Ф. Садриевның “Таң җиле” романында гомумкешелек сыйфатлары бирелеше
№ 153
Венера САБИРҖАНОВА,
Ютазы районы Бәйрәкә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат:1 ) өйрәтү максаты: әдәбият теориясе буенча белемнәрне актуальләштерү; Ф.Садриевның “Таң җиле” әсәренә анализ ясату; монологик, диалогик сөйләм телен үстерү.
2) белем үстерү максаты: укучыларны үз фикерләрен дөрес, эзлекле әйтә белергә өйрәтү; әсәрдән иң мөһим фикерне аерып чыгару күнекмәләрен үстерү;
3) тәрбияви: укучыларда әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.
Предмет: укылганны анализлый белү; эчтәлеген үзләштерү;
Танып белү: үз фикереңне дәлилли белү; әсәрне анализлаганда, белем һәм күнекмәләрне файдалана белү.
Предметара
Регулятив: үз-үзеңнең, бер-береңнең эшләрен тикшерә, бәяли; биремнәрне максатка яраклы итеп үти белү.
Коммуникатив: парлап эшләгәндә, иптәшең белән килешә, бер-береңнең фикерен тыңлый, нәтиҗә чыгара, аңлатып бирә белү;
Шәхси: әдәби әсәргә кызыксыну; үзеңдә тискәре сыйфатларны бетерү теләге уяну, үзеңдә җаваплылык тәрбияләү.
Материал: Ф. Садриевның “Таң җиле” әсәре, презентация ,эш дәфтәре.
Дәрес барышы.
1 этап. Ориентлашу- мотивлаштыру.
Максат: дәрестә уңай психологик халәт тудыру
Елмаерга өйрәнергә кирәк,
Ачулыга бездә урын юк.
Матур сүзләр әйтеп, елмаябыз,
Андый сүзләр бездә бик күп.
Хәерле көн миңа,
Хәерле көн сиңа,
Хәерле көн сезгә,
Хәерле көн безгә!
Хәерле көн, укучылар! Әйдәгез әле, күңелдән генә бер-беребезгә изге теләкләр телик, дәрестә бер-беребезгә ярдәм итик.
Бер-беребезгә карап елмайыйк әле.
Укучылар, борылыгыз да үзегездән ераграк булган ноктаны күрергә тырышыгыз. Күрдегезме?. Бик яхшы. Ә тагын да ераграк ноктаны күрә аласызмы? Бик яхшы. Димәк, теләгәндә, кеше үзенең күнекмәләрен, мөмкинлекләрен камилләштерә ала.
Мин дә сезгә дәрестә белемнәрне табуыгызны, үзләштерүегезне, камилләштерүегезне телим.
Сезгә уңышлар телим.
Уңышка ирешер өчен, яхшы укучы кагыйдәләрен искә төшерик.
1.Укытучы сөйләвен игътибар белән тыңла.
2.Иптәшеңне бүлдермә, тыңлап бетер!
3.Урыннан кычкырма, кулыңны күтәреп кенә җавап бир!
4.Җавабың төгәл һәм аңлаешлы булсын!
5.Белемнәрне үзең эзләп тап
2.Уку мотивларын формалаштыру
Укучылар, парталарда эш дәфтәрләре бар. Дәреснең эталары шунда күрсәтелгән. Һәрберсе саен үзегезнең эшчәнлеккә бәя куярсыз. Бәяләү критерийларына игътибар итегез
1.Белемнәрне актуальләштерү
Алдагы дәрестә өйрәнгәннәрне искә төшерү.
Өй эшләрен тикшерү өчен, кроссенс алымына мөрәҗәгать итәбез
Сезнең алда 6 шакмактан торган рәсемнәр бирелгән. Алар үзара ничек бәйләнгән ?
Беренче рәсемгә карап нәрсә әйтә аласыз?
Көтелгән җавап. Әсәрнең экспозициясе: таң күренеше бирелә.
