Хисам Камаловның «Очучы» хикәясен өйрәнү

№ 152

(IX сыйныфта укучы рус балаларына – татар теле)

Роза СӘЛАХОВА,

Яшел Үзән районы мәгариф идарәсенең укыту-методик бүлеге методисты, югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

– Х.Камаловның «Очучы» хикәясеннән алынган бер өзекнең идея эчтәлеген аңлауларына ирешү;

– образларга характеристика бирү;

– монологик, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү; үз фикерләрен дәлилли, нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;

– очучы һөнәренә кызыксыну уяту.

Дәрес тибы: яңа белемнәр үзләштерү.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Теманы өйрәнү барышында укучылар әдәби әсәр белән танышалар һәм:

– куелган мәсьәләгә бәйле рәвештә үз эшчәнлекләрен планлаштырырга;

– текстан төп фикерне табарга;

– үз фикерен формалаштырып, яклый белергә;

– төрле фикерләр булу мөмкинлеген истә тотып, әңгәмә корырга өйрәнәләр.

Шәхси нәтиҗәләр: бер-берсенә ихтирамлы мөнәсәбәт, хезмәттәшлек итүгә әзер булу.

Регулятив: төркемнәрдә эшне оештыру, үз-үзләре белән идарә итү, билгеләнгән максатка дөрес юнәлеш тоту күнекмәләрен ныгыту.

Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белү күнекмәләре формалаштыру, бер-береңнең фикеренә ихтирамлы караш тәрбияләү.

Танып-белү: үзләренең белем системасында ориентлаша белү, фикереңне аңлы һәм ирекле рәвештә телдән әйтү.

Предметара бәйләнешләр: физика, физкультура, география, татар теле.

Ресурслар: дәреслек, уку дәфтәрләре, язучының әсәрләреннән төзелгән китап күргәзмәсе, проектор, презентация, бәяләү бланклары, фразеологизмнар һәм әдәбият белеме сүзлеге; интерактив такта.

Эш төрләре: фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә, парларда эш.

Дәрес барышы

I. Мотивлаштыру-ориентлашу

Психологик уңай халәт тудыру.

II. Белемнәрне актуальләштерү

Укытучы. Укучылар, узган дәрестәге эшчәнлекне искә төшерик: нәрсәләр эшләдек? (Хисам Камаловның тормышы юлы һәм иҗаты белән таныштык.)

Укытучы. Язучының тормыш юлын ни дәрәҗәдә белүегезне ачыкларга тест сораулары ярдәм итәр.

Тест сораулары

1. Хисам Камаловның тууына быел ничә ел булды?

а) 94; ә) 85; б) 75.

2. 1986 елда Хисам Камаловка нинди әсәре өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә?

а) «Әнкәй истәлеге»; ә) «Безне өйдә көтәләр»; б) «Очучы».

3. Х.Камаловка Татарстанның халык язучы дигән исем кайчан бирелә?

а) 2001; ә) 1995; б) 2000.

4. Ул кайсы югары уку йортын тәмамлаган?

а) КДУ ә) АДПУ; б) КДПУ;.

5. Хисам Камалов ничәнче елда фронтка китә?

а) 1943; ә) 1942; в) 1941.

III. Яңа теманы «ачу»

Эзлеклелекне билгеләү, укучыларның проблеманы хәл итүдә катнашуы.

Укытучы. Укучылар, әйдәгез, бергәләп видеоролик карыйбыз, аннары фикер алышырбыз. (Укучылар очучылар турында видеоролик карыйлар.)

– Ничек уйлыйсыз, видеоролик нәрсә турында?

– Сүз нинди һөнәр иясе хакында бара?

– Очучы һөнәрен сайлаганда, үзеңдә кайсы сыйфатларны булдырырга кирәк?

– Кайсы фәннәрне яхшы үзләштерергә кирәк?

– Очучылар физик яктан нинди булырга тиеш? (Төрле фикерләр тыңланыла.)

Физминутка

(Күзләрне ял иттерүгә күнегүләр.)

IV. Яңа белемнәрне үзләштерү (Текст белән, дәреслектә бирелгән өзек белән эшләү.)

Укытучы. Бу дәрестә без фронтовик язучы Хисам абыегыз Камаловның «Очучы» хикәясен өйрәнербез. (Укучылар хикәяне сәнгатьле итеп укый, өзекләргә бүлә, сорауларга җавап бирә, хикәя жанрына билгеләмәне искә төшерәләр, фразеологизмнарны табалар һәм дәфтәрләргә язып куялар.)

Хикәя – сөйләп бирүгә, хикәяләүгә нигезләнгән, катлаулы булмаган вакыйгаларны, тормыш-көнкүрешнең кеше характерының, психологиясенең бер сыйфатын сурәтләгән кечкенә күләмле жанр төре.

Укытучы. Укучылар, хикәядән фразеологизмнарны табыйк әле. (Укучылар фразеологизмнарның мәгънәсен аңлаталар, фразеологизмнар сүзлегеннән табалар.)

Көтелгән җавап. Энә күзеннән үтәргә кирәк икән; энә күзеннән чыгара башладылар.

Укытучы. Укучылар, хәзер төркемнәрдә соруларга җавап әзерлибез.

– Әнисе улының хыялын хуплыймы?

– Самолетта егетләрнең беренче хис-кичерешләре нинди?

– Николай Нәкыевич кем ул?

– Егетләр нинди сынаулар үтәләр?

– Хикәянең идеясе нидән гыйбарәт һәм анда нинди проблема күтәрелә? (Укучылар тәкъдим ителгән сорауларга җавапларны төркемнәрдә әзерли. Көтелгән җавапларның берсе – һөнәр сайлау проблемасы.)

V. Яңа белемнәрне ныгыту

Укытучы. Укылган өзекне тагын да яхшырак үзләштерү өчен, мин сезгә хикәянең төп герое – малай (мин) һәм Николай Нәкыевич образларына характеристика бирергә тәкъдим итәм. (Укучылар төркемнәрдә чыгыш ясарга әзерләнә. Образ төшенчәсе искә төшерелә.)

Әдәби иҗатның табигатен, формасын һәм вазифасын билгели торган төп төшенчә. Образ төшенчәсе кеше образы, образ-характер мәгънәсендә күбрәк кулланыла.

VI. Алган белемнәрне гамәлгә кертү

Укытучы. Укучылар, әйдәгез, алган белемнәребезне файдаланып, әти-әниләребезгә төп герой – малай исеменнән хат язабыз. (Укучылар очучылар мәктәбендә уздырыла торган сынаулар хакында хат язалар. Киңрәк чыгыш ясаган укучыларның җаваплары иптәшләре тарафыннан бәяләнә.)

VII. Рефлексия

Укучылар үз эшчәнлекләрен бәяли. Бәяләү критерийларыннан чыгып, алдан әзерләнгән смайллар ярдәмендә үзләренең катнашу дәрәҗәсен билгелиләр.

IX. Өйгә эш

1. Эчтәлек сөйләргә өйрәнергә.

2. Очучы һөнәренә багышланган проект эше башкарырга.

3. Хикәянең эчтәлегенә туры килгән мәкальне сайлап язарга, мәгънәсен аңлатырга.КА