәгез. без сезнең белән аңарга булышыйк чебиләрен – бәбиләрен эзләп табыйк.
Карагыз әле: безнең өстәлдә менә шундый рәсем төшерә торган печатьләр бар. Без алар белән бүген сары чебиләр ясыйбыз.
Тәрбияче. Ә менә без чебиләрне нинди төстәге буяу белән ясыйбыз?
Балалар. Сары.
Тәрбияче. Дөрес, сары төс белән.
Менә карагыз. мин ничек итеп ясыйм: башта печатьне гуашька манчыйм, аннан менә шулай итеп эз калдырам.
Әйдәгез, эшне башлыйк.Чебиләрнең әнисе кайгыра да башлар.
Тәрбияче. Бик әйбэт. Балалар, без сезнең белән бүген уйнадык, рәсем ясадык. Ә нәрсәләр ясадык?
Балалар. Чебиләрне.
Тәрбияче. Чебиләр ничек тавыш бирә?
Балалар. Пи-пи-пи.
Тәрбияче. Дөрес, ә тавык ничек тавыш бирә?
Балалар. Корт-корт-корт.
Тавык (керә). Корт-корт-корт! Балалар, мин сезнең артыгыздан килдем, боткам пеште, кунаклар белән саубуллашыйк.
Балалар. Сау булыгыз!