Икенче рәсемдә — төенләнеш. Фаҗига.
Өченче рәсемдә – вакыйгалар үстерелеше. Рамзинең үлеме белән бәйле кешеләр, дөреслек белән ялган арасыындагы көрәш тасвирлана.
Дүртенче рәсем әсәрнең иң мөһим вакыйгасы — Нуриасмәнең авырый башлавы.
Бишенче рәсемдә әсәрнең чишелеше – дөреслек тантана итә. Нуриасмә үләсен белә, Зөбәрҗәт Мизхәткә кияүгә чыга, бәхиллеген бирә
Алтынчы шакмак барлык сүзләрне бәйли, анда нәрсә яшеренгән?
Сюжет элементлары
3. Уку мәсьәләсен кую.
-Бер гыйбрәтле вакыйга турында тыңлап китегез. “Бер малай әнисе белән генә тора. Улы начарлык эшләгән саен, коймага бер кадак кага бара. Еллар уза. Малай бу хәлне күреп сорый: “Әни, нигә күп кадак кактың?” “Син начарлык эшләгән саен бер бер кадак кага бардым”, — дигән әнисе. Улы яхшылыклар эшләргә сүз биргән. Бер көнне коймада кадаклар калмый. Әнисе малай яхшылыклар эшләгән саен алып бара.Улы шатлана. Әнисе әйтә:”Кадаклар калмады, ә никадәр кадак эзләре калды”.
–Укучылар, нәрсә аңладыгыз?
Начар эшләр эшләмәскә кирәк, хаталар төзәтелсә дә, аларның эзе кала.
Дәреснең темасы нинди? Без нәрсә турында сөйләшербез? Төркемнәрдә фикер алышыгыз.
Укучылар , “Без балык кылчыгы” алымын кулланырбыз. Балыкның башы – дәрес темасы,аннан чыккан проблема Һәрбер кеше дәрескә теманы билгели.
Дәрескә максат кую (белгәннәр нигезендә ачыклап, бу дәрестә үзләштерелергә тиешле уку мәсьәләсе кую)
Тема Ф. Садриевның “Таң җиле”романында гомумкешелек сыйфатлары бирелеше
4 . Уку мәсьәләсен чишү.
Максат: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы хәл итү юлларын билгеләү
1.Кереш өлештәге өзекне уку. (5-6 битләр.)
— Ни өчен көн хәере белән килми? Үлемнең сәбәбе нәрсәдә?
— Әйе, яшәешебезнең кара дошманы булган аракы, ягъни эчкечелек ике бала атасы булган, тормышның ямен күрә белгән һәм яраткан, алтын куллы, бер кешенең дә хөрмәтенә лаек булган Рәмзине һәлак итә. Менә шушы эпизодтан да һәм үзебезнең көндәлек тормышыбыздан да без эчкечелекнең ни кадәр зыянлы икәнен күрәбез.
— Ни өчен колхоз рәисе Гарифҗанны яклый?
— Әйе, чөнки ул Гарифҗанны күрәләтә исерек килеш урманга җибәрә. Әле колхоз өчен дә түгел, ә үзе өчен. Менә шуңа да инде председатель вакыйганы үзгәртмәкче була. Моның өчен ул нишли? (Ялган шаһитлар таба.Кешеләр риза була, чөнки ул хуҗа.)
Нинди юлга баса? Нуриасмә, Мизхәттурында фикерләр тыңланыла
Гыйльминур турында нәрсә әйтерсез?
Бу образда автор ялганның иман дөньясына да үтеп керүен күрсәтә. Кунакка килгән кодагыен Гыйльминур карчыклар янына җомга намазына алып бара, алар арасында озын итеп намаз укуы, доганы да озаклап кылуы, динне белгән — хөрмәтләгән булуы белән аерылып тора. Намаздан кайтышлый, Гыйльменур Нуриасманы дус хатыны Анна янына алып керә. Русларның бәйрәм табыны янында, алар белән беррәттән чукынып, аракы эчеп, дуңгыз ите ашап утыра.
