Туган якны өйрәнәбез

№167

Резеда СИБИГАТОВА,

Казандагы 153нче балалар бакчасы мөдире

Лилия ВАФИНА,

Казандагы 153 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле татар теле тәрбиячесе

Туган як, туган туфрак, туган якның сихри табигате… Шундый кадерле, якын, назлы бу сүзләр. Иң беренче бу дөньяга аваз салган, тәпи йөреп киткән вакытыбыздан алып, гомер агышы дәвамында бу изге сүзләр безне иркәли, назлый, сөя…

Һәркем өчен үзенең туган авылы, туган җире, туган шәһәре, җанына рәхәтлек бирә торган гүзәл табигате, шифалы чишмәләре бик тә газиз.

Туган туфракның әреме дә, миләше, мәтрүшкәсе дә, бәрәңге бакчасы да, йөргән сукмаклары, сулаган һавасы да күңелгә дәва бирә, яшәү көче өсти.

Балага бу иң изге хисләр үзләре киләме соң? Әллә ул хисләрнең барлыкка килүләренә этәргеч кирәкме?

Бүгенге көндә алдыбызга куелган төп максат – нәниләрне әдәпле, әхлаклы, үз илен, үз Ватанын ярата белә торган шәхесләр тәрбияләү. Туган телебезне камил белеп, яратып, аңа карата ихтирамлы булырга, гореф-гадәтләребезне онытмыйча, буыннан –буынга тапшырып, хөрмәт итеп яшәргә тиешбездер.

«Балалар – безнең киләчәгебез», – диябез. Димәк, балалар – илебезнең киләчәге бит алар. Балаларга дөньяда нинди матур гадәтләр, яхшы сыйфатлар булса, шуларны гына бирәсе иде ул. Гомер-гомергә җыелып килгән халкыбызның рухи байлыгын, кешелеклелек сыйфатларын, тәүфыйклылык, туган якка мәхәббәт, аның өчен горурлык хисләрен түкми-чәчми ничек бирергә икән?

Билгеле инде, беренче адымнарыбыз иң кечкенә балаларны үзләре белән таныштырудан башлана.

– Кем син?

– Бу мин.

– Синең исемен ничек? Син инде нинди зур булгансың, бакчага килгәнсен, үзен ашыйсын, үзен киенәсен. Уенчыклар белән уйныйсын!

Баланы үстерәбез. Аңа үз-үзенә ышаныч өстибез. Шәхес итеп тоярга, «Мин» дигән төшенчәгә җавап бирерлек дәлилләр китерәбез. Курчак белән уйнаганда, охшашлыкларны күрергә, көзгедән караганда аның көзгедәге чагылышы үзенеке генә икәнлегенә, чәченең төсенә, күзләренә игътибар итәргә өйрәтәбез. Бала үз-үзен күрә белергә өйрәнә.Үз-үзенә башка күзлектән карый башлый, үз-үзенә бәя бирә, үз-үзенә ышаныч барлыкка килә.

Тәрбия һәм белем бирү программасында гаилә темасына күп урын бирелә. Гаилә, өй, үз урамы, үзе торган өе, йөргән бакчасы – менә шулар бала тирәлегендәге, көн дә күреп, алар белән аралашып яши торган нәрсәләр.

Бала үзе, әти-әнисе, туган өе, йөргән урамын иң якын әйберләр буларак кабул итә. Әле ул ил, туган як, дигән төшенчәләрне белми. Әмма дә ләкин әгәр шушы үзе белән бәйле әйберләргә дөрес караш, уңай эмоцияләр аша гына кабул итсә, балада үз гаиләсенә, өенә, урамына ярату хисләре барлыкка килер. Ә инде бу хисләр, бу объектлар туган як, туган җир туган шәһәр дигән төшенчәләргә беренче юллар булса, киләчәктә бала күңелендә эзсез югалмас.

