Кече яшьтән һөнәрләр чемпионатына әзерләнәбез

№167

(Мәктәпкә әзерлек төркемендәгеләр өчен шөгыль)

Энҗе МОСТАФИНА,

Казандагы 261 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат: балаларның һөнәрләр турындагы белемнәрен үстерү.

Бурычлар:

белем бирүдә: балаларны үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, балаларның һөнәрләр турында күзаллауларын камилләштерү, әби-бабай белгән йолаларны яшь буынга җиткерү, аларны саклап калуга өндәү, халкыбызның күңел җәүхәрләренең нәрсә икәнен балаларга аңлату;

үстерелешле: күзәтүчәнлекне, танып белү үзенчәлеген, сөйләм телен үстерүне камилләштерү; сүзлек байлыгын үстерү, активлаштыру; диалогик һәм монологик сөйләм формаларын үстерү; сүзләргә күплек сан кушымчалары, килеш кушымчалары ялгау;

тәрбияви: балаларда төрле һөнәр ияләренә карата кызыксыну уяту, кеше хезмәтенә мәхәббәт тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш: пешекче (повар), төзүче (строитель), чәчтараш (парикмахер).

Җиһазлау: куна тактасы, уклау, май канаты, камыр, бәрәңге, акмай; кирпечләр, цемент измәсе, инстументлар; чулпы, тарак, эләктергечләр.

Шөгыль барышы

(Балалар, бүлмәгә кереп, өстәл артына басалар.)

Алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар! Барыбыз да белгәнчә, 2019 елда Казаныбызда Ворлдскилс чемпионаты булып үтте. Бу чемпионат яшь буында эшче һөнәрләргә кызыксыну уяту өчен үткәрелә. Аңа әзерлек  балалар бакчасыннан ук башлана. Һәм менә үзебездә һөнәрләр чемпионатын уздырдык. Менә бүген без сезгә шул чемпионатта җиңүчеләрне карап үтәргә тәкъдим итәбез. Хөрмәтле кунаклар! Без сездән катнашучыларга бәя бирүегезне, ягъни жюри әгьзалары булуыгызны сорыйбыз.

Без сезнең игьтибарыгызга пешекче, төзүче, чәчтараш  һөнәрләрен карап үтәргә тәкьдим итәбез.

Сезнең каршыда беренче катнашучыларыбыз – пешекче һөнәре осталары. Хәзер сезгә кызлар үзләренең булганлыкларын, уңганлыкларын күрсәтеп узарлар.

1 нче катнашучы. Минем исемем – Иделия. Мин сезгә татар халкы яратып пешерә торган кош теле ризыгы тәкъдим итәм. Кош теленә камыр, май, йомырка кирәк. Камыр әйбәт булса, кош теле тәмле була. Камырга йомырка кирәк. Камырны нәзек итеп җәябез. Шундый зурлыктагы ромбиклар ясап кисәм. Бу ромбикларны майга салып пешерәбез. (Чыгып китеп, әзер кош теле алып керә.)

Алып баручы. Хәзер сүзне киләсе катнашучыга бирәбез.

2 нче катнашучы. Ә мин Әминә булам. Миңа 6 яшь. Мин сезгә кыстыбый пешереп күрсәтәм. Кыстыбый пешерү өчен безгә камыр, бәрәңге, май, сөт кирәк була. Ә камыр өчен сөт, тоз, шикәр, май кирәк. Камырны җәям, эченә изелгән бәрәңге салам.

Татар халык ашларының иң җиңеле – кыстыбый. Кыстыбый булса, өстәлдә тулы нигмәт-сый. Рәхим итегез!

Алып баручы. Әминә, син тагын нинди татар халык ашларын беләсең? Бу ризыкларны синең кайда күргәнең бар?

2 нче катнашучы. Авылга кунакка кайткач, дәү әнием безне өчпочмак, бәлеш белән сыйлый. Әнием белән без ял көннәрендә тәмле рызыклар пешерергә яратабыз. Минем иң яраткан ризыгым – кыстыбый.

Алып баручы. Менә Әминә кечкенәдән татар халык ашларын пешерергә өйрәнем үсә. Афәрин!

Иделиябезнең кош теле дә әзер. Рәхим ит, Иделия!

3 нче катнашучы.

Табын түрен һәрчак бизи,

Майда пешкән кош теле.

Авыз итми һич тә китми

Килгән кунак билгеле.

Рәхим итеп, кош теленнән авыз итегез!

Алып баручы. Рәхмәт, кызлар, булдырдыгыз.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Ә хәзер без сүзне егетләребезгә бирәбез.

4 нче катнашучы. Минем исемем – Камил.

Һөнәрләр бик күп төрле.Нинди генә һөнәрне алсак та, уңганлык, тырышлык кирәк. Минем сезгә төзүче һөнәре турында сөйләп китәсем килә. Бүген сезгә агачтан бура бурау ысулын күрсәтеп үтәм. Чөнки агач экологик яктан чиста, кеше организмына яхшы йогынты ясый. Бура бурар өчен безгә нык, шома агач бүрәнәләр кирәк. Йорт төзер өчен нарат агачы, ә мунча салыр өчен юкә агачын кулланалар. Ә сез, хөрмәтле кунаклар, моның ни өчен шулай кирәклеген беләсезме? (Җаваплар тыңланыла.)