“Ничә генә көн үтте, Рәмзи рухы өстендә ялган белән хыянәт калыкты. Моңа сәбәпче- газиз хатыны белән якын туганы иде… Җитәкче — халыкка каршы, хатын — иргә каршы, бала- ата-анага каршы, туган — туганга каршы… Хөснуллин… Бәрия… Хәдичә… Мәдинә… Тикшерүче… Врачлар… Урман кисүчеләр… Бөтенесе ялган эчендә быкырдый
Автор хөкүмәттәге тәртипләрнең ялганга корылган булуын фаш итә. Күрше белән күрше, ир белән хатын , күршеләр арасында гына түгел, ил белән идарә итүчеләрнең төп коралы ялган икәнлеген ассызыклый.
Тагын нинди әхлаксызлык сыйфатларын белән очраштыгыз?
Бәрия бер генә дә дөрес сүз сөйләми, кемнең кем булуына карамастан , күзенә туп-туры карап алдаша, интексеннәр, газаплансыннар, дип ялган сөйли. Бәрия ни кирәген белеп, авыл халкына кием салым, кирәк – ярак ташый, 4-5 мәртәбә арттырып сата, башкаларны рәнҗетә, аларга белә торып начарлык эшли, әнисен куп чыгара
Автор Бәрия мисалында кешелексезлек, азгынлык, тормыш төбенә төшүне кисәтә.
Текст ахырында вакыйгалар нинди юнәлеш ала?
Дөреслек җиңә, тантана итә, начар гамәлләр кылучылар җәзасын ала. Бәрия Нуриасманың бәхиллеген ала алмый
Нәтиҗә. Таң җиле” нең мәгънәсе ачыклау.
2.”Читтән караганда аны фәрештәгә тиңләргә мөмкин иде: кардай ак озын күлмәк, кардай ак яулык астыннан кардай ак чәчләр күренеп тора. Әнә ул. Ак фәрештә сыман, ямҗ-яшел Ык буена килеп басты, чыкка юешләнгән чүәкләрен яәшә китерде, йөзе илаһи кыяфәткә керде”
Әйтегез эле, сүз кем турында бара?
Нуриасмә турында. Әсәрнең төп герое. Ничек уйлыйсыз ,исеме нәрсә аңлата?
Нур…
Балык кылчыгында эшне дәвам итәбез. Һәрбер төркем Нуриәсмага хас сыйфатларны яза.
Гади, тырыш, намуслы, туфраккка табына, туган җирен ярата, улының авылда калуын тели, кичерә белә, ачу сакламый, ана , динне хөрмәт итә. Күрсәтелгән сыйфатлары буенча Нуриәсма образына характеристика бирелә
Нәтиҗә ясыйбыз. Яшәү мәгънәсе .
3. Символик образларга бәяләмә бирү. Таң җиле, юкә агачы, чалбар, аклык
4 Рефлексия. Нуриасмә образына синквей төзү.
1)Әдәплелек, әдәпсезлек төшенчәләренә диаманта төзү
2)Нуриасмә, Бәрия образларына диаманта төзү
Әдәплелек
Матур, яхшы, күркәм,
Сөендерә, сафландыра
Әдәп төбе-матур гадәт
Борчый, куркыта
Яман, куркыныч, ямьсез
Әдәпсезлек
Билгеләр кую.
Укучылар, дәрескә нәтиҗә ясап, гомуми билге куегыз
Мин барысын да аңладым, ләкин әле миндә сораулар калды.
Мин барысын да аңладым, кагыйдә буенча эшли алам.
Мин барысын да аңладым, башкаларга да аңлата алам.
Өй эше.
1) “Кешелекле булу” рецептын язарга.
2) «Үзең нинди- көзгең шундый” мәкалә язарга.