Туган илгә тойгысы баланың иң гүзәл кичерешләре аша, һәр нәрсәгә сокланып, әле бәя бирә белмәсә дә, үзенә күрә яхшылыкка, әти-әнисе, туганнарының уңай сыйфатларын күргәннән соң туган тойгылар барлыкка килгәч кенә бөреләнә, аның нәни күңелендә ачыш ясый, тәэсирләнүгә йогынты ясый. Алган тәэсирләр истәлекләр, күңелендәге тирән эзләренең иң дөресләрен генә сайлап алып истә калдырырга өйрәтү. Иң якты истәлекләрне өлкәннәр оста итеп аңлатырга тиеш. «Бердәм өйдә бәрәкәт була», – ди безнең халык . Шулай бердәм өйрәтсән генә, уңышка ирешеп була.

Һәр як, туган җир үзенә генә хас, кабатланмас сыйфатларга ия. Аның турында өйрәнү балага үз ягы турында моңарчы белә алмаган нәрсәләрне аңларга, яңа караш тәрбияләргә өйрәтә.

Бала үз туган ягының данын, андагы кешеләр турында мәгълүмат, тарихы, традицияләре, иң матур урыннары, һәйкәлләре, үткәне белән таныша. «Атаң данын онытма, дан эшләүдән курыкма», – тагын бер мәкаль. Мәкальләр – үзләре бер тарих. Күпме мәгънә ята аларда; халык әйтсә, хак әйтер.

Безнең әби-бабаларыбыз, тел һәм әдәбият гыйлеме белмәсәләр дә, сөйләмдә чит-ят сүзләр белән сөйләшмәгән. Үз ягына, үз иленә хас, үз туган телендә сөйләшкән. Туган якка мәхәббәтен дә үз татар телендә җиткергән. Милләтеңә, туган илеңә хәлеңнән килгәнчә хезмәт итүче, аны алга өндәүне таләп иткән.

Бала туган як төшенчәсен нык тирәнлектә аңламаса да, үз әнисе, ә инде балалар бакчасында тәрбияче апалары аша ала. Иң әүвәл шул халкыбызның иҗаты, бишек җырлары аша. Бишек җырлары аша, мәсәлән, сабый тәүге мәртәбә матурлык, йөрәк җылысы, әти-әни, өлкәннәр мәхәббәте һәм мәрхәмәтле, үз халкының рухы аһәңле теле белән, туган туфрак, чишмә суы, киң аланнар, урман-кыр кебек төшенчәләр белән рухи аралаша.

Үсә-үсә бала күбрәк белә. Тирә-юньдәге әйберләр, күренешләр, үзгәрешләр белән таныша. Аны тирәләп алган мөхиттә ориентлашуы камилләшә, сүзлек запасы да байый, сөйләме үсә. Дөньяны танып белү процессының сыйфаты һәм нәтиҗәлеге, һичшиксез , табышмаклар, әкиятләр, җыр-биюләр, мәкальләр, әдәби әсәрләр исәбенә тәэмин ителә.

Бала үсә төшкәч тирә-юнь дә киңәя .Ул инде урам, өй, балалар бакчасы кысасында гына яшәми. Әти-әнисе белән кунакка бара, җәй көне зоопарк, цирк, музейларга йори. Туган шәһәренең зурлыгына соклана, матурлыгына игътибар итә. Алган тәэсирләре белән уртаклаша.

Тәрбияче һәрдаим балаларның яңа информацияләрен күзәтеп, белешеп торучы.Ул баланың бу белемнәрен ныгыта, шөгыльнең төрле формаларын кулланып, балаларның белемнәрен камилләштерә.

Туган як, туган шәһәр дигән төшенчәгә инде бала аңлы рәвештә килә башлый, шәхес буларак бала бик күп үзгәрешләр кичерә.

Һәр нәрсә бала вакыттан дөрес юнәлештә бирелсә, бала билгеле инде дөрес юнәлеш алыр.

Туган ил әни кебек бары тик бер генә була. Бик изге, бик кадерле дә ул безгә.

Халкым дөрес әйткән:

«Туган илең – туган анаң.

Туган илең була бер генә.

Туган илнең кадерен бел генә».