Белем бәйрәме. Тырыш балага уку – бәйрәм

№ 152

(IV сыйныф. Рус мәктәбе. Татар теле дәресе)

Илсөя ЯРУЛЛИНА,

Яшел Үзәндәге  11 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле hәм әдәбияты укытучысы  

Максат:

– «Белем бәйрәме» темасын күнегүләр системасы аша үзләштерү;

– укучыларның тыңлап, аңлап сөйләм күнекмәләрен, аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтләренен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерү, аларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;

– сыйныфта дустанә мөнәсәбәт булдыру;  кешеләргә хөрмәт тәрбияләү.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре:

регулятив:

– укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

– күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

– билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

танып белү:

– тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

– төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау;

коммуникатив:

– әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңлый һәм аңа туры килерлек җавап бирә белү;

– бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү;

– парлап эшли белү;

шәхси: ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу.

Җиһазлау: мультимедиа экран, компьютер, ситуатив биремнәр, презентация. http://tatarschool.ru/media/ktt4

Дәреснең тибы: яңа белем-күнекмәләрне ныгыту.

Предметара бәйләнеш: тарих.     

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

1. Исәнләшү, хәл сорашу.

Укытучы.

Хәерле көн, балалар!

Хәерле көн үземә.

Хәерле көн ике күземә,

Хәерле көн әнигә,

Хәерле көн әтигә,

Хәерле көнсезгә.

2. Уӊай халәт тудыру.

Укытучы. Үзебезне мактап китик әле.

Укучылар. Мин – акыллы, яхшы, әйбәт укучы. Мин татарча яхшы сөйләшәм, дөрес язам…

II. Белемнәрне актуальләштерү. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру (1 нче слайд)

1. «Бас-утыр» уены.

Укытучы. Әйтелгән җөмлә белән  килешсәгез – басасыз, килешмәсәгез –утырасыз.

– Сез татарча яхшы сөйләшәсез. (Басалар)

– Көз житте. (Басалар)

– Бүген – 14 сентябрь, чәршәмбе. (Басалар)

– Сез III сыйныфта укыйсыз. Дөресме? (Басмыйлар)

Укучылар. Юк, килешмибез. Без IV сыйныфта укыйбыз.

– 1 сентябрь – Яӊа ел бәйрәме. (Басмыйлар)

Укучылар. Юк, килешмибез, 1 сентябрь – Белем бәйрәме.

Укытучы. Элек Яңа елны 1 сентябрьдә каршылаганнар. Вот раньше, ребята, Новый год ,действительно, отмечали 1 сентября. Только при Петре I начали отмечать Новый год 1 января. Традиционно на Руси учиться начинали после оканчания полевых работ.

2. Дәрескә темасын ачыклау.максат һәм бурычлар кую.

(Смарт тактада 1 нче файл)  

Укытучы. Нинди бәйрәм турында сөйләшербез икән?

Укучылар. Белем бәйрәме.

Укытучы. Әйе, бүген без дәрестә 1 сентябрь – Белем бәйрәме турында сөйләшәчәкбез. (Смарт тактага дәреснең темасы язылган.)

III. Яңа белем-күнекмәләр булдыру

1. Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы. Укучылар, бүген без Белем бәйрәме турында сөйләшербез, диалоглар төзербез.

Проблемалы сорау. 1 сентябрь кемгә бәйрәм? Шул турыда фикерләрегезне тыӊларбыз. (Смарт тактада 2 нче файл)

2. Уку мәсьәләсен чишү.

Сүзлек эше. http://tatarschool.ru/media/ktt4

«Белем бәйрәме» темасы. Лексика бүлеге, 1 нче күнегү.

Бәйрәм, шат, күӊелле, белем, уйный, яӊа сүзләренеӊ тәрҗемәсен табу. Һәр сүз белән җөмлә төзетү.

–1 сентябрь – Белем бәйрәме.

Балалар шат.

– Күӊелле музыка уйный.

– Яӊа уку елы башлана.

Укытучы. Ә хәзер «Чылбырлы» уены уйныйбыз. (1 нче укучы мәктәп  темасына сүз әйтә, 2 нче укучы беренче укучыныӊ сүзен кабатлый һәм үзенекен әйтә. 3 нче укучы 1 нче һәм 2 нче укучыныкын кабатлый, үзенекен әйтә. 1 – 2  нче рәткә бүленеп эшлибез. Кайсы рәтнең чылбыры өзелми), шул җиңүче була.

3. Җөмләләр төзү.

«Белем бәйрәме» темасы. Лексика бүлеге 2 нче күнегү, 5, 6 нче биремнәр. http://tatarschool.ru/media/ktt4

5 нче бирем. Попроси себе эти предметы. (Миңа китап бир әле.)

6 нчы бирем. Узнай нужны ли ему эти предметы. (Сиңа төсле карандашлар кирәкме?)

Ял минуты.

Укытучы. Без сезнең белән хәзер аз гына ял итеп алабыз.

– Барыбыз да бастык, урындыкларны рәтләдек,  бер әйләнә ясап басабыз. «Өйрәтәләр мәктәпләрдә» җыры куела, сез шул музыкага бии-бии әйләнәсез. Музыка туктагач, үзегезгә пар табасыз.

1. Сделайте друг-другу комлимент.

– Ул сиӊа нәрсә диде?

– Маша миӊа: «Син бүген бик матур», – диде.

2. Поздравьте друг-друга с Днем знаний.

Англина, мин сине Белем бәйрәме белән котлыйм!

3. Скажите свои пожелания друг-другу.

– Ул сиӊа нәрсә диде?

– Ваня миӊа: «Бәхет, сәламәтлек телим», – диде.

– Ваня, дөресме?

– Мин аӊа тагын: «Күп акча телим», – дидем (теләдем).

4. Попроси себе какую-нибудь учебную принадлежность.

– Анжелика, аӊа нәрсә кирәк?

– Ул миӊа: «Дәфтәр кирәк», – диде.Аңа дәфтәр кирәк.

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Презентациядәге рәсемнәр буенча дилоглар төзү. (Смарт тактада 3 нче файл)

Укытучы. Слушаю диалоги в парах.

Чей диалог интересней?

1-й диалог. Разговор о подготовке к школе.

2-й диалог. Попроси тетрадь  у друга.

3-й диалог. Поздравить с 1 сентябрем.

4-й монолог. Упражнение №4 (стр. 12.

V. Рефлексия. Дәрескә йомгак ясау

Укытучы. 1. Кем күбрәк түгәрәк җыйды? (Һәр дөрес җавапка төрле төстәге кәгазьдән кисеп ясалган түгәрәкләр бирелә. Бу балаларда ярышып укуга омтылыш уята, укучыларның активлыгы үсә. Күбрәк түгәрәк җыйган бала яхшырак билге ала.)

2. Кем татарча иӊ яхшы сөйләшә ? Билгеләр кую.

3. Проблемалы сорауга җавап табу.

– 1 сентябрь кемгә бәйрәм? Уку кемгә бәйрәм? (Смарт тактада 4 нче файл)   

Укучылар. Тырыш укучыга уку – бәйрәм.