Могҗизалы бакча

№ 158

(Зурлар төркеме өчен проект эшчәнлеге)

Рәсимә МИНҺАҖЕВА,

Казандагы 54 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Проектта катнашучылар: тәрбияче, әти-әниләр, балалар.

Проектның төре: мәгълүмати-иҗади.

Актуальлеге. Тәрәзә төбендә бакча булдыру балаларда кызыксынучанлыкны, күзәтүчәнлекне арттыра, культуралы үсемлекләр тормышын тирәнтен белергә, аңларга булыша. Балаларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияли, үз эшеңнең нәтиҗәсен күрергә омтылыш уята.

Өйрәнү предметлары: культуралы үсемлекләр: кыяр, помидор, борыч, борчак, әнис, суган.

Максат: балаларда бүлмә шартларында культуралы үсемлекләрне үстерүгә кызыксыну уяту.

Проблемалары. Балаларның үсемлекләрнең орлыктан ничек үсүе турында белемнәренең аз булуы. Культуралы үсемлекләрнең файдалы үзлекләре, нинди шартларда үсүе, танып белү эшчэнлегенең аз булуы.

Көтелгән нәтиҗәләр:

  1. Балаларның яшелчәләр — витаминнар чыганагы икәнен белүе.
  2. Балаларның яшелчәләрне утырту тәртибе белән танышулары.
  3. Балаларның сүзлек запасы артуы.
  4. Яшелчәләр турында табышмаклар, мәкальләр, әйтемнәр белән танышу.
  5. Балаларның үсемлекләрне карау, тәрбияләү белән танышулары.
  6. Яшелчәләрне нинди максатларда кулланырга мөмкин икәнен белү.
  7. Бүлмә шартларында туфраклы савытларда  үсемлекләрнең ничек үсүләре турында белемнәренең артуы.

Бурычлары:

  1. Яшелчә культуралырының тарихы белән таныштыру.
  2. Яшелчә культуралырының төзелеше, файдасы турында, аларны тәрбиләп үстерү турында белемнәрен киңәйтү.
  3. Үсемлекләрнең үсешен күзәтү.
  4. Орлыкларның үсүе өчен нинди шартлар кирәк булуы белән танышу (туфрак, яктылык, җылылык, су).
  5. Балаларның сүзлек запасын арттыру.
  6. Үсемлекләргә карата сакчыл караш тәрбияләү.
  7. Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: яшелчә культураларының орлыклары, пластик савытлар, туфрак, лейка, тырма, көрәкләр, җир йомшаткыч.

Проектның этаплары:

Беренче атна

1. Хәзерлек: проектның максатын һәм бурычларын билгеләү, материаллар җыю.

Икенче атна

2. Төп өлеш. Тәҗрибә үткәргәндә балалар матур әдәбият белән таныша:

  • М.Фәйзуллина «Суган тураганда».
  • Ә.Кари «Башак».
  • Ә.Ерикәй «Уңыш».
  • Х.Халиков «Витаминлы аш».
  • «Ике ялкау» (татар халык әкияте).
  • «Аю белән бабай» (татар халык әкияте).
  • «Башак» украин халык әкияте.

Балалар шулай ук шигырьләр белән дә таныша:

  • Я.Игәнәй «Кишер чәчтек».
  • Г.Тукай «Эшкә өндәү».
  • Х.Гарданов «Түтәлләрдә үсте яшелчә».
  • Ә.Синугыл «Чөгенндер».
  • В.Хәйруллина «Яшелчәләр бәхәсе».

Табышмаклар, әйтемнәр, мәкальләр дә өйрәнәләр:

  • Кем эшләми, шул ашамый.
  • Бакча ясамый, алма булмый.
  • Данның төбе – хөрмәт, хөрмәтнең төбе – хезмәт.
  • Тирләп эшләсән, тәмләп ашарсың.

Дидактик уеннар уйнау:

  • «Яшелчәләр, җиләк-җимешләр».
  • «Кайсысы артык?».
  • «Серле капчык».
  • «Тәме буенча бел».

3 – 5 нче атна

Үсентеләр өчен чүлмәк ясау.

Балалар әзер пластик савытларны төрле материаллар белән бизи. Моның өчен төсле ташлар, төймәләр, төсле җепләр, ярмалар кулланалар. Бизәлгән чүлмәкләрдән әти-әниләр өчен күргәзмә оештырыла. Һәр бала, үз чүлмәгенә туфрак салып, орлык чәчә. Утыртканда орлыкның зурлыгын, формасын билгелиләр. Утырткан үсентеләрне тәрбиялиләр, үсешен күзәтәтәләр. Кайсы үсенте тизрәк тишелә икәнен күзәтеп торалар.

6 нчы атна

3. Йомгаклау. Нәтиҗә чыгару, әңгәмә

«Могҗизалы бакча» проекты буенча түбәндәге нәтиҗәләргә ирешү.

  1. Бу проект буенча эшләгәндә балаларның яшелчә культуралары турында белемнәре арта, тирәнәя.
  2. Үсемлекләрне чәчеп, үстереп кайсы үсемлек тизрәк үсүен күзәттеләр.
  3. Үсемлек яфракларының төсләрен, формаларын чагыштырдылар.
  4. Үсемлекләр үсәр өчен нинди шартлар кирәклеген белделәр.
  5. Балалар чәчүлек материалларының күп төрлелеген белделәр.
  6. Үсемлекләр дөньясына, табигатькә сакчыл карарга кирәклеген аңладылар.