Әдәп төбе – матур гадәт

№ 147 

 Рәфилә ХӨСНУЛЛИНА,

Түбән Кама шәһәрендәге 66 нчы балалар бакчасы тәрбияче

Фирая ФӘЛӘХИЕВА, 

Түбән Кама шәһәрендәге 66 нчы балалар бакчасы тәрбияче

 

Бүгенге көндә балаларда шәфкатьлелек, миһербанлык, өлкәннәрне ихтирам итә белү кебек күркәм сыйфатлар, кешеләр белән аралаша белү күнекмәләре булдыру, яхшы гадәтләр тәрбияләү зур әһәмияткә ия.

Кешеләр бер-берсе белән исәнләшкәндә: “салют”, “привет”, “сәлам”, “чао”, “әссәләмүгаләйкүм” сүзләрен кулланалар. Ә борынгы Кытай, Моголия, Мисыр кешеләре “Сез бүген тамак ялгадыгызмы?” яки “Сезнең мал-туарыгыз тазамы?” дип исәнләшкәннәр. Кешеләр бер-берсен төрле хәрәкәтләр, ишарәләр белән дә сәламләгәннәр (мәсәлән, элек аксөяк хатын-кызлар тез чүккәннәр, мушкетерлар гәүдәләрен иеп, зиннәтле эшләпәләрен селкеп торганнар һ.б.). Хәзер исә хәрбиләр бер-берсе белән честь биреп узып китәләр, ике ир кеше очрашса, алар кул кысышып исәнләшәләр, ара ераграк булса, кул болгыйлар. Кешеләр бик озак күрешмичә торганнан соң очрашканда бер-берсен кочаклап алалар.

Бер шагыйрь “Исәнмесез” дигән шигырендә болай дип яза:

Танышлар булмасак та,

Бер-беребезгә баш иеп исәнләштек.

Исәнмесез!

Бер-беребезгә нинди сүз әйттек?

“Исәнмесез”дән башка бер сүз әйтмәдек.

Ә нидән соң бер тамчы кояш артты дөньяда?

Нидән соң бер тамчы шатлык артты тормышта?

Исәнләшкәч, “бер тамчы шатлык арта икән тормышта”. Димәк, “Исәнмесез!” дигән гади һәм гадәти сүз “Мин сине күрәм, кеше. Син миңа ошыйсың. Белеп тор, мин сиңа ихтирамлы һәм синең дә мине хөрмәт итүеңне телим”, дигән мәгънәне белдерә. Исәнләшергә теләмәү яки минем белән исәнләшкән кешене ишетмәмешкә салышу һәрчак һәм һәр халыкта да зур әдәпсезлек һәм тирә юньдәге кешеләрне хөрмәт итмәү саналган. Ничек исәнләшү дә зур әһәмияткә ия.

Үз-үзеңне әдәпле тоту  кагыйдәләрен “этикет” дип йөртәләр. Этикет – кешенең башкалар белән аралашу, үз-үзеңне әдәпле тоту алымнарын билгели. Кешеләр белән аралашканда тышкы кыяфәт, бит-йөзнең нинди булуы да зур әһәмияткә ия. Сезнең “этикетка” дигән сүзне дә ишеткәнегез бар. Шырпы тартмасындагы, лимонад шешәсендәге, кибеттән сатып алынган киемдәге һ.б. әйберләрдәге кәгазьләрне этикетка дип атыйлар. Анда әйбернең исеме, үлчәме, кайчан чыгарылуы, аның турындагы башка белешмәләр күрсәтелә.

Этикетка бик кирәкле әйбер. Кешенең киеме, йөзе, үз-үзен тотышы этикетка шикелле. Алар кешенең ниндилеген, характерын сиземләргә ярдәм итәләр. Шапшак, тупас, әдәпсез кешеләр яныннан тизрәк китәсе килә. Ә тәрбияле кешене тирә-юньдәгеләр ярата һәм хөрмәт итә.

Шулай итеп, “этикет” һәм “этикетка” сүзләренең тамырлары бертөрле. Ләкин бу сүзләр арасында аерма да бар. Этикетка — әйбернең тышкы күренешенә генә бәя бирә. Кешенең әдәплелеге эчке культурага да бәйле. Кайчак зәвык белән киенгән кешеләр арасында да әдәпсезләр очрый.  Халык андыйлар турында “Тыштан ялтырый, эчтән калтырый”, дип әйтә.

Без укыйбыз, эшлибез, җәмәгать эшләре башкарабыз, митингларда һәм демонстрацияләрдә катнашабыз, кинофильм карыйбыз, театрда булабыз, спорт белән шөгыльләнәбез, кунакка йөрибез… Менә шушы вакытта кешеләр бер-берсе белән якыннанрак танышалар.

Шулай бер-берегезне яхшырак беләсез, үзара дуслашасыз, үзара дустанә мөнәсәбәттә буласыз. Кешеләрнең кәефе дә үзара мөнәсәбәтләрнең нинди булуына карап үзгәрә. Димәк, без кешенең өстәл янында үз-үзен тотышына, йөрүенә, утыруына, исәнләшүенә, кешеләргә ничек эндәшүенә битараф түгел. Кайберәүләр: “Үз-үземне ничек тотуым – минем шәхси эшем!” – дип уйларга мөмкин. Әмма без утрауда ялгыз яшәмибез. Безнең тирә-юньдә кешеләр. Шуңа күрә кече яшьтән үк кешеләр белән аралашырга өйрәнергә кирәк. Кешеләрнең бер-берсе белән аралашу культурасы меңнәрчә ел дәвамында барлыкка килгән кагыйдәләргә нигезләнгән.

Күренекле педагог В.А. Сухомлинский бу турыда: “Сез кешеләр арасында яшисез. Сезнең һәр гамәлегез, һәр теләгегез кешеләргә тәэсир итә. Шуны онытмагыз: теләк белән мөмкинлек арасында чик бар. Кылган гамәлләрегезне күз алдыннан кичерегез: сез кешеләргә явызлык, күңелсезлек китермисезме? Һәр эшегез тирә-юньдәге кешеләргә яхшылык китерерлек булсын” – дип язган. Бу киңәшне онытмагыз.