4 нче катнашучы. Әзер бүрәнәләрне бер-берсе өстенә куеп менәбез, тәрәзә һәм ишек урыннарын калдырабыз. Араларына мүк, чүбек кыстырып өябез. Мүк, чүбек җилне, салкынны керми. Элек бура бураганда нарат урманында үскән мүк кулланганнар, ә хәзер ясалма мүкләр кулланып төзиләр. Менә бурам әзер.

Алып баручы. Чыннан да, Камил, син безгә бик кызыклы итеп сөйләдең. Ә хәзер сүзне киләсе катнашучыбызга бирәбез.

5 нче катнашучы. Ә бит элек тә, хәзер дә күп кенә авылларда мичтән кала башка җылылык чыганагы юк. Аның турында халыкта: «Мич ашата, мич җылыта», – диләр. Минем сезгә мич чыгарып күрсәтәсем килә. Мичне төзү генә түгел: ул җылылыкны озаграк тотарга, утынны мөмкин кадәр азрак таләп итәргә тиеш.

Мич салыр өчен кирпечне кызыл балчыктан ясаганнар, аннары ярылмасын өчен аны утта кыздырганнар Хәзерге заманда безнең яңа технологияләр күп, кирпечнең ниндие генә юк.

Кирпечләрне бер-берсенә куеп, арасына ком белән цемент кушылган, болгатманы салып, өеп менәләр. Мичне туры гына да өеп була, алдында авызын калдырабыз һәм шулай өеп менеп, морҗасын чыгарабыз. Менә бурабызга мич тә әзер!

Алып баручы. Әйдәгез әле, балалар, бераз ял итеп, биеп, җырлап алыйк.

Ял минуты. Җырлы биюле «Кәрия Зәкәрия» уены.

Алып баручы. Менә бераз ял итеп алдык, ә хәзер шөгылебезне дәвам иттерик. Ә сез, кызлар, безгә нинди һөнәр турында сөйләргә телисез?

6 нчы катнашучы. Мин Азалия булам. Мин Габдулла Тукайның «Су анасы» әкиятен карадым. Су анасының чәче озын, әмма ямьсез: таралмаган. Мин Су анасына матур прическа уйлап таптым. Хәзер шул прическаны күрсәтәм.

– Моның өчен безгә  чулпылар һәм тарак кирәк.

– Чәчне йомшак итеп, тигезләп тарыйбыз.

– Чәчне тигез итеп икегә аерабыз.

– Бер якны үрә башлыйм, үреп бетерәбез. Үреп бетергәч, чулпы элеп куябыз.

– Чәчне ике толым ясап үргәч, татар халкының милли киеме – калфак кидертәм, бик тә матур була.

Калфагым ла калфагым,

Энҗе-мәрҗәннәр чиккән.

Чиккән калфагы үзенә ,

Бигрәк килешә икән.

Менә минем прическа әзер. Рәхим итеп карагыз!

Алып баручы. Азалия, нәрсә соң ул чулпы?

6 нчы катнашучы. Чулпы ул – хатын-кызларның бизәнү әйбере. Элек безнең әбиләребез, чәчләренә матур итеп чулпылар тагып, аулак өйләргә йөргәннәр. Барыннан да бигрәк чәч толымнарына кушылып үрелгән менә шундый чулпылар (чулпыны күрсәтә) чылтыраганнар.

Алып баручы. Менә без бүген күпме мәгьлүмат ишеттек.

Сүзне соңгы  катнашучыбызга бирәбез.

7 нче катнашучы. Безнең әбиләребез яшь чакларында чәчләрен һәрвакыт үреп йөргәннәр. Аулак өйләргә, кич утырырга чәчләрен толымга үреп йөргәннәр. Сезгә ясап күрсәтә торган прическам хәзерге заманда да еш кулланыла.

– Безгә моның өчен ике эләктергеч, тарак кирәк булачак.

– Чәчне тарыйбыз, баш түбәсенә җыябыз, резинка кигезеп куябыз.

– Чәч бәйләмен үрәбез. Үргән толымны уртага әйләнә тирәли җыябыз, эләктергечләр белән һәр яктан эләктерәбез. Менә шундый матур төем килеп чыга. Бу прическа белән эшкә дә, бәйрәмгә дә йөреп була.

Алып баручы. Балаларыбыз, күргәнегезчә, үз һөнәрләрен безнең татар халкының гореф-гадәтләрен истә тотып сайлаган. Алар үз осталыкларында халкыбызның миллилеген күрсәтә алдылар. XXI гасырда да үз гореф-гадәтләребезне, милли йолабызны саклап кала алуыбыз безне бик сөендерә.

Игьтибарыгыз өчен рәхмәт!