Урман маҗаралары
№163
Әлфия НУРЕТДИНОВА,
Яңа Савин районы 315 нче балалар бакчасының 1 категорияле тәрбиячесе
Алда урман күренеше. Урман хуҗасы аю, уфтанып, арлы-бирле йөренә. Башын тотып җырлый:
-Күптән инде җәй җитте,
Урманымда ямь бетте…
Җәнлекләргә ни булды?!
Урман чүп белән тулды.
Җиләкләр җыелмаган,
Җимлекләр куелмаган,
Киптерелмәгән гөмбәләр,
Адашканнар шөпшәләр.
-Ай-ай-ай! Бер җәнлек тә күренми. Кая болар? Ник җиләк, гөмбә, чикләвекләрне җыймыйлар соң?!
(Саескан очып керә)
Саескан.
— Әй, аю абзый, башыңны ватма, үзем әйтәм – җәнлекләр нәни балаларын карыйлар, төлкедән саклыйлар. Шуңа эшкә чыга алмыйлар.
(Аю уйга кала, балалар бакчасы ачарга кирәк дигән фикергә килә)
Аю.
-Хмм… Җәнлек балаларына бакча ачарга кирәк.(Җырлый)
Уңда-сулда проблема,
Хәл ителми ник урманда?
Саескан дус, әйтче аларга,
Килсеннәр бакчаны карарга.
Китерсеннәр сабыйларын.
(Саескан бу хәбәрне таратырга очып китә)
-Әй, җәнлекләр, сезгә әйтәм,
Барыгыз да тыңлагыз!
Аю абзый бакча ача
Бармыйбыз дип тормагыз.
Җыр-биюләр анда булыр,
Урманыбыз моңга тулыр,
Аюның сүзләрен тыңларга кирәктер,
Дус- тату яшәргә өйрәтер.
(Җәнлекләр уйга калалар. Төлке дә бу хәбәрне ишетә, бик нык ачуы чыга)
Төлке.
-Ай-яй, хәтәр икән
Имеш, бакча ача икән.
Кемгә кирәк ул бакча?!
Янәсе, миннән җәнлекләр
Тоттырмый шулай кача.
(Усалланып китеп бара)
Күренеш. Аю матур итеп балалар бакчасы төзеп куйган. Кем килер икән дип көтеп утыра.
Иң беренче булып курка-курка гына куян килә. Ишек шакый:
Куян (кызын иярткән, җырлый)
-Аю абзый, исәнме,
Сиңа рәхмәт дисәмме.
Кызымны мин китердем
Эшем бик күп җыелды
Кишер быел бик уңды.
Кәрзин-кәрзин җыярмын,
Әзрәк тозлап куярмын.
Салат итеп бутармын,
Кышка булыр витамин.
Аю.
— Ай, булдыргансың!
Төлке килеп чыга.(Усалланып)
-Кертмә, кертмә аю дус,
Нигә кирәк соң бу кыз?!
Үзе кылый, озын колак,
Үзе куркак, үзе елак.
Аю.
-Монда алар уйнарга, җырларга, биергә, дус булырга өйрәнәчәкләр, төлке.
(Төлке ачуланып куаклар арасына кереп китә)
Әкрен генә керпе малаен ияртеп килә. Ишек шакый, аю чыга.
Керпе.(җырлый)
— Без килдек, аю абзый.
Эшем бик күп җыелды,
Гөмбәләр бит күп булды.
Кәрзин, кәрзин җыярмын
Киптерермен, тозлармын,
Кышын сезне сыйлармын.
Аю.
-Рәхмәт, керпе, рәхмәт.
Төлке килеп чыга.
-Кертмә, кертмә аюкай,
Энәләре бик очлы
Сиңа кадалыр төсле.
Авыртыр бит кулларың,
Үзеңә бәла алма,
Син болар белән калма.
Аю.
-Төлке, берни дә булмас, бар, юлыңда бул!
(Төлке ачуланып куаклар арасына кереп китә.)
(Тиен кызын ияртеп килә.Җырлый)
Тиен.
-Аю абзый, без килдек,
Без дә барыйкчы, дидек.
Шатланды бик кызым да
Төлке бик нык куркыта.
Эшем дә күп җыелды,
Чикләвекләр коелды.
Җыярга кирәк тизрәк,
Ташырмын чиләк-чиләк.
Аю.
— Бик дөрес әйтәсең тиен.
Төлке чыга.
— Тиен дә килеп җиткән,
Күрәсең аю көткән.
Аю абзый, кертмә тиенне.
Күчтәнәч китерәм, дидеме?
Алдый ул, син ышанма,
Килгән ул тик син кушканга.
Аю.
-Төлке, төлке, төлкебикә,
Син дә китер кызыңны.
Бергә-бергә бик күңелле,
Шулай дөрес түгелме.
(Төлкенең дә кызын балалар бакчасына бирәсе килә. Ул ризалаша.)
Төлке.
-Рәхмәт, сезгә, җәнлекләр!
Безне дә чакырырсыз дип
Көтмәгән идем һич бит.
Килер минем дә кызым,
Дус уйнар ул йолдызым.
Көйли-көйли кызын алып килә.
(Аю, төлке, җәнлекләр түгәрәк ясап җырлы- бию башкаралар).
Безнең бакчабыз ямьле,
Аш, сулары бик тәмле.
Сикерәбез, уйныйбыз,
Матур җырлар җырлыйбыз.
Куян кызы.
-Мин монда дуслар таптым,
Куркуымны оныттым.
Бик батыр кыз мин хәзер
Ярдәм итәргә әзер.
Төлке кызы.
Нинди рәхәт , күңелле.
Бергә дус яшәүләре.
Күңеллэремне күтәрә,
Дустым дип дәшүләре.
(Шул көннән башлап җәнлекләр барысы да дус-тату яши башлыйлар.)